поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2014 Мәгариф

Индивидуаль укыту технологиясе

Гадәттә, укучылар белеме укытучы хезмәтенең төп күрсәткече булып санала. Ә менә индивидуаль укыту технологиясендә укучының белемне мөстәкыйль үзләштерә белү осталыгына басым ясала. Үзләштерелгән гыйлем, әгәр тормышта кулланылмый икән, бик тиз онытыла, югала. Ә адәм баласына һаман яңадан-яңа белемнәр кирәк.

Традицион системада укучы укытучысы кушканны гына эшләргә күнектерелә. Балада яшәү өчен кирәк белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү күнекмәсе юк, ул моңа өйрәтелмәгән булуы ачыклана. Индивидуаль укыту технологиясенең традиционнан системадан төп аермасы – һәр укучыны мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтү, мөмкинлегенә, сәләтенә, хезмәтенә күрә бәя бирү. Индивидуаль укыту технологиясенең төп үзенчәлекләре нинди соң? Шуларны карап үтик.

Укытучының аңлатуы кирәкме?

Һәр баланың укытучы сөйләмен кабул итү, аңлау, тыңлау мөмкинлеге төрлечә, шуңа күрә башта укучы үзе укып, өйрәнеп карасын. Әгәр биремнәрне үти, сорауларга дөрес җавап бирә алмый икән, аерым укучыга укытучы аңлатып җибәрә. Дәрестән дәрескә әлеге алымны куллану укучыны үзлектән белем алырга, хезмәт итәргә өйрәтәчәк. Баланың белемен тикшерү өчен махсус эзлеклелектә дидактик материаллар төзелгән. Әлеге технология белән укыткан укытучыга һәр укучысының реаль белем дәрәҗәсен ачыклау күпкә җиңелләшә.

Һәр бала үз темпында эшли

Укучы дәрестә актив эшләгәндә генә укытуның нәтиҗәсе югары була, уңай психологик климат туа. Ачык итеп бирелгән дифференциаль биремнәр, аларның катлаулылык дәрәҗәсе һәм укучыга сайлау иреге бирү активлыкны арттыра гына. Һәр бала үз темпында эшли. Бирем үтәлүгә үк тикшерелә. Биремне дөрес итеп чишәргә өйрәнмичә, укучы алдагысына күчә алмый. Укытучы индивидуаль ярдәм күрсәтә.

Индивидуаль укыту өч этаптан тора: I - бер дәрес эчендә, II - бер тема эчендә, III - 8-9 ел әзерлектән соң. Беренче этапта 1-5 сыйныф укучыларында мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдырыла. Дәрес саен аз-азлап үзлектән эшләргә өйрәтелә. Һәр укучының башкарган биремнәр саны төрле, алар укытучы тарафыннан исәпкә алынып барыла. Педагог төп материалның дәрестә үзләштерелүен тәэмин итә. Бу - дәрес эчендә индивидуаль укыту.

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдырганнан соң, икенче этап яки тема эчендә индивидуальләштереп укыту башлана. Берничә сәгатьлек теманың төп урыннарын укытучы аңлата, алга таба укучылар үзләре күнегүләр эшли-эшли теманы мөстәкыйль үзләштерә. Бер темадан икенчесенә берүк вакытта күчәләр.

3 нче этап. 8-9 ел әзерлектән соң укучыларның күбесе мөстәкыйль белем үзләштерүгә әзер булалар. Аларның укытучы аңлатуына ихтияҗы булмый диярлек. (Тарих, әдәбият фәннәренә әлеге этап кагылмый). Кайбер укучылар, сыйныфлар 3 нче этапка күчмәскә дә мөмкиннәр, бу аларның индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле.

Биремнәр өч төрле

Биремнәр катлаулык дәрәҗәсенә карап өчкә бүленә. Укучы үзенең көче җитәрлек биремне, үзенә уңайлы темпта башкара. Беренче дәрәҗә - “3”ле, икенче дәрәҗә - “4”ле, өченче дәрәҗә - “5”ле.

Укучы үз ирке белән сөйли башлармы?

Индивидуаль укыту технологиясе фронталь сорау оештыруга каршы түгел, бигрәк тә тарих, әдәбият фәннәреннән. Ләкин ул бераз үзгәрәк оештырыла. Укучыга сораулар алдан бирелә, уйлау, әзерлек өчен вакыт билгеләнә. Сораулар өч дәрәҗәдә. Авырыксынган укучыларга укытучы ярдәм оештыра. Җавапларны бала үзенә уңайлы формада әзерли. Мәсәлән: язма, телдән, дәреслектән укып. Укучылар 100% “3”лелек дәрәҗәсен әзерләп бетергәч, сорауларга җавап бирү башлана. Кемнең сөйләм осталыгы чамалы, алар дәреслектән, язмаларыннан укып җавап бирә. Шулай итеп дәрестә һәр укучы да телдән җавап бирә һәм билгесен хезмәт итеп ала.

Билгеләр

Индивидуаль укыту технологиясе билгене төп максат итеп куймый, ләкин укучы дәрес саен үз хезмәтенең билгесен (бәясен) ала. Укучының һәр эше тикшерелергә һәм бәяләнергә тиеш. Кешенең психологиясе шундый: мәсәлән, әгәр баланың өй эшен тикшерелми икән, аның икенче юлы мондый биремнәрне үтәп киләргә теләге булмаячак. Укучының эше вакытында тикшерелеп, бәяләнеп барганда гына укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе югары күтәрелә ала. Индивидуаль укыту технологиясендә өй эшләре дә - индивидуаль, әгәр укучы дәрестә өлгерсә, өй эше булмаска да мөмкин.

Тикшерү системасы

Һәр укучының эшен вакытында тикшереп, билгеләп, бәяләп бару - индивидуаль укыту технологиясендә төп принципларның берсе. Моның өчен махсус таблица төзелә. Анда вакыт аралыгы, дәрәҗәләр, биремнәр саны, зачет, контроль эш күрсәтелә. Таблицаны укучылар үзләре тутыра. Ул баланың потенциал мөмкинлекләрен ачарга, көчен тупларга, эш тизлеген арттырырга этәргеч булып тора.



Индивидуаль укыту технологиясендә укытучының төп бурычы укучыга белем үзләштерүдә ярдәм итү, белем алуга теләк, ихтияҗ булырлык шартлар, ситуацияләр тудыру.

Индивидуаль укыту технологиясе Ю.А.Макаров җитәкчелегендә тулысынча компьютерлаштырылган һәм күп кенә Россия мәктәпләрендә сыналган, уңышлы гына кулланыла. Нәтиҗәсе: укучыларның белем сыйфаты арту, дәрестә укучылар өчен стресс ситуацияләрнең бетүе, психологик тотрыклылык урнашу, бала сәламәтлегенең уңай якка үзгәрүе. Компьютер укытучының төп ярдәмчесенә әйләнә һәм максатчан файдаланыла.

Гөлшат Шәйхелисламова, Казандагы 2нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары
 


Гөлшат ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 2 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»