поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2014 Спорт

Паралимпиядә алтын яулаган Рушан Миңнегуловның әти-әнисе белән танышыгыз

“Дөресен генә әйткәндә, улыбыз, Канадага кит­кәндә, беренче бишлеккә эләгә алса, моның бик яхшы нәтиҗә буласын үзе дә әйткән иде, – ди Ванкувердагы Паралимпия уеннарында катнашкан Рушан Миңнегуловның әтисе Рөстәм. – Әлбәттә, медаль дә көттек. Тик бу юлы булмады. Әмма аның җиңәселәре алда әле“.

Ванкуверның телгә алынуы хата түгел, моннан нәкъ дүрт ел элек “Ватаным Та­тарстан“да дөнья күргән язмада әнә шундый сүзләр бар иде. Ә ике көн элек Рөстәм Миңнегуловның хыяллары чынга ашты. Рушан Сочида Паралимпия чемпионы булып танылды. 21 яшьлек як­ташыбыз чаңгы ярышында 20 чакрым араны беренче булып узды. Рушан иң башта ук алга чыкты һәм ахырга кадәр беренчелекне бир­мә­де. Чемпион белән элемтәгә кереп булмады. Ул киләсе ярышларга әзерләнә. “Өчен­че әйләнештә минем өстен­лек 50 секундка җитте, шул вакытта тырышсам, медальне беркемгә дә бирмәячәгемне аңладым“, – дигән ул, финишка килгәч, “Интерфакс“ агентлыгы хәбәрче­сенә.
Рушанны Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та котлады. “Россиягә Татарстан спортчысы – минем якташ, Байлар Сабасы егетенең “алтын“ бүләк итүе икеләтә куандыра. Сезгә ихлас кү­ңелдән бәхет, сәламәтлек, билгеләнгән план­нарның тормышка ашуын, спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр телим“, – дигән сүзләр бар республика башлыгы юллаган телеграммада.

Рушанның әтисе Рөстәм белән дүрт ел элек Казан аэропортында аның улын каршы алганда танышкан идек. Кичә аңа янә шалтыраттык. “Бу юлы инде, чыннан да, медаль көттек. Ник дигәндә, улыбыз ике ел рәттән Дөнья Кубогы ярышларында җиңү­ләр яулады. Әмма шик тә бар иде. Спортта төрле хәлләр була бит. Ярыш вакытында егылырга, чаңгы да сынарга мөм­кин. Спортчыларга авыр, тик безгә дә җиңел булмады. Ярыш вакыты килеп җиткән­не көтеп алу иң авыры булды. Йокыбыз да йокы булмады. Вакытны уздыра алмый аптырап беттек. Ә Рушан катнашкан ярышны телевизор аша туганнар белән бергә җыелы­шып карадык. Ул финишка беренче булып килгәч, нинди хисләр кичергәнне үзебез генә беләбез. Аңа шалтыратып, тавышын ишетү мөмкин эш түгел диярлек. Шуңа күрә улыбызга смс-хәбәр юлладык. Аннары ул үзе шалтыратты. Нәрсә дип әйттемме? “Улым, молодец, булдыр­дың“, – дидем. Телефонның тынып торганы юк. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та котлады. Өйгә килеп тәб­рикләүчеләр дә күп булды. Инде хәзер Рушанның үзен көтәбез. Әм­ма кайчан кайтасы билгеле түгел әле. Сочида тагын ике ярышта катнашасы бар. Анда да уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез. Паралимпиададан Мәскәү аркылы кай­та­чаклар. Ә инде март ахырында Ижауда Россия Чемпионаты була. Әнә шул ярышка кадәр өйгә кереп чыгар дип өметләнәбез. Рушанны гыйнвар башыннан бирле күргән юк. Йә ярышларда ул, йә җы­еннарга чыгып китә. Әзер­лән­мичә җиңеп булмый“.

“Хәзер үземә максат куйдым – Сочидагы ярышларга әзерләнәчәкмен, – дигән иде Рушан үзе дүрт ел элек. – Ванкуверда бишенче булу начар түгел, призлы урыннарга да эләгә алыр идем. Әмма миңа ирләр белән ярышырга туры килде. Алар тәҗрибәле, мин яшь әле. Әмма тренерларым мактады. Миңа өмет итүләрен әйттеләр“. Рушан Миңнегу­ловның профессиональ спортка килеп эләгүе Паралимпиадада чыгыш ясаган күп спортчылар кебек үк бәхетсезлек очрагы белән бәйле. 13 яшендә ул, машинага кысылып, кулын авырттырган. Аңа кадәр исә бию түгә­рәгенә йөргән, әмма бу шө­гылен туктатырга туры кил­гән. Кулын авырттыргач, абыйсы Русланга ияреп, картинг белән мавыга башлый, аннары икесе дә чаңгыга күчә. Күнегүләрне исә әти­ләренең бертуган абыйсы Радик белән уздыралар. Җәй көне Казанга лагерьга баргач, аларны танылган спортчы Ирина Полякова күреп ала һәм ныклап шөгыль­ләнергә тәкъдим ясый.

“Ул бит спорт белән профессионал булу түгел, ә өйдә үз эченә бикләнеп ятмас өчен шөгыльләнә башлаган иде. Әкренләп җиңүләр кү­ренә башлады, – ди чемпион­ның әтисе. – Аннары җыелма команда җыеннарына чакырдылар. Яшермим, бу кадәр үк булыр дип уйламаган идек. Җәрәхәт алган ба­ланың психикасы да үзен­чәлекле була бит – кинәт кенә спортны да ташларга мөмкин. Бәхеткә, барысы да яхшы булып чыкты. Шартларга, тренерларга күп нәр­сә бәйле. Әмма уңышларның нигезе спорт­чының теләгенә барып тоташа. Үз-үзен җиңә алмаса, бернәрсәгә дә ирешеп бул­маячак. Рушан яңгыр түгел, хәтта таш яуса да шөгыль­ләнүдән туктамады. Атнага алты көн, көненә икешәр тапкыр. Кыш беткәч тә күнегү­ләрен дәвам итте. Уңышлар әнә шулай килеп чыга. Ул яшь әле, алга таба да сөендерер дип өметләнәбез“.

Соңгы елларда Рушан Казанда – Олимпия резервы учи­лищесында укый. “Әмма Сабага кайтып та еш шөгыль­ләнә. Шөкер, бездә моның өчен шартлар бар, – ди рай­онның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов. – Без дә аны кире бормаска тырышабыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Үзе дә тырыша, шартлар да бар, тре­нерларының хезмәте зур. Рушанга карап, сәламәт­леге чикле булган башка кешеләр дә спортка тартыла. Әйтик, бер егетебез шушы көннәрдә Венгриядә узасы өстәл теннисы ярышларына китә. Ул үзе коляскада йөри, әмма спортта уңышка ире­шергә хыяллана. Республика күлә­мендәге ярышларда үзләрен күр­сәтә алган тагын бер­ничә өметле спортчыбыз бар“.

Байлар Сабасындагы аг­рар көллияттә бухгалтер-икътисадчы белгечлеге алган Миңнегуловның Сочидагы уңышы республика спортында зур вакыйгага әверелде. Ник дигәндә, безнекеләр Олимпия Уеннарында медаль ота алмады бит. Шуңа күрә Рушанның уңышы башкаларга сөенеч тә, үрнәк тә, сабак та булды. “Мин инде Та­тарстанның Спорт министрлыгы вәкилләре белән сөй­ләштем һәм аларны кисәтеп куйдым. Паралимпиадада җиңгән спортчыларга премия әзерли торсыннар. Спорт­чылар гына җиңсен”, – дигән республиканың элеккеге спорт министры Марат Бариев. Премия дигәннән, Миңне­гуловлар гаиләсе чемпионнарга биреләсе акчаны нәрсәгә сарыф итәсен хәл итмәгән әле. “Рушанның машинасы бар. Әлегә өйләнү турында да сүз чыкканы юк, – ди чемпионның әтисе. – Премия мәсьәләсен үзе кайткач хәл итеп бетерербез. Исән-сау әйләнеп кенә кайтсын”.

Моңарчы язган идек: Саба егете паралимпиадада алтын медаль алды


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»