12.03.2014 Юмор
Эльс Гадел радиодан "тавышы эфирга сыймаганга" киткән
"Сәхнә" журналының "Мә, мәзәк!" сәхифәсеннән.
Сыймас Гадел
Эльс Гадел киң җилкəле, зур башлы, зур борынлы, юан-көр тавышлы чын ир булган, дип сөйлилəр.
Ул радиода диктор булып эшли башлаган да, бераздан соң аны, пирəшлəгəне өчен эштəн чыгарганнар.
– Карале, Эльс, сине ни өчен радиодан чыгардылар? – дигəнгə каршы ул:
– Тавышым эфирга сыймады! – дип җавап əйткəн.
Шуннан соң ул телевидениегə эшкə керə. Əйбəт кенə эшлəсə дə, элекке гадəте өчен аннан да чыгаралар.
– Нигə киттең телевидениедəн? – дигəннəргə ул:
– Чыраем экранга сыймады! – дип əйтə торган булган, имеш.
Чиста эшләпә
Артист Фатих Колбарис җəйге ялга китəр алдыннан күп кенə акча алган. Шул акчага ул эшлəпə алып кия. Моның яңа эшлəпəсен күргəн бер танышы бик мактый башлаган. Шуннан эшлəпəне юарга тотынганнар болар. Кабат-кабат юа торгач, Фатих аганың акчасы беткəн. Тора-бара эшлəпəне дə берəүгə сатып җибəрəлəр болар. Шулай йөри торгач, Фатих өенə соң гына кайтып керə. Хатыны Зəмирə ханым:
– Фатих, кайда болай озак йөрдең? – дип каршы ала.
– Яллык акча алган идем! – ди артист.
– Кая соң акчаң? – ди ханым.
– Шул яллык акчадан эшлəпə алган идем...
– Кайда соң эшлəпəң?
– Саттык без аны.
– Кая соң акчаң?
– Эшлəпəне юып бетердек! – дип, Фатих йоклап китə.
Рабит Батулла «кесә»сеннән
---
Сәхнә
№ --- | 12.03.2014