поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.02.2009 Шоу-бизнес

ЛӘЙЛӘ ДӘҮЛӘТОВА РЭП ЯЗАРМЫ?

Мондый кызыклы тәкъдим шагыйрәнең "Шәрык" клубы яшьләре белән очрашуында яңгырады. Клуб Ләйлә Дәүләтова белән очрашуларны традициягә кертеп җибәрмәкче. "Шәрык"нең "Остаханә" проектында "Адәм белән Хәва" программасында геройларына гел сораулар биреп "йөдәтә" торган журналистның үзе­нә дә җавап тотарга туры килде. Сорау биреп утыру күпкә җиңел икән, дип елмайды ул.

Очрашуга килгәннәрнең күпчелеге иҗат белән кызыксынучы студентлар иде. Арада танылып килүче яшь шагыйрьләр, журналистлар да бар. Кичәгә нәшир Илфат Фәйзрахманов, Ләйләнең төркемдәшләре – бүген инде танылган журналистлар Рәфис Җәмдихан, Ләйсирә Фазлыева да килде. Аларның шагыйрәне якыннан белеп, яратып кына төрттерүләре, шаян сораулар бирүе кичәне җанландырып  җибәрде. Хәтта Ләйләнең кайбер серләрен ачарга да мәҗбүр итте.

 

Бактың исә, Дәүләтова чебен үтерергә дә куркучы, тыйнак һәм оялчан гына бер кыз булган. Тышкы кыяфәтенә карап, хәзер дә шулай дияргә була. Ләкин шоу-бизнес өлкәсендә эшләү аны үзгәрткән икән. "Үземдә ныклы рухи көч сизәм, – ди ул. – Мондый булуым бәлки дүрт абый белән үсүемә бәйледер. Әнкәемнең, син дүрт абыеңнан да үҗәтрәк һәм көчлерәк, дип әйткәне бар. Алар барысы да туган җанлы, без бик яхшы дуслар. Әмма шулай да мин абыйлардан куркып торам, һәрвакыт сүзләренә колак салам", – диде Дәүләтова.

 

Миңа Ләйләнең туганнары белән сөйләшкәнен ишетергә туры килгәне бар. Алардагы әти-әнигә мөнәсәбәт, балаларның бер-берсенә булган хөрмәт, ихтирам белән сөйләшү мине гел сокландыра.

 

Шагыйрә, үзен гайбәтләр әллә ни куркытмый, диде. Миңа начарлык эшлим дип яхшылык эшлиләр. Чөнки нинди генә гайбәт булса да, ул кешене популярлаштыра. Хәтта кайберәүләр моны махсус эшли. Минем якыннарым, туганнарым нинди икәнлегемне белә һәм шул килеш яраталар. Миңа шул җитә. Бары ике нәрсәдән куркам: Ходайдан һәм әниемне рәнҗетүдән, ди шагыйрә.

 

Очрашуга килгәннәр Ләйләнең тормышта ихлас кеше икәнен сизеп алды. Кешегә дөресен, турысын әйтергә ярата ул. Үзенә карата да шуны таләп итә. Тәнкыйтьләргә теләсәләр, күземә карап әйтсеннәр. Алдымда елмаеп, артта сөйләнеп калучыларны яратмыйм, ди Дәүләтова. Ә аяк чалырга теләүчеләр шактый күп. "Чынлыкта миңа алар барысы да бәхетсез кебек тоела. Күңел тарлыгы бәхетле булырга ирек бирми аларга", – ди Ләйлә.

 

Бер карасаң, ул мәңгелек двигатель кебек, һич тә ару-талуны белми. Шигырьләр яза, "Адәм белән Хәва" тапшыруын әзерли, концертлар оештыра... "Иҗади кризисларың булмыймы, каян көч аласың", – дигән сорауга ул: "Бар энергияне мәхәббәт бирә, шигырьне тирән хис кичергән очракта гына язып була", – дип җавап бирде. Үзе дә мәхәббәт утында янган кешеләргә каты бәрелмәскә тырыша.

 

Ике сәгатьтән артык барган очрашуда сөйләшелмәгән тема калмады бугай. Балачак, иҗади планнар, тимераякта, чаңгыда шуу, ошатып йөргән кешеләре, сәнгать... Яшьләр Ләйләнең өзеп алынган чәчәкләр яратмавын да белде. Элегрәк, Дәүләтованы ошатып йөрүче бер егет бу хакта белгәч, 8 Март бәйрәменә нәрсә бүләк итәргә белмичә аптырап, урындыклар күтәреп килгән...

 

Шагыйрәнең иҗатын яратучылар җыелганга күрә, әңгәмә бик җылы рухта, җанлы узды. Яшьләр бер кочак позитив алды. Очрашуга килгән яшь журналист Ләйсән Фәйзуллина: "Ләйлә Дәүләтова амбициоз, максатына ирешә белә. Андый шәхесләр белән очрашуларны калдырмаска тырышам, чөнки күп нәрсәгә өйрәнергә була", – диде. Алдынгы татар яшьләре "Шәрык клубы" өчен яна гимн язарга һәм рэп стилендә дә иҗат итеп карарга тәкъдим итте. Рэп кызыклы, әмма минем стиль түгел дисә дә, алдан хәл итеп куймыйк әле. Тормышта ни булмас? Ә хәзергә Ләйлә Дәүләтова сайлаулар көнендә булачак концертына әзерләнә. Кунак ашы – кара-каршы – шагыйрә "Шәрык" яшьләрен үз концертына чакырды.

 

Гөлнар ГЫЙЛЬФАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 34 | 25.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы