• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

03.03.2014 Ир белән хатын

«Ир хыянәтендә үзем гаепле»

Ут чәчеп торган, чибәр, сыгылмалы хәрәкәтле, күз карашыннан ук нур бөркелеп торган сылу гәүдәле хатынга текәлеп карап торганымны үзем дә сизмәгәнмен икән. Фитнес тренажерларында килеш кенә сөйләшеп киткәнебезне сизми дә калганбыз.

«Ә син күз алдыңа китерә аласыңмы – моннан ике ел элек кенә үлчәү уклары минем авырлыкны 116 килограмм итеп күрсәтә иде? – дип, ап-ак тешләрен балкытып елмаеп җибәрде яңа танышым. – Хәзер мин 57 килограмм авырлыкта».

– Мин – яратсам, үлеп бетеп ярата торган кеше. 21ем тулганчы туй балдагы кигән, беренче сөйгән ярыма кияүгә чыккан хатын-кыз. Ирем авылдан килгән егет иде, җир җимертеп эшли, тәмле ашарга, көйле яшәргә яратучы. Бер-бер артлы ике бала таптым, шуларны үстергәндә өйдә утырдым. Ирем Айзат яхшы гына эшли башлады, башта минем өчен дип ачкан балалар киеме ноктасын, бераздан, киңәйтеп, зуррак кием-салым кибете итте. Ә мин өйдә ашарга пешерүче, чиста кием-салым әзерләүче, ир көен көйләп, балалар кирәген кайгыртучы роленә төшеп беттем. Тәмле итеп ашарга пешерәм, өйдәгеләр шуны яратып ашавына сөенеп туя алмыйм, көзге, ниндидер салоннар турында башка да кереп чыкмый. Ә бит сиксәнне тутырмаган – миңа нибарысы 42 генә...

Әни килде шулай берчак. Айзат, киенде-ясанды да, чыгып китте. Әни сорый: «Ирең кая китте соң синең?» Эшкәдер, димен, үзем, әнинең усал күзләренә караган килеш, Айзатның телефон номерын җыям. «Дуслар белән чаңгы шуарга шәһәр читендәге комплекска барабыз», – диде Айзат. Мин моны әнигә кайтарып әйттем. Шунда әни бер тында үзенең ни уйлаганын әйтеп салмасынмы: «Син бөтенләй юләргә чыктыңмы әллә? Иреңнең көннән-көн яшәргәнен, үзеңнең дары мичкәсе кебек килбәтсез тазарганыңны сизмисеңме әллә?» Бер чиләк салкын су белән коендырдылармыни, үз әниең шундый сүзләр әйткәч, башкалар ни уйлый диген!

Кичен Айзат белән сөйләшү теге «салкын су» дозасын арттырды гына. Җайлап кына әйтә бу миңа: «Ярар, ташламам инде мин сине, әмма минем хәзер яраткан хатыннарым бар. Син бит инде ишек тишегеннән дә керә алмаслык мичкәгә әверелдең, Рәйсә!..» Мичкә?! Хатыннар?! Ташламам?! Мин ул көнге халәтемне бер үзем генә беләм. Кая караганмын икән соң моңарчы, кайчан шушы түбәнлеккә төшкәнмен? Шул көннән башлап, Айзат минем өстән ачыктан-ачык йөри башлады. Минем алда ук очрашулар билгели, «сагындым», «сине генә уйлыйм» дигәннәрне тавышын акрынайтмыйча ук ишеттерә башлады. Бик авыр иде. Ә минем исә өйне, балаларны, хәтта, оят булса да әйтим, иремне дә ташлап китәсем килмәде.

Кәрәзле телефоннар сата торган кечкенә генә кибеткә таныш хатыным аша менеджер булып урнаштым. Үз акчамны эшли башладым, диетага утырдым, иремнән бер тиен акча да алмый башладым. Ул алып кайткан ризыкка да орынмадым – балаларга пешерәм, алар яратып ашый, Айзат та берни булмаган кебек яшәвен дәвам итте. Ирем минем өйдә булу-булмауга да игътибар итми башлаган булган икән. Ике айда 5 кило югалттым, аннан ике ай буе авырлык бер граммга да кимемәде. Танышларым психологка җибәрде. Психолог белән өч-дүрт очрашу-тренингтан соң, авырлыгымны кабаттан югалта башладым. Ул вакытта инде кечкенә генә бер оешмага хисапчы ярдәмчесе булып урнашкан идем. Утыз киломны югалтканда инде хисапчы буларак эшкә кабул иттеләр, хәтта чит илгә ял итәргә юлламалык акча эшләдем. Хәтерлим – ул вакытта Айзатның бизәнү өстәле өстенә калдырган акчалары шактый тупланган иде. «Акчаң юктыр, кайдадыр эшлисең дә кебек, ач йөрмә», – дигән сүзләр белән атнасына 3-4 мең сумлык купюра калдыра бу – мин орынмыйм. Мисырга очасы көнемдә (балалар Айзатның әт
и-әнисе янына авылга кайтып киткән иде) шул акчалар өеме янына кәгазь сырладым: «Мин ике атнага Мисырга очам».

Мин шул ике атнада хатын-кызга әверелдем дә! Йогага йөрдем, ябыгуымны да дәвам иттем, үз-үземә сокланырга өйрәндем. Ялдан кайтып, фатир ишеген ачуыма, каршыма яңаклары суырылган Айзат килеп чыгуын бүгенгедәй хәтерлим. Аның беренче җөмләсе: «Гаиләне җимермик, зинһар, Рәйсә, гафу ит мине!» – булды.

Ә бит мин аңа түгел, үз-үземә үпкәле идем! Ирләрне хыянәттә гаепләү җиңел ул, ә бит шул вакытта без үз-үзебезнең көзгедәге чагылышыбызны гына күрә белмибез. Без аңлаштык, хәзер матур яшибез. Түгәрәк бәхет өчен көндәлек тырышлык кирәк икәнен дә аңладым. Иң мөһиме – соңармадым... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№59 (870894) / 06.03.2014 20:14:40

атна саен 3-5 мең калдырып, миннән берни таләп итми генә каядыр чыгып китсә, мин дә риза булыр идем кебек))))))) но ул чакта ул гаилә булмый инде

№58 (870876) / 06.03.2014 17:44:03

Бу хатынның ире әйбәт булган инде, көн саен эчеп кайтып тавыш куптара торган булса, бер тиен акча бирмәсә, бер дә 116 килограммга тазармас иде, киресенчә шыр сөяккә калып ябыгыр иде. "Ач йәрмә" дип атна саен 3-4 мең сум бирсен әле! Кайда тагын андый ирләр бар? Бер алдына, биш артына чыгып торсаң да кадереңне белмиләр.

№57 (870854) / 06.03.2014 10:46:38

Әкиятчеләр...

№56 (870815) / 05.03.2014 21:01:37

Лия,син урдэк кебек икэн...

№55 (870812) / 05.03.2014 21:00:18

иртэн тору белэн ашый башлыйм- ятканчы шулай дэвам итэ. тик симерунен с хэрефе дэ юк миндэ. 50-52 кг. ташка басылган минем очен. бераз тазару зыян итмэс иде дэ...

№54 (870757) / 05.03.2014 14:22:17

+, син аны яшь чакта печтермәгәниеңмә? печтереп тә оныттыңмәллә? хәзер кирәге чыкканма.

яшьтән үк картлыкны уйларга кирәкие. яштән нормага кергән секс,картайгач та нормада. 68яшь - зарланган җук...

№53 (870751) / 05.03.2014 13:50:35

Төрлечә кызыктырып карадым инде. Сексуаль кием дә киеп карыйм, афродизиак белән ашарга да пешерәм, янына да ятып карыйм, ноль внимания, бер файдасы да юк. Печелгән тәкә кебек тик йөри.

№52 (870743) / 05.03.2014 10:36:18

Сылу гэудэле,жаныем табигатьне алдалап булган юк эле!
Муен,куллар,йоз симез булсан да,булмасан да картая!
Нэфислек кыз чакта матур.
Хатын-кыз сояклэренэ ышкылып йорергэ тиеш тугел.

№51 (870735) / 05.03.2014 07:43:59

+, үзең гаепле!!! кызыктырмый башлагансың иреңне....

№50 (870730) / 05.03.2014 06:33:34

Утеп барышлый, корсак үскән саен секс азая. Минем ирнең эшләмичә өйдә ятып корсагы нык кына зурайды, әмма сексның елга бер дә булганы юк.

