• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

27.02.2014 Җәмгыять

9 Май кишер бәйрәмеме?

«Бөек Ватан сугышы ветераннары илебез өчен бернинди файда да китермәгән. Алар булмаса, без хәзер чәчәк атучы илдә – Германиядә яшәр идек. Илне саклыйбыз дигән булып, никадәр архитектура үрнәге җимерелгән, күпме гөнаһсыз гомер өзелгән! 9 Май – Җиңү бәйрәме түгел, Оят бәйрәме ул!» Боларны укыгач, тәндәге бала йоннары кабара, шулай бит!

«Дождь» телеканалының: «Йөзләгән гомерне саклап калу өчен Ленинградны дошман кулына бирергә кирәк идеме?» – дигән сораштыруы киң җәмәгатьчелекне уятып җибәргән иде. Ә бит социаль челтәрләрдә күпкә хәтәррәк сүзләр «чәчәк ата». Язма башында китерелгәннәре пүчтәк кенә әле...

Интернетта ни булмас, дияр кайберәүләр. Анысы да хак. Ветераннарның күпчелегенең бу хакта белү түгел, ишеткәннәре дә юк икән. Менә яшьләрнең күбесе «Без ветераннарга каршы!» ише төркемнәрнең булуы турында хәбәрдар. Берәүләр белмәгән, икенчеләр начар, әмма гадәти күренеш итеп кабул иткән проблема уңаеннан чаң сугарга әле иртәрәкме, әллә инде соңга калынганмы?!.

Тарихны үзгәртүне таләп итәбез!


Социаль челтәрдәге сүзләрнең җиңелрәк дигәннәрен генә сайлап, колак шиңәрдәй өлешләрен алып ташлап китердем. Төркемнәрне шартлыча ике юнәлешкә бүләргә мөмкин. Беренчесе – ветераннарга һәм инвалидларга каршы. «Алар яшисен яшәгән, эшлисен эшләгән инде. Җитәр! Бөрешеп беткән әби-бабайлар чиркану катыш кызганудан башка хис уятмый» – цензура үткәрми торган сүзләрне төшереп калдырсаң, менә шундыйрак лозунг килеп чыга. Күпме генә эзләсәм дә: «Ә картларны кая куярга соң?» – дигән сорауга җавап тапмадым. Төркемнәрнең «атаманнары»на язган идем дә, ничә ай үтте инде, һаман хәбәрләре күренми. «Аларга бирелгән өстенлекләр, аларга күрсәтелгән игътибар безгә булырга тиеш!» – менә шундый бер җавап кына килде.

Икенче юнәлеш 9 Май – Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүгә каршы чыга. Бер төркемдә каршы чыгуның тәмләп, нигезләп аңлаткан сәбәпләренә тап булдым. Шактый озын исемлектә мондый пунктлар бар: «Бөек Ватан сугышы ветераннары болай да 25әр мең пенсия ала, Җиңү Парадына да расхутланып ятарга кирәкми; Җиңү Парады халыкка күңел ачарга комачаулый, җитмеш ел элек тәмамланган ниндидер сугыш аркасында, без май ялларыннан мәхрүм калабыз; Җиңү Парады көнбатыштагы дәүләтләрне чыгырдан чыгара, без аларның ачуын китермәскә тиеш»...

«Әлеге төркемнәрнең барлыкка килүе табигый. Элек андый мөмкинлек юк иде, хәзер Интернетта барысы да бар. Җиңүне СССР түгел, ә коалициясе белән АКШ яулады, Германия җиңелгән, шулай да Россиядән яхшырак яши, дигән фикерләр дә күренә ул «чүп базы»нда. Монда көнбатыш пропагандасының йогынтысы зур», – ди Казан шәһәре Вахитов районы ветераннар (инвалидлар) советының җитәкчесе Генрих Петрович Бердников. Генрих әфәнде – бик күп илдә булган, аларның ветераннарга мөнәсәбәтен күргән кеше. Шуңа күрә ул көнбатыш дәүләтләрнең ачуын китерү турындагы пунктны да елмаеп кына кабул итте. Аның сүзләре буенча, безнең ветераннар, кайсы гына илгә барсалар да, кадер-хөрмәттән башканы күрмиләр. «Европа һәм Америкада Җиңү бәйрәмен 8 майда билгеләп үтәләр. Аларның тантанасы тыйнак кына уза. Алар өчен җиңүнең бәясе дә шуның кадәр генә. Бөек Ватан сугышында 340 мең америкалы үлгән. Бездә бу сан – барлыгы 27 миллион, фронтта – 9 миллион», – ди Генрих Петрович.

Үзләре әйтмешли, «ветераннарны тәхеттән бәреп төшерергә теләгән» төркемнәрнең социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә: «Тарихны үзгәртеп язуны таләп итәбез!» – дигән лозунг еш очрый. Кызык, ун-унбиш елдан, ул төркемнәрнең активистлары үзләре пенсионер булгач, тарихны кире урынына кайтаруны таләп итәрләрме икән?!.

Барысы да начар түгел, тик...


Ефим Михайлович Вайнер – Ветераннар һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмалары республика советы рәисе урынбасары, сак кына хәрәкәтләр белән, балалар биргән бүләкне күрсәтә. Казанның 5 нче лицеенда узган очрашуда 3-4 нче сыйныф укучылары һәр ветеранга үз куллары белән ясалган тәмәке янчыгы һәм открытка бүләк иткән икән. Моннан да кадерле бүләк юк – Ефим Михайловичның йөзеннән шуны укырга була. «4 нче сыйныф укучысы 45 минут буе Бөек Ватан сугышына багышланган доклад сөйләде. Язган кәгазенә карап-карап кына алды, калганы – яттан. Йөрәгеннән үткәреп сөйләде, күз яшьләре күренде хәтта. Һәм мондый күренеш ул мәктәптә генә дә түгел. Бу балаларның башына берничек тә: «Ветеран кирәкме-юкмы?» – дигән уй керә алмый», – ди Е.Вайнер.

Барысы да начар түгел бит – тотынып торырга шул салам бар. Сүз дә юк, социаль челтәрдәге төркемнәрдә ветераннарны яклап язучылар да җитәрлек. Андыйлар сан ягыннан күбрәк тә әле. Мәсәлән, Гриша исемле бер егет: «Бабамны, кулак, дип, Себергә сөргәннәр, тик йөзгә бәреп: «9 Май бәйрәм түгел», – дип әйтүче булса, башын өзәм!» – дип язган. Менә ветераннар да Гриша кебекләрнең күбрәк булуына, яхшылыкның җиңәчәгенә ышана.

Билгеле, мондый төркемнәрнең барлыкка килүе зур куркыныч тудыра. Моны ветераннар һәм пенсионерлар үзләре дә аңлый. «Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмов шундый мисал китергән иде. Бервакыт ул хастаханәдә чират тора икән. Сугыш ветераны чиратсыз керү хокукына ия, тик яшь кенә кыз аны үткәрмәгән: «Сез пенсионер, минем көтеп торырга вакытым юк», – дигән. Сабир Әхтәмович: «Бу бит аның гаебе түгел, безнең гаеп. Димәк, без тәрбиядә нәрсәнедер төшереп калдырганбыз», – диде. Чыннан да, шулай бит», – ди ветераннар һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмалары республика советы рәисе Хәбир Иштирәков.

Үзем элемтәгә кергән ветеран һәм пенсионерларның проблеманың барлыкка килү сәбәпләре һәм чыгу юллары турында уйлануларын сорадым. Аларның фикеренчә, барысы да тәрбиягә килеп ялгана. Хәбир Газизовичның сүзләре белән килешми мөмкин түгел: «Без бүген балаларны тәрбияләү белән түгел, ә финанслау белән генә шөгыльләнәбез. Шуның ачы җимешләре бу. Бала үзеннән-үзе шулай уйлый башлый алмый. Димәк, тәрбия системасында кайбер элементлар төшеп калган. Төрле акция, марафоннар, законнар белән генә хөрмәт кебек хисне тәрбияләп булмый. Аңа нигез гаиләдә салынырга тиеш». Нигезе гаиләдә салынып, дәүләт югарылыгында хәл ителә торган мәсьәлә бу.

Мәктәптә укыганда тарих укытучысының Бөек Ватан сугышы турында ниндидер сорауга җавап бирә алмаган сыйныфташымны: «9 Майда нәрсә бәйрәм итәбез без, кишер бәйрәмеме әллә ул?» – дип орышканы хәтердә. Ул вакытта мыек астыннан гына елмаеп кабул ителгән сүзләрдән хәзер бер дә көләсе килми. Ветераннарга каршы чыгучы яшьләргә карап, яшьлек – үтә торган «чир», дип тынычланырга гынамы икән?!.
 


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№91 (870566) / 02.03.2014 22:52:31

Иркә, син кем сон шул хэтле синен белэн жинешеп утырыр очен? Син может кемнедер жинэргэ тырышасындыр, узеннен игонны кутэрэсен килэдер. Э мин просто уз фикеремне житкерэм...

№90 (870561) / 02.03.2014 21:37:02

СИн бала таба аласың мени. Алайса мин сине 4 нчегә алам.

№89 (870560) / 02.03.2014 21:34:09

Пройдоха Яценюк - это антипод незамысловатого парубка Виталия Кличко. Из-за очков и выпирающих вперед верхних зубов Яценюк получил народное прозвище «Кролик Сеня». Но я считаю, что его неправильно так называть потому, что по своей сути он не кролик, а аллигатор, способный проглотить многих удавов.

№88 (870557) / 02.03.2014 21:16:55

Татар синең белән бәхәсләшмим дидем. Алдан ук җиңдең дип уйла дип яздым.

№30 да сиңа язылмады.

Чын татар мин тәмамладым. Әйләнә буенча йөгерергә яратмыйм.

Кстати,"Эхо" да Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе белән интервью булды. Безнекеләр исә үзләре сөйлиләр)))))

Админ, сине Кырымда йөрисең дип ишеттек сайтыңда, кайда интерью Чубаров белән???

№87 (870534) / 02.03.2014 18:27:03

Сөннәтче бабай эшкә тотынды...

№86 (870529) / 01.03.2014 12:52:19

Вакыт ягы тыгызырак булсада укып чыктым , чын татар дорес язасын. Укып менгэндэ болай итеп язам дип уйлапкына куям, килэсе коментында уже языпта олгергэнсен))) Э Иркэ фикеренэ килгэндэ мэглум мэсэлдэге толкене хэтерлэтэ, теге йозем олгермэгэн эле дип борылып киткэне. Узе булдыра алмый, но акыл сата - тегелэй булырга тиеш, болай булырга тиеш... Иркэ узен нэрсэ эшлэден сон татар телен устеру очен? Депутатларда тэлэп иткэнче узеннэн башла, малаен кухнядагына тугел (хотя анда вообше сойлэшми дисен инде, эллэ хэттэ ашарга пешереп ашаткан анасына рэхмэттэ эймиме?), залга чыккачта татарча сойлэшсен. Вот шул вакытта башкалардан тэлэп итэрсен.

№85 (870528) / 01.03.2014 12:49:02

Бик билгеле спектакльне хәтерләмисеңме??? Талак, талак, талак... бетте китте.))))
Талак шартлары ул гына тугел.Ай-хай кызый,эйтеп тэ куясын! Спектакль буенча гына))))))
Исламнан тамаша ясаганга гына шулай ул, фактта Аллахе Тэгалэ талакка рохсэтне бирсэ дэ, аерылышу-анын онэмэгэн нэрсэсе!!!!
Талаклашу жинел булмаган. Аеруча хатыннарга. Ирнен дэ жуньлесе мораль буенча яшэгэне Талак белэн уйнамаган.

№84 (870527) / 01.03.2014 12:47:37

Иркә, мин бит ике төрле уйларга урын калдырмас өчен "билгеләп үтмәскә тиешме" дип яздым.Бәйрәм итмәскә дип түгел.Яхшылап укып кара,бәйрәм итү турында минем тарафтан язылганмы,бәйрәм дигән сүзне таба аласыңмы?

№83 (870526) / 01.03.2014 12:44:52

Кайчандыр бу кон искэ алу коне генэ булган, аннан гына бэйрэмгэ эйлэнгэн.

№82 (870525) / 01.03.2014 12:41:01

Бәйрәм һәм искә алу - ул ике нәрсә.

Җавап бер була алмый.

№81 (870524) / 01.03.2014 12:39:39

"Бу, буын-буыннан килгэн традициялэр буенча шулай"

Син мең ел элек безнең халык ислам кабул иткәнче нинди мораль белән яшәгәнен табып укы. Мин аны начар димим. Ул вакыт өчен яхшы булган.Ислам кабул ителгәч, купхатынлылыкта булган.Де юре булмаганына 2-3 буын гына. Аерылулар ислам да каралаган. Бик билгеле спектаклҗне хәтерләмисеңме??? Талак, талак, талак... бетте китте.

Соңгы 500 еллык шартлары гына аерылулырны киметкәндер.Просто аерым яшәү шартлар юк иде. Телиме, теләмиме, бергә...


Чын татар!!! Яшь чагым булсамы??? Балаларын ашата ала торган иргә 4 ул алып кайтып бирер идем әле....

№80 (870523) / 01.03.2014 12:36:50

якташ,

№79 (870522) / 01.03.2014 12:34:55

78! Сорау ике торле куелганга карап кына,жавап узгэрми Иркэ!
Бу бэйрэм я кирэк, я кирэксез!
Шул гына була ала,сорау буенча барсак.

№78 (870521) / 01.03.2014 12:31:42

авылдаш, №71

сезнең сорау бик-күп шау-шу куптарган "Яңгыр" каналында бирелгән блокада турында сорауга охшаган. Эш шунда ки, чын татар формулировкасы белән синең формулировка арасында җир белән күк аермасы. Чын татарныкы миһербансызлык үрнәге булса, синеке буенче миһербанлылык күрсәтергә кирәк. Аста икегезнекен дә китерәм.

1."Хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш,синең туганнар кайтмаган дип ҖИҢҮкөнен билгеләп үтмәскә тиешме? "

2."аны онытыр очен, искэ алмас очен, ул безгэ нинди начарлык эшлэгэн? эти-энилэрен, туганнарын яклап халэк булган 7 млн солдатнын гаебе нидэ?

№77 (870520) / 01.03.2014 12:27:14

Кайда язылган ата белән ана бергә яшәргә тиеш дип??? Синең фикер кемгә булса да закон што ли???))))))
Бу, буын-буыннан килгэн традициялэр буенча шулай. Без бит шуларга нигезлэнеп яшибез эле дэ. Тик хэзерге заман кешесенэ бу традициялэр богау булып тора. Ирек бирми ул безгэ,телэгэнчэ яшэргэ!

№76 (870519) / 01.03.2014 12:24:48

Мин бит бирмәгән акчаны талап, сугышып ала алмыйм.))))
Иркэ. Бик куп ирлэр хатыннары телэгэннэн акчаны азрак кайтара ойгэ.
Бу алар эшлэргэ телэмэу,яисэ кырыйда башкаларга туздыру белэн генэ бэйле тугел. Тормыш шартлары шулай итэ. Ирлэр дэ всемогуч тугел.

№75 (870518) / 01.03.2014 12:22:23

УФФФФФФФФФ ярар, чын татар, бүтән дәвам итү минем яктан неприлично ахрысы))))))

моральный кодекс строителя коммунизмамы????

Дөньяда ул гына бар иде бит

№74 (870517) / 01.03.2014 12:21:11

Авылдаш,безнен гаилэдэ дэ саклана андый хатлар,тик гарэп телендэ язылган.Укый алмыймым.(((((((((

№73 (870516) / 01.03.2014 12:19:51

Мин бит бирмәгән акчаны талап, сугышып ала алмыйм.

Ничек яшиләрдер, әйтә алмыйм. Менә үз улы белән секс белән шөгыльләнәсең диючеләргә түзеп яшиләр. Ишеттем, шаккатым. Бу миңа да сорау...

Чын татар!! Кит инде. Миңа шуларны тыңлап утыру кызыкмы? Мин андыйлар белән гомумән юлларым киселмәс иде, ни инләре, ни хатыннары...Ни өчен хәзер генә, Себердә ишеттем дип уйлыйсың. Анда типа общага, тыңларга туры килә. Бүлмәмдә Айтматов кына укып ятсам не общительная ди башлаячаклар.

№72 (870515) / 01.03.2014 12:18:57

Бу бәхәстә мөһим синең белемең аз!)))))
Э нинди белем кирэк сон ханым,бу турыда бэхэслэшерлек очен?
Без олы кешелэр,жинунен ни барэбэренэ яулануын белмибезме? Идеологияне анламыйбызмы? Яисэ бугенге алманиянен ничек яшэвен бэялэрлек тугелбезме?

№71 (870514) / 01.03.2014 12:15:38

Сагынычлы салэм хаты язам.
Армия сафларында хезмэт итуче газиз атама хэм шулай ук газиз анама сагынып саргаеп бик куптин-куп салэм....
Жыр язам:
Урсам уракларым утми
Чэчтем каты жирлэргэ,
Жибэрсэм салэме бармый
Киттем ерак жирлэргэ.
Энкэй,ашын пешэр булса
Балаларын жыелыр,
Аш янында мин булмасам,
Кузеннэн яш коелыр....
Сенеллэрем, хат языгыз,яме.Бик сагынам.Хат куп итеп языгыз,яме.Хатны берсе артыннан икенчесен язып торыгыз, яме...
17.06.1941ел...

Хат башы-яз каршы.
Сезки Яншык илендэ яшэуче газиз атама сагынып,саргаеп куптин куп салэм хэм шулай ук минем сагынычлы газиз анама сагынып, саргаеп куп салэм...
Сузгэ килсэм,сезгэ сузем шул:мин сезгэ ничэ хат салдым, бер хат алганым юк.Эти, эни, менэ тагын фронтка чыгып китэбез. Хат алуга хат салыгыз... Менэ бу адрес белэн хат сал яме. эни:
город Сталинград
поселок Купоросный
улица Семеизская д.9
Миронову (для Хабибуллина А).
хат язам 12.02.1942 елда. Шул адрес белэн хат языгыз,шул чакта хат алырмын...

Хат язам мин сезгэ фронттан.
Мин сезне жэйнен матур аткан таннарында хэм тоннэрендэ сагынып,саргаеп искэ алам хэм шулай ук саф искэн тан жиллэре белэн сезгэ салэмнэремне эйтеп калам.
Салэм сонында сузем шул:мин исэн-сау булып калам,ул тарафта сезгэ дэ исэнлек телэп калам....Эти бик картайдымы, йори аламы? Мин исэн калып кайтып курэ аламмы? Мин узем улэрем дип уйламыйм,гел сезнен очен кайгырам.Хуш, сау булып торыгыз.Хат алганчы... 29.06.1943.
Мондый хатлар безнен гаилэдэ саклана...
Бусы сонгы хат...

"Ваш сын погиб 22 августа 1943 года в бою за социалистическую Родину,верный воинской присяге..."
1921 елнын 15 сентябреньдэ туган, 1941 елнын апрелендэ армия сафларына киткэн, Сталинград сугышын исэн калып чыккан Габдрахман абый Миус-фронт очен барган сугышта, 22 яше дэ тулмыйча халэк була...

Бер соравым бар: аны онытыр очен, искэ алмас очен, ул безгэ нинди начарлык эшлэгэн? Калган 7 млн.солдат ни зыян салган??? Анлатыгыз эле, акыллыбашлар? Бездэн сабын, ашлама, лампа очен абажур, солдатларын дэвалар очен материал ясамасыннар очен, эти-энилэрен, туганнарын яклап халэк булган 7 млн солдатнын гаебе нидэ?




№70 (870513) / 01.03.2014 12:15:35

Иркә, мораль кодекста!

№69 (870512) / 01.03.2014 12:13:11

Чын татар!
Бу бәхәстә мөһим синең белемең!Раз башкасын алып бара алмыйсың, гаиләгә күчтек. Гаилә турында да белемнәр бар. Бәхәс предметы турында белем булмаса, нәрсәгә ул бәхәс? Спор ради спора?
Син кайдан алып язасың соң алайса:ш
/"Тик бу әле ата бн ананың аерым яшәргә тиеш дигәнен аңлатмый."/

Кайда язылган ата белән ана бергә яшәргә тиеш дип??? Синең фикер кемгә булса да закон што ли???
Син тиеш дип уйлаганнан, син кушканны үти башлыйсы што ли????

№68 (870511) / 01.03.2014 12:11:32

Тик мин ир асрар хәлендә түгел идем. Баламны да үземә үстерегә туры килде.))))
Ярар,мескенлэнмэ! Син бит югары белемле врачка чыккансын,кияугэ!
Эйтерсен,ялгыш бер сэрхушкэ барып элэккэнсен.
Инде андыйлары белэн дэ тормагач, калган хатыннар ничек яши сон?

№67 (870510) / 01.03.2014 12:08:22

Менэ тортке, син дэ бит материаль якны гына куздэ тоткансын!
Э бала белэн ана монэсэбэтлэре нинди акчаларда улчэнэ?

№66 (870509) / 01.03.2014 12:08:14

Иркә,Себер хатыннары ни сөйләгәннән чыгып әйтүем инде,син подсознательно үзеңә теләктәш эзләгәнсең,шул гына.Дөньяны бит,ничек күрәсең килә, шундый төстә күрәсең иртәме-соңмы.)))

№65 (870508) / 01.03.2014 12:05:11

Якташ,исламда ир-ат гаилэне туйдыручы,хатын-кыз гаилэ учагын тота,гайлэ таркалгач бала хатында калса,иргэ ошамый,ирдэ калса хатынга ошамый,дореслектэ баланын килэчэген ата тэъмин итэ,материаль яктан ислам буенча,шулай итеп баланын этидэ калуы дорестер бит,монда эчкечелэр,бозыклар турында суз бармый,алар исламда тугел.

№64 (870507) / 01.03.2014 12:04:51

Иркә,тимер пәрдәләр ачылганда,дөресен генә әйткәндә,чын сугышта булганнар үлеп бетте инде.Анда булганнар үзләре күргәннәрне сөйли иделәр.Син әйткән ветераннар сугышта булмагач ни сөйләсеннәр соң инде?

№63 (870506) / 01.03.2014 12:03:31

Якташ, мин аңламадым, №56 да син минем шәхси томыш турында сөйләшергә телисеңме??? Туйганнардыр дип уйлыйм.

Тик мин көнләшү аркасында аерылу турында сүз йөртмәдем. Көнләшү аркасында балалар белән аралашмау турында. Болай күпхатынлылк турында сөйләшәм икән, димәк өлгергән.
Мин улымның атасының миңа мөнәсәбәте турында бер сүз әйткәнем юк, бер претензиям дә юк, киресенчә, бик күп нәрсәләргә өйрәндем аннан, Себердә хатыннар сөйләгәннәрдән чыгып, башкалар белән чагыштырганда алтын икән дигән уйлар да килде.Тик мин ир асрар хәлендә түгел идем. Баламны да үземә үстерегә туры килде.

№62 (870505) / 01.03.2014 11:59:50

Иркә,ярар,минем нинди белемнәрем булуы синең өчен бик зур әһәмияткә ия түгелдер дип беләм.Үзең әйтмешли башка аргументлар калмадымы әллә? Әле син мине аңламау минем фикерләрнең сайлыгын күрсәтми бит.Исламда мин сине миннән дә күбрәк беләсеңдер дип уйламыйм.Моңа мине шулай уйларга синең Ислам турындагы фикерләрең этәрә.Һәрхәлдә белер-белмәс фикерләремне алга сөрмим,кайберәүләр кебек(не будем пальцем показывать) ))).Мин үзем белгән темаларга гына гәп корырга яратам.

№61 (870504) / 01.03.2014 11:57:41

Ирек! ничек телисең, шулай яшисең!)))))
Шундый зур талэплэр куелган җирдэ,нинди ирек???
Аерылган хатынның хэле ничек Исламда? Корьэндэ ничек язылган да,тормышта ничек?
Ир елэн хатын аерылышкан очракта бала ата белэн кала. Хатыннын ул балага хокукы да калмый,шуны эйтэсенме ирек дип?
Шул "ирек" купме гаилэне бергэ тота икэн таркатмыйча?
Купхатынлык мэҗбури эш тугел,менэ анысы чынлап та ирекле.

№60 (870503) / 01.03.2014 11:54:59

Чын татар, миллионнарча халыктан сорарга кирәк бу турыда. Миллионнарча халыкка бүгенге көндә әйтергә кирәк, минем уйлавмча гына, пофиг. Ял көне генә.Не утверждаю.

Сораштырулар шуны күрсәтә.Тимер пәрдәләр ачылгач, ветераннар да үзләренең нәрсә өчен горурланганнарын аңлый алмый интектеләр.

№59 (870502) / 01.03.2014 11:50:36

Чын татар, күпхатынлылк турында мин сине үз ягыма аудардым дигән сүзме???

Аерым яшәргә түгел дигән белән үтердең!!
Гомумән белем тирән түгел инде синең анысы билгеле, мин анысын зур кимчелек санамыйм, кешелек кыйммәтләре көчле булса. Тик анысы да шикле бит.

Ты дремущ, как лесной тролль Сиңа мәгълүмәт. Христианнарда гына аерылышу каралмаган.
Ислам ул якка бик прогрессив. Анда аерылу да, күпхатынлылык та каралган. Ирек! ничек телисең, шулай яшисең!

Күп ирлелек кенә юк. Кайбер хатыннарга ул кирәк бугай)))) Миңа кирәк түгел, шуңа ул темага сүз куертканым юк.

№58 (870501) / 01.03.2014 11:49:21

Иркә,№50,ярар,җөмләмне перефразирую:"Хәзер миллионнарча халык нәрсә эшләргә тиеш,синең туганнар кайтмаган дип ҖИҢҮкөнен билгеләп үтмәскә тиешме?"

№57 (870500) / 01.03.2014 11:48:18

Гомосексуализм-усешме синечэ,Иркэ?
Аерым-аерым яшэу-алга барумы?

№56 (870499) / 01.03.2014 11:44:18

Әмма бездә халык бик хисчән, олылар бер-берсен көнләшә башлый, балалар белән аралашу бетә. Бу бары һаман да шул кеше шәхесе өлгереп җитмәүне аңлата.))))
Менэ дорес. Без шул турыда сойлэшэбез бит,Иркэ!
Хэтта син дэ олгермэгэнсен эле,ул яктан.

№55 (870498) / 01.03.2014 11:43:33

Сиңа ошыймы, ошамыймы, үсешне, алга баруны син туктата алмыйсың...

Ә менә сугышларны!!!!! туктатасы иде бит. Туктатасы иде!!!Әмма ни кызганыч....

Әнә бизнесонлайда күрдегезме Казан тирәсендәге хәрҗи техниканы????

№54 (870497) / 01.03.2014 11:42:55

Әйе Иркә,бүгенге көндә, укып һәм ишетеп белүемчә Канадада,Филандта балалар балигъ булганчы, ягъни унсигез тулганчы гына ата-ана янында,алар карамагында булалар.Унсигездән соң аерым торакларга(общежитиеләргә) күчеп китәләр.Шунда үз көннәрен үзләре күрәләр.Тик бу әле ата бн ананың аерым яшәргә тиеш дигәнен аңлатмый.

///Ялгызлык, дөнья күләм тренд 21 гасырда///Моның нигезендә:" бер генә мәртәбә яшим, ирекле мәхәббәт",ахыр чиктә азгынлык дигән нәрсә ята.Бу безгә - мөселманнарга чит - ят нәрсә.Шуның өчен күпхатынлылык Исламда закон кысаларына кертелгән,һәм аның үзенә күрә аерым критерийлары бар.

№53 (870496) / 01.03.2014 11:41:25

Хахаха, хәзер тагын тема алыштырабызмы???

Мин дәлил көтәм.

Голубойларга күчтекме хәзер???

Юк мин алар турында сөйләшергә теләмим. Тема ачылса, әйтә алам үз фикеремне.

№52 (870495) / 01.03.2014 11:36:33

Россия империясендэ гомосексуалистларны,голубойларны,шунын ише бозыклыкларны легализовать итмилэр Швециядэге кебек,сина шул ошамыймы иркэ?бэлкем малаен берэр голубой белэн тормыш корып жибэрер,сина конбатышнын ул ценностьлары ошаса.

№51 (870494) / 01.03.2014 11:36:15

Кайда дәлилләр??? Чын татар, кайда меңләгән саф татарча сөйләшүче яшьләр Казанда????

Кабатлыйм. Мин Сәфәровны гына беләм. Ил кебек кенә минем улым татарча сөйләшә. Аның кебек башкаларны придурок дип утырмый әле аның өстенә.

№50 (870493) / 01.03.2014 11:31:54

Сине кем миллион исеменнән язарга уполномачивать итте соң? Син бары үз исемеңнән язу хокукың бар, шуны онытма!!!

Әнә сиңа якташ кушыла. Сез икәү. Без карт зимагур белән икәү. Фифти-фифти!

№49 (870492) / 01.03.2014 11:28:43

Әгәр сез яңа тема ачасыгыз килсә, якташ сезнең гаилә турында карашыгыз бик примитив, 21 гасырга туры килми.

