|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2009 Хатлар
МЕНӘ ШУНДЫЙ ТАТАР ЕГЕТЕ-2, яки “Татар башын татар ашау” шушымы?“Ватаным Татарстан”ның 26 номерында басылган “Менә шундый татар егете” мәкаләсенә карата язылган фикерләрне укыгач, дәшми кала алмадым. Мин чагыштырмача яшь буын әле, шуңа да татар яшьләре көннәренә кемнәр нигез салуын, башлап йөрүчеләрнең кемнәр булуын чыганаклардан танышып кына беләм. Ничек кенә булса да, без бүген аларга рәхмәтле. Әлеге кешеләр зур эш башкарган. Билгеле андый эшләр аерым кеше генә башкарып чыга алмый. Шулай да башлап йөрүче кирәктер. Мин мәкаләдә күрсәтелгән депутат Илдар Гыйлметдиновны күкләргә чөеп мактарга, идеаллаштырырга җыенмыйм, бары тик үзем белән чынбарлыкны гына язам. Мин Илдар абый белән бер авылдан. Аны кечкенәдән беләм. Аны күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә мин үз фикеремдә калам. Чөнки ул безнең авыл өчен бәяләп бетергесез эш эшләде. Авылыбыз уртасында Илдар абый тырышлыгы, инициативасы белән шәһәр мәктәпләренә биргесез заманча мәктәп сафка басты. Билгеле инде, ул мәктәпне дә кайтып Илдар абый үзе төзеп йөрмәде. Әйткәнемчә, мондый эшләр бер генә кеше кулыннан башкарылучы гамәл була алмый. Ләкин авылдашлар телендә ул “Илдар мәктәбе” булып йөри. Бу мәктәп безнең өчен гади бина гына түгел, ә теләк һәм тырышлык булганда, хәтта иң зур хыялларның да чынга ашуына бер дәлил, ышаныч. Ышаныч дигәннән, кешенең үз көчен тоюы зур фактор. Ул вакытта без гади авыл укучыларын нәкъ менә үз көченә ышандырды ул. Сер түгел, биш-алты ел элек күпчелек авыл мәктәпләрендә спортка мәхәббәт коридорда эленгән стендлардан узмый иде. Кыш җитсә, тимераяк, чаңгыга кытлык кичерә мәктәп. (Үз эшенә мөкиббән булып рәхәтләнеп эшләп яткан физкультура укытучыларын да беләм, алар миңа үпкәли күрмәсен. Сүзем алар хакында түгел). Башта чаңгылар, аннары тимераяк, хоккей тартмасы кайтарды ... һәм, ниһаять, мәктәп үзе. Укуда, спортта уңышлары өчен мәктәпнең иң яхшы укучысы аның депутат премиясен ала. Ул һәр елны (быел бишенче тапкыр) Келәнчедә авыллар арасында хоккей турниры үткәрә. Бу исә мәктәпләр, укучылар өчен стимул булып тора.
11 класста аның белән беренче әңгәмәм район газетасында басылды. “Тырыш, белемле, эшчән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше уңышка барыбер ирешәчәк”, - дигәне исемдә. Фикер белдерүчеләр арасында “повезло Келәнче егетенә” диюүче дә бар. Русларча әйтсәк, “везёт сильнейшим”.
Илдар абый белән яшьләр эше, илдә яшьләр проблемалары, спорт, милләт, тел турында еш сөйләшәбез. Универсиада, Сочидагы Олимпиада, илдә Яшьләр елы... Болар алга куелган планнар дип сөйли иде Илдар абый. Бер-бер артлы боларның тормышка аша баруын күрәбез. Ул Мәскәүдәге татарлар белән аралашып торуын, Равил Гайнетдин белән элемтәдә булуын сөйләде. Улы Марат та, Мәскәүдәге Физкультура институтының икенче курс студенты, үз телебездә бик чиста сөйләшә. Гап-гади укытучылар гаиләсеннән чыккан гап-гади авыл егетенең үз тырышлыгы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты дәрәҗәсенә ирешүе без татарлар өчен сөенеч булырга тиеш. Анда татар Илдар Ирек улы түгел, ә теләсә кайсы Иван Иванович та булырга мөмкин иде бит. Менә ул Иван Ивановичның милли компонентны алып атуга каршы чыгуына шигем зур. Бөтен кешегә дә ярап булмый, эшләмәүчеләр генә хаталанмый. Халык мәкалендәгечә, “татар башын татар ашамасын” иде, җәмәгать.
Фотода: Келәнчедә авыллар арасында хоккей турниры
Автор фотосы.
Шушы ук темага: "Менә шундый татар егете" язмасы.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|