27.02.2014 Авыл
Мал чалырга урының бармы?
Тиздән Татарстан фермерларына һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга терлекне үз йорт ишегалларында чалу тыелачак. Шуңа күрә, хуҗалык җитәкчеләренә бу эшчәнлек өчен махсус урыннар булдыру турында хәзердән үк уйлый башларга кирәк.
Әлеге таләпләр Таможня берләшмәсенең «Ит һәм ит продукциясенең куркынысызлыгы» техник регламенты нигезендә 1 майдан гамәлгә керәчәк. Аны үтәмәгән очракта, фермерларга зур күләмдә штраф түләргә туры килмәгәе...
Бу кагыйдә республиканың хуҗалык җитәкчеләрендә әллә ни зур шау-шу да уятмас иде, мөгаен. Тик регламент буенча терлек чалу өчен махсус урын булдыру гына җитми, аларны теркәү һәм махсус сертификат алу да таләп ителә. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчерергә ярый. Мал чалу да ветеринар табиб күзәтүендә башкарылырга тиеш.
- Хәзерге вакытта йорт ишегалларында терлекне ит комбинаты һәм махсус урыннар белән чагыштырганда ешрак чалалар. Андый очракларда ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләре тулысынча үтәлми. Малның калдыкларын, мәсәлән, җиргә күмеп куярга мөмкиннәр, каны да шунда ага. Ә бу ярамый торган хәл. Алар җыеп алынырга һәм махсус эшкәртү урыннарына бирелергә тиеш. Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм мал өчен уртак булган кайбер чирләр китереп чыгарырга да мөмкин, - дип белдерә Татарстан Россельхознадзорының дәүләт ветеринар надзор бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Кирилюк.
Нәкъ менә шуңа күрә терлек чалу өчен махсус урыннар булдыру карары кабул ителгән дә инде. Әйтергә кирәк, бу кагыйдә мөгезле эре терлеккә генә түгел, ә сатуга бара торган теләсә кайсы ит продукциясенә карый. Махсус урын булдыруның да үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, ул кеше яши торган урыннардан 300 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш.
Әлеге төр урыннарны республикада эшләүче һәрбер фермерның булдыра алмаячагы көн кебек ачык. Андый җитәкчеләр малларын инде әзер урыннарга алып бара ала. Мәсәлән, бүгенге көндә Татарстанда шундый 81 мәйданчык бар. Тик болар гына җитмәячәк. Шуңа күрә, яңа мәйданчыклар төзү кирәк, дип ассызыклый белгеч.
Бу регламентның үтәлешен Россельхознадзор хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме дә шактый зур: физик затка – 1-2 мең, рәсми затка – 10-20 мең, юридик белеме булмаган эшмәкәрләр өчен – 20-30 мең, ә юридик затларга – 100-300 мең сумны тәшкил итә.