поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.03.2014 Мәгариф

“Авыру баланы жәлләмәгез!”

Балаларыбызның хәрәкәтләнүе, утыра алуы, яшьтәшләре белән мәктәпкә йөрүе үзе үк олы бәхет икән. Моны сау-сәламәт бала үстергән әти-әниләр аңламаска да мөмкин. Әгәр балаң тумыштан инвалид булса? Кайчакта исән баланы карап та уфылдыйбыз, сабыр канатлары сынып, үзебез дә сизмәстән кычкырып җибәрәбез. Ә баласы авыру булган ата-анага нишләргә?

“Һәр хәрәкәтен тамчылап җыябыз”

Бер гөнаһсыз сабыйга инвалид дип әйтү дөрес тә түгел кебек. Күп кенә авыру балалар да күрә ала, яза, утыра, җырлый. Хәтта сау-сәламәтләр чишә алмаган мәсьәләләрне ерып чыгучы, бик башлы балалар да бар арада. Мөмкинлекләре генә чикле аларның.

Азнакайда яшәүче Радел Хәйруллин – кечкенәдән церебраль параличлы бала. Әнисе Гөлназ, әтисе Рәфис, бөтен туганнары әлеге авыру белән инде ун ел көрәшә. 30 яше дә тулмаган яшь әти-әни иңнәрендә күпме күз яше, чыдамлык, акыл һәм ышаныч! Гөлназның йөклелек чоры әйбәт уза, андый-мондый авырулар белән интекми. Ләкин бала табуы бик озакка сузыла. Карындагы сабыйга кислород җитмәгәнлектән, баш миенә зыян килә. Гөлназ бала табудан аңына килгәч, табиблар аңа куркыныч диагнозны ишеттерә: “Балагызда церебраль паралич”, – диләр. “Киләчәге ышанычсыз түгел, вакытында дәваласагыз, балагыз башкалар кебек укый, яза алачак, бәлки мәктәпкә дә үз аякларында барыр”, – ди табиблар.

Уфа, Казан, Чаллы – бармаган шәһәрләре калмый яшь гаиләнең. Елына берничә тапкыр тернәкләндерү үзәкләре, төрле операцияләр, дәвалау курслары, массаж... “Бәбиләгәндә миңа нибары 19 яшь иде, – дип сөйли Гөлназ Хәйруллина. – Чаллыда югары белем ала идем. Башта укуны бер елга кичектердем, аннан ике елга, соңыннан бөтенләй ташладым. Бөтен вакытым улымны дәвалауга китә иде. Хәзер дә шулай. Беркайда да эшләмим. Бәләкәй чагы иң авыры булгандыр. Тулысынча сау-сәламәт бала да ярты еллап көйсезләнә. Ә безнеке... Төннәрен гел елап чыга иде. Әни белән чиратлашып дежур тордык. Өч сәгать мин карыйм, өч сәгать әни. Соңгы елларда Чаллыда лазер операциясе ясатырга йөрдек. Нәтиҗәсе күзгә күренерлек – Радел үзе утыра ала, каты ризыкларны да йотып җибәрә. Бөтен сүзне аңлый, кирәк әйберләрен аңлатып бирә ала. Улыбыз махсус җайланмаларга, арбага мохтаҗ. Казанның бер фондына хат язгач, безгә кирәкле махсус урындык китереп бирделәр. Бик сөендек. Хәзер менә гәүдәне тотып тору өчен җайланма – вертиколизатор кирәк. Радел ул җайланмада Алабугадагы тернәкләндерү үзәгендә йөреп карады. Бик уңайлы әйбер, курыкмыйча басып та була. Әмма алар кыйммәт – 100 мең сум чамасы”.

Малайның иртәләре гап-гади физкультура күнегүләреннән башлана. Аннан урамга чыгалар, төштән соң – уку. Радел Азнакайдагы коррекцион мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы. “Улыбызның бөтен адымнарын, уңышларын көтеп алдык. Һәр хәрәкәтен, адымын тамчылап җыябыз. Аның бер елмаюы да безгә зур шатлык!” – ди Гөлназ.

“Укытучысын канатланып көтә иде”

Авыру балалар өчен белем алу, беренче чиратта, аралашу өчен кирәк. Кечкенәдән дүрт стена арасында ятып, бала йомык булып үсә. Моны Гөлшат һәм Айрат Назаровлар гаиләсе дә яхшы аңлый. Алар да Азнакайда яши, кызлары Диана шулай ук церебраль паралич диагнозлы. Диана тугыз яшендә. Бөтен нәрсәне аңлый, кулына каләм тотып яза, рәсемнәр ясый белә. Ике ел буе коррекцион мәктәптән килеп укытканнар. Былтыр исә имтихан бирә алмыйча, төшеп калган, өченче сыйныфка күчә алмаган. (Инвалид балалар ел да үзләренең белемнәрен махсус комиссия каршында дәллилләргә тиеш.)

“Укытучы апасын Диана шулкадәр көтеп ала иде, ул килер алдыннан уенчыкларын, өйләрне җыештыра, канатланып торды. Хәзер көйсез йөри, – дип борчылуын да әйтеп алды әнисе Гөлшат. – Мин балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшлим. Ирем дә көн-төн эштә. Бала без өйдә булмаганда тәрбияче белән утыра. Диана укыганда ничектер киләчәккә өмет белән карый башлаган идек. Аның акылы бар. Бөтен нәрсәне дә аңлый. Хәтта русча сөйләшә башлады. Хәзер исә күңел китек кебек. Үз кесәбездән түләп укытучы яллар идек, кыйммәткә төшә. Бер дәрес – 200 сумга якын”.

Белгеч фикере

“Дәвалау курсларыннан баш тартмагыз”

Наилә Агрусева, Казанның VIII төр 61нче махсус (коррекция) мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

– Безнең мәктәптә мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый. Арада ДЦП диагнозы белән балалар да бар.

Мәктәптә барлык фәннәр дә укытыла. Программа һәр баланың уку мөмкинчелеген күздә тотып төзелә, ягъни һәр бала белән шәхсән, аның диагнозын күздә тотып эшлибез. Өй шартларында укучы балаларга атнага 3-4 тапкыр барып укытабыз. Дәресләребез фонетик күнегүләр, гимнастика ясаудан башлана. Башлангыч сыйныфларда агрессияләрне җиңү, дәрескә кертеп җибәрү максатыннан, укытуны уен элементлары белән бәйләп алып барабыз. Бездә укучының үз-үзен тотышын яхшыртуга, мөстәкыйльлеген үстерүгә зур игътибар бирелә.

Авыру бала караучыларга, аларның якыннарына нинди булырга соң?

* Ата-аналарына аларны гади, сау-сәламәт бала кебек кабул итәргә кирәк. Башка балаларыгыздан аермагыз. Аларның да кызыксынулары, ихтыяҗлары шундый ук.
* Баланы яратыгыз. Якыннарының мәхәббәте аңа күп кенә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр.
* Кайбер ата-аналар табиблар тәкъдим иткән дәвалау курсларыннан баш тарта. Бу – дөрес түгел. Алар тәкъдим иткән тынычландыручы дарулардан курыкмаска кирәк. Бүгенге көндә фармокология алга китте. Әлеге дарулар тынычландырудан тыш хәтерне, фикерләү сәләтен дә яхшырта.
* Ата-ана балага таләпчән булсын. Аны жәлләргә кирәкми. Киресенчә, бала башкарып чыга алырлык күләмдә эш бирегез. Мәсәлән, хуҗалыкта булышсын, арбада булына карамастан, идән себерсен, тузан суыртсын. Ул үзенең булдыра алуын, кирәклеген аңларга тиеш. Үз-үзенә ышаныч тудыру кирәк.
* Ата-ана педагог, психолог һәм табиблар белән тыгыз элемтәдә торырга һәм белгечләрнең киңәшләрен үтәргә тиеш.
* Авыру балалары булган ата-аналарга бер-берсе белән аралашу мөһим. Балаларына да үзара аралашу мөмкинчелеге тудырырга кирәк.
* Баланың авыруы турында бар мәгълүматны энәсеннән җебенә кадәр өйрәнегез. Үз хокукларыгызны белегез.

Саннар

* Церебраль параличны 5 яшькә кадәр дәваласаң, 90 проценты балалар терелә ала, ди белгечләр.
* Барлык авыру балаларның 60 проценты югары интеллектлы, акыллылар.
* Бүген Россиядә якынча 85 мең ДЦП диагнозлы бала бар.
 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 2 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»