• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

11.03.2014 Дин

Барның кадерләрен белмибез лә, аны югалтып карамыйча

“Бердәмлек” өлкә татар газетасына вәгазьме йә булмаса берәр мәкаләме языйм әле, дип ниятләгәч, аның үзендә дә бит дини материаллар басылып килә, анда нәрсә турында язалар, укучыга ничегрәк тәкъдим итәләр, язу стильләре ниндирәк икән, дип үземә сорау куйдым һәм “Кыйбла” кушымтасына тагын бер кат ныклап күз салырга булдым. Салдым да ... мәгълүмат диңгезенә чумдым. (Мин дини вәзгыять белән бергә милли эшләргә дә битараф булмаганга күрә бу газетага да язылып, аны тотрыклы рәвештә укып киләм).

“Бердәмлекнең” бу көнгә кадәр җирле татарларның мәдәни, иҗтимагый, икътисади һәм сәяси тормышын күзәтеп һәм чәчми-түкми халыкка җиткереп баруын белә идем. Безнең якларда “Бердәмлек” дәрәҗәсендә эшли торган газета юк, булмас та. Тик дин юнәлешендә дә газетаның бу кадәр зур эш эшләгәнен аңлап бетермәгәнмен икән.

Вакыт дигән әйбернең зур бер өлешенең (5 ел, 10 ел, 15 ел һ.б.) үтүе, яки җәмгыятьтәге берәр җитди вакыйганың булуы, яки берәр нәрсәнең дә булса югалтылуы - игътибарны артка, узган шушы вакыт өлешенә, бу елларда башкарылган эшләргә, яисә югалтылган нәрсәләргә юнәлтә. Һәм без ирексездән бу узган дәвердә күп нәрсәләрнең булып беткәнен, югалтылган яки вакытында игътибар ителмәгән, әһәмият бирелмәгән нәрсәләрнең чынында исә бик тә мөһим булганлыгын аңлый башлыйбыз. Бер халык җырында әйтелгәнчә: “Барның кадерләрен белмибез лә, аны югалтып карамыйча”.

20 ел буена җыелып килгән дини сәхифәләрне игътибар белән карап чыккач, алар турында җитди фикерләр туды. “Кыйбла”да нинди генә мәгълүмат һәм хәбәр юк икән бит. Титул битендә “Бисмил-лаһ”ның оригинал рәвеше урнаштырылган 1нче саныннан ук дин күзлегеннән халыкка иң кирәк булган нәрсәләр язылып киленгән.

Монда үзен татар дип санаган һәр кеше өчен ничек һәм нинди көнне тырнак кисү, бәдрәфтә үзеңне ничек тоту, ашау-эчү, йоклау, мунча керү һәм башка вак-төяк әдәпләр кебек татар-мөселман әһлагыннан иң элементар көндәлек тормыш кирәкләре дә, яңа гына дингә басучы кеше өчен ничек тәһарәт алу яки госелләнү, намазны ничек укый башлау, ничек һәм нинди рәвештә дога кылу, уразада ничек һәм нәрсә белән авыз ачу кебек кагыйдәләре дә бәйнә-бәйнә аңлатып язылганнар.

Ислам диненең нигезе булган Гакыйдә (Ышануның нигезләре, үзенчәлекләре) һәм Фикыһ (Ислам юриспруденциясе) кебек саф дини һәм бик җитди булган фәннәрдән кайбер тирән мәсьәләләр дә хәтта ачыкланган.

70 елдан артык диненнән аерылган халыкның Раббысының сүзе булган Коръәни-Кәримне дә милләттәш-ләребезгә өлкәбездә беренче булып җиткерүче шушы “Кыйбла” битләре булды. Гадәти булган “Ясин”, “Тәбарәк”ләр белән генә башлап, башка озын һәм олпат сүрәләрне дә үз битләрендә урнаштыруы “Кыйбла”ны бер мәгънәдә халыкка Коръән тәрҗемәсеннән бер чыганак хәленә китерде.

Анда шулай ук динебезнең икенче чыганагы - хәдисләрдән - “Кырык хәдис”, “Җәвамигель-кәлим шәрхе” кебек олпат әсәрләрдән өзекләрнең дә дәвамлы урнаштырылып килүе хәдис белеме өлкәсендә дә аның артка калмавын аңлата.

