поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2014 Мәдәният

Тормышка ашкан хыял яки «Зәңгәр күбәләкләр» (ФОТО)

Моңа кадəр Казанда балалар өчен кинофильмнар төшергəннəре юк иде əле. Сергей Литовецның «Гаврош» һəм «Команда» фильмнарын төшерергə телəге бар иде барын һəм моңа рөхсəт сорап Мəскəүгə дə мөрəҗəгать иттелəр. Лəкин нəтиҗə уңай булмады. Рөхсəт булмаган икəн – кино да төшерелми дигəн сүз.

Биредə сүз уен киносы хакында бара. Ə документаль кинода күбрəк киножурнал форматында эшлəделəр – балаларның төрледəн-төрле түгəрəклəрен, спорт секциялəрен төшерү белəн чиклəнделəр. Үзенə күрə – яшь буын көндəлеге. Дөрес, берзаман Казанда мультфильмнар төшерə башладылар үзе. Казаннарны бу өлкəгə беренче тапкыр Вадим Дросин, аның Балалар техника үзəгендə урнашкан «Феникс» мультипликация студиясе алып керде. Бу студиядə төшерелгəн фильмнар һəрчак мактаулы бүлəклəргə лаек булып килделəр. Бүлəклəр арасында Халыкара дəрəҗəдəгелəре дə бар иде. Лəкин студия чыгарган мультфильмнар һəрчак үзешчəн кино статусында гына кала бирделəр.

Ниһаять, узган ел азагында əлегə кадəр күрелмəгəн вакыйга булды – «Мир» кинотеатрында режиссёр Фəрит Дəүлəтшинның балалар өчен төшергəн «Зəңгəр күбəлəклəр» фильмын тəкъдим иттелəр. Бу 2007 (!) елда Мəскəүнең «Рэм-Голд-Фильм» компанисе башлаган беренче маҗаралы балалар фильмы. Премьерасы да шул ук елга планлаштырылган фильм… җиде елга киштәгә менеп кунаклаган иде.

Бу фильм хакында сценарий авторы Айсылу Хафизова (ул хәзер Мәскәүдә яши һәм федераль каналларның берсендә эшли) менә ниләр сөйли.

«Моннан җиде ел элек режиссёр Фәрит Дәүләтшин мине Мәскәүнең бер эшкуары белән таныштырды. Әлеге эшкуарның татарчалатып төшерелгән балалар фильмына акча тыгу теләге бар икән. Минем вазыйфам Фәрит Дәүләтшин тәкъдим иткән тарихка нигезләнеп сценарий язу иде. Рано белән Барно исемле ике кызның маҗаралары иде ул тарихта.

Бервакыт интернетта Казаннан ерак түгел генә Озын алан исемле аномаль урын барлыгы хакында укыган идем. Анда вакыт машинасы кирегә әйләнә һәм син узган заманнарга килеп чыгасың, күзеңә татар сәүдәгәрләренең байлык төягән көймәләре ярга килеп туктавы да күренергә мөмкин икән. Ул чакта мин Мәдәният министрлыгында эшли идем һәм Озын алан атамасын туристлар өчен ачу максатын да күздә тотып, сценарийда кулланырга булдым. Ә балалар темасы ул вакытта минем өчен якын – кызым Суфиянең биш яшьлек, иң кызык вакыты иде. Бу яшьтә балалар гаять эчкерсез, музыкаль, көтелмәгән көлкеле сораулар бирәләр, яңа сүзләр белән шаккаттыралар. Суфия дә бик кызык бала иде, шунлыктан язганда миңа фильм дагы баланың характерына әллә ни күп бизәкләр өстәргә туры килмәде. Икенче баш геройның прототибы Камил (фильмда Суфиянең дә, Камилнең дә исемнәре сакланды) – Суфиянең туганнан туганы, минем апамның улы. Алар икесе дә мөлаем, тәрбияле. Камил – кайгыртучан, барын да алдан уйлап эшли торган, спорт белән шөгыльләнүче чын егет. Бик кечкенәдән футболга йөрде. Ә минем кызым һәрчак «күктә оча» торган, хисчән һәм нәзәкатьле балерина (ул дүрт яшеннән Казан балет училищесында, «Кечкенә аккошлар мәктәбе»ндә шөгыльләнде). Камил белән Суфияне аерырмын димә, алар шулкадәр дус. Аларның мин язган тарих геройларына әверелүләре табигый иде. Кызыклы ситуацияләр, көлкеле хәлләр – барысы да Камил белән Суфия тормышыннан алынды. Сценарий бик тиз – бер ай дигәндә язылып бетте. Аннан инде төшерү процессы башланды, бу эш тәмамлангач фильмның продюсерлары материалны Мәскәүгә алып киттеләр, шуннан аларның эзләре суынды. Шалтыратмадылар да, язмадылар да... Бу хәл җиде елга сузылды».

Фильмның сюжеты болайрак: «Зәңгәр күбәләкләр»дәге баш геройлар Суфия (Софья Сергеева) белән Камил (Байбулат Батуллин) – якын дуслар һәм бер үк вокал түгәрәгендә солистлар. Икесе дә хыялый. Камил атаклы сәяхәтче булырга тели, моның өчен үзен физик яктан әзерли, каратэ-до белән шөгыльләнә. Суфиянең исә хыялы – баллы хыял – аның кәнфит фабрикасы директоры буласы килә. Көннәрдән бер көнне Камилнең авырып урында ятучы Хәдичә әбисе (Исламия Мәхмүтова) балаларга Иделнең уң як ярындагы Озын алан, ул аланда очып йөрүче тылсымлы күбәләкләр турында хикәят сөйли. Ул күбәләкләр яхшы күңелле кешеләр янына гына очалар икән. Күбәләкләр кемгә дә булса кунсалар, ул кешенең шул минутта теләгән теләкләре тормышка аша.

Ике дус бу аланны эзләп табарга булалар. Сәяхәткә чыгып киткәнче алар бик ныклап әзерләнәләр: карта сызалар, йөзәргә, хәтта бөҗәкләр ашарга да өйрәнәләр (Камил фильмда таракан ашаганда залдагы балаларның реакциясен күрергә кирәк!) Өйрәнгәннәре бушка китми: Суфия белән Камил кыя читендә дә асылынып торалар, сазлыкка да баталар, җинаятьчене дә коралсызландыралар. Ә тылсымлы аланга килеп җиткәч, алдан сөйләшмәгән көенчә, икесе дә бер үк теләкне телиләр – Хәдичә әби терелсен иде!

«Зəңгəр күбəлəклəр» фильмы Суфия белəн Камилнең риясызлыгы, эчкерсезлеге белəн җəлеп итə. Аннан ул бик матур. Вакыйгалар Казан зоопаркында башлана, аннан Идел, Казансу, Кабан күле буенда, Эчке эшлəр министрлыгының «Дзержинец» балалар лагерендə дəвам итə. Фильмда музыка бик күп: балалар татар телендə дə, рус телендə дə җырлыйлар. Җырларның авторы – Хəмит Котлыев.

Оператор – Хəйдəр Миндубаев, көйлəр авторы – Азат Хөсəенов, куючы рəссам – Наталья Гайнуллина. Фильмда Рабит Батулла, Хəлимə Искəндəрова, Алсу Густова, Айдар Хафизов, Александр Купцов, Ольга Морская, Рөстəм Гайнуллиннар да төшкəн. Фильмны төшерүдə катнашкан һəркем өчен «Мир»дагы сеанс чын мəгънəсендə премьера булды. Моңарчы алар үз хезмəтлəрен берничек тə күрə алмаганнар. Кино төшерелгəндə тугыз яшьтə булган Софья Сергеева хəзер Казан хореография училищесында икенче курста укый.

Сценарий авторы Айсылу Хафизова (ə ул ВГИКның сценарийлар факультетын тəмамлаган профессиональ автор) премьерада күренмəде. Ни өчен бу бəйрəмнəн читтə калды соң ул?

Айсылу Хафизова: «Эшкə тотыныр алдыннан минем гонорарым хакында килешү төзелде. Гонорар Казан хаклары белəн исəплəгəндə дə бик аз күлəмле иде. Аннан сценарий бик озак Казан белəн Мəскəү арасында йөрде, үзгəрешлəр, яңадан язылган өлешлəр, əлбəттə инде, килешүдə билгелəнмəү сəбəпле, бушка эшлəнде. Продюсер процессны күз уңында тотты, миннəн гел сценарийның əзер вариантын сорады. Лəкин мин килешү кəгазьлəренə кул куелмыйча бернинди əзер текст күрсəтергə җыенмадым. Бу процесста арадашчы ролен режиссёр үтəде.

Миңа килешү кəгазен җибəрделəр, ул гадəти формада төзелгəн килешү иде: сценарий авторы сценарий белəн бергə аңа булган барлык хокукларны да сата. Мин килешүгə үзгəреш кертергə телəдем, продюсер моңа каршы килмəде. Килешүнең түлəүгə мөнəсəбəтле өлеше фильмда катнашучыларга аз түлəү өчен бик кулай төзелгəн иде. Əлеге продюсер кино дөньясында билгеле кеше түгел, шунлыктан аңа артык ышанырга да җирлек юк иде. Килешүне мин үз хезмəтемне яклый алырлык итеп үзгəрттем. Сценарий урынына килешүнең мин төзегəн яңа вариантын алгач, продюсер чыгырыннан чыкты. Аның телефоннан кычкырган сүзлəре əлеге кеше белəн алга таба эшлəргə мөмкин булмавын ачыклады һəм мин əлеге проекттан чыгарга дигəн карарга килдем. Сценарийның соңгы варианты миндə һəм анны кемгəдер бүлəк итеп бирергə бернинди дə телəк юк иде.

Режиссёр Фəрит Дəүлəтшин, проектның инде башланганын, минем кирелегем аркасында бик күп нəрсə тукталачагын əйтеп, мине күндерə алды. Сценарийны бирергə мəҗбүр булдым һəм аның өчен сөйлəшенгəн гонорарның... яртысын алдым. Анысын да күп көч куйгач кына. Бу очракта закон да, килешү дə өч тиенгə дə ярамады.

Лəкин күңелсезлеклəр моның белəн генə бетмəде əле. Мин проектка үземнең дустым, композитор Азат Хөсəеновны чакырган идем һəм ул фильм өчен көйлəр язарга минем хакка гына риза булды. Ул бик күп эшлəде, лəкин, ишетүемчə, аның көйлəре фильмга бик аз кергəн. Продюсерның «югары иҗади мөмкинлеклəре» сəламəт акылны басып киткəн. Азатның да күп хезмəте бушка китте. Фильм төшерелеп беткəч, продюсер бар материалны җыеп, Мəскəүгə алып китте. Режиссёрны да чакырмый гына, фильмны үзе монтажлаган диделəр. Мондый «оста»лар булганда... Шуннан ул фильм хакында бер сүз дə ишетелмəде».

Фильм бары Фəрит Дəүлəтшинның тынгысызлыгы һəм тырышлыгы, кайсыдыр очракта каты куллылыгы аркасында гына чыкты, дип саный Хафизова. «Ул кеше күңелен нечкə тоемлый торган психолог, юмор хисе көчле, балалык та, самимилек тə җитəрлек анда. Шуңа аның белəн эшлəве дə рəхəт», – ди Айсылу.

Күргəнебезчə, «Зəңгəр күбəлəклəр» – «көрəш һəм күз яшьлəре» аша туган һəм уңай энергетика белəн бик үк өретелмəгəн куаныч икəн. Татарстан киносында проблемаларның исəпсез һəм хисапсыз икəнлеген исбатлаучы тагын бер факт бу. Эш монда профессионализмда гына да түгел, ə гап-гади кеше факторында.

«Кино ул – индустрия. Иҗат төркеме (яхшы сценаристлар, режиссёрлар, актёрлар) əлеге индустриянең иң төп өлеше түгел. Кинода профессиялəр күп: операторлар төркеме дə, рəссамнар да, грим салучылар, костюмерлар, актёрлар сайлаучы ассистентлар, администраторлар. Бездə бит кино яраткан һəркем кино төшерергə маташа һəм, иң куркынычы, төшерə алам дип уйлый. Кинопроцессны яклаучы җитди материаль, техник һəм юридик база кирəк. Сценарий язудан алып киноны кинозалга җиткергəнгə кадəр барысы да тəртипкə салынган булырга тиеш. Татарстанда хөкүмəт дəрəҗəсендə моның белəн шөгыльлəнүче юк. Могҗиза булып, бу эш белəн быелдан шөгыльлəнə башладылар, киноиндустриягə җитди акчалар тыктылар ди, ул чагында да республикада киноиндустрия егерме елдан соң гына аякка басачак. Əлбəттə, киношедеврларны телефон трубкасына да төшереп була, лəкин моның дөньякүлəм кинопроцесска бер катнашы да юк», – ди Айсылу Хафизова.

 Шулай да Татарстан тамашачылары өчен бер күңел юаткыч мəгълүмат бар: продюсер картинаны безгə бик арзан бəягə саткан. «Зəңгəр күбəлəклəр» фильмына хокук кəгазьлəре хəзер «Татаркино» кулында.

Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

1

2

3

4

5

6

7
 


Галия ЗӘЙНУЛЛИНА
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»