Ялгызлык, дөнья күләм тренд 21 гасырда.Ни өчен шулай соң? Моның өчен ни өчен кхмәкләшеп яшәргә күнеккән? Соравына җавап бирергә кирәк башта. Яшәү шартларын җиңеләйтү өчен күмәкләшәә кеше. Бары шуның өчен генә.Технологияләр үсеше кешеләргә ялгыз яшәүне комфортрак итәләр.

Гаиләрләр шуңа таркала. Тик балалар белән аралашу схемасы гына искергән. Аерым яшәгәнгә карап, балаларның атасы- анасы исән бит. Аралашырга беркем!!!! комачамауламый дисәм... менә бу урында проблема килеп чыга.

Просто олылар үз психологик проблемаларны балалар өстенә салалар.

Швед гаиләсен күпләр ирекле секс дип аңлыйлар. Швед семьсыя балаларга мөнәсәбәт ул. Ике якның да балалары уртак була аларда, алар аралашып яши.

Әмма бездә халык бик хисчән, олылар бер-берсен көнләшә башлый, балалар белән аралашу бетә. Бу бары һаман да шул кеше шәхесе өлгереп җитмәүне аңлата.

Киләчәктә, әлбәттә, өлгерәчәкләр. Тик Россия империясе шартларында дип уйламыйм.


Әгәр шәхесләр өлгергән икән, балаларны аерым яшәп тә аталы, аналы итеп була.

Балалар

№48 (870491) / 01.03.2014 11:25:12

кызыксынучы,аны күп мәртәбә куерттылар инде.)))Бик кирәк дип санамыйм.

№47 (870490) / 01.03.2014 11:23:23

Әйе,Иркә,железная логика!"Мин" дигән сүз астында бөтен СНГларны да кертеп чама бн 200-250 миллион кеше күздә тотыла.

№46 (870489) / 01.03.2014 11:18:21

Монда әлегә өч кеше генә бар бу теманы куертучы. Син, карт зимагур һәм мин.))))
Мине оныттыгыз сез!

Якташ дип язам,чонки чын татарнын якташы булганга.

№45 (870488) / 01.03.2014 11:16:49

чын татар узеннен данныйларыны яз эле,белик эле синен кем булуыны.

№44 (870487) / 01.03.2014 11:16:17

Ә менә балаларын атасы яки анасы исән килеш ятим итеп үстерүчеләр бу очракта балага карата,аның киләчәгенә карата,йомшак кына итеп әйткәндә,бигүк миһербанлы булмауларын,эгоистлкның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.)))))))

№43 (870486) / 01.03.2014 11:15:42

№36 нәрсә турында алайса???

"Хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш,синең туганнар кайтмаган дип ҖИҢҮкөнен билгеләп үтмәскә тиешме? "

Бу очракта "мин" дип үз исемемнщн генә язылмаганы аңлашыладыр дип уйлыйм.


Дааа, железная логика!!

№42 (870485) / 01.03.2014 11:13:15

".Моңа мисал булып шул ук Казанда саф татарча сөйләшүче меңнәрчә татар балалары тора."

Исбатлаулар? Дәлилләр? Корреляция ясап була, кайда күрәсең яшьләр арасында татарча интернет пространство????Тормышта да шулай ул.


Ил бар иде монда бердәнбер.Сүз саен идиоты, а че дип яртылаш русча язучы. Икенчесе админ.Профессионал ГУМАНИТАРИЙЛАР!!! Аларга кимендә 3 тел белергә тиеш. ЧАТ-ЧАТ итеп. Данилныкы ярый әле, Илнең татарчасы гомумән кухня теленнән артмый бит, монда язганнардан бәяләсәң...

Миңа сез кагыласызмы, юкмы миңа ул барыбер. Әмма бөтенләй кагылышы булмаган теманың синең аргументациягә килеп керүе бөтенләй аңлашылмый, әгәр сүз миңа кагылышы булмаса?????


Тема бит сугыш балалары турында. Һәм карт зимагур ҮЗЕ ачты бу теманы.

Менә син переживать иткән кешеләр язып чыксын башта, ой-ой дип, шул вакытта, шул урында кашына башларсың...

№41 (870484) / 01.03.2014 11:08:26

Иркә,)))мин синең алда акланып утырырга җыенмыйм,кемнеңдер шәхесенә кагылышлы әйберләрне мин тем более кеше исеменнән язуны өнәмим.Политика турында булса бер хәл әле.)))

Мин - беспартийный!)))

№40 (870482) / 01.03.2014 10:59:33

Башка кеше исеменнән язарга, сөйләшергә күнеккә шул син, чын татар.

Монда әлегә өч кеше генә бар бу теманы куертучы. Син, карт зимагур һәм мин.

Башкалар исеменнән сөйләргә син кем соң? Нинди член??? Аңлат башта)))))


№39 (870481) / 01.03.2014 10:56:54

кәнишне, )))

Күрешеп сөйләшкәч бәя бирербез кемнең күпме һәм ни дәрәҗәдә сөйләшкәнен((((

№38 (870478) / 01.03.2014 10:49:00

Якташ,сугышта үлгәннәр һәр көн истә минем,9майда гына искә төшермим...

№37 (870477) / 01.03.2014 10:47:19

иркәнең баласы татарча белмәве,иркә гаебе!!!!
бүгенге көндә дә иркә ана теленә каршы дәвам итә. баласы өчен татарча имламы,иншамы яза.
синең балаң татарча белмәвендә үзеңнән башка гаепле кеше юк!! эзләмә.
синең балаң ана (!) телен белмәүдә язучыларның бер гаебе дә юк.
язганым бар,чи урыс шәһәрендә яшәдек,татар китаплары укымадылар. шулай да балаларым оныкларым саф татарча сөйләшәләр!
Үзең гаепле!!!

№36 (870476) / 01.03.2014 10:45:15

өстәп,№31,

"Хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш,синең туганнар кайтмаган дип ҖИҢҮкөнен билгеләп үтмәскә тиешме? "

Бу очракта "мин" дип үз исемемнщн генә язылмаганы аңлашыладыр дип уйлыйм.

Аерым исемлекләргә килгәндә ,ул исемлекләр сугыш инвалидларына аерым түгел,барлык инвалидларга да бар иде һәм бүгенге көндә дә бар. Машина - квартиралар исә, әпәт теки по блату гына булды,моны мин, ветеран,сугышта дүрт мәртәбә яраланган(документлары бар)инвалид улы буларак белеп әйтәм.

№35 (870474) / 01.03.2014 10:35:13

Нэрсэ,синенчэ сугышта улгэннэрне ботенлэй искэ алмаскамы,хэзер? Нэрсэ тэкъдим итэсез сон сез?

№34 (870473) / 01.03.2014 10:33:23

Иркә,)))мин чама бн шулайрак уйлавыңны көттем дә инде.Әйдә соңгы сүзләрдән башлыйк.Мин үз балаларым өчен,син үз балаларың өчен җавап тотабызПләмәшләр өчен мин икенче чиратта гына җавап бирәм,үз балаларымнан соң гына.Шулай да,Татарстан Мәскәү түгел,татарча сөйләшер,шул сөйләшү аркылы татар мәдәниятын дип әйтик инде,күңелгә сеңдерү өчен Татар илендә мөмкинчелекләр зуррак.Синең мантыйк бн барсак татарда балаларны татарча өйрәтерлек,татар культурасын күңелгә сеңдерерлек язучы шагыйрьләр,язучылар юк булып чыга.Бу шактый дөреслеккә туры килми дип уйлыйм.Моңа мисал булып шул ук Казанда саф татарча сөйләшүче меңнәрчә татар балалары тора.Алар барысы да авылда үстеләр микәнни?

