поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
15.03.2014 Хатлар

«Мин күргәннәрне эткә дә язмасын...»

Әлфия апа Азнакай районында гади генә күпбалалы гаиләдә төпчек бала булып туган. «Өс-башка кияргә әйбер булмыйча, ачлы-туклы йөреп, тегендә-монда барып, вак эшләр эшләп үтә иде көннәр. Белмим, ничек чыдалгандыр, ну язмыш безне, кәнишне, жәлләмәде, бирәсен бирде... – дип уфтанды ул. – Үсеп буйга җиткәч, язмыш җилләре мине башта Казанга, соңыннан Донецкка ташлады. Нужа печән ашата, дигәннәр бит, акча җитмәү мине, әти-әниләрдән аерып, читкә китәргә мәҗбүр итте. Нишлисең, Алла кушканы... Шактый вакыт югалып торулардан соң, туган ягыма әйләнеп кайттым. Шулай да эшемне ташламадым.

...Менә мин кабат Казанда. Тиздән Хатыйп белән таныштым. Ике ай да үтмәде – өйләнештек; уртак җимешебез Сабирның тууы белән, ниһаять, тормышым нормальләште дигән идем... Юк шул, күрәселәрем алда булган икән әле. Улыбыз үсә торды, ул арада балалар бакчасына йөрер чагы да якынлаша иде. Шуңа, дәваханәгә барып, прививка ясату, справкалар җыю турында уйлый башларга кирәк иде. Боларның барысы да, кинәттән генә мин авырып китү сәбәпле, әтисе җилкәсенә төште. Табиблар улыма прививканы тиешсез күләмдә ясаган. Баламның бөтен тәне эштән чыгып, хәрәкәтләнә алмау дәрәҗәсенә җитте. Баштарак өмет чаткысы дигәннәре бар иде. Хәзер кая инде ул өмет. Менә илле ел буена мин Сабирны ялгызым гына тәрбиялим. Әйе, үзем генә. Сабир сигез яшендә чакта, Хатыйп: «Гарип баланы карар хәлем юк әле, картайгач, безнең үзебезне кем карар соң», – диде дә әйберләрен җыйнап чыгып китте. Менә шул минуттан мин ялгыз хатын. Әмма тормышның авырлыклары белән ялгыз булуым турында уйларга да, еларга да вакытым юк иде. Шифаханәләрдә күп йөргәнлектән, Сабирның сабакташларыннан бераз гына артта калган чаклары да булгалады, тик үзлегеннән өйрәнеп, ничек тә аларны тиз арада куып җитә, тырыша, алга үрмәли иде. Өч операция кичерде, җан кисәгем. Соңгысы ундүрт яшендә булды. Операция узуга Сабир янына озак вакыт кертми тордылар. Йөрәк тынгы бирми. Әйтерсең менә-менә атылып чыга. Түзмәдем, Сабирым яткан палатага кердем. Керсәм... ни күрим, бала акырып ята. Ачыкланганча, наркоз бирмәүләре аркасында. Шушы хәл мине берничә елга артка әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Үз алдыма: «Тагын табиблар гаепле», – дидем һәм хакыйкатьне эзләп гауга куптардым. Хастаханәдә чакта улым һаман әтисен сорады. Күз яшемә тыгылып, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләргә булдым: әтисенең безне ташлап чыгып китүе, башка кайтмаячагы һәм монда килмәячәге турында да. Мескен, әтиең була торып, әтисез кал әле!.. Сабир әтисе турында начар сөйләгәнне яратмый иде. Сөйләсәм дә, сөйләшми-эндәшми торган иде. Ни генә булса да, Хатыйп бала күңелендә изге җан булып калды. Әлегә кадәр балам, аның тынычлыгы өчен җан атып яшим. Саулыгымнан зарланмыйм, Аллага шөкер. Җиде мең пенсия акчасына улымны ашатып, киендереп торам. Бераз гына кәефем китүен күрсә дә: «Мам, не волнуйся, все будет хорошо», – дип эндәшүен әле дә онытмыйм. Тормышым нурсыз булды, дип әйтә алмыйм. Яшьтән газап чигеп яшәдем, тик Ходайга зарланганым юк».


Алия ГАРӘФЕТДИНОВА, Казан
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы