07.03.2014 Спорт
Сергачта татарча көрәштеләр (ФОТО)
Татарда шулай куелган - фани дөньядан киткәннәрне һәрчак искә алып, туганнары, дуслары хәтем мәҗлесләре уздыралар, истәлекле чаралар оештыралар. Менә күренекле якташыбыз Абдулхамит Садековның якты истәлегенә билбаулар белән көрәш буенча Бөтенроссия турниры оештыру да матур гына бер гадәткә керде.
Ярты дистә елдан артык Сергачның физкультура-сәламәтләндерү комплексында (ФСК) Ватанны яклаучылар көненә туры китереп үткәрелә бу көрәш бәйрәме. Быел, 22 февральдә, “Лидер” спорт залы Мәскәү, Түбән Новгород шәһәрләре, Спас, Пильна, Сергач районнары, Рбишча, Уразавыл, Мәдәнә, Чүмбәли көрәшчеләре белән тулды. Сигез дистәдән артык спортчы көч сынашты бу көнне. Тамашачылар да шактый иде, аеруча Абдулхамитның авылдашлары – рбишчалылар күпләп килгән. Көрәш ике келәмдә барды. Турнирның баш судьясы Нурәхмәт Хайретдинов хәрәмгә урын калдырмады.
Ачу тантанасында турнирны оештыручы, Абдулхамитның туганы, “Волга–Петролеум” акционерлык җәмгыяте президенты Мансур Садеков, Сергач районы башлыклары Николай Субботин, Евгений Соколов, шәһәр мэры Александр Лаптев, өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов көрәшчеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, җиңүләр теләделәр. Ә Сергач районы артистлары спортчыларны, тамашачыларны музыкаль чыгышлары белән сөендерде. Кочко-Пожар үзешчәннәре Диана Нәвретдинова белән Алсу Җиһаншина, мәсәлән, татар халык биюен башкардылар. Шул ук тантана барышында “Туган як” газетасы тарафыннан гамәлгә кертелгән “Ел кешесе – 2013” исеме дә иясенә – Зәки Әнвәр улы Валемеевка бирелде (фотода).
Турнир турында Зур Рбишча авылы администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов белән фикер алыштык.
- Абдулхамит Садеков туган авылы өчен күп изге эшләр кылды. Иң мөһиме - аның тырышлыгы белән беренчеләрдән булып Рбишчага газ килде. Моңа кадәр район үзәгендә генә иде бу табигый байлык. Зәңгәр ягулык белән беренчеләрдән булып җирле мәктәп җылытыла башлады. Елга аша зур күпер эшләтте, урамнарга асфальт салдырды, юл-тыкрыкларны төзекләндерде һәм башка санап та бетергесез игелекле эшләр башкарды ул. Гомумән, күренекле авылдашым Рбишчаны алга этәреп җибәрүче көч иде. Хәзер аның эшен туганнары лаеклы дәвам итә. Талантлы эшмәкәр, күренекле меценат рбишчалылар хәтерендә мәңгегә сакланыр. Ә турнирга килеп, Абдулхамитның якты истәлегенә дан бирүне үземнең бурычым дип саныйм, - диде авыл башлыгы.
Көрәш кызу барды. Көрәшчеләр искиткеч алымнары, амплитудалы чыгышлары белән милли спортыбызның бөтен матурлыгын күрсәттеләр. Келәм янында да дулкынлану ким түгел иде, тәҗрибәле көрәшчеләр яшь-ләргә катлаулы алымнарның нечкәлекләрен өйрәттеләр, ә тренерлар аларны ярышка психологик яктан әзерләделәр. Кайбер көрәшчеләрнең мондый абруйлы турнирда беренче мәртәбә келәмгә чыгуы иде бит. Аеруча Сергач районы көрәш командасының баш тренеры Камил Шәймәрданов тәрбияләнүчеләрен игътибарыннан ташламады.
Гомум команда нәтиҗәләре буенча, традицион турнир кубогына икенче ел рәттән Түбән Новгород көрәшчеләре ия булдылар. Быел алар киң составта – 13әү килгәннәр иде. Сергач командасы икенче урында, Рбишча командасы – өченчедә.
1
2
3
4
5
6
Фотолары: турнир мизгелләре.
Автор фотолары.