поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.03.2014 Җәмгыять

Автобус йөртүче Роза

Нинди генә эшләрдә эшләми хатын-кызларыбыз. Шулай булмый ни, язмыш бит нәфис затларыбызны кайчак «баш» та, «муен» да итеп калдыра. Ә алар нишләсен, тормыш авырлыкларына сукранып утырырга вакытлары юк, теләсә нинди эшкә алынырга, йөрәк җимешләрен аякка бастырыр өчен бар көчләрен куярга мәҗбүр була. Казан урамнарын гизеп йөрүче зур кызыл автобусны иярләгән Роза ханым Жандаровага да тормыш шулай, хатын-кыз роле белән беррәттән, ир-ат вазифаларын да мулдан йөкләгән.

40 яшен тутырып килүенә карамастан, чибәрлеген һәм намусын югалтмаган, көчле рухлы хатын бүген ялгызы ике бала үстерә һәм... банкларга булган әҗәтләрен түләп бетерү өчен, автобус рулен әйләндерә. 4нче ПАТПга караган 29нчы маршрутка, аның янына утырып, ул «сайлаган юл» белән якыннан таныштым.

«Әни мине үзе кебек укытучы итеп күрергә теләде. Мәктәптән соң, Оренбургтагы пединститутның чит телләр факультетын тәмамладым. Әмма бу һөнәрне үземнеке итеп кабул итеп бетерә алмадым. Өстәвенә, гаиләмдә килеп туган кыенлыклар мине, акчалырак эш эзләп, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр итте. Руль артына утыру ят нәрсә булмады, әтием шофер бит, балачактан машина йөртергә өйрәтте», – ди Оренбург өлкәсенең Беляевка бистәсендә, Аблайхан ага гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән Роза ханым.

– Шәһәр җәмәгать транспортын йөртү хатын-кыз өчен артык авыр эш түгелме?

– Беләсезме, кайда да төп таләп – эшләргә, зарланмаска кирәк. Хатын-кыз, ялгызы калгач, бик көчлеләнә һәм ир-ат халкын ныграк аңлый башлый икән ул. Мин хәзер иркә хатыннарының көен көйләп гомер итүче ирләрнең хәленә керәм. Гаиләне тәэмин итү үтә зур җаваплылык сорый. Ир белән яшәсәм, мөгаен, бу эштә эшләмәгән булыр идем. Һәр көнне иртәнге дүрттән торып, балаларга ашарга пешереп чыгып китәргә, сәгать 6 тулганчы, эш урынында булырга кирәк. Ә өйгә элегрәк төнге унберсез кайтып керә алмаган чаклар да була иде. Хәзерге вакытта минем норма – алты ярым әйләнеш. Кичке сигезләрдән соң, эшем тәмамлана. Ә мине үрнәккә алып, автобус руле артына утырырга теләүче хатыннар арта бара. Тик бу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Элек троллейбус йөрткән, үзенә бик нык ышанган бер ханым безгә эшкә урнашып караган иде, бер атна эчендә биш-алты юл-транспорт вакыйгасына очрады һәм бөтенесе үз гаебе белән. Эштәгеләр: «сине алга таба да эшләтсәк, безнең бернинди дә страховкабыз җитмәячәк», – дип аңлаткач, үзе китте. Элек ничек троллейбус йөрткән булгандыр инде. Автобуска утырдыңмы, син пассажирларның иминлеге өчен үзеңә алган җаваплылыкны аркаң, хәтта һәр күзәнәгең белән тоя белергә тиеш. Кискен туктарга да, кузгалып китәргә дә ярамый. Хезмәттәшләрем: «Роза, син бездә берәү генә шундый. Юлда граната тоткан маймыллар кирәк түгел», – диләр.

– Ә үзегезне хәзер алай кабул итмиләрме?


– Беренче эшләп киткән вакытта бик сәерсенәләр, җитди кабул итмиләр иде. Хәзер өйрәнделәр. Хатын-кыз, дип, берәүнең дә юл куярга җыенганы юк. Мин алар белән тигез. Юлда барганда гади машина йөртүчеләр һәм пассажирлар әле дә кайсы гаҗәпләнеп, кайсы сокланып карый. Битарафлар сирәк. Ә хезмәттәшләремнең күпчелеген үзем танып белмәсәм дә, алар мине яхшы белә. Кайвакыт, сездән тартырга һәм эчәргә генә өйрәнәсе калды инде, дип көләм. Пассажирлар өчен үзара көрәшеп мәш киләбез. Алдан баручылар арттагыларга көндәшләр турында хәбәр итеп тора. Безгә бит план куелган. Бер әйләнештә кырыклап билет сатарга, йөзләп карточка тикшерергә кирәк.

– Ә хезмәт хакы яшәргә җитәрлекме?


– Утыз мең сум алып эшлим. Эшлим дә банкка илтеп әҗәт түлим. Биш миллионлык әҗәтнең күпчелеге түләнде инде, пенсиягә чыкканчы ничек тә калган өлешен түләп бетерергә иде. Бу – минем өченче АТП. Җитәкчебез Наил Җәмилевич, нинди сорау белән мәрәҗәгать итсәм дә, ярдәмсез калдырмый. Казан мэры Илсур Метшин, авыр хәлебезне аңлап, яшәп торырга ике бүлмәле фатир бирде. Шөкер, тормышымнан канәгать. Аллаһтан әти-әниемә, балаларыма һәм үземә сәламәтлек кенә сорыйм. Кредитка акча алу – зур гөнаһ. Мин бүген шул гөнаһның җәзасын алам.

– Ул әҗәтләр упкынына ничек килеп каптыгыз соң?


– Ирем белән аерылышкач, кредит алып, үз эшемне ачып җибәрдем, әмма ул барып чыкмады, бер кредитны каплар өчен икенчесен, өченчесен алдым. Нәтиҗәдә, кредиторлар фатирсыз, мөлкәтсез калдырды. Түләячәкмен, вакыт бирегез, дидем. Күп акчалы эш эзләп, шулай автобус шоферы булып киттем.

– Гафу итегез, ә ирегез белән Сез ни сәбәпле бергә түгел? Кабат кияүгә чыгарга да уйламыйсызмы?


– Беренче тапкыр кияүгә 20 яшемдә чыктым. Кызыбыз туды, әмма бергә яши алмадык. Аннан Марат белән кавыштык. Ул – эшкуар. Казанда да сәүдә ноктабыз бар иде. Кризис чорына эләгеп, бөлгенлеккә төштек. Казанга күченеп, кеше фатирына кереп тордык. Бергәләшеп, бурычларны түләргә акча эшләдек. Түләп тә бетердек, аерылыштык та. Аңардан соң башка ир белән тормышымны бәйләүне күз алдыма да китермим. Аннан әйбәтрәкне барыбер очратмаячакмын. Хөрмәт итешеп, бик матур яшәдек, ләкин уртак балабыз булмады. Ахыр чиктә, гаилә планлаштыру үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Улым тууын нык тели идем. Миңа ясалма юл белән банктан билгесез ир орлыкларыннан файдаланырга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Каенанам кабул итә алмады. Улына: «Ничек инде син кемнән икәнен дә белмәгән кеше балаларын асрап ятачаксың, үз варисың итәчәксең?!» – дип каршы төште. Ирем улым Кәримгә үз фамилиясен дә бирергә өлгергән иде инде. Ул әнисен бик хөрмәт итә. «Әнинең ризалыгы ул – Аллаһ ризалыгы!» – дип кенә тора. Мин аның бу сыйфатына сокланам, күбрәк шул әнисенә булган олы хөрмәтенә күрә гашыйк булганмындыр да. Маратның әнисе үзе дә җиде баланы ялгызы аякка бастырган батыр хатын-кыз. Аңа бер генә рәнҗешем дә юк. Тик, әнисенең ризалыгын алып, Марат Казанга килсә һәм: «Әйдә!» – дисә, кайтыр идем. Элек уйламаганмын. Барысын да үзем булдырам дигән максимализм көчле булган. Хәзер улымны бакчага йөртәм. Ә ул: «Минем әти кайда?» – дигәч, йөрәк әрни. Ни әйтергә дә белмим. Беркөнне миңа: «Үскәч, сиңа сарай салам. Син минем королева булачаксың», – дип сөендерде әле, аннан: «Син бит, мин үскәч, карт булачаксың!» – дип, кычкырып елап җибәрде. Кызым Венера инде зур, көллияттә өченче курста укый. Минем белән кайчак кондуктор булып рейсларга да чыга. Өйдә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Алар – минем таянычларым, юанычларым. Әле тагын бер кат бала табар идем. 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»