поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2009 Җәмгыять

ИСЕМНӘР ТУРЫНДА ГОМӘР САТТАРОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Татар исемнәре дөньясын җентекләп өйрәнгән галим Гомәр Саттар киң җәмәгатьчелеккә “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Татар исемнәре ни сөйли?”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, “Татар исемнәре сүзлеге” һ.б. китаплар, фәнни хезмәтләр аша яхшы таныш. Аның китаплары зур тиражлар белән чыгарыла һәм шактый кыйммәткә сатыла. Балага исем эзләгәндә бик күпләр шул хезмәтләргә таяна. 15 меңнән артык татар исемен барлап, аларның мәгънәләрен ачыклаган Гомәр абый Саттаров безнең сорауларга да җавап бирде.

– Гомәр ага, татар исемнәре тарихын кыскача сөйләп китмәссезме? Мәсәлән, урыс тарихыннан Петр I нең дворяннарга исемнәрен кыскартып язарга, эндәшергә чик куюы билгеле (Васька түгел, ә Василий). Шуннан кушамат белән эндәшү юкка чыга башлаган. Ә татарда үзгәрешләр ничегрәк булган?

 

–  Һәр халыкта кеше исеменең кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, кушу мотивлары бар. Татар исемнәре – халыкның теле, тарихы, мәдәниятенең бер өлеше. Кеше исеменең үзгәрүе җәмгыятьнең социаль үсешенә, культура, идеология эволюциясенә бик тыгыз бәйле.

 

Татар исемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен тарихи яссылыкка салсаң, берничә чорга бүләргә мөмкин: мәҗүсилек йолалары тәэсирендә барлыкка килгән борынгы төрки чор, икенчесе – ислам динен кабул иткәч кушыла башлаган исемнәр. Аннары Октябрь революциясеннән соң һәм 1990 еллардан алып бүгенгә кадәр булган чорларны атап була. Һәр этапның үз үзенчәлекләре, сыйфатлары бар.

 

Борынгы төрки-татар исемнәренең барлыкка килүе мәҗүси ышануларга бәйле. Алар мәҗүсилек йолалары, гореф-гадәтләре йогынтысында килеп чыккан. Мондый исемнәр Тәңрегә, күк, кояшка табынуга корылган. Ә болгарларда бала тугач, кардәшләр белән бергә киңәшләшеп, нинди сыйфатларга ия булуын теләп, төрле явыз көчләрдән сакларга тырышып, чиннарга ирешүен уйлап исем биргәннәр.

 

Шундый кызыклы фактлар да бар. Озак бала тапмыйча интеккән хатын-кызның нарасые дөньяга килгәч, аңа ананың теләкләрен аклау исеме бирелгән. Мәсәлән, Актаныш районы исеме вакытында Акланыш дигән сүзне йөрткән.  Бала тапмый дигән килен көннәрдән бер көнне авырга узып, сабые туса, аңа Акланыш дигән исем бирелгән. Ягъни сабый әнисенең теләген аклаган, аны раслаган. Гарәпләрдән кергән Хөҗҗәт дигән исем дә “аклану, аргумент, факт” дигәнне аңлата.  Президент туган Әнәк авылы исеме дә безнең борынгы йола мотивларына бәйле. Ул “көчек, эт баласы” дигәнне аңлата. Бала тугач, үлмәсен, озак яшәсен, талымсыз үссен, авыруларга бирешмәсен дигән теләктән чыгып, бездә эт баласы исемен бирү гадәте булган. Башкортларда да ул бар, мәсәлән, Көчекбай. Казан ханлыгы башлыгы Мөхәм¬мәд Әмин хан заманында Көбәк исемле бакыр эшләре остасы булган. Көбәк – ул ау эте. Әгерҗе исеме дә “сунар этләрен караучы” дигәнне аңлата.

