02.03.2014 Медицина
Сез медицина оешмалары эшчәнлегеннән канәгатьме? (Сораштыру)
Халыкның медицина оешмалары эшчәнлегенә карата канәгатьсезлек белдерү очраклары саны буенча Татарстан – Россия төбәкләре арасында бишенче урында. Республикада 1 миллион пациентка 1097 зарлану очрагы туры килә. Мәҗбүри иминиятләштерү территориаль фонды тарафыннан төзелгән “кара исемлек”кә республиканың 11 хастаханә һәм дәваханәсе кертелгән.
Антирейтингның беренче дүртлегендә Новгород өлкәсе (1097 зарлану очрагы), Санкт-Петербург шәһәре (1020), Томск өлкәсе (678) һәм Камчатка крае (622) урнашкан. Ничек уйлыйсыз, медицина тармагы алга киткән хәзерге заманда халык нигә һаман медицина оешмалары эшчәнлегеннән зарлана? Сез аннан канәгатьме?
Азат Гыйльманов, Питрәч районы Шәле табиблык амбулаториясенең баш табибы:
– Авылдан киткән саен, пациент белән табиб арасы ерагая бит ул. Хәзер яшьләргә тизлек кирәк. Бәлки, шул да йогынты ясыйдыр. “Башка илләрдә әнә шулай эшлиләр”, – дип, чит ил үрнәген алга сөрүчеләр дә бардыр. Анысын төгәл генә әйтеп булмый. Әмма бездә алай зарланучылар юк. Дарулар мәсьәләсендә генә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Табиб бит ул, нинди даруны файдалы дип санаса, шуны язарга, ә даруханә ул язган даруны берничә көн эчендә табып бирергә тиеш. Ә бездә ул киресенчә килеп чыга. Безгә атна саен исемлек бирәләр һәм табиб шул булган даруларны гына язарга мәҗбүр. Шәһәр җирендә укол кадаган, “перевязка” ясаган өчен дә акча сорыйлар дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Авыл җирендә мондый хәлнең булганы юк.
Фәрид Мифтахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Табиблар, укытучылар, аз хезмәт хакы алып эшләсәләр дә, үз хезмәтен намус белән башкарырга тиеш. Ләкин хәзерге вакытта вәзгыять башкача. Әйтик, бүген укытучы эшен җиренә җиткереп эшли алмый. Балаларга өстәмә белем алу өчен репетиторлар кирәк. Шул ук укытучы эштән соң репетиторлык белән шөгыльләнә. Мөгаллимнәр кебек үк табиблар да үз эшен тиешле дәрәҗәдә башкармый. Яхшы хезмәт күрсәтсеннәр өчен, аларга күп очракта таныш-белешләр аша чыгарга, яки яхшы гына “бүләк” китерергә кирәк. Болар барысы да халыкта канәгатьсезлек уята, билгеле. Пациентларны дәрәҗәсенә карап яисә башка сәбәпләр нигезендә “аеру” да ризасызлык тудыра. Шуңа күрә табиблар өчен намус һәм гаделлек төшенчәләре һәрчак беренче урында торсын иде.
Зиннур Тимергалиев, шагыйрь (Арча):
– Шәхсән мин медицина оешмалары эшеннән бик канәгать. Ә халыкның зарлануы табибларның саны җитмәү белән аңлатыла, минемчә. Алар халыкны кабул итеп өлгермиләр. Шул гына. Табиблар көн буе кабинеттан чыкмый утырса да, чират кимеми. Мин – икенче группа инвалид. Арчаның район хастаханәсендә еш дәваланырга туры килә. Анда стационар табиблары иртәнге сигезенче яртыдан төнге унга кадәр хезмәт куя. Сәгать биштә: “Эш вакыты бетте”, – дип кайтып китмиләр. Авыр хәлдәге кешеләрне төн буе саклап чыккан чаклары да була.
Илназ Гарипов, җырчы:
– Бу жәйдә әниемнең йөрәгенә операция ясадылар. Ул бүген үзен бик әйбәт хис итә. Аллага шөкер. Шуңа да ниндидер тискәре сүзләр әйтәсем килми. Татарстанның антирейтингта бишенче урынга чыгуына килгәндә, халыкның ризасызлык белдерүе бер медицинада гына күзәтелми. Бөтен өлкәдә шул хәл.
Ләйсән Сафина "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе:
– Мин медицина хезмәткәрләренә сирәк мөрәҗәгать итәм. Ләкин туганнарым, дусларым, таныш-белешләрем сөйләгәнчә, ул өлкәдә профессионаллар, белгечләр бик аз. Халыкка түләүсез рәвештә ярдәм алу юк дәрәҗәсендә бит. Ә хастаханәгә керсәң, кеше төсле караучылар бик аз. Халык зарланмый булдыра алмый. Хастаханәгә үз даруың белән бар инде! Даруханәгә керергә дә куркыныч. Дөнья хәтле акча калдырып чыгасың. Үзебездә чыккан арзан дару юк дип, читтән кайткан кыйммәтлене саталар. Анысына үзем һәрвакыт шаккатам. Хәзер күпчелек кеше түләүле клиникаларга мөрәҗәгать итә. Дәвалавы шулай ук булса да, анда сиңа кеше итеп карыйлар. Медицина алга китә дә бит, ләкин заманча җиһаз һәм давалану өчен күп акча түгәргә кирәк.