поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.03.2014 Дин

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Яхшыга яхшыны кушкач кына яхшы була»

Һәр айның икенче дүшәмбесе – Диния нәзарәтендә казыйлар җыела торган көн. Алар, конференцияләр залындагы зур өстәл артына утырып, сәгатьләр буе берәр мәсьәләне уртага салып сөйләшәләр, киңәшләшәләр. Колак чите белән генә ишетеп калдым, бу юлы казыйлар мине күптән кызыксындыра торган талак мәсьәләсен күтәрделәр. Татарстанның баш казые, үрнәк мөселман гаиләсе башлыгы Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ белән әңгәмә кору өчен моннан да кулайрак тема булмас, дип, форсаттан файдаланып калырга булдым.

– Сезне генә түгел, бүгенге көндә безне – казыйларны да иң борчыган мәсьәлә инде бу, чөнки халыкта, аеруча хатын-кызларда талакка кагылышлы сораулар бик күп. Ир кеше бит ул, аерылырга теләсә, хатынын аера да җибәрә. Хатын-кыз аерылырга теләсә, казыйга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә кайсы очракларда хатын-кыз талак сорый, казый аңа рөхсәт итә ала? (Тормышта бит төрле хәлләр була: кемдер хатынын ташлап китә, гаиләсен матди яктан тәэмин итми, кайсын төрмәгә утырталар?) Казыйларга эшләргә җиңел булсын, дип, без шуның бер нигезләмәсен әзерләргә дигән фикергә килдек.

– Казыят бу мәсьәләдә мөселманнарга-мөслимәләргә генә ярдәм күрсәтәме?

– Юк, без дөньяви кешеләрнең дә мөрәҗәгатьләрен карыйбыз. ЗАГСта аерылышалар икән, аны да бер талакка санарга дигән нәрсәне нигезләмәгә керттек. Хәзер икенче, өченче хатын белән никахланып торучылар бар. Без, дөньяви илдә яшәсәк тә, хакыйкатьтә икенче, өченче хатын алу җинаять саналмый, рөхсәт ителә, әмма алар ЗАГСта теркәлмиләр бит инде. Аерылган чакта ул хатыннарга мөлкәт тими, закон буенча, бернәрсәгә дә хокуклары юк. Шуңа күрә, әлеге нигезләмә буенча, икенче-өченче хатын булып никахланучыларга никах килешүе төзергә тәкъдим итәбез. Аерылган очракта, шул никах килешүе карала.

– Хәзрәт, хәзер мөселманнар аерылышулар саны буенча дөньяви парлардан һич кенә дә калышмый икән...

– Элек бит яшьләр әти-әни киңәше белән өйләнешкәннәр. Өлкәннәр булачак килен-кияүнең нәсел-нәсәбен тикшергән. Җәмгыять, үзен саклар өчен, нәселне сакларга тиеш. Без бит үзебездән соң яхшы балалар калдырырга бурычлы. Яхшыга яхшыны кушкач кына яхшы була. Ә бүген бер намаз укучы икенче намаз укучыны күрә дә, булды, намаз укый алам, ди. Нәселен дә, холкын, гадәтен дә белми ул аның. Югыйсә бит инде сыер алганда да нәселе нинди икән дип кызыксынабыз. Гомәр (р.г.) бер кешедән, син аны яхшы беләсеңме, дигәч, тегесе, яхшы беләм, мин аның белән бер мәчеткә йөрим, ди икән. Шуннан Гомәр (р.г.) болай дигән: «Юк, син аны яхшы белмисең, яхшы белер өчен, күрше булып яшә, юлга чыгып кара яки акча биреп тор». Намаз уку белән генә эш бетми бит әле. Бу намаз укымасыннар дигән сүз түгел. Никах бит ул ирләрнең телен, хатын-кызның аягын бәйли. Хатын-кыз иренең рөхсәтеннән башка өеннән чыгарга, ир кеше, ашыгып, хатынга талак әйтергә тиеш түгел. Ә хәзерге дини яшьләребез, өйләнешәләр дә, кечкенә генә бер авырлык килеп чыгуга, талак кычкыралар. Шаккатам мин моңа! Берне генә түгел, өчне әйтәләр бит әле. Аерылышу өчен берсе дә җитә югыйсә. Ир, бер талак әйтеп, хатыны белән өч ай якынлык кылмаса – хатын ирекле. Теләсә – үз иренә, теләсә, икенче иргә чыга ала. Ә өч талак әйткәч, башка иргә чыгып аерылмыйча, ул бу иренә кайта алмый. Үзебез иман, сабырлык, дибез, ә шундый җаваплы эштә сабырсызлык күрсәтәбез.

– Сабырлык, дигәннән, хәзрәт, менә сез, үрнәк гаилә булып, хатыныгыз белән ничә ел матур гына яшәп ятасыз. Гаиләне саклауның сере нәрсәдә – сабырлыкта гынамы?

– Әлеге дә баягы шул сабырлыкка кайтып кала инде ул. Ике якка да сабыр булырга кирәк. Бертөркем ирләр хатыннарыннан зарланып утыралар икән, берсе зарланмый ди. Син ник зарланмыйсың, хатының шулай бик әйбәтмени, дигәч, теге кеше: «Без өйләнешкәндә, беребез тилергәндә, икенчебез акыллы булып калырга сүз куештык», – дигән ди. Ачу – шайтаннан. Кемнең ачуы чыкса да, ул тиле кеше хөкемендә була. Тиле кеше белән вакланмыйбыз, аңа нәрсәдер исбатларга да тырышмыйбыз бит инде. Гаиләдә тавыш чыгып, хатын кычкыра башласа, шул чакта ир хатынга әнисенең кем икәнен әйтеп куйса, хатын секундның йөздән бер өлешендә аның бабасының анасы кем икәнлеген әйтеп бирәчәк. Берең тилергәндә, икенчең акыллы булып калу ул – икенчеңә сабыр итеп калырга кирәк дигән сүз. Өйләнешкәндә андый гыйлемнәребез юк иде үзе, шулай да Гөлфәния белән без ачуланышабыз, үпкәләшәбез икән, икенче көнгә калдырмаска дип килештек.

– Ә ачуланышканда кайсыгыз башлап эндәшә?

– Кайсыбызның җай килә торгандыр инде, карчык дипломатрак түгелме икән, дим. Үзе сөйләгән иде: «Бервакыт, менә мин сөйләшмәсәм, син ничә көн сөйләшми тора аласың, дип сорадым, – ди. – Син, и-и, нәрсәсе бар аның! Мин гел кеше арасында, болай да сөйләшеп арып бетәм, бер ай сөйләшми дә тора алам, дип әйткәч, эш яман икән, ничек булса да сөйләшергә кирәк икән, дигән нәтиҗә ясадым». Уен-көлке белән әйткәнмендер инде мин аны... Безнең бергә тора башлавыбызга әле күп түгел, 32 ел гына, Аллага шөкер... Тормышның авыр вакытлары да, җитмәүчелек тә була, менә шул вакытта хатын-кыз акыллы булып, сабыр итсә, әйбәт инде. Бервакытны хатынның бер кофтага күзе төшкән, алтмыш сум гына инде үзе, алып биреп булмады. Бик кызыкканын да беләм, акча юк! Ул бит, менә шуны да ала алмыйсың, дип тә әйтә алган булыр иде. Алай димәде, сабыр итте. Без әти-әни белән бергә тордык. Аллага шөкер, хәзер дә бер түбә астында дүрт буын яшибез. Әни исән-сау, инде үзебез килен төшердек. Киленебезнең бусы да бик акыллы, ул ике каенана өстенә килде. Хатын-кызлар сабыр булмаса булмый ул.

– Киленнәрнең нәсел-нәсәбен карап алгансыздыр инде...

– Әйе, киленнәребез – яхшы танышларыбызның кызлары. Олысы дин гыйлемен миннән алган иде. Ихтималлык теориясе буенча, һәр очраклы ике эшнең берсе генә уңышлы була. Бүген бит гаилә кору очраклылыкка куелган, шуңа күрә, гаиләләр таркала да. Әти-әнинең бала алдында биш бурычы бар: матур исем кушу; хәләл ризык белән тукландыру; дөньяви һәм дини гыйлем бирү; бала алдында бер-береңне кимсетмәү; никахка булышу. Бүген никахка булышу дигәнне күп кеше зур табын әзерләү дип күз алдына китерә. Бу алай түгел. Һәркемнең аралашкан танышлары, танышларының танышлары була. Берсендә – кыз, икенчесендә егет бар дигәндәй... Өлкәннәр аларны бер-берсенә күрсәтеп, нәселе турында аңлатып, әхлакый яктан ничек яшәүләрен сорашырга-белешергә тиеш.

– Узган ел Башкортстанда булган бертөркем журналистлар аша кодагызның: «Киленебез шундый тәрбияле, шулай булмыйча, Җәлил Фазлыев тәрбиясен алган бала бит ул», – дигән сүзләре килеп иреште. Сез балаларыгызны ничек тәрбияләдегез, хәзрәт?

– Безнең үзебезне әби-бабай дини итеп тәрбияләде. Ә мин үз балаларымны алай тәрбияләргә кирәк түгелдер дип уйлаган идем башта. Чөнки армиядә хезмәт иткәндә, институтта укыганда башкаларның теләсә нәрсә ашаганын, теләсә ничек яшәгәнен күргәч, без үзебезне чиклибез шикелле тоелган иде. Мин үз гомеремдә аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым, дуңгыз ите ашамадым, сүгенмәдем. Балалар бераз үсә башлагач карыйм – хайван да хайван, болар да хайван... Болай итеп булмый бит инде, мин әйтәм. Әби-бабай шикелле, ашарга утырганда «бисмилла» әйтергә, ашагач, азанны ишеткәч, дога кылырга, аннары намаз догаларын өйрәтә башладым. Тугыз яшьләре тулганда, туган көнегезгә бер намаз бүләк итәм, ун яшегезгә тагын берне, дип, намазга бастырдым. Аллага шөкер, унбер яшьтән алар биш вакыт намазда.

– Иптәшләре арасында кыенсынмадылармы соң?

– Аларга иптәшләре дә иярде, чөнки чоры шундый иде бит. 1992 елны мәчеттә 120 бала укыттым, 1993тә балалар саны 140ка җитте. Шуларның 120се намаздан имтихан бирде. Уйлап карагыз әле, бер авылдан бит ул! Үзебезнең ике улыбыз Булат белән Алмаз да, киленнәребез, кызыбыз Айсылу белән киявебез – һәммәсе дә намазлы. Ислам кануннары белән яшиләр, Аллага шөкер. Инде менә дүрт оныгыбыз үсеп килә. Быелгы хаҗ чыгымнарыбызның яртысын олы улыбыз (алар башка чыгып торалар) үз өстенә алды, бу да бик зур сөенеч бит инде. Минем хаҗга дүртенче тапкыр баруым, бу юлгысы бигрәк тә ошады. Болай итеп тә хаҗ кылып була икән, дип кайттык. Шулхәтле тырышып оештырганнар. Хатын белән дә сөйләштек әле, моннан да матур хаҗ булмас, бүтән бармаскадыр инде, истәлек булып калсын, дидек. 


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»