поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2014 Спорт

Олимпия чемпионы “Яктылык”та

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә укучы балаларның әтиләре дзюдо көрәше буенча Олимпия, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Таһир ХӘЙБУЛЛАЕВ һәм «Скат» телекомпаниясенең спорт комментаторы Владимир КЕЙЛИН белән очраштылар.

Таһир Хәйбуллаев милләте буенча Дагстан егете булса да, Самара татарлары белән дә тыгыз элемтәдә яши. Аның әтисе Камал ага авыл хуҗалыгы институтында укыган чагында тулай торакта Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Хәйдәр Вәлитов белән бер бүлмәдә яшәгән. Бергәләп алар көрәш белән шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә институтның профессоры Хәйдәр Зөфәр улы һәм Камалетдин ага дус яшиләр һәм бу очрашуга да Таһир Хәйбуллаев белән бергә килгәннәр иде. 

Ә атаклы көрәшче «Яктылык» мәктәбе физкультура укытучысы, балаларны татар көрәшенә өйрәтүче Руслан Йосыпов белән бер спорт мәктәбендә укып, ярышларга бергә йөргәннәр икән. Самара татарларының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бу гаилә белән якыннан таныш. Чөнки Камал ага да, аның улы Таһир да мәчеткә йөреп, хәер-фатиха алып яшиләр.

Менә шундый дуслар җыелган җирдә сөйләшү дә җылы һәм дустанә атмосферада үтә, билгеле. Башта Талип хәзрәт Яруллин сүз алып, балаларыбызга дөрес тәрбия бирү өчен рухи һәм физик тәрбия кирәклеге турында әйтеп үтте. Бу теманы “СКАТ” телекомпаниясенең атаклы спорт комментаторы Владимир Кейлин да дәвам итеп бер кичәдә булган хәлне искә төшереп алды. Анда балалардан хор белән: «Мы сильные, смелые, мы всех порвем!» - дип әйттергәннәр икән. Гомере буе футбол белән шөгыльләнеп, тренер булып та эшләгән комментатор, әлбәттә, моңа ризасызлык белдергән: “Минем белән кичәгә килгән хатыным да, өч балам да бу сүзләрне ишеткәч, озак тынычлана алмадылар. Ничек инде «порвем»? Балаларны шулай тәрбияләргә ярамый бит. Әгәр бала гаиләдә дә шундый сүзләр ишетеп үссә, аңардан рәтле кеше чыкмаячак”.

Владимир Кейлин күп мисаллар китереп, эчә торган аталарның балалары да шул юлдан китүләре мөмкин, дип сөйләде. Ә аннан залга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең кайсыгыз тәмәке тарта? Кулларыгызны күтәрегез әле», - дигән сорау бирде. Йөзләп әтиләр арасыннан җиде кеше генә кул күтәргәч, Владимир Михайлович канәгатьлек белдерде. Татарларның күбесенең тәмәке тартмавы аны гаҗәпләндерде бугай.

Хәйдәр Зөфәр улы Хәйбуллаевлар гаиләсендә ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында тәфсилләп сөйләде. Таһир ярышлардан җәрәхәтләр алып кайтканда Камал ага бик кайгырса да, улына гел көч биреп торган, чигенергә һич кенә дә юл куймаган.

Таһир да үзенең Олимпия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелә алуында әтисенең ролен аерым билгеләп үтте. «Бөтен тренировкаларыма да әтием йөрмәгән булса, бәлки, ялкауланган да булыр идем. Үзе дә көрәштә чемпион исемен яулаган әтиең карап утырганда, җан-фәрманга тырышасың инде», - диде ул.

Таһир шулай ук залда утыручыларның сорауларына җавап биреп, үзенең ярышларга ничек әзерләнүе, мәктәптә һәм институтта ничек укуы, күпсанлы җәрәхәтләренә карамастан, гел җиңүләргә омтылуы турында сөйләде.

Ахырда Зубчаниновка бистәсенең «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов сүз алып, «Балаларга спорт нәрсә өчен кирәк?» дигән соравына үзе үк җавап биргәндәй, Мөхәммәд (с.г.в.с)-нең тормышыннан бер риваять китереп сөйләде. Пәйгамбәрне мөселман өммәтеннән булмаган бик көчле кеше көрәш мәйданына чакырган. Мөхәммәд (с.г.в.с.) бу кешене ике тапкыр җиңеп, аның ике сарыгын ота. Ә өченче тапкыр җиңелгәч, көрәшкә чакыручыга ислам динен кабул итәргә туры килгән.

Шушы риваятьтән аңлашылганча, көрәш мәйданына чыккан кеше үз алдына «порвем!» максатын куярга тиеш түгел. Мөселман ир-егетләре спорт белән шөгыльләнеп туплаган көчләрен гаиләсен, илен дошманнардан саклау, динебез данын арттыру, балаларына дөрес тәрбия бирү кебек яхшы эшләрдә генә куллана ала. Очрашу барышында бу фикер төп тема буларак яңгырады.

Очрашуга килгән Таһир Хәйбуллаевка һәм Владимир Кейлинга чәкчәкләр тапшырып, халык залдан чыкканда, инде караңгы төшкән булса да, мәктәп йортындагы спорт мәйданчыгында тормыш әле һаман кайный иде. Волейбол уенының иң кызган чагына эләктек. Карасак, монда да әтиләр ярыша икән. Димәк, бу җыелыш та очраклы гына булмаган. Биредә чыннан да ата сүзенә, ата тәрбиясенә зур әһәмият бирелә, һәм алар мәктәп тормышында иң актив катнашучылар. Ә ата-аналар, балалар һәм укытучылар арасында шундый бердәмлек булганда, тәрбия, һичшиксез, уңышлы барачак.

Владимир КЕЙЛИН (сулдан уңга), Таһир ХӘЙБУЛЛАЕВ, Талип ЯРУЛЛИН һәм Радик ГАЗИЗОВ. 

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»