№49 (870714) / 04.03.2014 21:25:29

Ашагыз барсын да,уткэндэ)))

№48 (870713) / 04.03.2014 21:17:32

Закирә, Ирең әллә , бирәнменный мени,ничә еллык?

№46, №47 дөрес язган!!!

№47 (870709) / 04.03.2014 21:08:56

Закирэ, Сез аны азрак ашатырга тырышыгыз, минеке дэ шулай булган иде, весы алды да кон саен улчэнеп тора, ашавын да нык киметте, прес ясый кон саен, шактый кимеде. Максат куйса уз алдына ябыгрга була инде.

№46 (870708) / 04.03.2014 21:02:47

Закирә, секс, еще раз секс

№45 (870706) / 04.03.2014 20:56:54

Үзем симермим. Менә иремнең корсагы шактый үсә башлады. Нишләргә икән?

№44 (870705) / 04.03.2014 20:55:40

чонки жыерчыкларга, синен ничэ яшьтэ булуын, шунын кадэр генэ!
Менә бу сүзләрне аңлап бетерә алмадым!

№43 (870704) / 04.03.2014 20:53:25

Маленькая собака до старости щенок, дип тә әйтәләр әле.
Яшем нәкъ 50. Дөрес чамалагансыз. Алай кызганыч, дип әйтмәс идем инде үземне. Авыл җирендә хатын-кызлар симерә, дигәч кенә яздым инде. Симермәгәннәре дә бар дип. Безнең эштә күп симез булмаганнар. Симезләре азрак.

№42 (870703) / 04.03.2014 20:53:22

Шакир,"20 яшьлек кыз авырлыгындагы 50 яшьлек хатын матур булудан бигрэк,кызганыч куренэ".Нигэ начармыни?!Маладис, 50 яшендэ дэ шулай булып калгач. Алайса тегеннэн бултэйгэн, моннан асылынган майлары белэн коч-хэл атлап йоргэн хатыннар матурмы?!Узлэре гыж-гыж сулый. Кызганам мин аларны, Аллам сакласын андый гэудэдэн!Сылу гэудэле ханымнарга ни кисэ дэ килешеп тора.

№41 (870696) / 04.03.2014 18:57:19

Закирэ,син хужа насретдин кебек,х.насретдин эйткэн бит,мин ишек алдындагы ташны яшь чакта да кутэрэ алмыйдыр идем,хэзер дэ кутэрэ алмыйм,минем коч-егэрем эле дэ яшь чактагы кебек дип.

№40 (870694) / 04.03.2014 18:48:11

чыпчык, мин мактанмыйм, дөресен язам. Намазны элек тә укый идем, зарядканы күптән түгел ясый башладым, картаясы килми бит. "В Контакте" да фотоларым бар, тик аның адресын язып булмый, мондагы бөтен кешенең дә мине белүләрен теләмим.

№39 (870693) / 04.03.2014 18:33:41

Мин 18 яшемдә 52 кг идем, хәзер дә 52 кг. Бер вакыт 47 кг булып алдым. ))))
Буен да шул кадэр булгач, синен гэудэн нормада дияр идем,тик яшенне язарга оныткансын,Закирэ! Эллэ ансы да,улчэу теле кебек тибрэнеп аламы?

20 яшьлек кыз авырлыгындагы 50 яшьлек хатын матур булудан бигрэк,кызганыч куренэ.
Чонки,мондыйлар турында- арттан пионер,алдан пенсионер дилэр.

чонки жыерчыкларга, синен ничэ яшьтэ булуын, шунын кадэр генэ!

№38 (870692) / 04.03.2014 18:28:30

Нигэ экият булсын Ания?
Хатыннарыннан туйган ирлэрнен ичиткэ чыгулары экият тугел бит!
Тик,сэбэпне юанлыктан эзлэу мэзэк.

№37 (870690) / 04.03.2014 18:25:21

Бигрәк матур әкият)))))))

№36 (870687) / 04.03.2014 18:02:29

эле син намаздан сон зарядка ясыйсын тугелме тукран,утерэсен син тукран уз-узене мактап,ничек сине бер фотоны булса да курергэ инде.

№35 (870686) / 04.03.2014 17:56:53

Нинди генә диета булса да, организм энергия чыгарырга тиеш. Энергия чыкмый җыелып бара икән, нинди диета тотсаң да симертә. Мин үзем бу ярамый, теге ярамый дип тормыйм, үзем теләгән нәрсәне ашыйм, тик чамасын белеп, аз-азлап ашыйм. Кичке алтыдан иртәнге тугызга кадәр бернәрсә дә ашамыйм, тамагым кипсә су эчәм.

№34 (870684) / 04.03.2014 17:23:01

Та-а-а-к))) "иртән ике ПЕЧЕНЬЕ", "эштә НОРМА буенча", "АШ кайчак ИПИ белән ашала", "шикәрсез эчәргә ТЫРЫШАМ", "КОНФЕТ я ике ПЕЧЕНЬЕ", "КИЧКӘ БЕР ҖИЛӘК-ҖИМЕШ" - монда бит диетаның д хәрефе дә юк.
Җиләк-җимешне кичкә калдырырга ярамый, но бик ачыксаң анысы гына зыянлы түгел инде.
Аш та бик файдалы ризык түгел, бәрәңге, токмач, терлек мае (шулпага чыга бит инде ул) - барысы да тазарта))

№33 (870682) / 04.03.2014 17:04:40

Зифа, мин дә 2008 елда бер 10-15 кг алып атып,зифаланып киткән идем. Тик ул чакта миңа башка өлкәдә)))))) булышучы булды, бары шуннан гына күрәм. Хәзер ул кеше янымда булмагач, тагын тазара башладым, аны янымда тотарга мөмкин түгел, бик еракта яши. Аралашмыйбыз, күрешмибез, шулай кирәк. 5 кг га арту -минем өчен катастрофага әйләнде. Чөнки 2 размерга киемнәремә сыймый башладым, ә элегрәк кигәннәре капчыкны хәтерләтәләр. Җәйгә миңа кечерәйгән киемнәремә иркен сыярлык итеп ябыгырга кирәк. 3 ай җитәр иде. Бүгеннән үк башлыйм дип тотынам. Иртән кофе, 2 печенье белән эшкә китәм, эштә норма буенча салалар, эштән кайткач 1 тәлинкә ашны иписез ашарга тырышам, кайчак ипи белән ашала. Чәйне җимеш салып шикәрсез эчәргә тырышам, кайчак конфет я 2 печенье. Кичкә берәр җиләк-җимеш. Кышка кергәндә стресс кичерәм, шуннан соң тазара башлыйм. Кайчак ашамыйча да тазарам кебек тоела. Аптыраган инде.

№32 (870676) / 04.03.2014 14:03:14

Әйе №27, мин язган диета ябыклар өчен түге)) "Зифа"га әйләнү өчен ай-һай тырышырга туры килде үземә дә.
Бер елны ике кайгы бергә килде: әни үлде һәм яраткан кешемнән аерылдым(( Шуннан ике-өч ай эчендә дары мичкәсенә әйләнгәнне сизми дә калдым.
...Бервакыт Аның хатыны белән төшкән фотоларын күрдем. Хатыны чибәр, әзрәк миңа охшаган))), матур гәүдәле. Шушы фото мине чынбарлыкка кайтарды. Үземне тәртипкә китерергә сүз бирдем! Ике ай эчендә мин моны эшләдем! Бераз вакыт узгач, Аның хатынының яңа фотосын күреп шаккаттым: ул шактый килешсезләнгән, тазарган иде. Кияүгә чыккач, тормышы көйләнеп киткәнме, әллә киресенчәме - анысын аңламадым...

Өйдәгеләр өчен ашарга пешерү ул аны син дә ашарга тиеш дигән сүз түгел)) Кабак бәлешенең эчен ашап камырын калдырырга була)) "Башкалар ашый бит әле, алар тазармый, мин дә ашыйм" дияргә ярамый безгә. Димәк, безнең организм башкачарак, безгә тәм-том килешми((

Аннары "иртәгедән (дүшәмбедән, җәй көне) диетага утырам, спорт белән шөгыльләнә башлыйм" дию дөрес түгел. Бүген, хәзер үк башларга кирәк. Иртәгә ул беркайчан да җитмәячәк!

№31 (870674) / 04.03.2014 11:55:19

Мин 18 яшемдэ тегермэн ташын кутэрэ алмый идем, хэзердэ кутэрэ алмыйм. Бервакыт астына лом кыстырып селкетугэ ирештем, Югыйсэ физзарядкада ясамыйм, авыр нэрсэлэрдэ кутэрмим, гел ятыпкына торам. Кая китэ икэн бу коч?

№30 (870673) / 04.03.2014 11:27:22

ӘЙЕ, нужэли бер 2 кон аллах ризалыгы очен дип булса да ураза тотып булмый? ураза тоткан кеше соныннан чамалап ашый башлый; тукта, бу ризыктан башка да яшэргэ була бит дип уйлыйсын.
МИН БУ! "юанайган хатынын оялучы ир" дигэнегезне хич анлый алмадым. кайда, нинди хэреф тошеп калган сон?
ТУКРАН! сезнен белэн килешеп булмый. минем ирем ак майсыз, варенье -балсыз, кондитер эйберлэрсез чэй эчэргэ утырмый. ана карап анын бер дэ тазарганы юк. монда организмда матдэлэр алмашынын тизлеге зур роль уйный.

№29 (870670) / 04.03.2014 11:01:43

Мин 18 яшемдә 52 кг идем, хәзер дә 52 кг. Бер вакыт 47 кг булып алдым. Кайвакыт тазарып та китәм - 53 кг булам. Буем 152 генә, бик ябык икән димәгез. Диетада утырмыйм, майлы, кызган әйберләр, камыр ризыклары, колбаса яратмыйм,ипи почти ашамыйм,(ашыйсы килми) җәяү күп йөрим.

№28 (870659) / 04.03.2014 09:42:16

Әйе,кабакны утятницада камырсыз(тышсыз) пешер дөге белән, биик тәмле була. камыр да ашамыйсың,бәлеш эче шикелле генә була.

№27 (870658) / 04.03.2014 09:10:47

Зифа, Тукран, бик зур рәхмәт сезгә. Сез тәкъдим иткән меню ябыклар өчен я организмын ризык белән шыплап агуламаганнар өчен файдалы, әлбәттә. Тик организмны баллы-майлыдан соң ничек тәмсез-майсызга күндерергә соң? Өйдәгеләр өчен тәмле итеп әзерләгәч,ул бит тоже сорый, барыбер кабарга туры килә. Мәсәлән, чәй белән эчәргә минем ир печенье сорый. Аның өчен алып кайткач, мин дә 1-2 печеньесыз эчмим. Аптырагач кабак ашап карыйм. Ул үзе генә бик тәмсез. Ризыкка кушкач кына тәм кертә. Кабактан бәлеш пешерәм, аны камыры белән ашарга туры килә. Бәлеш эченә атланмай салам. Бәлки, чыннан да диета яхшырактыр ә? Берничә ай дәвамында бик ябыктыра торган диета белмисезме?

№26 (870656) / 04.03.2014 06:51:49

Ябыгу белән түгел ул, соңыннан тәнең шәлперәйсә. Гәүдә мускуллары һәрвакыт тонуста булырга тиеш. Шуның өчен диета тоту белән беррәттән көн саен гимнастика да ясарга кирәк.
Майонезлы салат белән тортны көн саен ашамыйсың инде, аны бәйрәмнәрдә генә әзерлисең. Ак май да(сливочный) бик тиз симертә. Баллы ризыкны ашамый булмый, чөнки баш мие яхшы эшләсен өчен глюкоза кирәк. Ә колбаса, чипсы, төрле полуфабрикатларны бутенләй магазиннан алмыйм.

№25 (870653) / 03.03.2014 23:01:51

Иң яхшысы - ашый-ашый ябыгу)
Бары тик зыянлы ризык кына ашамаска: баллы, артык майлы, тозлы, камырлы һәм кибет ризыгы - колбаса, рулет, төрле фастфуд, чипсы... Бердәнбер кагыйдәне истә тоту җитә: нәрсә тәмле - шул зыянлы)))

Нәрсә ашарга ярый: майсыз ит (кош, сыер ите, бәрәңге белән түгел, ипи белән түгел). Эремчек (сметана, шикәр комы салмыйча гына). Коры эремчек бармаса, сөт, бал кушарга була. Җиләк-җимеш, яшелчә. Сыр, карабодай боткасы - сирәк кенә. Катык, кефир. Гади ризык симертми. Борынгы кешеләр рационына кайтарга кирәк)
Су, чәй (балсыз) чикләнмәгән күләмдә. Гадәттә, кеше ачыгу белән сусау хисен аермый. Тамагы ач дип уйлап ашарга керешә, ә аның организмы су гына сораган була югыйсә)
Бәйрәм табыны артына утыруга өстәлне барлап чыгыгыз: монда нәрсә ашарга яраклы. Майонезлы салатлар, тортларны сразы сызып атыгыз. Мин, гадәттә, гел җиләк-җимеш ашап, витамин туплап кайтам.



№24 (870651) / 03.03.2014 22:37:57

Зифа, ашамыйча торуның серләрен аңлат әле.

№23 (870645) / 03.03.2014 22:15:23

Их сез, ихтыярсыз затлар! Матур формалы булуның рәхәтен белмисез бит сез! Бернинди тәмле татлы ризык та ул ләззәтне алыштыра алмый. Калын-калын корсак күтәреп йөрүчеләрне чын күңелдән кызганам мин. Эштә хатын-кызлар арасында көн дә шул проблема күтәрелми калмый, "ничек кенә ябыгасы инде!" дип зарланалар, ә үзләренең телендә генә ашау темасы: "бүген нәрсә пешерергә, туган көнгә нинди яңа салатлар ясарга, кайсы кибеттә нинди тәмле әйбер саталар?".

№22 (870638) / 03.03.2014 21:28:24

Соры корт,№19

№21 (870635) / 03.03.2014 21:14:56

Бэхэслэшмэгез,жэмэгать.Йэри торган ир -ул табигате позволять иткэнче ,эллэ нинди сэбэплэр табып йэриячэк.Каны шундый чэнки.Йэрмэгэне -эллэ нинди ямьсез, алама хатынны да санлап яши.Йэрми.Бу тормыш шундый парадокслардан тора.Табигать законнарына каршы барып булмый.Кеше олыгая,йэз,кыяфэт ,фигура -нэфислеген югалта.Клара Булатова эйтмешли "кабыгым узгэрэ,асылым шулай кала".Лэкин хыянэт иту эчен -бу сэбэп тугел.

№20 (870622) / 03.03.2014 19:47:10

клоннар монда

№19 (870621) / 03.03.2014 19:46:54

Тазармыйм дип, авыр тырышлыклар белән яшим ди менә. Бер генә яшисе, ни телим, шуны ашыйм, Аллаһы боерса, пока тамактан үткәндә. Кыен күрә-күрә, форма тотучыларны чын күңлемнән кызганам, мескеннәрне...

№18 (870620) / 03.03.2014 19:40:53

Сиңа әле.
Өйләнгән чактагы үлчәмдә калучылар дам мин үземне әйтеп үтәләм. Тик бу миңа авыр тырышлыклар белән бирелә.. Спорт белән бик дус.. Һәм шулай ук ашау ягын бик нык күзәтәм.

№17 (870616) / 03.03.2014 19:12:28

.анлаштык хэзер матур яшибез)))
Янадан симергэнче,яшибез!

Кайсыгыз,20 ел бергэ яшэп тэ, ойлэнгэн,яки кияугэ чыккан чактагы улчэмдэ калдыгыз?
Диймувечкалармы эле дэ?
Пиво савыты тезегезгэ тошеп бара,эле кеше тикшергэн булалар бит!

№16 (870614) / 03.03.2014 18:48:41

.анлаштык хэзер матур яшибез.. шул ирнен туры юлга басуына ышанып буламы? Ай-хай, белмим,белмим.Арада баребер киртэ торачак.Кунелен нинди эйбэт булса да бер дэ онытыла торган эйбер тугел.Теле б-н эйтмэсэ дэ хатыны, кунелен гел тырнап торыр ул хэллэр.Аннан сон,симерудэ дэ тугел монда сэбэп.Ул ирнен геннарында,нэселдэн килэ торгандыр бу эш.

№15 (870610) / 03.03.2014 18:09:38

Кызганычка каршы, хатын кызлар елдан ел симерә шул.Бигерәктә авыл җирлегендә..

