поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2014 Медицина

Балам-багалмам: табигый юлмы, ярдырып алумы?

Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы чаң суга. Яшь аналар табигый юл белән бала табудан читләшә башлаган. Оешма комитетына хәтта хатын-кызлар табибын да җәлеп итәргә ниятлиләр.

Хәзерге вакытта җир шарында ярып алынган балалар саны артканнан-арта бара. «Патшалар юлы» – латинчадан ул шулай тәрҗемә ителә, чөнки борынгы Рим императоры Кай Юлий Цезарьне шулай таптырганнар, дигән хәбәрләр бар. Руслар Цезарьне «Кесарь» дип укыган, без исә гарәпләргә ияреп һәм үз телебезгә ятышлы рәвештә, «Кайсар» дип әйтә алабыз. Канга батмыйча гына бәбиләү ысулыннан файдалануны «йолдызлар» гына түгел, ә гадирәк әниләр дә кулай күрә. Россия матбугатыннан алынган мәгълүматларга караганда, мондый операцияләр 27%, кайбер башка илләрдә 60-80% процентка җитә икән.

Россиядә бүгенге көндә һәр 3-5нче баланы ана карыныннан ярып алалар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «кайсар» ысулы белән туучылар саныннан 15 % арттырмаска киңәш итә итүен. Ә менә Казанның эре балалар тудыру йортларында исә, әлеге күрсәткеч 30-31 процентка җитә. Шулай булгач, чыннан да уйланырлык урын бар.

Замана шаукымы, сынаулар, авыртулардан куркып калган яшьләрнең ярып алу ысулына ешрак мөрәҗәгать итә башлаулары табигый күренешкә әверелә бара. Бу халәт милли оешмаларыбызны да уйланырга мәҗбүр итүе табигый...

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова борчылуы урынлы: «Хатын-кызлар оешмасы президиумында гинеколог булу зарур. Яшьләр һәм авырлы хатын-кызлар белән эшләү бик тә кирәк. Чөнки хәзер яшь кызларыбыз беренче бәбиләрен тапканда ук, ярдыру методы куллануны сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, 40 яшеннән узган хатын-кыз беренче тапкыр бәби таба икән, монда инде Кайсар методы котылгысыз. Ә менә бездән ерак булмаган 80 елларда андый очракта «баласын ярып алганнар икән» дип уфтана иделәр. Ә хәзер ул гадәти күренешкә кереп китте. Җиңел генә, авыртуларны читләтеп кенә алдан табип белән килешеп куялар. Табигый ысул белән туган һәм ярып алган балалар арасында аерма бар бит! Нерв системасын һәм психика хәрәкәте төрлечә була. Ярып алганда баланың анага кадере азая, Ходай тарафыннан уйланылган табигый механизмнар тоткарлана, табигатькә каршы барыла! Ә табигый юл белән дөньяга килгән балаларның төрле авыруларга каршы торучанлыгы югарырак. Бу турыда безнең яшьләребезгә һәрдаим аңлатырга кирәк. Бәби алып кайтырга җыенганнар өчен гинекологлар тарафыннан «Яшь әниләр мәктәбе» үткәрелсә, нәтиҗәле булыр иде. Профессиональ белгечнең киңәшенә булачак һәрбер ана мохтаҗ. 9 айда тугыз тапкыр гына җыелып алсалар да, хатын-кызларыбыз табиплар сүзенә киңәш салыр иде», – дип уйлый Кадрия ханым.

Әле бит бәби дөньяга килгәннән соң да, күбесе күкрәк сөтеннән мәрхүм кала. Күкрәк сөте ашатмаган аналар да, кызганыч, шактый. Милли оешма җитәкчесе бу мәсьәләне дә бик көнүзәк дип саный. Яшь ярымга яисә Коръән кушуы буенча ике яшькә кадәр бала әнисен имәргә тиеш.

Кайсар кисеме табиб күрсәтмәсе буенча гына башкарылырга тиеш. Фәкать ясалма ысул белән бала табу түбәндәге очракларда гына кулланыла, дип раслый белгечләр: карындагы баланың авырлыгы 4 килодан артса, оча сөягенең тар булуы күзәтелгәндә, аналык ертылуы һәм көчле кан китү, хроник авыруларның көчәю куркынычы янаганда (аеруча беренче балада ул ертылса), шулай ук бала ана карынында аркылы урнашкан булса, йөрәк-кан тамырлары, бөер, миопия, төрле хәлдәге яманшеш авырулары, кан басымы артык югары, ананың яше 35тән узып, төрле патологияләр булганда да табиблар кисем ысулын отышлы саный. Анада герпес кебек инфекцияләр булганда да, сабыйга йокмасын өчен, гадәттә, баланы ярып алалар. Кайбер хәлсез аналар бала табу процессында көчләре җитмәүдән, хәлсезлектән үзләре үк шушы юлны өстен күрә. Кыскасы, Кайсар кисеме өчен сәбәпләрне йөзләп санап булыр иде. Шунысын да онытмаска кирәк: беренче баласын ярып алган аналарны икенче йөклелектә дә хирургик юл көтә.

Казан медицина университеты доценты, гинеколог Асия Сөбханкулова бу процессны табигый түгел дип саный. Кызганыч, бүген йөкле аналарның 30 проценты шушы хирургик юл аша үтә. Әлеге ысул, резин перчатка киеп, кулына пычак алган табиб өчен дә, шул инструмент астына яткан ана өчен дә куркыныч адым. Наркоз һәм төрле уколлар да файдага түгел. Ни әйтсәң дә, бу җитди операция санала. Аның ничек узасына һәр очракта да 100 процент гарантия биреп булмый, чөнки көтелмәгән төрле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин.

Казан медицина көллиятенең акушерлык һәм гинекология фәне укытучысы озак еллар профессиональ «кендек әбисе» буып эшләгән Луиза Моратованың да фикере үзенчәлекле: «Кайсар ысулы» – гади генә операция түгел. Медицина ягыннан төрле күрсәтмәләр булган очракта гына бу алымга алыналар. Ана, йә бала сәламәтлегенә нинди дә булса зыян килергә мөмкин булган очракта гына табиблар «Кайсар» ысулына бара: кан басымы уйнау, невропатология һ.б. Кайбер очракта тулгак җиткәнен дә көтмибез. Ана сәламәтлеге кайгыртыла, ә соңгы елларда бала исәнлеге өчен дә көрәшә башладылар. Шушы максаттан чыгып, бу операцияне күбрәк эшлиләр. Бу операциянең мөһимлеге икегә бүленә: авыртуга чыдый алмыйм дип кенә пычак астына керергә һич тә ярамый. Гомерем буе шул өлкәдә эшләгән, акушерлар тәрбияләгән белгеч буларак та бу дөрес юл дип санамыйм».

Ләкин бу мәсьәләгә икенче яктан якын килүчеләр дә аз түгел.

Рузилә Мөхәммәтова, журналист:
«Җир йөзендә самолетлар очканда, нишләп әле ат арбасына утырып йөрергә? Замана медицинасы алга киткән, хатын-кызларның эшен җиңеләйтергә мөмкин булганда, нишләп әле аннан файдаланмаска, ди. Кайсар ысулы белән мин кызымны таптым. Операция уңышлы узды. Үзем дә, балам да исән-имин. Әзерлекле, профессиональ табиб булганда берниниди куркынычы юк дип саныйм. Хәзер бит инде хатын-кызлар да элеккегегә караганда нәзберегрәк, көчле авыртуларга һәркем дә чыдый да алмый, сәләматлек тә гел-гел «корычтай» түгел. Гомумән Кайсар ысулы – медицинаның хатын-кызга иң зур бүләге дип саныйм. Ниндидер оешмаларның моның аша үзләренә реклама эшләргә теләүләре, үзләренең иркендә анысы». 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 03.03.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»