13.03.2014 Авыл
Бурычка баткан авылны нинди киләчәк көтә?
Кайчагында бизәбрәк күрсәтергә тырышсак та, авылларның хәле авырлаша. Югыйсә уты, газы, суы кергән, юллар яхшыра. Табигатенә хозурланып яшисе генә дә бит. Тик бушап калган фермалар, мәктәп биналары, клуб, кибет, ятим йортлар саны артканнан-арта тора.
Иң кыены – күңелеңә яраклы эш табу. Үз эш-шөгылеңне булдыру теләсә кемнең хәленнән килми. Инвесторлар исә авылның бик аз өлешен генә эшле итә алды. Чарасызлыктан яшьләр китү ягын карый. Авылларда башлыча пенсионерлар гына калып бара.
Күпләп терлек-туар асрап, яшелчә үстереп, гаилә фермалары төзеп яки башка төрле эш-шөгыль булдырып тормыш итәргә тырышучылар да бар. Тик җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булмау чабудан тарта. Дөрес, 2014 елда Татарстан авыл хуҗалыгына 3 миллиард сум субсидия биреләчәк дип өметләндерәләр. Әмма аның шактый өлеше алынган кредитларның процент ставкаларын түләргә китеп бетәчәк. Республиканың төрле банкларга бурычы 85 миллиард сумнан артып китүен исәпкә алганда, дәүләт ярдәменең булган кадәресенә дә шөкер итәргә генә кала.
Түлисене алдан уйлыйсы
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, үз эшен башлаганнар, бер түләрмен әле дип, банклардан кредит сорарга мәҗбүр. Процент ставкалары өчен субсидия бирәбез дип торганда, нигә алмаска? Тик кредитның төп өлешен фермер яки шәхси хуҗалыкка барыбер үзенә түләргә туры килә шул. Ә ул аз түгел. Төрле банкларга 1 триллион 400 миллиард сумлык бурыч җыелган. Аны түләп бетерү өчен Россия авыл хуҗалыгы бер ел дәвамында бернинди чыгымнарсыз гына продукция җитештерергә тиеш була. Тик мондый хәл әкиятләрдә генә очрый шул.
Хәер, кеше һәрвакыт яхшыга өметләнә. Тормыш та, бернинди авырлыкларга карамый, уңай якка үзгәрә бит. Шуңа өметләнеп булса кирәк, Татарстанның крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклары соңгы берничә елда банклардан 122 меңнән артык кредит рәсмиләштереп, 28 миллиард 300 миллион сум акча алган. Узган ел кредит алучы шәхси хуҗалыклар саны 22 меңнән арткан. Акчалы булгач, терлек санын арттырып, продукцияне күбрәк җитештерә башлаганнардыр инде... дисәм, алай түгел икән шул. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, соңгы 5 ел эчендә крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда терлек-туарның баш саны 6,7 процентка кимегән. Терлекне һаман да киметә баргач, бурыч түләргә акча каян килер икән соң? Алынган кредитларны банкларга артыгы белән кайтарып бирәсе дә бар бит әле.
Авылда төп керемнең терлекчелектән булуын исәпкә алганда, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларында ни сәбәпле мал-туарның баш санын киметә барулары аңлашылып җитми. Югыйсә сөт бәяләре узган еллардагыдан яхшырак, итнең бәясе дә арта. Бәрәңгегә килгәндә, узган атнада базарда аның 1 килограммы 35 сум иде.
Аз да түгел, күп тә түгел
Бүген авылда нинди дә булса эш башларга теләсәң, кредитсыз кыенгарак туры килә. Тик, аны алгач, продукция җитештерү күләме дә артырга тиештер бит инде. Бездә, ни өчендер, киресенчә. Кредит күләме үсә барган саен, продукция җитештерү кими. Шуңа бәйле рәвештәдер, банкларга бурычлар арта. Әлеге сүзләрне Россия Үзәк банкыннан алынган мәгълүматлар да раслый. 2010-2013 еллар эчендә крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның банкларга бурычы 5 тапкыр үскән. Мондый шартларда коммерция банкларының ни өчен авыл хуҗалыгы үсешенә кредит бирергә ашкынып тормаулары аңлашыла булса кирәк.
Авыллар ни өчен бурычка бата? Бу сорауга җавапны банклардан алынган кредит процентларына күз салсак, тиз табарга була. Бер генә чит ил банкында да бездәге кебек зур процентлар юк. Әлеге күрсәткеч Россия буенча 14 процент тәшкил итә дисәләр дә, фактта процент ставкалары шактый югары. Әгәр дә дәүләт, субсидия буларак, аның бер өлешен кредит алучыга кире кайтармаса, банклар янына якын килерлек тә түгел, диләр авылда.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, соңгы 5 ел эчендә авылга шундый бюджет ярдәме 100 миллиард сумнан артып киткән. Моңа тагын авыл җирлегендә яшәүче 9 мең гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирелүен дә өстәргә кирәктер. Гомумән алганда, республика авылларында яшәүчеләргә бүген күп төрле программалар нигезендә бюджет ярдәме күрсәтелә. Шул исәптән, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, асфальт юллар салына, “Чиста су” программасы эшли, авыл урамнары яктыртыла, иске мәктәпләргә капиталь ремонт ясала, лизинг-грантлар бирелә.
Республикада старт алган машина-трактор паркын яңарту программасы шулай ук авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтүгә уңай йогынты ясар, шәт. Әлеге программа нигезендә авылга ел саен 2 миллиард сум өстәмә акча бирелә, төгәлрәге, алынган техникага чыгымнарның 40 процентын дәүләт түли.
Күргәнебезчә, дәүләт ярдәме аз түгел. Шул ук вакытта, чит илләр белән чагыштырганда, бик аз да. Белгечләр, 2014 елда барлык төр ярдәмне исәпкә алганда 240 миллиард сум чамасы булыр, дип ышандыра. Аның шактый өлеше банкларга булган бурычларны түләргә тотылыр, шәт. Шул ук вакытта алга киткән чит илләр, аерым алганда, Германия, Финляндия кебек илләрнең авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дистәләрчә тапкыр артыграк булуын да онытмаска кирәктер. Ни генә дисәк тә, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында безгә алар белән ярышасы.