 

Һәм соңгы вакытта сенсацион ачышым АКШ президенты Барак Обамага бәйле. Төрки-татарларда Барак исемле кеше булганы билгеле. Барак “йонлач, зур сунар эте” дигән мәгънәгә ия. Бу – борынгы төрки-татар йола исеме, озын һәм йомшак йонлы, затлы нәселле ау эте. Ир бала барак кебек сизгер, затлы булсын дип аңа шундый исем кушылган. Мишәрләрдә Бараков, урысларда Баракин фамилияле кешеләр әле дә бар.  АКШ президенты Барак Обаманың бабалары – Кения мөселманнары. Барак Обаманың Кениядә яшәүче апасы Зәйтүнә исемле булган. Күрәсез, аларның исемнәре гарәп һәм төрки-татар исемнәренә турыдан-туры бәйле. Обама фамилиясенә бәйле кызыклы фактлар бар. Мирфатыйх Зәкиев үзенең “Татары. Проблемы истории и языка” дип исемләнгән китабында Обама исеменең килеп чыгышы турында фикерләр яза. “Обаба”, “Хобаба”  Рим императоры Максиминның анасы исеме, ди ул. Бу хатын чыгышы белән алан милләтеннән  булырга тиеш. Аланнар иран теллеләр. Алан һәм осетиннарны өйрәнгән галим Абаев бу исемнең килеп чыгышын “Һиваба” сүзеннән, ягъни “оста тегүче”дән алынган ди. Төркиләрдә “аб” – ау, “ив”, “эв” – өй, йорт, “оба” – әти, әни, бабай мәгънәләренә ия. Димәк, “Обама”  әни, йорт дигәнне аңлата. Ислам дине алан кабиләләре, Рим империясе кешеләренә дә йогынты ясаган, безнең төрки-татар традицияләре хәтта көнчыгыш Африка мөселманнарының исем системасына да үтеп кергән дип фаразларга мөмкин.

 

–  Тузга язмаган исемнәр кушу татарларда киң таралган. Нәрсәгә бәйле бу?

 

–  Бу галәмәт Октябрь революциясеннән соң башлана. Коммунизмны тормышка ашыру ниятеннән кушылган исемнәр барлыкка килә. Лена, Роза, Римма, Флера, Клара, Венера, Луиза, Светлана, Эльза, Октябрина, Энгель, Эрнес, Спартак, Рафаэль, Альбина һ.б. Хәтта Ленинны кире укып, Нинел исемен уйлап табалар. Кыскартылган кушма исемнәр байтак: Вил, Марлен, Изил, Ким, Юнир, Ленуза, Дамир, Рево, Люция. Мондый күренеш башкорт белән чувашларга да хас. Ләкин без, татарлар, бу өлкәдә аеруча алда барабыз.

 

Нәрсәгә бәйле дигәнгә килсәк, башка төрки халыклар арасында мәдәният, әдәбият өлкәсендә әйдәп баручы халык, дөньякүләм үзгәрешләрне сизү, тоемлау, агымнан калышмау, яңалыкны тизрәк кулланылышка алу кебек сыйфатлар хас безгә. Ләкин исемнәрне кушу өлкәсендә артыгын кылану бар.

 

– Шулай да, соңгы елларда борынгы исемнәр кайта башлады кебек. Кәрим, Самат, Чыңгызлар күбәйде.

 

– Шөкер, ислам кыйммәтләре кире халыкка кайта, милли үзаң күтәрелә башлагач, борынгы исемнәрнең кулланылышка актив керүен күзәтергә мөмкин. Матур һәм куанычлы күренеш, чөнки кешенең исеме аның кайсы милләттән булуын күрсәтеп торырга тиеш. Халык тарих белән кызыксына хәзер. Борынгы төрки исемнәр дә кайта башлады.

 

Татар халкының рухи дөньясын формалаштыруда, үстерүдә, аны иманлы итүдә ислам диненең өлеше зур. Ислам белән безгә Динислам,  Нурислам, Шәйхелислам, Шәйхулла, Мөхәммәд, Әхмәт дигән исемнәр керде. Озын исемнәрнең кыскартылган һәм кушма вариантлары барлыкка килгән. Төрки һәм гарәп компоненты кушылган исемнәр: Акназар, Ишморат. Төрки-татар һәм  фарсы компоненты кушылган исемнәр: Айназ, Илназ, Җиһансылу.

 

Математикада кушылучыларның урыннарын алыштырудан нәтиҗә шул ук калса, исемнәргә бу кагыйдә туры килми. Исемдә тамырларны алмаштырганда мәгънә үзгәрә.  Мәсәлән, Хантимер “олы, мәртәбәле тимер” дигәнгә ия, ә Тимерхан – “таза, нык хан”. Байкотлы – “бай, мул, котлы” мәгънәсендә, ә Котлыбай “бәхетле бай” дигәнне аңлата.

 

Исемнәр ясалышында кыенрак моментлар бар, әлбәттә. Күмәклек исемнәрдән ялгызлык исемнәре ясалу практикасы бар. Табигатьтәге, җәмгыятьтәге күркәм предметлар, сыйфатлар, күренешләрне яисә социаль-политик төшенчәләрне белдерүче сүзләр кеше исемнәре итеп кулланыла бездә. Мәсәлән, Чәчкә,  Йолдыз, Иркә, Нур, Дулкын, Миләүшә, Кояш, Сөмбел, Ләлә, Ирек, Азат, Бүләк, Ләззәт. Казахларда Ләззәт исемле хатын-кызлар күп, ә бездә ирләргә кушыла ул. Шулай да, Ләззәт исемен ирләргә кушу муафыйк түгел. Татар исемнәре дөньясы сан һәм мәгънә ягыннан да бай. Минем беренче китапка гына да 15 мең исем кергән иде һәм бу әле чик түгел.

 

– Гомәр абый, ә Сез яңа исемнәр уйлап табуга ничек карыйсыз?

 

– Кызым бала табу йортында ятканда ук сабыена “А” хәрефенә башланган биш кыз исемен язып бирүемне сорады. Исемнәр белән эш итә торган галим буларак, беренче оныгыма исем табу минем өчен җаваплы гамәл булды. Үз-үземә: “Гомәр Саттар булмасмын, әгәр дә матур исем уйлап тапмасам!” – дидем. Ул тарихка кереп калсын дип тырыштым һәм Айназ исемен уйлап таптым. “Ай кебек якты, чибәр, сөйкемле, назлы” дигәнне аңлата ул.

 

Соңгы вакытта ир-егетләр арасында да очрый башлады бу. Ләкин көчле затларга Айназ исемен белеп бирмиләр. Бик теләсәләр, Айназар дип кушсыннар. Яңа исемнәр барлыкка килүгә каршы түгелмен, ләкин таба белеп тапкан очракта гына бу яхшы булачак. Миңа калса, моны белгечләр башкарырга тиеш. Матур яңгырашлы, ләкин мәгънәсез исем уйлап табуның файдасы нидә?! Алайга китсә, безнең болай да матур, мәгънәле, яңгырашлы исемнәр күп. Ник яңаларны уйлап табу өчен баш ватарга? 

 

Яңа исемнәрне уйлап табу нечкә эш. Каш ясыйм дип күз чыгарырга да мөмкин. Мөслим районында вакытында Ренал исемен уйлап чыгардылар. “Революция, наука, Ленин” дигәнне аңлата ул. Аннары Ренас исем пәйда булды. “Революция, наука, Сталин” дип тәрҗемә ителә. Әтием дә авыл Советы сәркатибе булып эшләгән чорында, мин майда туганга күрә, Майс дигән исем тәкъдим иткән. Ярый бабам каршы төшкән, оныгым гомерле булсын дип теләп, Гомәр исемен куйган.

 

Бер мисал гына китерәм. Камил-Камилә дигән матур исемнәр бар, ләкин безнең татарга ул ошамый, аңа яңгырашлы Камилла кирәк, янәсе. ЗАГСта баланың исемен теркәтергә килгәч, Гомәр Саттаров китапларында андый  исем юк, дип җавап бирәләр икән. Алар белән эш пешмәгәч, яныма килеп: “Гомәр абый, язып бирегез”, – дип ялваралар. Гафу итегез, ләкин мин үз-үземә каршы килә алмыйм, Камилла исемен рәсмиләштермәячәкмен. Кызганычка каршы, әлегә безнең милли йөзебезне фамилияләр генә саклый.

 

– Шулай да, вәзгыятьне үзгәртерлек мөмкинлекләр ачыла бара. Татарстанда кабул ителгән Гаилә кодексында, татарларның милли үзенчәлекләрен исәпкә алып, фамилияләрнең кыскартылган вариантын сайлап алу мөмкинлеге бар, диелгән. Бездә моның белән файдаланучылар булырмы? Гаилә кодексының өстен һәм кимчелекле яклары нинди, Сезнеңчә?

 

– Бу Гаилә кодексы миндә каршылыклы фикер тудыра. Анда кешеләр теләк буенча фамилияләрен алмаштыра ала дип язылган. Закон икән, “тели” түгел, ә “тиеш” дигән сүзләр булу кирәк. Закон төгәллек, конкретлык таләп итә.

 

Гаилә кодексы начар әйбер түгел, ләкин анда конкретлык юк. Мин, мәсәлән, кемгәдер -ов/-ева, кушымчалары ошамый дип, үз фамилиямне алыштырырга җыенмыйм. Гомәр Саттар калу яклы түгелмен, фамилиям нигезендә бабамның атасы Саттар исеме ята, бу фамилияне бабам Габдрахман, әтием йөрткән, улым да Саттаров булып язылган. Фамилия ул гаиләне туплый, минем нәсел чылбырын өзәсем килми, мәсәлән. Саттар әллә фамилия, әллә исем ул?! Фамилия икән, аның күрсәткече булырга тиеш. Мусин-Мусина, Саттаров-Саттарова, Миңнуллин-Миңнуллина дигәндә, бу фамилия икәне аңлашылып тора.

 

Фамилиядәге урысча -ов/-ева, -лин/-лина кебек кушымчалар урынына үзебезнекен булдырырга кирәк.  Менә бит  Ющенко, Тимошенко дигәндә аларның украин милләтеннән булуы әллә кайдан күренеп тора. Гәрчә -нко/-ко/-ыкы дигән кушымчаларның килеп чыгышы кыпчаклардан килә. Ул Галиянеке, Гомәрнеке, Алмазныкы дигәнне аңлата. Татарның да татар икәнен күрсәтеп торучы, раслаучы кушымчалар булырга тиеш. Моны гап-гади -ов/-еваларны алып ташлау юлы белән түгел, ә -и/-ы яисә -ли/-лы кушымчалары белән эшләргә киңәш итәр идем. Мәсәлән, Саттари, Госмани, Халиди, Гафури, Латыйфи, Бикмөхәммәти. Яисә Саттарлы, Госманлы, Шәймиле. Көнчыгыш халыкларның күпчелегендә, шул исәптән татарларда да, әдәбият, мәдәният һәм фән эшлеклеләре үзләренең тәхәллүс-фамилияләренә -и, -ый кушымчаларын ялгап, туган авылларының һәм шәһәрләренең исемнәрен алганнар. Тарихта мондый мисаллар күп:  Г.Утыз-Имәни, Г.Курсави, Ш.Мәрҗәни, Г.Чокрый һ.б. Байтак кына әдип һәм галимнәребез  фамилияләре әтисе яки бабасы исеменә нигезләнеп ясалган: Каюм Насыйри, Мәҗит Гафури, Фатих Халиди. Мин үзем Гомәр Саттари булуга каршы түгел. Ләкин закон чыгарганда никтер белгечләр белән киңәшләшмәгәннәр. Эш ярты-йорты булып чыкты. Татар фамилияләрен -и/-ы, -ли/-лы яисә -нкы  формасын алабызмы яисә башканы уйлап чыгарабызмы, галимнәр уйлашырга, уртак фикергә килергә тиеш булачак.

 

Файдаланучылар булырмы дигәннән, монда беренче чиратта танылган кешеләр үрнәк күрсәтергә тиеш. Менә “Казан утлары” редколлегиясен карасаң, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Тәлгать Галиуллин, Миркасыйм Госманов, Илфак Ибраһимов, Туфан Миңнуллин һ.б. ларны укырга була. Барысы да татар дип йөрүче мәртәбәле шәхесләр. Ник алар фамилияләрен татарчалатып йөртмиләр? Тәхәллүс итеп булса да үзгәртергә мөмкиндер бит?! Иң беренче адымны алар ясарга тиеш, аннары, бәлки, моңа гади халык та тартылыр.

 

– Шул ук Гаилә кодексында, балага исем кушканда отчество урынына татарларга хас булган “улы” яисә “кызы” дигәнне өстәргә мөмкинлек бар, диелгән. Гамәлгә керерме бу? Рәсми рәвештә Минтимер Шәрипович түгел, ә Минтимер Шәрип улы дип дәшү, хатлар язу булырмы?

 

– Язма рәвештә андый формада кешегә эндәшү кулланылышта бар. Әлбәттә, стиль буларак кереп бетмәгән әлегә. Бездә отчество белән түгел, ә хөрмәтләп  абый, ага, апа һ.б. эндәшү формалары бар. Шәвәли кызы Сабира, Рәис  улы Илсур, Хөсәен Зәйтүнәсе кебек атау булган татарларда. Хәзер урысчалатып  Илсур  Раисович диләр. Урысларда  элек -ович/-евич, -овна/-евна булмаган. Александр Сергей Пушкин гына булган. Әлбәттә, Илсур Рәис улы дип дәшү кулланылышка керсә, яхшы.

 

–  Сез Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һ.б. илләрдә исемнәрне өйрәнүче галимнәр белән танышмы? Аларда ничек куелган бу? Совет заманында кулланылышка кергән исемнәрдән арынып киләләрме?

 

– Астана университетларында электән үк топонимика, ономастика буенча өйрәнү үзәкләре эшләде. Бу өлкәдә эшләүче галимнәре дә шактый иде. Казахлар үрнәгендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтында топонимика, ономастика фәнни-тикшеренү үзәген булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан идем. Ләкин татарның акылы төштән соң, вакытында ача алмадык аны.

 

Казах, үзбәкләргә килгәндә, аларда да мәгънәсез исемнәр бар. Урыс исемнәре күп. Ләкин казахлар фамилияләрен үзләренчә язу вариантын гамәлгә кертәләр. Фамилияләре казахча язылган паспортлар да  бирелә башлаган. Минем шәкертем Ниябаева булып йөри иде, хәзер паспортында Ниятбайлы дип язылган.

 

– Сез исемнәрне җентекләп өйрәнгән төп галимнәрнең берсе. Тагын татар исем-фамилияләрен өйрәнүчеләр бармы?

 

– Шәкертләрем байтак. 50 дән артык фән кандидаты, 8 фән докторы бар. Ономастика фәне җәелеп бара, эшемне дәвам итүчеләр арасыннан Фирдәвес Гарипова, Флүрә Мәҗитова, Зифа Әхәтова, Миләүшә Вәлиева, Зилинә Хөснуллина һ.б.ларны атап үтәр идем. Минем шәкертләрем арасында Казахстаннан, Тывадан килүчеләр бар. Исемнәр дөньясы киң, хәрәкәтчән, шуңа да иҗат чишмәсе саекмас әле.

 

– Хәзрәтләр исем сайлауга игътибарлы булырга, моңа җитди карарга чакыра. Алар исем кеше язмышын билгели дип әйтә. Моның белән килешәсезме?

 

– Өлешчә килешәм. Психологик яктан кеше үз-үзенә программа ясый.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»