|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2009 Юмор
БУТАЛМЫЙ ТҮЗЕП КАРА(Уены катыш чыны)
– Кара! Кара! Ленар Сәйфиев җырлый!
– Илнар Сәйфиев диген, нинди Ленар булсын!
– Илнар бит ул Гәрәев, Сәйфиев түгел!
– Илнармы Гәрәев??? Көлдермә! Гәрәев ул Илназ!
– Илназ Сафиуллин белән бутыйсың бугай.
– Зиннур диген.
– Нәрсә Зиннур?
– Зиннур Сафиуллин.
– Зиннур – ул Зөлфәт Зиннуров, беләсең килсә!
– Нинди Зөлфәт тагын? Мин бер генә Зөлфәтне беләм – Хәкимне.
– Ә Илдар Хәким?
– Илдарның фамилиясе Хәкимов түгел аның – Әхмәтов.
– Гүзәл Әхмәтова туганы түгелдер бит?
– Юк. Уразованыкы да, Сафинаныкы да түгел.
– Алсуга намёкмы бу?
– Нинди Алсуга?
– Фәридә-Алсуга түгел инде – Сафинага.
– Сафиннар артык күп шул.
– Мәсәлән, Илсур.
– ИлСафмы?
– Юк, Илсур Сафин.
– Илсур бит ул Сафин түгел – Мортазин.
– Мортазин ул Фирзәр!
– Чулпанның әтисеме?
– Кайсы Чулпанның?
– Илнар Сәйфиев белән дуэт җырлап йөргән!
– Ленар диген!.................
www.fotosmall.ru фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|