поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.02.2014 Мәдәният

Зөфәр Хәйретдинов: «Үзем теләп китеп барам бит...»

Бәхетле иҗат кешеләре беркемгә дә буйсынмый, өйдә торып кына иҗат итәләр, диләрме әле? Татарстанның халык артисты, танылган композитор Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ янына аның эш урыны – Россия авторлар хокуклары җәмгыятенең Татарстан буенча филиалына барганда шуны уйлап бардым әле. Аның белән гел киресенчә булган икән – гомер буе үз-үзенә хуҗа, хезмәт дисциплинасы дигәнне белмәгән иҗат кешесенә ничегрәк икән ул сәгатьле эш дигәннәре?

«Ул формада тота торган шәп әйбер икән, – диде Зөфәр абый, минем кысалы эш турындагы соравыма җавап итеп. – Мин үземне монда бик тә рәхәт хис итәм».

Төпсез коега су кою

– Шулай дисәң дә буладыр, – ди ул, эшенең очы-кырые булмавын танып. – Авторларның хокукларын яклау өчен бөтен җирдә күз-колак булу зарур, ә аңа тулаем күзәтчелек итеп бетереп булмый. Без башта, Россия авторлар хокуклары җәмгыятенең Татарстандагы филиалы булганчы, Татарстан авторлар җәмгыяте төзеп эшли башлаган идек. Аннан мәскәүлеләр монда үз филиалларын ачып, миңа рәис булырга тәкъдим иткәч, ризалаштым. Монда 2002 елдан бирле эшлим.

– Зөфәр Хәйретдиновның нигә сәхнә тирәсендә азрак күренә башлавы хәзер аңлашыла инде...

– Эш күп анысы, әмма минем сәхнәдән җырчы буларак читләшә башлавым аның белән бәйле түгел. Минем үземнең сәхнәдән акрынлап китәсем килә. Бүген бит җырчылар күп, ә сәхнә яшьлекне-матурлыкны ярата. Сиксәненче еллар башы белән чагыштырып караганда да бүген җырчылар саны 1000 процентка үскән. Халыкка сайлау мөмкинлеге чиксез һәм ул бер дигән җырчыны түгел, ә кем күбрәк радио-телевидениедә әйләнгән – шуны тыңларга мәҗбүр, шуның концертына йөри. Бер бара, ике бара – аннан: «Ник килдем соң мин моңа?» – дип шаккатып кайтып китә. Ә бит без сәхнәгә күтәрелгән чор һәм бүгенге эстраданы чагыштырсаң – җир белән күк арасы. Без берәр җиргә барсак, атналар буе шыгрым тулы залларда концерт куя ала идек. Хәзер халыкны концертка көчләп китерәләр – кыстап сатылган яисә бүләк итеп бирелгән билетка килә ул. Монда да төпсез кое белән чагыштыру урынлы булыр кебек – җырга кытлык юк, халыкта иҗатка сусау бетте...

«Башыңа ат типтеме?»

– Шушыларны аңлап сәхнәдән ерагаерга булдыгызмы, әллә тормышыгызда үзгәреш-күчеш чоры булдымы?

– Акылың саф-төзек икән, андый чор – «переломный» вакыт һәр кешедә булырга тиеш. Мин дә яшь барган саен аны тойганмындыр – һәр нәрсәнең үз чоры, үз вакыты була. Үзгәрештән куркырга кирәкми: тормыш – хәрәкәттәге күчәр ул.

– Ә Питрәч районының Татар Казысы авылында тәгәрәп үскән кечкенә Зөфәрнең сәнгать дөньясына килеп эләгүе дә нинди дә булса тоемлау аркасында идеме?

– Шулай дисәң дә була. Кечкенәдән: «Мин Казанга килергә һәм гади кеше булып кына яшәргә тиеш түгел», – дигән тоемлау йөртте. Шул тоемлау кеше булып формалашкан чорда максатка әверелде дә. Әмма мәктәптә укыганда ук сәнгать кешесе булырмын дип хыялланган кеше түгелмен. Ир-ат һөнәре, дип, Казанга килгәч, төзүчеләр институтын сайладым. Шул студент елларында гына сәнгатькә тартыла башладым: башта җырлап йөрдем, соңрак беренче каләм тибрәтүләр – көй язулар башланды.

– Һәм Сез консерватория ишеген шакыдыгыз...

– Әйттеләр инде – башыңа ат типтеме әллә синең, кулыңда шундый диплом була торып, янәсе, тагын нинди белем алу ди? Апам ул вакытта Марс Макаровка кияүгә чыккан иде, менә шул Марс җизни миңа бераз юнәлеш биреп җибәрде кебек. Әлбәттә, миңа консерваториядә уку техник вуздан соң уйнап йөрү кебек кенә тоелды – болай итеп тә югары белем алып була икән, мин әйтәм...

– Иҗатка – урау юллар аша, диләрме әле...

– Үземне төзүчелек эшендә тоймый идем, ә яратмаган хезмәткә ничек җан атып эшләп йөрергә кирәк? Аннан, ир-ат бит ул җырчы буларак озак формалаша. Шуңа да күп кенә җырчылар иҗатка урау юллар аша килгәндер, аеруча безнең чор җырчылар арасында ким дигәндә ике дипломлы җырчылар күп.

– Әти-әниегез җырчы булуыгызга шат идеме соң, Зөфәр абый?

– Әти-әни каршы килмәде үзе, әмма 11 бала арасыннан алар мине үз яннарында авылда калдырырга карар кылган иде. Ә мин башка төрлерәк фикергә килдем. Гомумән, ул яктан холкым белән шундый кешемен – бөтен нәрсәне үзем хәл итәм. Минем авылдан «чыгып таюны» әти-әни авыр кабул итте. Әни, гомумән, кистереп әйтте: «Безнең теләктән башка китәсең, без сиңа булышмыйбыз. Барыбер әйләнеп кайтачаксың», – диде. Мин кайтмадым.

– Абау, әни кеше шулай дип әйткәч тә карарын үзгәртми торган, үз киресенә каткан бала булгансыз икән...

– Үҗәтлек булмаса, кешедән беркем дә чыкмый ул! Ул, әти-әнигә каршы төшүдән бигрәк, эчке сиземләү карары иде – авыл гавамы миңа артык тар, аның кысаларына гына сыеп бетми идем. Шулай икәнен белә торып, ник калыйм ди авылда?!

– Ә шул авылның айлы-гармунлы кичләре булмаса, сәнгать дип яна да башламаган булыр идегез әле?..

– Әлбәттә, авылның айлы-гармунлы кичләре, таң каршылаганчы бүрәнә өстендә моңланып утырулары булмаса, мин җырчы булмас идем.

«Һәр җырның үз җырчысы»

– Сезне тамашачы башта ук җырчы буларак кабул иттеме, әллә композитор булуыгыз таныттымы?

– Әлбәттә, җырчы буларак кабул итте, ул вакытта минем җырлар язганны кем генә белде икән әле?! Тамашачы соңгы вакытларда гына миңа автор буларак карый башлады. Авторларга сакчыл карашлы җырчылар күп түгел шул. Кайберәүләр хәтта: «Менә хәзер сезгә шушы җырымны башкарам», – дип кенә игълан итәргә ярата. Җырын үзе язганмыни!

– Иң кызыксындырган соравымны бирим әле: матур җыр иҗат иткәннән соң, аны башка бер җырчыга бирергә жәл түгелме? Аны бит инде үзегез дә башкара алыр идегез?

– Юк, жәл түгел. Җыр язылгач ук чамалый аласың – бу җырны кем яхшырак башкара алачак? Мин язам икән – мин башкарам, дигән закон юк. Гомумән, һәр җырның үз җырчысы була.

– Ә җыр язу өчен нинди шартлар булырга тиеш, Зөфәр абый?

– Иң әүвәл шәп шигырь! Ун көндә ун җыр яза алам – шигырьнең тәэсир итү көченнән тора ул. Кайвакыт шигырь җаныңа кереп утыра да бимазалый башлый – син үзеннән-үзе аны утырып язарга мәҗбүр буласың. Ул вакытта көй 5 минутта да язылырга мөмкин. Айлар буе җыр язмаган вакытлар да була – анда да берни эшли алмыйсың. Кемдер әзер композиция язып бирә дә җырчы шуңа шигырь әтмәлләттерә. Ә мин андый композиция язып бирә алмыйм – минем җыр шигырьдән генә туа ала. Яшермим, заказга язылган җырлар да булды: анда инде шигырьгә җаныңны бирә алмыйсың, ул сине «эләктерми» – ул вакытларда, еллар буена тупланган тәҗрибәңнән чыгып, җырны «ясыйсың». Иң кызыгы – җаныңны бирмәгән ул җырлар арасында популярлашып киткәннәре дә бар.

– Минем аларның хакын да беләсем килә әле...

– Иң арзаны – 5 мең сум, уртачасы – бер мең доллар һәм югарырак бәядән сатам...

«Ул чакта хатын-кызга үчле идем»

– Теге бүрәнә өстендәге айлы-гармунлы кичләр турында сөйләшкәндә бер нәрсә төшеп калган икән, Зөфәр абый – беренче мәхәббәт тарихы...

– Бүрәнә өстендә яныңда җанкисәгең утырмаса, гармун тартмыйсың инде ул! Мәхәббәт булды – бәхеткәме, кызганычкамы, бергә булу насыйп итмәде, күңелдә якты хатирә, матур истәлек булып кына калды. Вакыт дигәннәре һәр нәрсәне үз урынына утыртты – шөкер, беренче мәхәббәт минем өчен хәзер татлы җәрәхәт кенә...

– Җәрәхәтнең татлысы да буламыни ул?

– Була! Казан кызы иде ул, бәлки, шуңа да Казанга чыгып киткәнмендер әле... Менә шул – мин консерваториягә укырга кергән елны беренче мәхәббәтем кияүгә чыкты. Мәхәббәтне таптап узып киткән кешегә ачу кайный бит инде ул – хатын-кызга бер еллап үчле йөрдем. Менә хәзер яраттырам да калдырып китәм, янәсе, моннан соң йөрәгемне башка беркемгә дә ачмаячакмын, имеш... Аннан бераздан аңладым – бу дөрес юл түгел икән! Болай итеп мин башкаларны гына түгел, үземнән дә бәхетсез ясаячакмын. Шунда иң зур теләгем туды да: мин матур гаилә корырга тиеш һәм Ходай миңа беренче бала итеп малай насыйп итәчәк.

– Матур гаилә корырга кирәк, дип кенә өйләндегезме, әллә яратыпмы?

– Мин үземә алдан әйттем – янымда тормыш көтәрлек хатын-кыз гына булачак. Шуңа да таныш-белешләргә, туганнарга яр сайлау белән булышуларын үтендем. Хатыным Зөһрәне беренче мәртәбә үзем түгел, җиңгәмнең әбисе күрде. «Күршедә матур, акыллы кыз бар, – ди бу миңа, – белеме буенча медик». Шунда хәйләләп бала карарга чакырып кертеп, Зөһрәне күрү бәхетенә ирештем. Ошаттым – аралашып киттек, Зөһрәнең тормыш көтәрлек төпле кеше икәнен аңладым. Менә шунда хатынны карап сайлап алмаган булсам, әллә кайчан, бәлки, аерылган да булыр идем! Еллар узгач та җавабым үзгәрми: шул вакытта мин үз гомеремдәге иң дөрес карарны кабул иткәнмен!

– Бу иҗат кешесенең дөнья мәшәкатен сайлап алган пары җилкәсенә шудырып, рәхәтләнеп иҗат дөньясына китүе дип аталамы инде?

– Бөтен әйберне дә хатын алып барды дип әйтә алмыйм: эчемдә нинди генә ялкынлы хисләр кайнамасын, нинди генә халәттә булмыйм – гаилә минем өчен беренче урында булды. 1984 елда көтеп алган улым Зөлфәт туды – ул минем өчен зур бер дөнья иде. Хатынның пеленка дигән нәрсәне бер ай буе күргәне булмады – үзем юдым. Ул айны гастрольләргә дә чыкмадым. Баланы үлеп яраттым. Миңа хәтта икенчесе кирәк түгелдер кебек тоела иде. Хатын икенчегә узгач та әйттем әле: ярый, бусы кыз булыр – сиңа булыр, минем малай бар инде, янәсе. Әмма Зиләне бала тудыру йортыннан алып чыгуга ук аңладым – мин аны Зөлфәткә караганда да ныграк яратачакмын икән! Кызлар бөтенләй башка икән ул! Бүген инде балаларыбыз башлы-күзле, Зөлфәтнең ике баласы бар.

«Коймакны беркем дә минем кебек пешерә белми»

– Алайса, хуҗалык эшләреннән дә ерак тормаучы кеше Сез?

– Аллага шөкер, бөтен эшкә дә кул бата! Рәхәтләнеп ашарга да пешереп куя алам. Коймакны беркем дә минем кебек пешерә белми! Өйдәгеләргә айга бер тәти инде ул коймак, рецептын бирмим – кулдан китәргә мөмкин!.. Көнчыгышта да шуңа ир-ат пешерәдер инде ул – без пешергән ризыкка фәрештәләр канатларын тыга, ди бит (көлешәбез).

– Хатыныгыз Сезнең иҗат кешесе булудан зыян күрми икән, әле арага көнләшү дә кермәгәндер?

– Минем көнләшү булмады – мин аны хәтта үзем теләгән идем! «Бер тапкыр булса да көнләштер инде», – дигәнем дә булды. «Не дождешься», – диде Зөһрә. Ә минем яктан ул көнләштерүләр булгандыр – күп үпкәләттем, күп елаттым инде хатынны. Узган эшкә – салават... Иҗат кешесе башкача була да алмыйдыр: һәрдаим гашыйк булу халәтендә яшәмәсәк, без бит иҗат итүдән туктаячакбыз.

– Иҗат итүдән болай да туктарга уйлап торасыз түгелме соң, Зөфәр абый – җырлаудан читләшеп барасыз ич?

- Җыр иҗат итүгә күбрәк басым ясыйсым килә – менә кичә генә 611нче җырым язылган. «Сөю булса, тулы булсын» дип атала ул. Ә җырлау мәсьәләсендә мин чыннан да акрынлап сәхнәдән китеп барам. Әмма үкенеп, их, җырлыйсы килә, дип китмим бит – теләгем булмаган килеш көчләп үз-үземне җырлатасым килми. Эчке халәтем шулай кушкач, иҗатта композитор буларак кына каласым килә... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»