Мөселман календаре да даими күзәтелеп көненә-көн, аена-ай туры китерелеп, дини вакыйгаларның көне, ягъни кайчан Мигъраҗ кичәсе, кайчан Мәүлиде, Бәраәте, Гашурәсе булачагы хәбәр ителеп барыла. Бу мөбарәк көннәрнең һәм кичәләрнең әһәмияте, үзенчәлекләре дә, бу вакытларда башкарылачак гыйбадәт ысуллары да языла.

Мөселманнар өчен бик тә мөһим булган ике ай – Рамазан һәм Корбан айлары килүгә диндарларның бу вакытларда үтәве мәҗбүри булган ураза тоту һәм корбан чалу кебек йолалары да җентекләп аңлатыла. “Кыйбла”да мөселман татарларның көндәлек тормышында зур урын алган мәетләрне искә алганда укылган “Ясин”, “Тәбарәк” кебек һәм башка сүрәләренең гарәпчәләрен һәм транскрипцияләрен урнаштыруы, укылган Коръән өзекләрен багышлау ысулларын аңлатуы да бу дини кушымта хезмәтләреннән.

Татар-мөселман тормышының бәби туе, мөселманча өйләнешү, исем кушу, яңа йорт сала башлау, яңа өйгә керү һәм башка шуның кебек күп кенә йолаларның башкарылуы да яхшы итеп аңлатылган.

Дини сүзлекләргә, тәгъбирләрне ачыклау, ислам сәяси тарихының һәм ышану нигезләре фәне (игътикади) һәм гыйбадәт кылу (гамәли - мәзһәб күзлегеннән), мөһим булган “сөнничелек”, “шигыйлык” һәм башка йөзләгән терминнарга аңлатмалар бирү “Кыйбла”ны энциклопедия дәрәҗәсенә күтәрә.

Бер-бер артлы килгән айлык саннарында гарәп әлифбасындагы хәрефләрнең һәр санда 4-5есенең язы-лу-укылуын җентекләп язып килүе белән исә “Кыйбла” халкыбызның изге китабыбыз Коръәни-Кәримне укырга, бабаларыбызның иске язуын танырга өйрәтеп, без - муллалар, мәдрәсә мөгаллимнәре, эшләргә тиеш булган хезмәтне дә башкарды. Күпләр “Кыйбла”дан намаз укырга өйрәнүләре, гарәп имлясы белән Коръәнне үзләштерүләре турында әйтәләр.

Ике гаеткә каршы көннәрдә өлкә дини оешмасы - мөхтәсиблек, мөфтилек бу турыда кайчакта искә дә алмаган, эшләмәгән дә олы эшне – халыкка җиткерелергә тиешле булган тәбрик һәм мөрәҗәгатьнамә итеп “Кыйбла”да бер елны Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең Тәбрикнамәсе дә урнаштырылган иде. Бу эше белән ул, минемчә, бер мәгънәдә Рәсәй гомуми мөфтилегенең, өлкә мөфтилегенең мөхбире-хәбәрчесе - рупоры вазифасын да башкарган.

Халыкның динен тотуда булган миллилек –мөнәҗәтләр язу һәм уку, үзенчәлекле догалар кылу кебек нәрсәләрне дә күздән ычкындырмыйча, аларга урын табуы, Бәдәвам, Кисекбаш, Мөхәммәдия, Фәзаилеш-шөһур һәм башка милли дини әдәбият үрнәкләрен үз битләрендә бастыруы, “Балалар өчен дин сабаклары”, без имамнарга кирәк булган җомга һәм гает хөтбәләре, бу көннәр өчен вәгазьләр, күпсанлы сорауларга башлыча башка төбәк муллаларының җаваплары, зур күләмдә үгет-нәсыйхәт вәгазьләре һәм башка һәм башка бихисап нәрсәләр – бу газетаның искитәрлек, акылга сыймаслык

хезмәтләр башкарганы турында сөйли. Ягъни тимер пәрдәнең ачылуы, халыкка дини азатлык бирелүнең беренче көннәреннән алып “Бердәмлек” газетасы, дин оешмалары, өлкә Диния нәзарәте, мәчетләрдәге дистәләрчә имам һәм мөәзиннәрнең эшләре кебек, без дин әһелләре эшләргә тиеш булган һәм эшләмәгән эшләрне дә даими башкарып килгән һәм әле дә килә. Кемнеңдер “алар бит үзләре язмыйлар, каяндыр күчереп кенә алалар” диюе дә мөмкин. Ничек кенә булса да, бу газетада эшләүче апа һәм ханымнарның шулай ят булган хәрефләрдәге текстларны тырышып оригиналда урнаштыруы, гарәп-фарсы алынма сүзләре белән чуарланган дини текстларны кул белән машинкада җыюлары һәм бу эшне армый-талмый һәм дә бизми берничә дистә еллар буе мөнтәзам (бертуктаусыз, системалы) рәвештә түбән хезмәт хакы бәрабәренә башкарып килүләре зур бәяләүгә лаек, минемчә. Әйе, без - дин әһелләре дә аларны эшлибездер, тик газета чаралары аша түгел.

Хәлбуки, газетаның, массакүләм чараларның зур көчкә ия икәнлеген Ислам дөньясының зыялы (иске татар телендә йөргән “мөнәүвәр” – (нур сибеп, яктыртып торучы) дин галимнәре дә күптән аңлады. Аңлады да бу юнәлештә зур эшләр дә башкарып килде. Безнең Самарада чыккан “Икътисад” журналының редакторы шәһәребезнең бер мәхәллә имамы гына булган һәм бер гөнаһсыз хөкемгә тартылып шәһит ителгән Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазиннан алып, “Әддин вәл-әдәп” журналының редакторы - революциядән соңгы беренче елларда мөфти булган Галимҗан хәзрәт Барудига, дини, әдәби, иҗтимагый, фәлсәфи, сәяси, мәдәни булган “Шура” журналын 10 ел буе чыгаручы, Баруди хәзрәтенең кинәттән үлүеннән соңгы иң авыр дистә елларда мөфти булган Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдингә һәм безнең көннәрдә Уфада басылган “Мәгълүмат” информацион журналының баш редакторы булып торган илебезнең Баш мөфтие Тәлгать Таҗеддин хәзрәтләренә кадәр. Алар һәм динебез һәм милләтебезгә бөтен бар булган юллар белән самимияттән, ихластан хезмәт иткән башка йөзләгән имамнар, ахуннар, ишаннар аңлаган да, без хәзерге имамнар һәм мөфти урыннарын алып торган кайбер шәхесләр ник моны аңлап җитә алмыйбыз икән?

“Бердәмлек”нең төрле мөһим темалар буенча хезмәт итүен аңлатып, “Бердәмлек” һәм төбәгебез татарлары тарихы”, “Бердәмлек” һәм туган телебез”, “Бердәмлек” һәм милли мәдәниятебез”, “Бердәмлек" һәм гореф-гадәтләребез”, “Бердәмлек” һәм җирле татар җәмәгатьчелеге”, ягъни гомуми әйткәндә, “Бердәмлек" һәм Самара җирлегендә татар дөньясы” дип әйтә алабыз. Шуның өстенә, бүген бу өлкәкүләм газетаның Самара җирлегендә чирек гасырга якын хезмәт итү дәверендә без аның ныклап динебез Исламны таратуда, аны халкыбызга ирештерүдә дини укыту-агарту хезмәтен үтәп килгәне өчен, аның турында “Бердәмлек” һәм ислами мәгърифәтчелек” дип аерым ассызыклап, тулаем алганда исә, авыз тутырып “Бердәмлек” һәм Самара төбәгендәге татар-мөселман барлыгы” дип әйтә алабыз. Бу бер ялагайлык, ярарга тырышу түгел. Бу - соң булса да бер мөһим фактны констатацияләү генә.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә “Кешеләргә рәхмәт әйтмәгән - Аллаһыга да рәхмәтле булмас” дигән. Шуңа да Самара төбәге мөселманнары “Кыйбла” җәмигасы (коллективы) әгъзасы булып азмы-күпме көч куйган кешеләргә бу хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен әйтергә тиешләр. Бәлки, бу газетаның олуг хезмәтләре өчен халкыбызның аны аерым бер ярату белән яратканы газетага җибәрелгән күпсанлы дини сорауларыннан, изге теләкләреннән, “Кыйбла” дини кушымтасын кадерләп хосусый төпләмәләр (подшивка) ясап саклавыннан да күренә.

Мәкаләмнең артык озын булып кыскарак язарга кирәклеген аңласам да, аз итеп яза алмадым. Чөнки милләт һәм дин юлында башкарылган зур һәм күп микъдарлы хезмәтләр хакында аз һәм кыска язу бик кыен, бәлки, мөмкин дә түгелдер.


Иршат хәзрәт САФИН
Бердәмлек
№ --- | 11.03.2014
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar