14.03.2014 Җәмгыять
Бәхетле булыр өчен ничә сум кирәк?
Берәүләр “Бәхет акчада түгел” дигәндә, башкалар: “Дөрес, хикмәт – аларның күләмендә!” дип үзгәртеп куәтли. Superjob порталы уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләр үзләрен бәхетле тояр өчен ай саен керем 50 меңнән дә ким булмаска тиеш дип исәпли. Иң күбе – 150 мең сум. Бу акчага типтереп яшәргә дә, иртәгәсе көн өчен артык борчылмаска да мөмкин дип уйлыйлар.
Болай фикер йөртүчеләр 17 процентны тәшкил итә. Тыйнаграк та яшәргә мөмкин дип уйлаучылар – 16 процент, алар аена 30 мең дә ярап куяр иде әле дип уйлый. Андыйлар: “Иң мөһиме – тотрыклылык”, “Миңа артыгы кирәкми”, “Күбрәк акча эшләгән саен, кешенең ихтыяҗы да арта”, – дип уйлый. Ә сезгә үзегезне бәхетле итеп тояр өчен кесәдә ничә сум булуы кирәк?
Әлмирә ӘДИЯТУЛЛИНА, Россия “Мөслимә” оешмасы рәисе:
– И, бәгырькәйләр, акчадамы соң хикмәт? Нәфесне тыеп булмый ул, акча күп булган саен җитми. Ай саен 10 мең пенсия алам, яшәр урыным бар, күзләрем күрә, яраткан эш белән шөгыльләнәм, газета чыгарам. Миңа тагын ни кирәк? Кирәк чакта миңа Аллаһы Тәгалә малны юлыма чыгарып бирә. Кеше соңгы арада, тегесе җитми, бусы юк, дип зарлана. Ә уйласаң, кеше начар яшәми бит! Кешеләр канәгать түгел, аларны гел нидер җитмәгән хис бимазалый, тапкан малның бәрәкәте юк, шуңа өзгәләнә. Булганга шөкер итсәң, һәрбер әйберне зур бүләк итеп кабул иткәндә генә кеше үзен бәхетле итеп тоя.
Илназ ГАРИПОВ, җырчы:
– Бик катлаулы сорау. Әлегә миңа 100 мең сумлык керем җитә. Ләкин кеше бервакытта да канәгать булмый, аңа булган саен күбрәк кирәк. Җәмгыятьтә үзеңне кеше булып тояр өчен яхшы машинасы да, матур затлы киеме дә кирәк. Ләкин бәхетнең бер мизгел генә булганын да аңлыйм. Гомумән, юрганга карап аяк сузасың инде ул, кесәдә 5 мең йөрсә, кеше “Пятерочка”га кереп ризык сатып алмый, йә “Бәхетле”гә керә, йә “Макдоналдс”ка кереп ашый. Белмим, айлык керем 50 меңгә төшсә, күңелем тыныч булмас иде кебек, нидер җитми башлар төсле.
Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Мин Ходайдан: “Мине бай итмә, сине санга сукмый башлармын, фәкыйрь итмә, ачлыктан гөнаһка батармын”, – дип сорап яшәдем. Балачак ачлыкта узды, без үскәндә барысы да ачлы-туклы булды, ләкин бервакытта да акчага исем китмәде. Әле дә шулай. Депутат буларак, миңа дәүләт ай саен 220 мең сум түли. Түләгәннәре җитә. Мин аларны банкта да, карточкада да йөртмим. Кесәдә 50 мең булса, күңел тыныч. Кешенең кереме миллиардтан артса, ул хуҗа булудан туктый, акча аның белән идарә итә башлый. Ә миллиарды булмаган кеше тыныч яши, байлык туплавын дәвам итә ала.
Алсу ИСХАКОВА, тәрбияче:
– Бәхетле булыр өчен акча кирәкми дигән сүзләр – сафсата. Мин ялгызым ике бала тәрбиялим, айлык хезмәт хакым – 17 мең. Көндәлек тукланудан башка балага киемен дә, уку әсбапларын да сатып алам, башкаларда булган кесә телефоны да, компьютеры да кирәк. Баланы әле бу, әле теге түгәрәккә, спорт залына да, бассейнга да йөртәсе килә, ләкин бу бит барысы да акча. Әле мин үземнең ихтыяҗларымны санамыйм, барысы да фатирга, хуҗалыкка кереп китә. Кеше бит бераз дөньяны да күреп, танышырга да тиеш. Шуңа бәхетле булыр, үзеңне кеше итеп хис итәр өчен күп акча кирәк. Чит илгә түгел, күрше шәһәрне барып күрмәгәннәр азмы бездә, шифаханәдә сәламәтлеген ныгыту турында хыяллана да алмаганнар – күпчелек, чынында очны-очка ялгап яшибез.