поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.03.2014 Шоу-бизнес

Бәширә Насыйрова: Юк-бар ир-ат минем белән була алмый

Карабашның текә тау битләрендә тәгәрәп үскән, тау холкын үзенә сеңдергән горур, әмма шул ук вакытта нечкә-моңлы кешегәме соң инде җиңел бу тормышта? Адым саен киртәле, зарлы тәкъдир дигәннәре дә сынауны жәлләми бит әле ул – җилкәң генә чыдасын да түземлегең генә җитсен. Эчендәгесен кешегә чыгарып түкмәсә, ташбака төсле, лепердек җанын таш касыкка яшерергә өйрәнсә дә, аның да күргәннәре турында романнар язарлык. Татарстанның атказанган артисты Бәширә апа Насыйрованың сөйләгәннәрен үземә генә сеңдереп, сокланып һәм шаккатып утырам – татар хатын-кызы гына шуның кадәр чыдам һәм түзем була торгандыр инде ул.

Тормышта үзен-үзе «ясаган», хыянәт һәм чир-чорларны үз чыдамлыгы белән генә үткәреп җибәрә алган, кан елатып киткәннәргә дә елмаерга өйрәнгән ул. Һәм иң гаҗәбе – күзендәге елмаюны, тормышны ихластан яратуны җуймаган!...

Балам күзенә ничек карармын?

– И-и, әле бу күзләр яңа гына кабаттан елмаерга өйрәнеп килә, акыллым, – ди Бәширә апа, мин аңа кунакка килеп керү белән чәй яңартырга керешеп. – Атлас абыегыз китеп барганнан бирле томан эчендә яшәдем бит. Җырларым да бик зарлы-моңлы булды – әле үзем дә карап-тыңлап утырам да, инде биш-алты җырым ялгызлык турында икән! «Парлы мендәрләр» булсынмы ул, «Ялгыз ай», «Салкын» кебек җырларым булсынмы... Шуны аңлап алгач кына үз-үземә әмер бирдем: җитеп торыр! Үз-үземне елатып яшәүдән туктарга кирәк – яшәү бит дәвам итә, яшәү – матур!

– Җырларыгыз да, тавышыгыз да җанны актарып ташлар дәрәҗәдә моңлы шул Сезнең, башкаларны да елата беләсез...

– Моңлы булуымда туган ягым – Бөгелмә районының Карабаш авылы «биноват». Бездә бит табигать искитмәле матур – нефтьле ул якларны икенче Швейцария дип әйтеп китүчеләр дә булды. Менә шул «Швейцария тауларына менгән», Зәй елгасы буенда тәгәрәп үскән кеше буларак, күңел матурлыкны сеңдерә килгәндер инде. Аннан, мин әле күптән түгел генә укыдым кебек – иҗат кешеләре өчен таулар кирәк икән. Шуның кадәр килешәм ул сүзләр белән: тауларның сихәтләндерү көче искиткеч, аларның үз энергетикасы бар. Моңлы булуда әти-әни «гаебе»дә бардыр инде – әтием музыка укытучысы, мандолинада уйный иде. Без – биш туган, бөтенебез дә җырлап үстек, бөтенебез дә моңлы бала булдык.

– Моңлы кеше – үксез кеше, диләр, килешәсезме?

– Эчкә җыеп килгәннәр дә бәгырьгә моң булып утыра. Бөтен ягы түгәрәк, иза күрмәгән, дөньяның артына тибеп яшәүче кешедә моң була алмый – анысы белән килешәм. Үзең аша үткәргәннәр, зыңлап тартылган кыллар тавышта моң булып калка ул.

– Тапталган сорау икәнен белсәм дә, бирми булдыра алмыйм: сәхнәгә нишләп соң килдегез?

– Мин сәхнәнең Казанныкына гына соңарып килдем, ә болай гомерем буе аннан төшкәнем дә булмады. Соңару дигән белән дә килешмим әле – кем әйтмешли, ашка гына соңарып киләләр. Ә сәнгатькә килү өчен һәркемнең үз сәгате бар. Минеке дә вакыты җиткәч кенә сукты. Заманында мин шул ук Салаватлар, Венера Ганиевалар, Гөлданияләр белән конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап йөрдем. Алар сәхнәне тормыш үзәгенә әйләндерде ул чорда, ә мин, җиңү яулый идем дә, ашыга-кабалана, Карабашыма кайтып китә, кабат хисапчылык эшенә чума идем.

– Казанда гына калу бер дә ымсындырмадымы?

– Юк, мин ул чорда ялгыз хатын-кыз, иремнән аерылып, ялгызым гына кечкенә бала үстерә идем. Улымны монда алып килеп яшәтер мөмкинлегем булмагандыр, ә баланы анда калдырып, сәхнә дип чабуны уема да кертмәдем. Аннан мин баламның күзенә ничек карарга тиеш?! Җырлыйм әле, танылыйм, дип кенә, баланы бервакытта да икенче планга калдырмас идем. Аллаһы Тәгаләдән соң икенче урында һәрвакыт балам булды.

«Гомер уза» мине танытты

– Хисапчы хезмәте белән иҗат дөньясы бер караганда бер-берсенә якын да тора алмаган кебек инде, Сездә ничек килешеп яшәделәр алар?

– Шул һөнәр иясе булгач, үз юнәлешем белән эшләдем инде. Аны ташлап китәр мөмкинлегем юк иде – таяныр кешем дә, тормыш көтәр терәгем дә үзем булдым. Нефть тармагында эшләсәм дә, сәхнәдән төшермәделәр: «җирле филармония»не мин җитәкли идем. Тавышны да әллә нинди остазлар куймады – табигать көйләп бирде. Әйткәнемчә, Казандагы конкурсларда катнашырга туры килде, аннан чакырулар башланды. Радиога дәштеләр, телевизион проектларда катнаша килдем. Шулай киткәндер инде. Алай таныш-белеш, блат белән йөргән кеше түгелмен. «Гомер уза» дигән, моңа кадәр дә бик күп артистлар башкарып та игътибарны үзенә җәлеп итмәгән җыр минем визит карточкама әйләнде. Менә шул рәвешле, акрынлап, Казан юлында ешлый башладым.

– Сез бу вакытта Атлас абый белән кавышкан булгансыз ич инде?

– Атлас белән шул Бөгелмә НГДУсында эшләгәндә таныштык-кавыштык. Аңарчы, ирсез хатын булганга, кыерсытырга тырышучылар, гайбәт сөйләүчеләр, ялган гаеп ташлаучылар да булмады түгел. Мин ир кеше эшләргә тиешле һәр эшне белә, үзем авыр әйберләр ташучы да (дача кишәрлегемнән өемә кадәр аркамда капчык-капчык бәрәңге-кишер ташу – гадәти күренеш), ремонтын ясаучы да, карарын кабул итүче дә үзем идем. Атласның – зыялы-тәрбияле, акыллы ир-атның тормышымда пәйда булуы, ир канаты астына керү минем өчен Ходай Тәгалә биргән бәхет булды. Ул мине иҗат кешесе икәнемне аңлап кабул итте – һәрвакытта да терәгем иде.

– Авыл кешеләре кабул иттеме соң җырчы булуыгызны?

– Ничек әйтим икән – төрле кеше төрлечәдер. Башта, кара бураннарда зур юл сумкасын кыстырып попуткага чыгып басып, Казанга баруларыма сәерсенүчеләр дә булгандыр. Аннан, мин кичтән яздырып кайткан җырның иртән көтү куганнан соң ук телевизор экраныннан күренүенә шаккатып сокланучылары да җитәрлек булды. Хәер, ул вакытта кем нәрсә әйтсә, кем нәрсә уйласа да – барыбер үземчә эшләгән булыр идем. Ул яктан тәвәккәллек, карар кабул иткәндә бары тик үземә генә ышану канга сеңгән. Табельщица, завсклад, хисапчы эшләрен башкарган хатын-кызмы инде үз-үзендә ышаныч тоймасын?!

«Бәширә, моннан да яхшырак була алмый»

– Казан ничек кабул итте, Бәширә апа?


– Торыр почмагың, сүз катар туган-мазарың булмаган, таныш түгел шәһәрдә ничек булсын инде?! Кеше тавышын озак йоклап ял иттереп, студиягә әзерләнеп килсә, мин катып-калчаеп, иртә-таңнан салкын автобуста 5-6 сәгать чайкалып килгәннән соң төнлә яздыра идем инде. Әле дә чыдаган ул тавыш дигәннәре! Авыл кешесендә түземлек-чыдамлык җитәрлек бит инде ул. Зөфәр Хәйретдинов бик ярдәм итте миңа, концертларына алды, мин аның 70-80 процент җырын башкарганмындыр. Вадим Усманов ул чакта бер миңа гына зур ташламалар ясап, җырлар яздырырга булыша иде – берсен дә онытмаячакмын. Шулай берчак Вадим Усманов белән әллә ничә кат бер үк җырны яздырдык, төн уртасы бит инде, «Бәширә, моннан да яхшырак була алмаячак инде бу», – дип көлешкәч кенә туктадык. Фанатлык көчле булган инде! Алар миндә оеткы барын сизеп ярдәм иткәндер инде, минем канга исә, кыл өзелгәнче тырышып, җиренә җиткереп эшләү дигәннәре сеңгән.

– Аннан акрынлап Казанга күченергә кирәк дигән мәсьәлә калкып чыктымы?

– Иҗат кешесенә Казанда мөмкинлекләр күп инде ул, әмма без, Атлас пенсиягә чыкканчы, Бөгелмәдә тордык әле. Ул, Чернобыльдә булып кайткан кеше буларак, 55 яшендә үк ялга чыкты. Аннан соң күченеп килдек инде.

– Аңарчы Атлас абый танылу алган хатынын берүзен генә юлга-гастрольгә чыгарып җибәрергә каршы булмадымы?

– Безнең арага, кеше сүзе түгел, җил дә үтеп керә алмагандыр. Икебезнең дә тормыш тәҗрибәсе җитәрлек иде, аннан бер-беребезнең кадерен белү дигән нәрсә дә нигез булып торды. Атлас миңа: «Син минем гомеремне озайтучы», – ди торган иде. Миңа да аның белән искиткеч рәхәт булды. Табак-савыт шалтырамый тормагандыр, әмма бер-береңне рәнҗетү, икенче якка каерылу – беркайчан да! Казанга йөрүләремне дә аңлап кабул итте: «Синең урының – сәхнәдә, беркемнең дә сүзенә карама», – ди иде.

– Казан Сездән шәһәр хатыны ясарга омтылдымы, әллә сәхнә төзәтмәләр кертергә кирәген әйттеме?

– Миңа аны Атлас сеңдерде: «Синең көзгегә караганың бармы соң, бәгырь – аннан бит матур хатын-кыз карап тора! Шуны матур итеп киендереп-ясандырып кайт әле», – диде. Алайса мин, базар-кибеткә чыксак, әйдә сиңа менә моны алабыз, дип тотына идем. Атлас ул чакларда: «Миңа берни дә кирәкми, син бит хатын-кыз, син ал», – дип өйрәтә башлады. Аннан китте инде!.. Кашлар нечкәрде, Казанга килгәч, авырлыгымның 20 килограммы «очты», сумка, яулык ише нәрсәләргә, алтын эшләнмәләргә урын җиткереп булмый башлады. Миндә һәрвакыт ким дигәндә 20ләп сумка бар. Бервакыт шулай Атласка: «Яңа сумка алырга булдым әле, әтисе», – димен. «2-3 атна алганың юк бит инде, әнисе, кәнишне алырга кирәк», – дип көлә бу миннән...

– Хатын-кызның үз-үзен яраттыра белү сәнгате дип атала инде бу...

– Үз-үзен яраткан, үз-үзен хөрмәт иткән хатын-кыз гына ир-атны яраттыра белә. «Ул мине халаттан, чәчем-башым тузган килеш тә ярата», – дигән хатын-кыз сүзенә мәңге ышанмаячакмын. Яратмый ир-ат андый хатынны! Хатын-кыз иркә, алтын-көмеш яратучы, үз-үзенә игътибар жәлләмәүче булырга тиеш. Шундыйларның кадере дә була.

Юк-бар ир-ат минем белән була алмый

– Бәширә апа, Атлас абый арабыздан киткәнгә дә шактый сулар акты. Инде халык мәхәббәтен яулаган, үз агымын алган төпле иҗатыгыз, ипләнгән-сипләнгән тормышыгыз, торыр җирегез, кирәкле бар нәрсәгез дә бар. Түгәрәк бәхет өчен яңа мәхәббәткә йөрәк ачу да кирәктер?


– Юк-бар ир-ат минем белән була алмый шул ул. Мин бит ирләр шөлләп калырлык нәрсәләргә тотына торган тәвәккәл зат, ә янда булырга тиешле парым миннән алда барырлык, инде алдан барырлыгы булмаса, хет яннан атларлык дәрәҗәдәге кеше булырга тиеш. Ә андыйлар сирәк. Мәхәббәткә бик теләп йөрәгемне ачар идем – бу дөньяда һәрнәрсә мәхәббәттән тора, ансыз яшәүнең мәгънәсе дә юк. Туган якны ярату булсынмы ул, әти-әниеңә булган газизлек тоемымы, балаңа булган сәгадәтме – менә шулар яшәтә бит инде безне. Әле яныңда сиңа терәк, хис һәм наз бирерлек асыл ир-ат та булса...

– Тәрәзгә чирткән яз Сезгә, бәлки, анысын да бүләк итәр әле.

– Мин язны бик яратам! Ул бит һәр кешегә яңа тойгы алып килә, язга-назга сусау китерә. Минем шундый җырым да бар бит әле: «Көтәм җылы язны, алып килер назны...» Һәр хатын-кызга шуны теләр дә идем әле – без ел әйләнәсендә әнә шул назлы-иркәле халәттә яшәсәк иде. Мин дә көтәм үз кешемне – аның кайдадыр булуына да ышанам. Бәлки, янымда гынадыр әле ул, бәлки, мин аның ягына борылып карарга гына өлгермәгәнмендер?!

– Мин Сезнең моның кадәр бала күңелле икәнегезне гөманламый да идем, Бәширә апа. Сезгә шәһәрдә яшәүләре җиңел түгелдер?

– Миңа яшәү өчен авыл һавасы кирәк шул. Шуңа, эшем булмаганда, туган якка чыгып китү ягын карыйм. Улым гаиләсе белән Бөгелмәдә яши бит. Кайтам да Карабашыма, яланаяк килеш тауларга йөгерәм – анда минем гавам, анда минем җан сулышым, анда мин – МИН. Шәһәр минеке түгел анысы, үз йортым белән ким дигәндә шәһәр читендә яшәр идем дә бит... Киләчәктә исә, һичшиксез, үз бакчасы, яланаяк йөрерлек җире булган үз өем булыр дип ышанам. Янәшәсенә Карабаш тауларын да күчереп куярмын әле – хыялның канатлары нык ич аның...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»