Икенче пунктыңа килгәндә исә,Иркә,син психология укыган кешебуларак белергә тиешсең,идеаль ирлщр дщ,хатыннар да булмый,шулай бит.Димәк ирләр дә,ниндидер %аерымлыклары бн генә хатыннар да бертөрлерәк.Мин моның бн шуны әйтмәкче булам,гаилә корып яшәү дәверендә тавыш-гаугасы да,кайгы-шатлыгы да булмыйча мөмкин түгел.Димәк ки гаиләне саклап калу өчен,балаларны ятим итмәс өчен күпмедер дәрәҗәдә үзеңнең эгоң бн корбан итәргә туры килә,шулай бит.Ә менә балаларын атасы яки анасы исән килеш ятим итеп үстерүчеләр бу очракта балага карата,аның киләчәгенә карата,йомшак кына итеп әйткәндә,бигүк миһербанлы булмауларын,эгоистлкның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Беренче пунктың буенча: Син мине гафу ит инде,ни өчен син,мин карт зимагурның шәхси тормышына кагылабыз соң?Хәтә мин синең шәхси тормышың турында бер генә сүз дә әйтмәдем кебек,яңадан укып чык әле мин язганны.Бөтен утны да үзеңә алма,Иркә! Тормышта да искәрмәләр була һәр очракта.)))

№33 (870469) / 01.03.2014 10:21:59

Чын татар 29!
Хэр юлына кул куям!
Аеруча сонгы абзацын, анламас кеше дэ анларлык!

Замана ятимнэре хакында кичэ эйтэсем килгэн иде,суз озайтырга ирендем.Рэхмэт!

№32 (870468) / 01.03.2014 10:13:47

өстәп,

№31 (870466) / 01.03.2014 10:08:51

Бу очракта горурлану сүзенең мәгънәсезлеген аңларлык дәрәҗәдә түгел синең идеология белән тулган баш.Аңлап та менә мондый җөмлә язасың икән:"Хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш,синең туганнар кайтмаган дип ҖИҢҮкөнен билгеләп үтмәскә тиешме? " - монысы миһербансызлык!

Факты передергиваешь. 7-8 ел түгел.Совет заманында, кибетләрдә бернәрсә булмаганда алар өчен аерым исемлекләр, фатирлар бирәләр иде. Инвалидлар өчен билгеле.Әмма үлгән кеше ул инвалид түгел.Инвалидның аягы яки кулы юк. Болар үзләре юк!!!

№30 (870463) / 01.03.2014 09:53:30

Чын татар!

1.Балта һәм шөшле бер корал түгел икәнен беләсеңдер.

Синең бетон кебек башкаларны ишетергә теләмәвең бетонны яисә чукраклыкны хәтерләтә.Миһербансызлык сүз туры килми ахыры чынлап та. Миһербанлы булу өчен кеше сүзен ишетергә кирәк башта.Бу рында:"Син үзең, син үзең!" диячәксең инде. Мин синнән аермалы буларак ишетәм, тик килешмим, синең фикергә күчмим.Фикерне аргументлыйм, син исә хистән бүтән аргумент булмагач, тема алыштыра башлыйсың...Минем оппонентларның яраткан аргументы ул минем шәхси тормыш һәм гаилә инде.))) Һәр бәхәсне бастыра ала торган сезнең уйлау буенча))))


"Шул зур эшләрне эшләгәндә атасының сугыш кырында ятып калуы бн горурлануы иптәшләре алдында бер юаныч булгандыр."

Менә бу сүзләр синең яктан теоретик выкладка гына. Синең выкладка буенча алар горурланырга тиеш тә бит. Әмма горурлану хисе өчен сәләмәт рух кирәк булуын син белмисең. Сыкранган рух горурлана алмый!!!!!Ул бары сыкрый...Бу очракта горурлану сүзенең мәгънәсезлеген аңларлык дәрәҗәдә түгел синең идеология белән тулган баш.

2.Синең "аргументларга" килсәк.Бүгенге гаиләләр кризисы ул бөтенләй икенче тема.Балаларга карашында Россия ирләренең хайваннарга якын булуы турында.Хатыннар ирләрен, балаларын ашатырга асрарга тиеш. Яки ачтан үләргә... Шулаймы? Икенчедән!Россиядә күп гаиләләр фактта күпхатынлылыкта яшәсә дә, ментально кабул итә алмыйлар.Шуңа закон да юк бу турыда.Ә бит аталы булырлар иде.

Әгәр мин улымны кухня да гына яшәтсәм, яки синең кебек авылда яшәсә ( ул авылга кайтканда татар телен искә төшерә башлый иде, анда татарча сөйләшәләр дип) ул һичшиксез татарчаны су кебек эчәр иде.

Кызганычка каршы Казанда татар теленең урыны кухня гына. Ул анда сөйләшмичә генә ашап чыгып китә.

3.КАИда татар теле укыталар бер семестр. Ике группага бүлгәннәр. Белүчеләр һәм белмәүчеләр. Белүче группага эссе язасы:" Для чего нужен мне татарский язык" дигән.Әлбәттә, ул үзе язса, анда ике җөмлә булыр иде. Татар телендә мин кулланырлык мәгълүмәт юк, шунлыктан онытылып бара. Кирәк булса, мин аны искә төшерә алам, мәктәпкә барганда мин урысча белми идем.

Нәрсә укысын ул татарча бүген??? Зифа Кадырова, Нәбирәнеме??? Шуларны уку өчен татарча белергә кирәкме??? Кухняда сөйләшерлек татарчаны ул белә, ул татар гимназиясен бетерде, ЕГЭ бирде татарча!!!!!Сезнең Мәскәүдәге племянникныкы кебек өч сүз түгел аның татарча сөйләме.Монда Лия әйтте, Чулпан Хаматова кирәк булса "Зөләйха" ны уйнар иде дип.Кирәк булса, синең пләмәшләрдән аермалы буларак, татарчаны су урынына эчә алачак.Том-том татар халык әкиятләрендә үсте ул.

Эссене миңа язарга туры киләчәк, гуманитар фәннәр минем өстә. Аның исеме "Ни өчен татар теле өч хәрефтә яки 7 яшемнән ничек татарчаны оныттырдылар" дип аталачак.

№29 (870457) / 01.03.2014 08:35:49

Иркә,№18!
Белмим,бу, Иркә язганмыдыр,әллә аның двойнигымыдыр,шулай да миһербанлык,рәхимлек турында бер-ике сүз әйтеп китмичә булдыра алмадым.

Минем миһербанлык турында непосредственно минем бн янәшә яшәгән,эшләгән,кыен һәм дә шатлыклы мизгелләрдә бергә булган кешеләр күп әйтә алырлар.Ну да ладно урыс әйтмешли,темага якынрак килик.Карт зимагурның күп туганнары сугышта ятып калган,шул исәптән минем дә әткәйнең энесе хәбәрсез югалган,әнкәйнең бер туганнан туган абыйсы,хатынымның да туганнары сугыш кырларында ятып калганнар.Мин ул сугышта кан койган һәрбер кешегә,үлгәнме ул,исән-имин әйләнеп кайтканмы - һәрберсенә чиксез рәхмәтлемен һәм зур,тирән ихтирам белән карыйм.Дөрес,карт зимагур да кайчандыр яшь зимагур булгандыр,зур-зур эшләр башкаргандыр.Шул зур эшләрне эшләгәндә атасының сугыш кырында ятып калуы бн горурлануы иптәшләре алдында бер юаныч булгандыр.Ул сугыштан исән кайткан кешеләргә дә ул вакытларда әллә ни почёт күрсәттеләр дип әйтмәс идем мин.Андый дан-шөһрәт күрсәтү чын ветераннар үлеп бетә язгач,7-8 ел элек кенә күрсәтелә башлады.
Монысы инде югарыдагылар совестендә.

Минем иң эчне пошырганы бүгенге көндә илдә кан кою сугышлары да юк заманда үз амбицияләрен өстен куеп,балаларын аталары исән килеш атасыз үстерүчеләр,балага ата тәрбиясе күрсәтмәгән килеш шул тәрбия турында,баласына ана телен өйрәтә белмәгән ,ә үзе шул туган тел турында авыз суы корытып утыручылар.Нәрсә,бүгенге көндә атасыз үсүче балаларның аталы балаларга карап:"Эх,минем дә әти булса иде",дип әйтмиләрдер дисезме?Ир малайлар бигрәк тә бу уйларны күбрәк башларыннан кичерәдер дип уйлыйм.Ничек кенә булса да бала өчен ата булмау гомерлек күңел ярасы булып кала.Моны уйлый белмәүче аналарга ни әйтергә була?

Әле миһербанлык,рәхим-шәфкатьлек турында сүз кузгаткан булалар.Абсурд.

№28 (870452) / 01.03.2014 07:41:23

2000 нче елда бездә дифтерия эпидемиясы килеп чыкты. Шунда бөтен кешегә дә мәҗбүри прививка ясадылар, прививка аркасында җәй буе авырдым. 10 елдан тагын ясатырга дигәннәр иде, эндәшүче булмады. Әллә сынап караулары шул булды микән?

№27 (870447) / 01.03.2014 00:05:56

Ясатмагыз прививкалар,ясату ясатмау хэр кешенен уз ирегендэ бит

№26 (870445) / 28.02.2014 23:57:27

Бер кыз,тире салдырганда эллэ миллэтлэрен сораганнармы? А андый сынауларны кытайлар,япуннар остендэ дэ уткэргэннэр. Тик бары тик еврейларны гына жэберлэулэре чип-чиста экият.
Ул хэтле изугэ берсе дэ калмас иде,алай булган очракта!

Инде хэзер бездэ сыныйлар, эллэ нинди прививкалар кадап. Хэм канунлы рэвештэ.

№25 (870444) / 28.02.2014 23:49:30

Нэрсэсе колке???тоткыннарда эллэ ниткэн дарулар сынаганнарын, тоткын кеше тирелэреннэн чемоданнар тышлаганнарын укыганын булмадымы эллэ??былтыр гына матбугат руда пленнан кайткан апанын интервьюсын бастырган иделэр,анын балалары усеп житкэч улэ барганнар,улмэгэненен балалары булмаган. Генетикларда тикшеренгэч,анда нэселсез калдыра торган дару сынаганнар диеп эйткэннэр. Ул статьяны еламыйча укып та булмый.

№24 (870443) / 28.02.2014 23:45:13

Җәбрүшләрне беркем дә кырып бетерә алмый!!! Алар аллаларын саклый белгәнгә күрә, аллалары аларны саклый. Ә аллалары аларныч - акча!!!

№23 (870442) / 28.02.2014 23:40:09

Һитлер - җиңсә, без - бармак!

№22 (870438) / 28.02.2014 23:35:30

Еврейларны кырган кебек кырып бетерерлэр идедер.)))))))))))0
Утерден,кызый))))

№21 (870437) / 28.02.2014 23:34:15

Тарихны онытырга ярамый! Безнен бабайлар фашизмны жингэннэр. Германия жингэн булса,бэлки сезнен белэн без дэ булмас идек хэзер(эстэгъфирулла). Еврейларны кырган кебек кырып бетерерлэр идедер. Шуна курэ 9 май бэйрэм, жину коне, хэтер коне.

№20 (870433) / 28.02.2014 23:07:50

Аталары үлгән балага митинг атаны алыштыра алмый.)))))0
Ата белэн ананы берни дэ алыштыра алмый.
Лэкин ин аянычлысы- шэхит киткэн атан турында берничек тэ искэ алмаулары яисэ бер кирэкмэгэнгэ улгэннэр,диюлэредер.

№19 (870426) / 28.02.2014 22:51:05

Мондый фикерләү белән ерак китеп булмый, шуңа да татар гәҗитләренә сан бетте. Кая яңа фикер, яңача караш? Бу хакта әллә ниләр язып була! Заманында үзем дә бу темага язган идем, ләкин әлбәттә мондый примитив караш белән түгел.

Ишегалдыннан, урамнан, шәһәрдән, илеңнән чыкмый гына мондый темага язу... әйтмим инде.

№18 (870423) / 28.02.2014 22:43:55

Чын татар, миһербансыз һәм рәхимсез кеше дип уйлый идем сине, №17дәге комменттан тәмам инандырдың.

Аталары үлгән балага митинг атаны алыштыра алмый. Шул митингларда син атаңны җитәкләп йөргәндә, кечкенә йөрәкнең ничек сыкраганын язган ул. Ул митинглар төзәлмәс яраны ерту- яңарту гына ул акылы булмаган бала өчен.Бала күңеле синең идеология, политическая целесобразность, геополитический интересларны аңламый. Башкалар, синең кебек атасын җитәкләгәндә, аңа да ата кирәк.

№17 (870416) / 28.02.2014 21:59:05

карт зимагур, минем әткәй 1939да китеп 1947дә генә өйгә кайткан.Хәзер мәрхүм инде.Хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш,синең туганнар кайтмаган дип ҖИҢҮкөнен билгеләп үтмәскә тиешме? Бу көн нәкъ шул сугышта ятып калганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә бит инде.Алар истәлегенә митинглар үтә...(иде).

№16 (870412) / 28.02.2014 21:19:49

күпләрнең әтиләре исән әйләнеп каттылар. ә минеке үлеп калды...))000
Менэ шушы жомлэн дэ дорес тугел. Улеп калучы синен атан гына идеме? Кайтып улгэне купме? Исэн булып та эшкэ ярамаганы ничаклы иде?
Минем эни уз атасын уз гомерендэ курмэгэн!
Алар татымаганмы авырлыкны??
Бэхэслэшэсе килми синен белэн.

№15 (870410) / 28.02.2014 20:43:19

карт зимагур,дорес

№14 (870409) / 28.02.2014 20:38:17

карт зимагур,нечкә кылларыңны кузгатып рәнҗеткәнбез икән, гафу утенәм!!!
Исән кайтканнар да, гел майда-балда йөзмәделәр бит әле,аларны да кыерсыттылар сугыштан сонгы бюрократлар!...

№13 (870391) / 28.02.2014 13:58:38

Зоя, (!), Очраклы укучы, эптчи, башлары белә бик дус түгелләр икән!!

мин үземнең әниемнең сугышта үлгән 5 абый-энеләре турында,алаларның ятим балалары турында. без сугыш алдынан туган балаларның әтиләре сугыш кырында үлеп калганнар турында яздым.
күпләрнең әтиләре исән әйләнеп каттылар. ә минеке үлеп калды...

сугыштан соңгы еллардагы безнең гаиләгә төшкән авырлыкны үз җилкәбездә татаыдык. китаптан укып,филемнән карап түгел.9 майда күз тулы яшь булды. башкаларның әтиләре кайтты,безнеке юк.

сугыштан исән кайтканнарга почет хөрмәт,бүләкләр,ә безнекеләр сугышып үлеп калдылар,балаларына-хатыннарына булса да паеклар бирелмәде... исәннәргә хәр ел юбелей медалләре бирделәр.тол калган солдаткаларны искә алучы да булмады.

9май минем өчен - күз яшләре,сагыш,ирләрен сагнып елаган хатыннар! мин бәйрәм дип әйтә алмыйм ул көнне. хәрберебезнең своя правда.

мин фашистларны якламыйм,миңа яла якмагыз!!!

что Гитлер,что Сталин минем өчен икесе дә бер (еллар узгач).
сугышта сугышып аяксыз калган,пленга эләгеп,иленә кайткач сөргенгә җибәрелгән,себер лагерлары турында Габдрахман абый сөйләгәннәрдән чыгып,аерма юклыгын күрсәтә...

сез яшләр. үпкәм дә юк сезгә. бүгенге көн күзлегеннән чыгып кына хөкем чыгарасыз картлар турында. сезнең яшлек белән безнең яшлектә бик зур аерма,шуны онытмагыз - заманалар,идеология башка иде.

минем өчен 9майны бәйрәм дип әйтә алмыйм,нишлим инде,йөрәк хаман сыкырый. минем дә әтине кәтечкәдән генә түгел,исән килеш күрәсе килә иде. башка балалар шикелле әти кулыннан тотып,җитәкләп җериселәр килә иде.

нидер язганчы башта уйларга өйрәнегез!

№12 (870387) / 28.02.2014 12:30:54

Оныт,Карт Зимагур,оныт,картларның болай да хәтере начарлана!
Урамда хәзер,фашистлар,бендерлар,махнолар һәм башкалар... баш күтәрәләр,ач күзеңне дөнья бу!!!

№11 (870384) / 28.02.2014 11:58:03

соң хаман сугышып яшәргә кушасызма инде сез,муса,газинур,зоя,(!)-лар?))))
Кем сина сугышырга куша? Шореплэрен бушаган синен!
Суз монда синен кебек сугыш хэсрэтлэрен онытып,солдат сояклэре остендэ, -ирелергэ иде дэ,хэзер немеслэрчэ яшэр идек,дип хыялланучыларга жавап!

Тагын бер 50 елдан Гитлерны доньяны коткаручы фэрештэ итеп белэчэклэр,сезнен тэгълимат белэн барсак..

№10 (870382) / 28.02.2014 11:10:17

Карт Зимагур мин синен белэн 100% риза,зур рэхмэт.

№9 (870380) / 28.02.2014 11:03:20

Сугыш,Жину бэйрэме дип арт ягыгызны ертучылар.Мин
Мэрхум,Исэн барча солдатлар алдында баш иям.Сез азрак булсада уйлап карагыз эле ярты миллион татар
егетлэр ни очен мэрхум булдылар,нинди Ватан очен?
Бигрэк кызык 21 гасырда телевизор,гэжит укысан ул суг-
ышта русский солдат кына сугышкан кем татарны башка
миллэтне искэ ала.Житэр 15 гасырдан коллар бит инде
Без.Карт Зимагур Азат илдэ солдат уз гомерен узе телэп бирэ Ватан очен,э артларында СМЕРШ роталары автомат
белэн тормый.

№8 (870378) / 28.02.2014 10:42:03

Кем гаепле? тарихны белмэуче яшьлэрме? Ник белмилэр?Кем гаепле? Ач-ялангач усеп,бугенге кондэ дэ рэхэтлек курмичэ яшэуче сугыш чоры ятимнэреме?Доньяда террриториясе белэн дэ,табигый байлыклары белэн дэ беренче урында булып та,бу байлыкнын бугенге кондэ халык очен хезмэт итмэвенэ, илнен усеш дэрэжэсе буенча арттта сойрэлуче булуына кем гаепле? Берэулэрнен байлыктан чыдый алмавы,икенчелэрнен баласын дэваларга да акча таба алмаванда,гомер буе бокресе чыккканчы эшлэп тэ квартира алырлык акча да туплый ала алмавында,кем гаепле?

№7 (870376) / 28.02.2014 10:23:09

Сез андый сүз әйтүче кешеләрне тыңламагыз. Игътибар итмәсәң, алар, барыбер тыңлаучы-укучы юк дип, тынычланырга мәҗбүр булачак. Бойкот ягъни мәче сугыштыру - шәп дару андыйларга. Бөек Ватан сугышы турында нинди дә булса пычрак сүз әйтүчеләр - сугышның ни икәнен аңламый, күз алдына да китерми торган мрась. Алар шул интернетта ләчтит сатып утырырга гына мастер.

№6 (870374) / 28.02.2014 10:00:32

Сугышны онытырга кирэк дип чан сугучылар арасында акылсыз яшьлэр генэ тугел, мэнсез "карт зимагур"лар да бар икэн эле....

№5 (870362) / 28.02.2014 07:51:10

соң хаман сугышып яшәргә кушасызма инде сез,муса,газинур,зоя,(!)-лар?
сезгә хаман сугыш тансыкма? үзегезнең сугышта булганыгыз бармы?
с чуҗими руками хотите. үстермиләр имеш! үстер дә балаңны сугышка җибәр бик кызыксаң.

тиле бәрән орлыгы ашадыгызма суң анагызның сигез төше юк!

сезнең башта хаман сугыш. неуҗели тыныч тормыш туйдырды сезне? сугышасыгыз киләме? килсә - барыгыз. дөня тулган сугышучы илләр белә.

пуля - дура,сезгә дә килеп тиүе бар... читтә калмассыз. акыллары сай булганнар сугыш телиләр!

сугышта катнашканнар үлеп беттеләр инде. ул сугышны оныта башларга да вакыт. хаман ярага тоз салып,комырҗытып, торасы юк,ятим атасыз калган балаларның йөрәкләрен телгәләп.
уйлап карагыз олухлар!!!

Фәнзилә сеңлем тузга язмаганны язып ятасың! акча эшләргә башка тема эзлә! без кечкенә вакытта туйдырды ул сугыш дигәннәре.
тыныч тормышта,ничек мул бай яшәргә икәне турында яз!!! халкыңа файдалырак булыр!!

№4 (870357) / 27.02.2014 22:59:39

Зояны да!

№3 (870355) / 27.02.2014 22:45:01

Яшь буын вэкиллэренен ни гаебе бар?
Мусалар улеп бетте,Газинурлар устермилэр.

№2 (870349) / 27.02.2014 21:46:04

Әйе шул, ошбу язмада телгә алыган яшь буын вәкилләре "чиркану катыш кызганудан башка хис уятмый»

№1 (870334) / 27.02.2014 18:38:41

Азат илдэ hэркемнен уз фикере була кемгэ ошый кемгэ
ошамыйдыр.Сонгы вакыйгалар шуны курсэтэ(Украина)
урыслар Жину бэйрэмен дорес язгансыз шул кишер бэйрэ
менэ эйлэндерэлэр инде.Тарих кузлегеннэн карасак бер
ничэ дистэ елдан Жину бэйрэмен искэ тошеруче булмаячак.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar