• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

06.03.2014 Җәмгыять

Мирфатыйх Зәкиев могҗизасы

85 яшьлек кешенең көн саен эшкә килүен һәм бер вакытта да авырып эш калдырмавын бүгенге көндә могҗизага тиңләргә була. Күренекле галим – филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев тә – шундый гаҗәеп кеше.

Ул әле дә егетләр кебек: көн дә эшкә бара, фән өлкәсендә кайный, ел саен китап чыгара, басылган хезмәтләре дә бер меңнән арткан инде. Аңа 50 яшендә инфаркт була язган, табиблар, мондый авыру белән озак тормыйлар, үләләр, дигәннәр. Менә шундый кешенең сау-сәламәт булуы, әлбәттә, соклану уята. «Мирфатыйх Зәкиев мондый сынауны ничек җиңеп чыга алган, сере нәрсәдә икән?» – диярсез. Моны без аның үзеннән сорадык – әлеге уникаль кеше белән очрашып, сәламәт булуның серләрен ачыкладык.

«Көн саен 30 минут йога күнегүләрен яса»

Мирфатыйх абыйны без, билгеле инде, эш урынында эзләп таптык. «Сәламәтлегеңне чын-чынлап кайгырта башлау өчен, зур ихтыяр көче һәм бер этәргеч, бер сигнал кирәк, – дип башлады ул сүзен. – Ә минем тормышта андый сигнал булды – миңа аздан гына инфаркт булмый калды. Ул вакытта кардиолог, медицина фәннәре докторы Л.М.Рахлин исемле профессор исән иде. Ул мине карады да: «Синең авыруың белән, кешеләр озак яшәми. Кеше йөри-йөри дә үлеп китә. Яшисең килсә, йога күнегүләрен өйрәнеп, шуларны яса», – дип киңәш итте. Һәм миңа шул сүз җитте, шунда ук эшкә тотындым. Шифаханәдә дәваланганда, институттан (ул вакытта мин пединститутта ректор идем), йога буенча нинди китаплар бар – барысын да китерттем һәм укып чыктым. Шуннан әкренләп хәрәкәтләрне өйрәнә башладым. Бер дә җиңел эш түгел ул, чөнки дөрес итеп сулыш ала белергә һәм чыгарырга, организмдагы барлык мускулларны да хәрәкәткә китерергә өйрәнергә кирәк. Барлык күнегүләрне дә үземнең тырышлык белән генә өйрәнеп бетерә алмадым, билгеле. Шифаханәдән чыккач, йога осталары белән киңәшләштем». Мирфатыйх абый аңлатуынча, күнегүләрне ясаганда, баш миең белән бөтен җиреңне хәрәкәткә китерергә һәм канны кая таба җибәрү турында уйларга кирәк, ягъни баш мие һәр органны эшләтеп торырга тиеш.

«Көн дә өч минут башта торам»


Мирфатыйх абый, менә инде 35 ел, бер көн дә калдырмыйча, иртән 45 минут буе йога күнегүләрен ясый. Ә иң ахырдан исә өч минут башта тора. Бу вакытта баш миенә кан яхшырак бара һәм баш миенең бөтен үзәкләре дә эшли. «Әлеге күнегүне өйрәнү җиңел генә бирелми, әмма ул мөмкин эш. Хәзер инде мин идәннең теләсә кайсы җирендә башта басып тора алам», – ди ул. Күнегүләрне көн саен эшләү мөһим, чөнки әгәр дә аларны әллә нигә бер генә ясыйсың икән, нәтиҗәсе булмый. Мирфатыйх абыйга иярүчеләр дә күп булган, әмма күбесенең һәркөнне күнегүләр эшләргә ихтыяр көче генә җитмәгән.

Мирфатыйх абый, олы яшьтә булуына карамастан, гармунда да өздереп уйный. Бу шулай ук сәламәтлек өчен бик файдалы. «Минем шулай гармунда уйнаганымны күреп, республиканың баш кардиологы – профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Альберт Сәрвәр улы Галявич бу шөгылемне ташламаска киңәш итте, чөнки кешенең һәр бармагы баш миенең билгеле бер үзәге белән бәйләнгән. Гармунда уйнаганда, берәр бармак ялгышса, баш миенең кайсыдыр бер үзәге бозыла башлаган дигән сүз. Мин хәзерге вакытта да гармунда уйныйм әле, димәк, баш мие дә тәртиптә», – ди галим.

Азрак ашарга, күбрәк йөрергә


Туклануга килгәндә, Мирфатыйх Зәкиев: «Ашауга беркайчан да исем китмәде, һәрвакыт азрак ашарга тырыштым, – диде. – Хәзер дә йога ясаган кешеләргә азрак ашарга кушалар. Теләгән ризыгымны ашыйм, әмма аз-азлап кына». Сәламәт булуның тагын бер кагыйдәсе – начар гадәтләр (мәсәлән, спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту) булмау. Аннары гел хәрәкәттә булу мөһим. Мирфатыйх абый да күп вакытта җәяү йөрергә тырыша.

Һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында. Әгәр дә тырышсаң һәм зур көч куйсаң, авырлыклар алдында югалып калмасаң, күп авыруларны җиңеп була...

Мирфатыйх абый йөрәккә массаж ясауның бер ысулын өйрәтте.

Ул эчне әйләндерүдән гыйбарәт. Аны 50 мәртәбә өстән аска, 50 тапкыр астан өскә әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегү йөрәккә һәм үпкәгә массаж булып тора.

Бу – кызык!

Башта тору, ягъни икенче төрле ширшасана йогада иң нәтиҗәле позаларның берсе булып тора, әмма аны дөрес эшли белергә кирәк. Бу күнегү, белешмәлекләрдә язылганча, яшәртү сәләтенә ия. Аның төп терапевтик тәэсире – баш миенә кан ага һәм бу аның эшчәнлегенә, бит тиресенә, башка уңай тәэсир ясый. Әмма ул шактый катлаулы күнегү һәм аны өйрәнү өчен вакыт таләп ителә. Йоганың әлеге позасы күп авырулардан дәва. Мәсәлән, ул баш, күз, бавыр, тамак һәм тагын бик күп авырулардан ярдәмгә килә. Әмма аны бөтен кешегә дә, мәсәлән, кан басымы бик югары яки, киресенчә, түбән булган кешеләргә эшләргә ярамый, шуңа күрә, иң элек табиб белән киңәшләшү мөһим.
 


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№82 (872191) / 22.03.2014 21:09:14

Мирфатыйх агага сәламәтлек телим. Исән-сау гына яшәгез!

№81 (871533) / 14.03.2014 20:40:28

Мирфатыйх ага, ял итегез инде. Әнә яшьләр эшләсен.

№80 (871525) / 14.03.2014 19:41:00

Раниф, яз бит ... яз. Яз узенекен итэ.

№79 (871520) / 14.03.2014 17:59:52

Хахахаха)))

бу бит тиешле логик ахырына җитте)))Минем гаиләнең киләчәген фаразлауга))))))

Юк, килен белән бергә яшәмәячәкмен.Коллык заманында торак булдырулар бик проблем заманнарда гына бергә яшәгәннәр.

№78 (871506) / 14.03.2014 14:54:47

Иркә пенсия оформит итеп йөри идем дигән иде бит әле, бәлки пенсияга чыккандыр. Иркә малае өчен кайгырмагыз, өйләнгәч квартира "снимат" итеп яшәрләр. Хәзерге яшләрнең бөтенесе диярлек шулай эшли, кайнана белән яшәп интекмиләр. Иркә әлбәттә анда да барып өйрәтеп йөрергә моҗет, ну килен үзенә охшаса, бик узындырмас.

№77 (871502) / 14.03.2014 14:26:37

әй,, әле малае өйләнмәгән,хәзергә малае белә яшәп торачак. ә менә килен килгәәәч....мәхшәр башланачак.

№76 (871496) / 14.03.2014 11:42:11

әйткәннәр иде иркәне себердән куып кайтарганнар дип, дорестер инде курәмсен. Болай булгач квартирасы малаена калыр, ә узе кайда яшәр икән?

№75 (871493) / 14.03.2014 11:19:21

хай бу иркә дигәннәре,себердә җыйган акчасын монда типтереп,туздырып бетерә ахрысы,эшләми кампитер артында утырып.
себердә эшләгәнгә түлиләр! Казанда эшләмәсә дә иркәгә түлиләр ахрысы.

№74 (871489) / 14.03.2014 11:06:40

Иркә, узен очен кызара белмэгэн килеш, башкалар очен ничек кызарасын?

№73 (871485) / 14.03.2014 10:49:59

Быдло һәр милләттә дә бар.. Кайда күбрәк, кайда азрак.Тоталитар һәм авторитар режимнар шул быдлолар хисабына яши.

№70, хәтәбе шул стиль, алайса башкалар каршында кызарып утырасың сезнең кебекләр өчен.Сез кызара белмәгәнгә...

Кычытмый, күренми...

№72 (871480) / 14.03.2014 09:12:19

Гомумән, мин монда бушка!!!! )))))))
Ай-яй-яй-яй!!!!
Ай рэхмэт инде, без фэкыйрьлэренэ шундый монэсэбэттэ булуына,рэхим-шэфкатеннэн ташламавына!!!!


Аркан кычытмыймы эле?????
Канатлар куренмиме артында?

Бердәнбер кайгырганым татарларны мөртәт итеп кенә күрмәүләре.)))))
Башта татар,миллэттэшлэрен быдло дип санаудан туктасын. Аннан башка миллэтлэр дэ,узгэртер карашны.

№71 (871476) / 14.03.2014 08:47:01

№70, үзеңнән берни дә өстәмә яме.Урынына утырдылар барысы))))Просто бездә кеше яхшы булуны йомшаклык яки дураклык дип саный. Койрыкларын вакытында кистем.Шәһәрләнгәч))) Авылча чакта түзә идем.Минем яшҗ чактагы ялгышым шул булды.

Мин дә алар турында докладываться могу бит))) Вот и доложилась. Киресечә, руководство яшьләрне килеп эшләргә өйрәтеп китте.

Болай мин берни дә җитәкләргә җыенмыйм. Пенсиягә җыенам.


"Үзенэ нинди монэсэбэт булырга тиеш,дип уйлыйсын?"

Гомумән, мин монда бушка!!!! үземнең персонамны толкать итеп утырмавым аңлашыла булса кирәк. Димәк, миңа сезнең мөнәсәбәт, дөресен әйткәндә пофиг!!! Ибдәш !!!!!!

Эш шунда ки, татар телле интернет бар, башкалардан ким түгелен күрсәтү өчен бәхәсләр адекват, ягъни кагыйдәләр буенча барырга тиеш. Кагыйдәләр язылган. Законга килсәк, кеше шәхесен мыскылламау.

Болай ниндидер ымлыклар ния язганы мине совсем не колышит. Бердәнбер кайгырганым татарларны мөртәт итеп кенә күрмәүләре.

Тагын бер кабалыйм элегрәк язганны.

Суогутта ак киемдә йөрүчеләр юк никтер, без коллегам белән эштән кайтып киләбез. Ак киемнәр белән. Ни өчен кием дип язам, кара киемдә булсак, аерылып тормаган булыр идек.Кулына пиво тоткан 30-35 яшьләрдәге ир-ат безнең яннан узганда:"Я -русский!" -ди. Коллегам, Чистай мишәре:"Мы - татарки!" - диде. Аннан мин дә өстәп куйдым:"Хуже нас только незваный гость!" -дип.

№70 (871473) / 14.03.2014 08:24:24

Тупаслыкка килгәндә клин-клином инде ул. Против хамства нет лекарств.Эштә дә хамнарга хамить итәргә туры килә. Сознательно.Минем янга бүтән килмәсен өчен.Чөнки андыйлар нормальләр белән эшләргә комачаулыйлар. Соңгы арада яшь коллектив белән эшлим әле. Алар минем турыда руководствога докладываться итеп тә йөрделәр)))))0
узенне тасвирладын да бирден!
Гадэттэ,ин алдан син кычкыра башлыйсын,мыскыллыйлар,-дип! Узенэ нинди монэсэбэт булырга тиеш,дип уйлыйсын?

Яшьлэр белэн эшли белмэвен,житэкче ролендэ була алмавынны курсэтэ.
Хэер,алар да бэлки гыйбатлардыр инде.
Шэхэр кешесе очен авыр инде андый яшьлэр!

№69 (871471) / 14.03.2014 08:15:14

№68 мин сезнең кем икәнегезне чамалыйм)))Рәхмәт, мин сез әйткәннәрнең барысы белән килешәм.Ул чыннан да шулай.Ашыгып язуның сәбәбе ике.Әлбәттә, күп очракта күптән әзер әйтер сүзләр бар.Әмма миңа монда күп очтакта адекват булмаган бәхәс ( ягъни кагыйдәләре булмаган) алып барырга туры килә,шунлыктан нинди формада һәм нинди җавап кайтарыга кирәк соравы килә башка.Берәр минут уйлаганнан соң формат табыла. Әгәр мин аны тиз-тиз язмасын, икенче минутка кабатлый алмыйм.Онытыла.Аннан аны редактировать итәргә вакыт юк та юк инде. Эшсез пенсионерлар, яки хөкүмәт органнарына эшкә йөрүчеләр эшсез дип уйласа да, бу ара эштә шулхәтле перегруз ( эш вакыты озынлыгы буенча), җәйгә хәтле ничек түзәргә дип йөрим. Котып та практически курортта эшләгән кебек, хезмәт хакы да ике тапкыр артык.
Җәйгә бу эшемне ташлап, икенче форматка күчәргә дип уйлап йөрим.Менә шуннан соң әйткән кимчелекләр бетәр дип уйлыйм.Әлегә кимчелек турында уйлап язылмый.

Тупаслыкка килгәндә клин-клином инде ул. Против хамства нет лекарств.Эштә дә хамнарга хамить итәргә туры килә. Сознательно.Минем янга бүтән килмәсен өчен.Чөнки андыйлар нормальләр белән эшләргә комачаулыйлар. Соңгы арада яшь коллектив белән эшлим әле. Алар минем турыда руководствога докладываться итеп тә йөрделәр)))Тик руководство белә, Ф.Н булган җирдә выручка өскә менгәнен.

№68 (871466) / 14.03.2014 01:19:12

- иркәдән.

№50дәге язуың үткен телле, үтемле. Әзрәк ашыгуыңны һәм әз-мәз хәреф хаталарын исәпкә алмаганда. Соңрак язганнарыңда тәэсирләнүең аркасында әчелек һәм тупасрак язуың сизелә.

Һәрвакытта да ашыкмаска киңәш итәм!

Ибн Сәбил.

№67 (871374) / 12.03.2014 22:11:18

Алдан берни дә әйтеп булмый. Шикләнсәң, эшләмәвең хәерлерәк, чөнки шик-шөбһә, подсознаниегә тәэсир итә һәм, ышанычны җимереп, шикләнгәннәрең реаль нигездә калкып чыгарга мөмкин. Мин менә бернәрсәдән дә шикләнмим, курыкмыйм, суеверие-ырымнарга ышанмыйм: 20 кара мәче кисеп чыкса да, юлымны дәвам итәм, онытылган әйберемне дә курыкмыйча кире кереп алам. Шөкер, юлым барыбер уңа.
Тәвәккәлләп тотынасың икән, организмга көч китерергә түгел, аздан башлап күпкә, әкреннән тизгә таба җайлап кына ияләштерәсе. Организмны тыңларга өйрәнергә кирәк, ул үзе әйтә. Әгәр кыенлыклар сизсәң,туктап, күнегүләрне башка вакытка күчерергә була.

№66 (871312) / 11.03.2014 18:09:01

Әйе, ташларым кузгалмас микән соң? Каш ясыйм дип, күз чыгармаска иде...

№65 (871310) / 11.03.2014 18:02:34

Кытай кызы,
Афәрин, җавабың күңелемә сары май булып ягылды. Уйланыр өчен сиңа 90 нчы елларда язылган бер шигыремне бүләк итәм:

КИЛӘЧӘК БУЫННАР АВАЗЫ
Ашкынулы сабырсыздан
Гомердә көнләшмәбез;
Без – бердәм, рәсми фиркагә
Әлегә берләшмәбез.

Аллаһыбыз хозурында
Бәндә ялгыз һәрвакыт;
Хак Тәгалә бирер әмер,
Килер ул – безнең вакыт.

Иҗтиһат кыл сабырлыкта,
Кырыкка берне ярып;
Бәлки без тумаганбыз да –
Эзләмә һич шәм алып.

Иман нуры белән һәрчак
Яктырт фани дөньяны;
Бәлки син дә безнекедер –
Кем дә булса бит тергезер
Төзелмәгән фиркане!

№64 (871295) / 11.03.2014 15:14:19

Минем беркем алдында да бурычым юк.
Күпме түлиләр, шунлык эшлим.))))
Алай булганда, беркемнән берни дә таләп итә алмыйсың.
Чөнки үзең дә көн уздырып йөрүче.
Укытучыдан,автобус йөртүчедән шул сүзләрне ишетсәң,берәүне дә гаепләмә.
Татар теле грамматикасы башкалар аңларлык (шул исәптән урыслар) итеп эшләнелмәгәнгә мин кемне гаеплим???))))
Кемгә кирәк шул аңлый. Урыска гомергә дә кирәк буласы юк.

.Зәкиевызгызны сез бизисез!!Бусы нинди суз тагын?).
Сэламэтлек саклау министрын син бизисенме?

Мондый җавапларың,эшеңә мөнәсәбәтең белән элегә, бизисең!Истинное лицо,- күпме түлиләр,шулай эшлим))))
Кайдадыр манчырга да өйрәнгәнсең, абзар артыннан киткәнсең икән шул!

№63 (871292) / 11.03.2014 14:38:23

Күзәт, дошманнарым артыр дип уйламыйм, нәрсә укыганым, белгәнем турында берәүгә дә отчет бирмим, барысы да үз башымда саклана. Толтекларны өйрәнүем турында да бары тик кызым гына белә, чөнки ул китапны интернеттан "скачивать" итеп бирә. Мондагыларның "ашап ыргыту"ына исем китми, теләсә нәрсә дисеннәр, бер җирем дә селкенми, минем кем икәнне монда белүче юк диярлек.

№62 (871287) / 11.03.2014 13:47:36

ӘЙЕ дус, зур рәхмәт! Тырышып карыйм әле.

№61 (871281) / 11.03.2014 09:55:06

Кытай кызы,
Бу юнәлештә нык алга китә башласаң, синең дошманнарың да бермә-бер артачак. Шимбә әкиятләрен хакыйкать дип кабул итеп, искелеккә ябышып ятучылар бездә буа буарлык. Әле ничек мондагы "ЖСС халкы" (аббревиатура урысныкы - жрать+срать+спать) сине "ашап ыргытмый" - шуңа аптырыйм.

№60 (871274) / 11.03.2014 07:31:43

"борынгылар акылын" өйрәнә башладым.)))

по прабилнему пути идеш,Кытай кызы,

№59 (871273) / 11.03.2014 01:22:32

Иркә, синен эшлэудэ ялкауларча икэн, менэ мина купме эшлим, шул хэтле тулилэр

№58 (871270) / 11.03.2014 00:35:45

"...сезнең псарня тут как тут."
Иркә, псарняга нинди җанвар кергәнен язмагансың. Полный ход эт оясын туздырырга маташкан җанвар этләрдән куркынычрак түгел микән?

№57 (871269) / 11.03.2014 00:21:07

Сорау, Мирфатыйх ага янына бар. Ул өйрәтер. Танец җивота биюче кызлар да өйрәтер. Тырышсаң өйрәнергә була. Эчне кабартасың, кысасың. Шулай өстән аска таба плавно әйләндергәндәге хәрәкәтне ясыйсың. Читтән карап торган кешегә ул әйләндергән кебек күренә. Киресенчә эшләгәндә кысасың кабартасың, ләкин астан өскә таба әйләндергән хәрәкәт ясарга кирәк.

№56 (871267) / 10.03.2014 22:29:34

Минем беркем алдында да бурычым юк.
Күпме түлиләр, шунлык эшлим.

Татар теле грамматикасы башкалар аңларлык (шул исәптән урыслар) итеп эшләнелмәгәнгә мин кемне гаеплим???Анда ИЯЛИ дигән институт, татфак утыра үзенең прафиссырлары белән утыра, аз булмаган бюджет белән.

Аннан чыккан белгечләрнең лексиконы шул өрү, мич башы, аңгыра, надан, ахмак, ләң-ләң бит...

Мин бары №44 кә үз җавабымны бирдем.

44 кә хәтле миннән ләм-мим сүз юк. 44кә кадәр нинди тозсыз сүзләр язылган булса, 45 тән соң исә сезнең өчен гадәти стиль. Абзар стиле!

Һәм бу сезнең Зәкиевны бик бизи...Зәкиевызгызны сез бизисез!!! Минем тарафтан предположение ясалды һәм сезнең псарня тут как тут.

Татфак эчендә яраган стиль публично сөйләшүгә бата дип уйласагыз, бик ялгышасыз...Сез Иркә манчыйм дип уйлап,
инде кабат-кабат үзегезнең йөзегезне ачасыз.

№55 (871265) / 10.03.2014 21:28:00

Җәмәгать, өйрәтегез әле соң берәрегез шул эч әйләндерү дигән нәмәрсәне. Чынлап сорыйм.

№54 (871263) / 10.03.2014 21:15:29

Медицина проблемалары минем өчен актуаль түгел))))))
Бу синең һөнәри бурычың түгел алайса?
Нигә филология өлкәсе белән бәйләмәдең гомереңне,файдаң күбрәк булыр иде!
Дәүләт телен безнең өскә телчеләр салдымы?
Медицина хәлләрен мин медицина министры булгач тәлап итәрсең, яме!!!)))))
Нигә телчеләрдән нидер таләп итәргә?
Әллә алар министырлармы?
Җавапларыңда бернинди логика юк,бары җавапсыз калмас өчен генә язылган! Бары- бла-бла-бла!

Ә Зәкиев кебекләргә өреп калуың,синең үтә дә тәрбиясез булуыңны күрсәтә!
Җитмәсә яшең дә шактый бит әле!

№53 (871243) / 10.03.2014 15:54:25

Күзәт, Урысларда китапларда "тонна лжи, грамм истины" дигән сүз бар. Китап укыганда менә шул "грамм истины"ны аерып алырга кирәк инде. Левашов китапларында ялган күп булса да, чын дөреслек тә бар. Хәзер, син язганча, "борынгылар акылын" өйрәнә башладым. Толтеклар турында укыйм.

№52 (871242) / 10.03.2014 15:43:34

Ләңләң сезнең стиль, сезгә бик килешә.

Әйтеп бетермәгән өлеше бар иде, әйтим инде алайса.

Медицина проблемалары минем өчен актуаль түгел. Сәләмәтләгем әйбәт, Аллага шөкер.
Дөрес тукланам, физик яктан активлыкны саклыйм.Рухым да какшаганы юк әле, чөнки үз-үзем белән гармониядә яшим һәм сезгә дә шуны теләп калам. Шул очракта сез дә хайван лексикасыннан адекват кешеләрчә лексикага күчәрсез.

№51 (871240) / 10.03.2014 15:30:35

Һәр үткәнгә өреп утыручы ханым юкка нервыланмагыз, хэт бәйрәм коннәрендә булса да сәламәтлегегене саклагыз.

№50 (871237) / 10.03.2014 15:05:22

Татар телен телчеләрнең үзенә генә калдырганга татар теле шул хәлгә төште.

Кайда синдә логика????Алла артлы??

Гаиләдә гаилә теле, дәүләттә дәүләт теле була!!!

Миңа табиплык белән генә шөгылҗләнергә кушасың, телне калдыр дисең, и здрасьте, аннан өстәп куясың, гаиләэдә дәүләт теле булдыр....

Дәүләт телен минем өскә салганга телчеләрнең кирәге юк та инде аның...

Медицина хәлләрен мин медицина министры булгач тәлап итәрсең, яме!!!


Мин үземне дулкынландырган темага язам, һәм нинди темага язарга яки язмаска икәннен!!! шөкер синнән сорамыйм!!!!

"Ни өчен бу илдә, табиплар гына яхшы яшәргә тиешләр? " Менә монысы да миңа түгел! Хөкүмәт вәкилләренә бир соравыңны?????





№49 (871233) / 10.03.2014 13:17:39

Бу биттә язучылар ул тәрбияләгән кешеләр кебек тоела...

Ничектер татафаклардан чыканнарның иң текәләре бушбугаз, мич башы дип сөйләшәләр. Монысы гадәтиләредер дип уйлыйм.))))))))
Иркәм җаныем, бәлки мондагылар бушбугаздыр, тик син дә гел кирәклесен генә сөйләп утырмыйсың !

http://matbugat.ru/news/?id=9311

http://matbugat.ru/news/?id=9326

http://matbugat.ru/news/?id=9307

Менә,күрсәтелгән сылтамаларда нигәдер синең исем күренми,бер дә. Югыйсә,югары белемле табибә үз белгечлеге буенча,шушы битләрдә күренеп,фикерен җиткерергә тиештер кебек.


Калдыр, ул татар теле темасын.Син башта аны үз гаиләңдә дәүләт теле яса. Аннан,башкаларга да киңэшләрең ярап куяр.

Билләрен ачып йореп бала таба алмаган хатыннар турында сөйләдең. Ә үз эшләрен башкара алмаган,яки башкарырга теләмәгән кендек әбиләре турында ни уйлыйсыз?
Сәбәпләре,чынлап та табипларның кечкенэ хезмәт хакындамы? Ни өчен бу илдә, табиплар гына яхшы яшәргә тиешләр? Соңгы арада Минзәләдә,Чистайда, Апаста бала табу йортларында булган вакыйгалар уңаеннан нигәдер авыз да,ачмыйсыз.

Ә бит бу тема,М.Зәкиев темасыннан катлаулырак.

Ә тел темасын, телчеләрнең үзләренә калдырыйк. Табип беренче чиратта,төп эше белән шөгылләнергә тиеш.

№48 (871232) / 10.03.2014 13:06:34

Кытай кызы,
син инде шимбә әкиятләре ялганыннан арынып, чын эзотерик Исламга (шимбәләр фетнәсе башланганга кадәр үк булган беренчел дингә) үзлегеңнән күчеп барасың шикелле. Шулай да, левашоваларның яңа ялганына берүк ябыша күрмә. Кешелекнең борынгы аңы кабат ачыла барган бу чорда алар адәм баласын яңадан адаштырырга чамалыйлар. Мөстәкыйль фикер йөрт һәрвакыт, ялгышсаң да - үзеңнеке, шуңа күрә төзәтүе җиңелрәк булыр.

№47 (871229) / 10.03.2014 12:20:35

№48, син Украинадагы кебек мәйданга чыгып әле!!!Сине танклар белән изеп китәчәкләр. Россиядә кемнәр алайса????

Украинада исә чыгып була. Мәйдандагы провокаторларның кем һәм нинди НЦ икәнен белми.

Бөтен сыр-бор кайдан килеп чыкканын килеп Татарстан мич башын калдырып, яллагач бизнес класс самолетларда Кырымга барып кайтучыларга өчен язам. //Уренгойга вонючий пассажир поезды йөри, Уренгой вокзалы туалеты Сабада 40 ел элек балалар интернатыныкы кебек. Сурәтләп кәефегезне төшермим. "Ямал" дигән комфортабель поездга билет мәскәүлеләргә генә сатыла.//

Гадәти украинлыларның Европага барып эшлиселәре килә. Януко Россиягә сатылып украинлыларны шуннан мәхрүм итте. Әлбәттә, Европада кочак җәеп каршыламасларын алар яхшы аңлый, әмма бу аларга киләчәккә, балаларына кеше төсле тормыш оештыра алуларына өмет бирә. Чөнки Россия шартларыннан да начар шартлар Европада берничек тә була алмый. Евросоюзга омтылып, алар анда тормышларын европа стандартларынча көйләргә омтылалар. Ә Россиядәге кешеләрне өметсезлек, сугышлар, кемгәдер бушка бил бөгү яки потерянный-затерянный булып калу перспективасы гына көтә.

№46 (871227) / 10.03.2014 11:58:33

Иркә, бутама.
котыпта - ХОХОЛлар!!!
ә Ураинада - укранцлар!

№45 (871222) / 10.03.2014 09:38:18

ТВны кабызмаганга ярты ел...Утыра такта стена ягына карап....
Мич башында ятканым юк, мич башы дип сөйләнүчеләрдән аермалы буларак, украинлылар белән котып тулган. Ярты ел гомеремне котып янында уздырдым.

Так что вот не надо...

№44 (871218) / 10.03.2014 08:47:55

Иркә,син үзең кайдан язасың?
бар белгәнең ТВдан карап "акыл" сатуда. син дә мич башында ятасың.

украинада йөреп кайтып язсаң икән. син ниең белән аерыласың монда язган әби-бабайлардан?
син хыялыңны чын дип язуың белән аерылсаң гына...

болгатма иркә болгатма,болай да күңел болгана!! Мирфатыйх ага не заслуҗил синдәйләрнең пырдымсыз язмаларын.
мин татҗур түгел. өлкәннәрне ихтирам итә белергә кирәк. чүтеки ул сиңа караганда бер ничә буханка ипине күбрәк ашаган.

оятсызланмагыз иркәләр!!!

№43 (871214) / 10.03.2014 08:17:31

Бу биттә язучылар ул тәрбияләгән кешеләр кебек тоела...

Ничектер татафаклардан чыканнарның иң текәләре бушбугаз, мич башы дип сөйләшәләр. Монысы гадәтиләредер дип уйлыйм.

№42 (871210) / 10.03.2014 08:06:09

татар халкының "славный" балалары,иләс миләс нәрсәләр язалар.
Мирфатыйх абый зыялы галим кеше.әз булса да ихтирамлы була белергә кирәктер югыйсә.
татарда гасырлардан килгән олыларга хөрмәт,олыларны олылау юкка чыгып бара. менә шушы татархалкының халык буларак юкка чыга баруын күрсәтә.

Ауууу, 3 МИНУТ, 5 минууууут 5 минут, Минем төшем, Тош юрыйм, ВӘТ,ләр татар халкын алга алып баручылар,татарның ана телен саклаучылардан түгелләр....

олыларга гына түгел,үз ата-аналарына ихтирам юк. үстергән,укыткан ата-аналарыннан оялучы кешеләр болар...

Тфүүү...

№41 (871194) / 09.03.2014 21:26:29

Жэннэттэ булсан,кире кайтып тормас иден эле!
Предбанникта булгансындыр.

Бер бик телэгэн хыялын тормышка ашмый калыр.Лэкин ул хыял урынына яна нэрсэ табачаксын. Хэм ул кунеленэ канэгатьлек алып килер.

№40 (871192) / 09.03.2014 21:10:03

Гәҗәеп кызык:
Төшем дә бик текә ярдан егылып төштем. АНың биеклеге 100 катлы йорт хәтле кебек иде. Төшеп җитсәм,анда очсыз-крыйсыз матур алан.Уртада бер зур булмаган инеш сыман елга ага. Аланда хисапсыз вак чәчәкләр үсеп утра.Анда-монда кешеләр йөри,ләкин алар бер-берсен белмиләр һәм үз-ара сөйләшмичә тик йөреп торалар. СИрәк кенә авыл мунчасы сыман
йөләр күренеп китә. АНдагы рәхәтлекне сүз белән һичтә аңлатып булмый. Башта бик кайгырган идем,моннан ничек кайтырмын диеп,рәхәтлекне тоя башлагач мәңге кайтмыйм дип зүс бирдем.
Төшемне бер абыстайга сөйләдем.Ул миңа җәннәтә булып кайткансы бит диде.
СЕз ни әйтерсез ?

№39 (871190) / 09.03.2014 20:51:30

Э син аякта да тора алмыйсындыр эле!
Бигрэк тэ анын яшенэ житкэндэ!

№38 (871186) / 09.03.2014 20:07:58

Ну,жэ урнашып беттегезме?
Кайсы катламга,кайсыларыгыз урнашты?
Хэбэр бирегез!

№37 (871124) / 09.03.2014 08:56:13

"...туры юл шулдыр,Раббебез кунеллэребезгэ салган."
Фәлсәфә куертып тормыйча гына, бу сүзләрнең иң дөрес һәм иң кыска җавап икәнен танырга мәҗбүрмен.

№36 (871122) / 09.03.2014 08:52:40

шундый заманнар житте,динебез сатыла,имансызлар,мулла киемендэ,нэрсэ котэсез7 Аллах ачуынмы? бу доньянын шайтан биргэн рахэтлэренме?

№35 (871119) / 09.03.2014 08:45:43

шундый заманнар житте,мэчетлэрдэ шайтан узе намаз укый.

№34 (871116) / 09.03.2014 08:40:30

Бигрәк тә, ябрәй, урыс руханиларыныкы кебек, ямсез, озын сакаллылардан сак булыгыз. Алар, мөселман булып кыланып сөйләргә өйрәнсәләр дә, тышкы кыяфәтләрен мөселманча итүдән курыккан иблис ялчылары. Мөселман чиста кием кия, сакалы учка тоткач, аннан чыкмый, матурлап киселгән була.

№33 (871113) / 09.03.2014 08:33:13

шайтан оясыннанн чыкты момъминнэр сак булыгыз.

№32 (871110) / 09.03.2014 08:29:26

Моъминнэр туры юлны муллалардан эзлэмэгез,чонки туры юл сатылган,муллалар тарафыннан,туры юл шулдыр,Раббебез кунеллэребезгэ салган.

№31 (871109) / 09.03.2014 08:22:14

АЛЛАХТАН газап котмэгез,кыямэтне якынайтырга тырышмагыз,ышанучылар хэм кафирлэр сак булыгыз

№30 (871106) / 09.03.2014 08:18:40

Ляяя иляха илляАллах.

№29 (871075) / 08.03.2014 18:42:52

Кешенең үлгән моментында җаны тәненнән чыгып, рухи үсешенә карап астраль яки менталь доньяга күчә. Күп гөнаһлар җыйган икән, аның җаны югары күтәрелә алмый, түбән астралга(тәмугка) төшә. Нык үсеш алган, чиста рухлы җаннар югарыга, менталь доньяга(оҗмахка)күтәреләләр. Димәк, кешенең үлгәннән соң кайда булуы бу доньяда ничек яшәвенә бәйле.

№28 (871073) / 08.03.2014 18:41:11
№27 (871072) / 08.03.2014 18:14:37

Период существования человека после смерти и до последующего воскрешения проходит в могиле, куда душа возвращается после захоронения тела. Тело человека разлагается, смешивается с землей, а душа, отделенная от тела, не умирает. Пророк, мир Ему, сказал: «Когда похоронят мертвого человека, то подходят к нему два ангела черно-синего цвета. Одного зовут Мункар, а второго Накир. Ангелы спрашивают умершего: «Что ты говорил об этом человеке, о Мухаммаде?» Умерший скажет то, что говорил на этом свете. Если был верующий, то скажет: «Он – раб Аллаhа и Его Посланник. Я знаю, верю, и признаю, что нет Божества кроме Аллаhа и свидетельствую, что Мухаммад – Его раб и Посланник». И Ангелы скажут ему: «Мы знали, что ты так ответишь». Затем его могила расширяется на семьдесят локтей и освещается. Они скажут ему: «Спи!». И он спит, как молодожен, которого никто не будит, кроме самого любимого из его семьи, пока Аллаh не воскресит его с ложа. Если же был лицемером (или неверующим), то говорит: «Не знаю. То, что люди говорили о нем, то я и говорил». И земля сожмет его так, что его ребра зайдут друг за друга. Он пребудет в мучениях до воскресения со своего ложа» (передано от Абу-Хурейры).По Предопределению Всевышнего, когда придет назначенное Аллаhом время ангел Исрафиль дунет в трубу, которая называется «Сур», - это будет началом Конца Света. От этого ужасного звука все живое умрет (кроме тех, кому не хотел смерти Аллаh). Небеса расколются, солнце свернется и погаснет, а луна, которая освещает наши ночи, затмится и сольется с солнцем, сверкающие звезды погаснут и осыпятся, как град, земля подвергнется ужасному землетрясению, моря закипят, горы оторвутся от земли и взлетят, как пух. Строение Вселенной нарушится, и небеса, и земли приобретут новую форму. И это большое событие называется Конец Света. Только Аллаh знает, когда наступит это время. После Конца Света пройдет некоторое время, и по Воле Аллаhа Исрафиль второй раз дунет в Сур. Все люди воскреснут и будут созваны на место Сбора “Махшар”. Воскрешение - это выход умерших из могил после восстановления их тел, разложившихся в могиле. Тела Пророков, шахидов и некоторых аулия, не разлагаются. Первой раскрывается могила Пророка Мухаммада, мир Ему. Одними из первых воскреснут жители городов: Мекка, Медина, Ат-Тайф. Каждый человек предстанет перед Аллаhом, и будет давать отчет о том, что он сделал в Дунье. Сказано в хадисе: «С каждым Аллаh говорит в День и нет переводчика между ними». (передал Ахмад и Ат-Тирмизий). Сказано в Коране: «В Судный День Мы установим справедливые весы, и никто не будет обижен несправедливостью даже на вес зерна» («Аль-Анбия», 47). Весы имеют две чаши: одна для благих дел (хасанат) и другая для грехов. На них ангелы Джибраиль и Микаиль, мир Им взвешивают деяния в Судный День. У кого благие дела перевешивают, тот – в спасении. У кого благие дела и грехи на одном уровне, тот тоже спасен, но его степень ниже, чем у первых и выше, чем у третьих. У кого же грехи перевесили хасанат, того Аллаh может простить по Своей Милости, а может подвергнуть наказаниям в Аду по Своей Справедливости.

№26 (871068) / 08.03.2014 17:59:38

Татар, юкны сөйләмә. Кешенең ахрызаманы ул бу дөньяны ташлап киткән сәгатьтән башланып китә. Кыямәте дә шул чакта була. Тәмугкамы, җәннәткәме сорау алулар беткәч үк билгеләнә. Судный день һәркем өчен индивидуаль башкарыла. Реинкарнация барлык төр чистарынулардан соң рөхсәт ителә.

№25 (871067) / 08.03.2014 17:57:20

Мөхәммәд (сгв)нең исеме Библиядә

№24 (871066) / 08.03.2014 17:54:28

Кытай кызы, Светлана Левашова турында кайсы китапта искә алына? Җәннәт белән җәһәннәм бөтен пәйгәмбәрләргә күрсәтелмәгән. Андый өстенлек күрсәтелмәсә дә күп пәйгәмбәрләрнең исемнәре Китаплар да китерелә.

Әле мин Мөхәммәд (сгв)нең исеме Библиядә Һәм Коръәндә генә килә дип йөри идем

http://bibliotekaislama.wordpress.com/2012/07/11/%D0%BC%D1%83%D1%85%D

бу видеоны карагач шаккаттым.

индуслар китабында да???

https://www.youtube.com/watch?v=Mz7l2wPptC4

Әгәр шундый өстенлек бирелгән булгач ул искә алынырга тиешле иде. Аның турында мин монда гына белдем.

№23 (871063) / 08.03.2014 17:01:00

Кытай кызы, ислам ойрэтуе буенча эле тэмугтада, ожмахтада бер кешедэ юк. Алар анда ахырзаман житкэч, алла бабай допрос ясагачкына элэгэчэклэр. Э пока тыныч кына улгэн килеш уз урыннарында яталар.

№22 (871062) / 08.03.2014 16:53:24

Светлана Левашова үзе күргәннәрне язган. Бала чактан аның югары көчләр белән аралашу сәләте булган. Транс хәленә кертеп аны оҗмахның төре катлаулары, тәмуг белән таныштырганнар. Ул булмый торган хәл түгел инде. Мөхәммәд пәйгамбәр дә миграҗ кичәсендә күккә ашып, оҗмахны, тәмугны күргән, аңа кадәр килгән пәйгамбәрләр белән, Аллаһ белән сөйләшкән бит.

№21 (871060) / 08.03.2014 16:22:31

Кытай кызы, Светлана Левашова нәрсәгә таянып язган? Аңа кем белдергән?

№20 (871056) / 08.03.2014 15:32:23

Атеистлар ни оҗмахка, ни тәмугка эләгә алмыйча ике арада каңгырып йөрәрләр. Тәмугның үз кочегарлары бар, анда атеистлар кирәкми. Андагы куркыныч хәлне күрсә, бер кеше дә гөнаһ эшләмәс иде.
Оҗмахта исә, сез уйлаганча кыл да кыймылдатмыйча җиләк-җимеш кенә ашап ятмыйлар. Андагы кешеләр шулай ук үзләренең рухларын камилләштерә, төрле урыннарга сәяхәт ясыйлар, үзләренең туганнары, дуслары белән очрашалар, яраткан кешеләрен эзләп табалар. Светлана Левашованың "Откровение" китабында бу турыда бик тәфсилләп язылган.

№19 (871054) / 08.03.2014 14:58:06

Кытай кызы, син аны укып чыктыңмы соң? Тагын нинди китаплар укыганың бар?

№18 (871047) / 08.03.2014 13:51:19

Реинкарнация, карма турында "Махабхарата" дигэн китапта язылган.

№17 (871046) / 08.03.2014 13:51:05

Праведники попадают в рай и ничего не делают.
Грешники попадают в ад, сидят на сковородах и ничего не делают.
Атеисты - в аду кочегары, в раю - садовники.

№16 (871043) / 08.03.2014 12:10:43

Мин дэ шулай уйлыйм.Корьэндэ эйтелгэн гонахлары куп булган кеше улгэч эйтер,Раббым мине кире кайтар жиргэ,яхшылыклар эшлэр идем дип,лэкин кире кайту булмас.ялгышсам гафу итегез.

№15 (871042) / 08.03.2014 12:01:46

ХАзерге сихерчелэр,гадалкалар бик ярата,кешенен уткэн тормышында кем булуы турында гэп куертырга,имеш ул песи булган яки башка хайван булган уткэн тормышында,АЛЛАХ китапларынын кайсысында язылган бу мэгълуматлар Тэурэттэме,Корьэндэме эллэ Библиядэме?

№14 (871041) / 08.03.2014 11:57:06

Мина калса реинкарнация булса бу турыда ачыктан-ачык аятьлэр булыр иде.Алла уз колларына белдерергэ телэгэнен ачыктан-ачык белдерэю

№13 (871040) / 08.03.2014 11:47:50

Кайчан ничек инде(юмор). Аллаһ ризалыгы - стратегия! Башкалары, вәзгыять һәм ихтыяҗьга карап - тактика! мөсафир.

№12 (871039) / 08.03.2014 11:44:55

Менэ хэзер мин анладым диннен зур афэте надан,тэккэбер муллалар икэнен,син узен шул кавемнэн,дунгызлар,маймуллар кавеменнэн ягъни.

№11 (871038) / 08.03.2014 11:42:46

сорау, Аллахе белүче, сорау,кеше булганның мода эше юк.

№10 (871037) / 08.03.2014 11:41:16

Соравың бик урынлы, рәхмәт.

Коръәнне аңлый башласаң, реинкарнация турындагы гыйлемеңнең бик зәгыйфь икәнлеген, чамалый башлыйсың!

Бигрәк тә, Аллаһның Тыйганнарыннан тыелып, Әмерләрен үтәмәгәнгә ни өчен, кешене маймылга әөләндерүенә дә төшенә башласаң.

Әле ни өчен дуңгызга әйләндергәне турындагы аятьләргә дә барып җитсәм, бәлки тагын да аруырак итеп яза алырмын, бәлки?!
Аллаһ насыйп итсә?!

Борын күтәрелә күрмәсен, гафу үтенәм!?!

№9 (871036) / 08.03.2014 11:37:52

мосафир син намазыны Алла ризалыгына ирешергэ телэп укыйсынмы?эллэ инде буыннарга тоз утырмасын дип укыйсынмы?

№8 (871035) / 08.03.2014 11:30:31

исламда да "башка басып тору" бар. Әмма ул бик гади һәм сәҗдә кылу дип атала. Шулай ук кан агу юнәлеше үзгәрә һәм тән - баш, йөрәк, үпкә һ.б. эчке әгъзәләр - җайлы гына бик яхшы ял итә.

Намаз уку вакытларының - тәүлек дәвамында, шушы урында, шушы вакытта буыннарга тоз утыру - иң көчле "тутыгу"га туры килүен, һәм намазның чистарынырга ярдәм итүен инде дөнья галимнәре дә ачыкладылар.

Бишвакыт намазга чама белән бер сәгать вакыт бирәсең. Аның каравы калган 23 сәгатең бик бәрәкәтле була һәм(бусы белемлеләр өчен!) намазда торган кебек итеп кабул ителә. Шулай итеп, бишвакыт фарыз намазларыңны гына укысаң да, тәүлек дәвамында илле тапкыр намаз укыган кебек бүләк алу мөмкинлегең туа! Мөсафир.

№7 (871034) / 08.03.2014 11:22:46

Белэсе иде,синен сузен белэн гамэлен туры килэме?Эле м.ру дагылар хэтерлилэрдер син Корьэн аятлэрен узенчэ анлатып маташкан иден,ягъни Аллах Тэгалэ Китабындагы аятьлэр реанкарнациянен дореслеген исбатлый дип маташкан иден,фикерен узгэрмэдеме?

№6 (871033) / 08.03.2014 11:17:02

далай лама бер женестэн булган семьяларны хуплый икэн.

№5 (871031) / 08.03.2014 11:06:28

тырышу бар - дөньялыгың өчен, бар - әхиратең өчен. Кем кайсын тели шуны бирәбез ди Аллаһ Тәгалә, Коръәни Кәримдә.

Кайберәүләр бу мәсьәләдә, ягъни ике юнәлештә - ике якның берсенә(дөньяга яки әхираткә) өстенлек бирү мәшгулиятендә - белеп тырыша, кайберәүләр - белмичә. Урысча әйтсәк, на подсознательном уровне.

Конфуциячелек, индуиизм, ламаизм, буддизм, йога һ.б. шуның ишеләр биик борынгыдан килә.

Ислам - универсаль(бөтен катлам, барча халыклар өчен дә), яңа, соңгы дин. Аның нигезе - тәүхид. Аллаһ бар һәм Бер!

Гамәлләрне Кабул Итүче һәм Хөкем Итүче дә Аллаһ кына! Ул - Аллаһ, Җир Йөзенә Үзенең илчесе - Мөхәммәд сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләмне китергәннән һәм аның аша Коръәни Кәримне иңдергәннән соң гамәлләрне дә бары тик сөннәт, ягъни ул күрсәтеп һәм өйрәтеп киткәнчә генә Кабул Итә!

Кемгә - нәрсә?

Озак яшәү бик мөһим булса, Мөхәммәд с.г.в. озак яшәр иде. Әмма әҗәлең җитү, ягъни "сәгатең сугу"да, Аллаһу Сүбхәнәһү вә Хак Тәгалә Кулында! Ибн Сәбил.

№4 (870921) / 07.03.2014 06:44:46

Лира, бик дөрес әйттең! нәкъ шулай. чиста кешеләрдән уңай нур сирпелә,алар белән сөйләшергә дә рәхәт.

ислам дине шуңа да көнләшмәскә-хөсетәнмәскә куша! озак ,сау-сәләмат яши андый кеше.

ундай кешеләрне - ак әби,ак бабай диләр бездә.

№3 (870912) / 06.03.2014 22:20:35

Әйбәт кеше, эчендә бернинди явызлык, хөсетлек, эчкерлек юк, табигать белән гармониядә яши, кешеләрне ярата, хөрмәт итә, шуңа күрә югары көчләр аңа теләктәш, авыру андыйларны читләтеп уза. Шундый якты, нурлы кешеләр миңа тормышымда күп очрады. Алар янында ничектер тыныч, рәхәт,үзеңне ниндидер көчләр тарафыннан саклангандай тоясың. Бик зур рәхмәт сезгә, Мирфатыйх ага. Сәламәт булып озын-озак гомер итегез!
Комментарийлар бик аз, димәк бу нурга магнит сыман тартылучы да аз. Хөсетләрнең әйтер сүзләре юк дигән сүз. Алар күбрәк үзләре кебек түбәнрәк тирбәнешләрдә торганнарга көн күрсәтми. Авыз да ачарга ирек бирмәсләр иде.

№2 (870909) / 06.03.2014 21:59:57

Әйләндерергә дигәч, әйләндер. Уңнан сулга димәгән бит, өстән аска, астан өскә дигән. Димәк, корсагыңны кулыңны тидерми генә әйләндер. Танец җивотаның бер элементы. Өйрәнегез.

№1 (870903) / 06.03.2014 21:01:26

Мин дә тырышып карыйм дисәм... аңлап булмады:

"Мирфатыйх абый йөрәккә массаж ясауның бер ысулын өйрәтте.
Ул эчне әйләндерүдән гыйбарәт. Аны 50 мәртәбә өстән аска, 50 тапкыр астан өскә әйләндерергә кирәк."

Әнә шул "әйләндерүләрен" һич эшләп булмый. Сыпыру дисәң иде... татарча язылган бит "әйләндерергә кирәк" дип...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar