поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.03.2014 Мәдәният

Үзгәрәбез (Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән әңгәмә)

Россия һәм Татарстан күләмендә Мәдәният елы игълан ителде. Әлеге гамәлне хөкүмәтнең шушы өлкәдәге проблемаларга игътибар итүе дип аңларга кирәкме? Бу ел нинди вакыйгалар белән истә калыр? Шушы хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән әңгәмә кордык.

– Cоңгы елларда Мәдә­ният министрлыгы эш юнә­лешләренең ел исеме­нә әверелүе хөкүмәтнең мә­дәни проблемаларга йөз бе­лән борылуы дип аңларга кирәкме? 2012 ел – Тарихи-мәдәни мирас елы булып тарихка керсә, быел – Мәдә­ният елы. Яңасын башлаганда, үт­кәненең нәтиҗәләрен ис­кә төшерү дә урынлы булыр кебек. Ничек уйлыйсыз, Тарихи-мәдәни мирас елы­ның нәтиҗәләре канә­гать­ләнерлек булдымы?

– 2012 елда тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә зур ыргылыш ясалды. Бу физик яктан да, матди яктан да зур көч таләп итте. Әлбәттә, дәүләткә шәхси эшмәкәрләр ярдәм итмәсә, бүген яңадан торгызылган тарихи биналар ул кадәр күп булмас иде. Шунысы куанычлы: кунаклар Казанны Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, тарихка иң илтифатлы калаларның берсе дип билгеләп үтә. Чыннан да, без бу мәсьәләдә күпкә алга киттек. Универсиададан соң башкалабызны Европалашкан шәһәр дип атадылар. Мин моның белән килешәм. Әмма башкаланың йөзе турында сүз алып барсак, аны башкалар белән чагыштырып булмый. Аның йөзендә ул үткән юл һәм баш­кала­бызның тарихы чагыла.

– Сезнеңчә, Мәдәният елы нинди булырга тиеш? Ул конкрет чаралар елымы яки кешеләрнең үзаңы үзгәрү елымы?

– Дәүләт тарафыннан нин­ди дә булса елны игълан итү ул – бу темага аерым игътибар бирүне аңлата. Россия һәм Татарстан күләмендә мәдәният елы игълан ителү – дәүләтнең мәдәни инфраструктураларын гына түгел, әхлак, тәрбия мәсьәләләрен дә актуаль дип санавында. Мәдәният бит ул – бөтен барлыгыбызның нигезе. Без балага никадәр игътибар бирәбез, аны никадәр әх­лаклы, зәвыклы итеп тәрбия­ли алабыз, ул җәмгыятькә шулкадәр өлеш кертәчәк. Әйдәгез, эчке культурабыз турында уйланыйк, рухи дөньябызны барлыйк, нәрсә ул мәдәният, без ни дәрәҗә­дә зәвыклы дип уйланыйк.

– Мәдәният елын игълан итүне хөкүмәтнең бу өлкә­дәге проблемаларга игътибар итүе дип аңларга ки­рәкме? Сер түгел, без­нең күп кенә мәдәни объектларыбыз кызганыч хәлдә. Мәдәни чаралар­ның бюджеты да мактанырлык түгел кебек тоела
.

– Мәдәният елын финанс­лау каралган. Шул ук вакытта быел авыл җирлек­лә­рендәге мәдәният объектларына аеруча игътибар ите­ләчәк. Чыннан да хәл гади түгел, ләкин ул җайга салына башлады. Без республика районнарында, авылларда еш булабыз һәм андагы халәтне күреп, сөенеп кайтабыз. Район үзәкләре һәм аңа якын авылларда вәзгыять җайга салына. Саннарга кил­сәк, авыл клублары программасы буенча 92 клуб төзелде, өч ел эчендә барлыгы 138 яңа объект кулланылышка тапшырылачак. Моннан тыш, быел республика һәм муниципаль берәмлекләр хисабына 85 авыл клубы төзек­ләндерелде. Әйтик, тук­санынчы елларда кеше­ләрнең мәдәни чараларга исе китмәсә (бу аңлашыла да, алдан икмәк ягын кай­гыртасың, аннан гына ялны уйлый башлыйсың), бүген, киресенчә, халыктан, артистлар авылларга гас­троль­ләрне оныттылар, ди­гән мөрәҗәгатьләр килә. Димәк, кеше рухи азыкны тансыклаган.

– Быел мәдәният өлкә­сендә өстәмә чаралар, мә­дә­ният тармагына өстен­лекле шартлар көтеләме?

– Быел ел вакыйгасы булырлык шактый зур чаралар әзерләнә. Дөрес, безне хә­зер берни белән дә гаҗәп­лән­дереп булмый. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Казанда Стинг булып китте, Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, Денис Мацуев еш килә, гомумән, дөньякүләм билгеле шәхесләр Казанны ярата. Мәдәният елында тагын да кабатланмас чыгышлар булачак. Министрлык оештырган мәдәни чара­ларның исем­­­­­леге тәгаенлән­гән, план­­­нарыбыз министр­лыкның рәсми сайтында бар.

– Кинематография өл­кә­сен алыйк әле, монда нинди яңалыклар көтелә? Татар­стан­ның чит илләр белән тиңләшерлек үз киносы булырмы?

– Кинопроизводство өчен бюджетта 4 миллион сум акча каралган. Бу сумма нәфис фильм төшерү өчен җитми, әлбәттә. Бер фильм­ның 30-60 миллион сумга төшкәне мәгълүм. Татарстанда нәфис фильм мәктәбе беркайчан да булмады. Шуңа күрә, “Әйдәгез, киноны яңа­дан торгызыйк” дигән өндә­мәләр дөреслеккә туры килми. Булмаган әйберне ничек торгызасың ди? Киноны үстерергә кирәк. Бездә документаль фильм һәр­вакыт булды. ”Казан” кинохроникасы студиясе бөтен Россиягә билгеле иде. Россия һәм чит ил аудито­риясенә мәгълүм документалистларыбыз да бар. Ә нәфис фильм өлкә­сен­дә без беренче адымнарны гына атлыйбыз. Шуңа күрә, ел саен “Бибинур”, “Бөр­кетләр” кебек иҗади уңыш­ларны көтү дөрес тә булмас иде. Чөнки чын мәгънәсендә осталар да иҗади уңышсыз­лыкка тарырга мөмкин бит. Бөтен продукт та камил була алмый. Бүген Татарстан Пре­зи­денты Рөстәм Миң­неха­нов ярдәме белән “Кор­бан-ро­ман” фильмы әзер­лә­нә. Кинематографистлардан кино төшерү буенча гаризалар күп килә. Фильм тө­ше­рергә теләгән төркемнәрнең мөрә­җәгатен сәнгать-экс­перт советы карады. Әлбәт­тә, ТР Мәдәният министрлыгы фильмнарны финанслый алмый. Әмма сәнгать-экс­перт советы: “Әйе, бу фильм барып чыгачак”, – дигән карарга килә икән, Мәдәният министрлыгы Татарстан Рес­публикасы хөкүмәтеннән финанс ярдәме сорап мөрә­җәгать итәчәк. Әлегә эш шулай корылган.

– Мисал өчен, режиссер эшне нидән башларга тиеш?


– Мисалга Кыргыз режиссеры Болот Шәмшиев белән әңгәмәне китерәм. Ул Чың­гыз Айтматовның әнисе Нә­гыймә ханым турында фильм төшерергә тәкъдим иткән иде. Сүзне бу фильмның бюджеты аклану-акланмавы турында башлады. “Бу фильм­ның аудиториясе – Татарстан һәм Башкортстан. Аны бу республика халык­ларының йөз проценты да карамаячак. Мөгаен, ха­лыкның 30-40 процентын җәлеп итәрбез. Әгәр билет бәясе фәлән сум булса, без фәлән кадәр акча җыеп алабыз. Бу тотылган акчаны аклаячак. Сездән исә фәлән процент финанс ярдәме сорыйм”, – диде ул. Миңа калса, фильм төшерүне менә шуннан башларга кирәк. Моннан тыш уртак төркем­нәрнең уңыш казаначагы бәхәссез. Мәсәлән, “Биби­нур”да Мәс­кәү һәм Татарстан белгеч­ләре эшләде. Берсеннән – тәҗрибә, икенче яктан милли үзенчәлекләр файдаланылды. Нәтиҗәдә уңышка ирештеләр.

– Кинобыз булмый торып фестиваль оештыру дөресме соң?

– Казан мөселман фести­валенә ун яшь. Ул туу һәм аякка басу чорын уңышлы гына узды. Кино тәнкыйть­челәре һәм белгечләр, ун яшьлек фестиваль дөрес һәм максатчан юл үтте, дип бел­дерделәр. Дөрес, аны Канн яки башка фестиваль­ләр белән чагыштырып булмый. Әмма тора-бара ул да шулай ук аягында нык басып торыр дип уйлыйбыз. Без мөселман кинофестивале турындагы фикерләре белән икеләнүлә­ребезне таратулары өчен Карен Шахназаровка һәм башка белгечләргә рәхмәт­лебез. Озак вакыт ни өчен бу чараның мөселман кинофестивале дип аталуы турында бәхәс барды. Без исә: “Бу – дини кино фестивале түгел”, – дип җавап бирәбез. Исламны мәдәният­нең бер өлеше итеп карарга кирәк. Бу фестиваль – Рос­сиядә ислам иллә­ре киносы өчен төп мәйдан. Россиядә бер генә җирдә дә, бездәге кебек, мөселман илләре тө­шергән кинолар бер урынга җыел­мый.

– Казан – төрки илләр мәдәни мәркәзе дип игълан ителде. Бу җәһәттән нинди эшләр планлаштырыла?

– Татарларның аутентик фольклорына багышланган һәм ул халкыбызның төрле этник төркемнәренең иҗат коллективларын бер үзәккә туплау максатын куйган “Түгәрәк уен” фестивале быел беренче мәртәбә Казанда үткәреләчәк. Халкы­бызның рухи байлыгын күр­сәтү өчен менә дигән мөм­кинлек бу. Ә инде матди мирас турында сөйләшәбез икән, Болгар форумы хакында да әйтеп узарга кирәктер. Форум кысаларында төрки дөньяда ислам традиция­ләре буенча конференция, “Төрки дөньяда тарихи һәй­кәлләрне саклау тәҗрибәсе”, “Евразия интег­рациясенең нигезе буларак төрки-сла­вян симбиозы” дип аталган семинарлар үткәре­ләчәк. Мәдәният тарихына килгән­дә, программада “Төр­ки ха­лыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюциясе” халыкара фән­ни-гамәли конференциясе бар. Фәнни-гыйльми конфе­рен­циягә дөньяның төрле почмакларыннан галимнәр килүе көтелә. Шунысы да игътибарга лаек: ТӨРКСОЙ 2014 елны төрки илләрдә төрекмән шагыйре һәм философы Мәхтүмкүли елы дип игълан итте. Мәхтүмкүлинең шигъри мирасы төрекмән милләтенең генә түгел, бө­тен төрки халыкларның мә­дәни байлыгы дияр идем. Шуңа күрә конференциянең бер секциясе Мәхтүмкүли иҗатына багышланачак. Әлеге фәнни чарага Төрек­мәнстаннан да белгечләр киләчәк. Мондый уртак чаралар, һичшиксез, ике тугандаш халыкның бәйләнеш­ләрен ныгыта. Төрек парт­нерларыбыз белән бер­лектә “Төрки дөньяның кү­ренекле мәгърифәтчеләре Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы узачак. Бу симпозиумда Төр­киянең абруйлы галимнәре, дәүләт һәм мә­дәният эшлеклеләре катнашачак. Эрсой һәм Тукай иҗатын өйрәнүчеләр дә үз фикер­ләре белән уртаклашачак. Симпозиум уңаеннан зур күргәзмә дә оештырырга ниятлибез. Монда татар мәгъ­рифәтчеләренең XX гасыр башында Төркиядә басылып, хәзер Төркия Респуб­ликасы фондларында сак­ланучы хезмәтләре урын алачак. “Уртак тел – билге” дип аталган күргәзмә дә, ТӨРКСОЙ скульп­торлары­ның халыкара симпозиумы да, “Төрки дөньяда каюлы күн” сәнгате фестивале дә, “Төрки дөнья” музыка фестивале дә төрки кунакларыбыз күңеленә хуш килер, дип ышанабыз. Музей эшчән­легенә килсәк, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында зур күргәзмә ачылачак. Монда традицион мәдәниятнең барлык юнәлешләре дә чагылыш табачак. Ягъни төрки халык­лар турында бай мәгъ­лү­матлы экспозиция булачак. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 31 | 01.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»