№14 (870609) / 03.03.2014 18:03:35

116 кг-га житкэнче нэрсэ карады икэн бу хатын! Ир-ат урынында булсам мин анлатыр идем, эзрэк узенне козгегэ кара дип.

№13 (870608) / 03.03.2014 17:58:14

"Кем бу" да, "мин бу"... Тагын талаша башладылар инде, төп теманы онытып. Хатыны 116 кило булгач, 50 килолы кызлар белән очрашуына аптырасы юк инде. Тик ирләрнең кайберсе кызлар белән очрашмыйча, эчә торган, алкоголичка хатыннар янына йөрүне хуп күрә. Ул хатыннары матур булса бер хәл иде, битләре шешенеп беткән, үзләре аякларында басып тора алмый исереклектән, шулар яныннан ирләр өзелми. Неуҗели эчми торган, яхшы хатыннар юк?

№12 (870606) / 03.03.2014 17:44:01

кем бу,кем икәнеңне белдем.ахрына исмеңне куйгансың...

№11 (870604) / 03.03.2014 17:37:27

Миңадимәгәе.
Дөрес итеп язарга өйрән. Укырга өйрәнсәңдә комачауламас..әгәр инде барып чыкса. ))Мескен бер әдәм)) Бозау

№10 (870599) / 03.03.2014 17:07:18

хет әллә кем бул,Мин бу!,әммә татарчаны татарча,кеше аңларлык итеп яз!!

№9 (870596) / 03.03.2014 16:39:11

Ир- атны мыскылламаган шул, юанайган хатынын оялучы ир,киресенчэ ирлек урнэге итеп бирелгэн.
Менэ,хэзер ни очен хатын-кызлар сояркэ тота,дигэнгэ жавап бу.

№8 (870595) / 03.03.2014 16:31:16

Чираттагы, иратларны мыскыл итеп, түбәнесәйтем, хатын - кызны миңерәтер өчен, хыялый - гайбәт рухындагы, бармактан суырып язылган язма.
Авторын язмага каруга кем икәнен әйтеп бирдем.

№7 (870590) / 03.03.2014 15:27:26

Ни гаҗәп, шундый яш хатыннар белән чуалган ирләр картайгач шул симез хатыннарының аягына егылалар. Әнә "Ералаш" башлыгы 67 яшлек Грачевский үзенең 27 яшлек хатыны белән аерылышкан ди.. Кемгә кирәк инде ул, һаман шул карт хатынына килеп ялыныр инде.
Бу хатын дөрес эшләгән Мисырга ял итәргә барып, хатын үз-үзен яратырга, үзен кайгыртырга тиеш, югыйсә ирләр алдында бер кадерең дә калмый.

№6 (870585) / 03.03.2014 14:32:24

Җыелма образы гына булса ,чурт с ним!
Тик монда бит,хатын-кызны тагын да аңгырату пропагандасы бара!
Кем баласын карап өйдә утырган,кем баласын карынында йөртеп,имезеп юанайган?
Бу бэхетнең вакытлы икәнен генә аңлый микән,героиня?
Юанайганга күрә хыянәт иткән,имеш! Ә хатыны авырый башласа,шул хәсискә ничек ышанырга????

күрәсең,кайберәүләргә тыныч тормыш ярамый. Напрягта тоту, ябыктыра да, иске хатынны да янача яраттыра шул.

№5 (870584) / 03.03.2014 14:27:29

бу мисал - татар хатын-кызынын жыелма образы.

№4 (870583) / 03.03.2014 14:27:13

ялгыш аңлагансың, доньяда Иркә генә мени, хатын-кызларча уйламаган?
Мин дә бар әле!

№3 (870582) / 03.03.2014 14:06:29

мин уҗ сразу аңладым син икәнен №1нең.

№2 (870581) / 03.03.2014 13:37:13

диета ярдәм итмәс шул,№!

(Иркә)

№1 (870577) / 03.03.2014 13:02:08

Эйе,гаеплэгез үзегезне бичара татар хатыннары!
Аларны ашатып-эчертеп,ир хакы бала хакы,дип яшәп тә үзегезне гаепле саныйсыз икән,сез ирләрдән ни көтәсез соң? Билгеле,сез гаепле!!!
Өйләнгәндә 70 кг булган егет,өйләнеп 120 гә әйләнгән ирнең хатыны йөрсә дә, сез үзегез гаепле!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar