• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

24.02.2014 Язмыш

Сынауларны җиңгән сөю…

Айнур Галимовны күпләр «Шәһри Казан» битләрендә дөнья күргән язмалары аша белә. Япь-яшь егетнең инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр булуы, Айнурның гомерен саклап калу өчен хәйрия акцияләре уздырылганны да хәтерлидер әле укучыларыбыз.

Коллегабыз турында күптән язганыбыз юк иде, шуңа да күпләр, кыйммәтле операциянең ярдәме тидеме икән, Айнур хәзер кайда, кебек сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Егетебезгә Германиядә бик катлаулы операция ясадылар, ул аякка басуын басмады, әмма бу операция аңа исән калырга ярдәм итте. Шактый сынаулар кичкән Айнур бүген бәхетле, узган атнада сигез ел очрашып йөргән кызы Лилия белән никах укыттылар. Яшьләрне котларга без дә бардык.

Айнур – 1988 елгы, Арча районының Казанбаш авылыннан. Аның КДУның татар журналистикасы бүлегендә укып йөргәнен яхшы хәтерлим. Иҗат практикасын «Шәһри Казан» газетасында узган чагында ук саллы, мәгънәле, анализлы язмалары белән шатландыра иде ул безне. Айнурның авыруы кинәт башланды. «Аркамда шеш барлыкка килде. Артык зур игьтибар бирмәдем, чөнки элек бернинди сызлау юк иде, борчымады да. Аннан, студентның табибларга йөрергә акчасы да санаулы гына бит. Шул сәбәпләр тоткарлап торды, күрәсең. Операция ясатканчы, ел ярым чамасы шулай йөрдем. 2009 елда хастаханәгә яткач, узган ел ясаткан рентген нәтиҗәләрен табып алдылар. Баксаң, ул чакта ук шешем барлыгы күренгән, әмма ул вакыттагы табибларның һәм үземнең дә битарафлыгым аркасында, игьтибар ителми калган, күрәсең», – дип искә ала Айнур.

Егеткә Казанда операция ясыйлар, әмма табибның тәҗрибәсезлегеме, сызланасы тән булганмы – барысы да киресенчә килеп чыга. Айнур, савыгасы урынга, инвалидлар арбасына утыра. 21 яшьлек егеттә хондросаркома, ягъни сөяк яман шеше табалар. Ул умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кысып тора, шуның аркасында, аның аяклары хәрәкәтләнми. Ләкин Айнур бирешә торганнардан түгел. Түзеп булмаслык авыртуларга теш кысып түзү, әти-әнисенең, әбисенең бертуктамый Ходайга ялварулары, Айнурның бар көченә тырышып физик күнегүләр ясарга омтылуы, авыруы турында мәгълүмат җыеп, соңгы өметкә ышануы... Болар барысы да бүген артта калды. Татарстан һәм Мәскәү табиблары, арка миенә кагылып хәлен тагын да авырайтырбыз, дип куркып, операциягә алынудан баш тартсалар да, Айнурга чит илдә ярдәм тәкъдим итәләр. Ләкин операция бик кыйммәтле, тулысынча дәвалану хәтта 8 миллион сумнарга да төшәргә мөмкин. Ләкин Айнурны туганнары, танышлары, якыннары ташламый. Алай гына да түгел, бер белмәгән кешеләр, аның язмышына битараф булмаганнар барысы да егеткә ярдәм итәргә ашыга. 50 сумнан 50 меңгә кадәр акча күчерүчеләр дә була Айнурның исәп-хисап счетына. Ниһаять, кирәкле сумма җыелып беткәч, Айнур тәвәккәлли.

– Соңгы операция Германиядә булды. Ул чакта терелүгә ышаныч бик зурдан иде, операция аякка бастырыр, дип өметләнгән идем. Хәзер күпләр минем һаман да арбада утыруымны белгәч, операциянең ярдәме тимәгән, дип тә уйлыйлардыр. Германиягә килеп, тикшеренү узгач, барысы да күпкә мөшкелрәк булуы ачыкланды. Умыртка баганасындагы шеш кабыргаларга да күчкән, үпкәләргә һәм йөрәккә «һөҗүм» итәргә әзерләнгән. Ярый вакытында килеп өлгердек. Кыскасы, әҗәл бик якын йөргән янымда. Катлаулылар рәтенә кергән операция 8 сәгать дәвам итте, берничә умыртка сөяген титан пластинага алыштырдылар, ике кабырганы алып аттылар, көчле наркоз аркасында, 4 көн аңыма килә алмадым.

– Хәзер хәлең ничек соң?


Иң мөһиме – яман шешне жиңдек, инде аякка басарга тырышсак та була. Умыртка баганасына гел операцияләр ясау нәтиҗәсендә, нервлар киселеп беткән, аларны тергезү өчен, озак вакыт кирәк булачак. Физкультура белән туктаусыз шөгыльләнәм. Рак күзәнәкләре калмадымы икән, дип, өч ай саен томография сурәтләрен Германиягә җибәреп торам. Германиягә барырга акча җыярга ярдәм иткән кешеләргә тагын бер кат зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Кирәкле сумма тиз арада җыелмаса, мин хәзер бәлки булмас та идем. Мөмкинлекләрем чикләнгән булса да, сулыйм, эшлим, яшим! Һәм яшәвем өчен мин авыр чагымда ярдәм кулы сузган эчкерсез кешеләргә бурычлы.

– Айнур, Лилия белән танышуыгыз ничек булды?


– Танышуыбыз тәкъдир кушуы булгандыр, дип уйлыйм. Ныклы мөнәсәбәтләр очраклы рәвештә танышулардан башлана да, миңа калса. Лилия 8 ел элек бер телефон номерын ялгыш җыеп, дустыма эләккән. Дустымның телефонында акчасы беткән булып, ул аңа минем телефоннан смс хәбәрләр яза башлады. Мин ул чакта авылда идем. Казанга килгәч, Лилиягә үзем шалтыраттым да очрашу турында килештек. Бүгенгедәй хәтерлим: 15 февраль – чәршәмбе көн иде ул. Безнең төркемнең иҗат көне иде, мин «Шәһри Казан»га практика үтәргә бармыйча, Лилия белән очрашуга киттем, шул көннән бирле без бергә. Ул вакытта Лилиягә 15 яшь тулган гына иде, миңа – 17.

– Авырый башлагач та Лилия сине ташламады. Казан урамнарында реклама тактасына игъланнар куйдырту, фатирларга махсус белдерүләр, матбугатта хәбәрләр урнаштыру дисеңме – барысында да Лилия башлап йөрде. Аның батырлыгына сокланырлык...


– Әйе, Лилия гел янымда булды. Операциядән соң, арбага утырачагым билгеле булгач та, ул мине ташламады. Инвалидлыгымнан гарьләнеп, Лилияне куган чакларым да, тормышыңны бозасым килми, дип әйткәнем дә булды. Шуңа да карамастан, ул минем белән калды. Кайсы япь-яшь кызның (ул вакытта Лилиягә 19 яшь иде) гомерен инвалид белән бәйлисе, кайсы әти-әнинең кызларын инвалидка кияүгә бирәсе килсен?! Лилиянең минем белән бергә калырга карар итүе, аның әти-әнисе Тәлгат абый белән Минзилә апаның мине үз уллары кебек гаиләләренә кабул итүләре өчен гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Лилия белән мөнәсәбәтләребез яшьлек җүләрлеге мизгелләрен дә кичерде, вакыт һәм ара тикшерүен дә узды, язмыш сынавына да сынмады. Тормышның барлык сикәлтәләрен дә үтеп, никахка кадәр килеп җиткәч, хәзер Алла каршында бергә булырга сүз куешкач, безнең мөнәсәбәтләргә инде бернинди дә авырлыклар киртә була алмый, дип уйлыйм.

Яшьләр никах туйларын нәкъ менә сигез ел узгач, танышкан көннәрендә – 15 февральдә уздырганнар. «8 саны чиксезлек билгесен хәтерләтә, бу көнне кавышуыбыз безнең гомерлеккә бергә булуыбызны аңлата», – ди Лилия.

– Алга таба нинди хыяллар белән янып яшисең, Айнур?


– Киләчәккә планнарга килгәндә, мөнәсәбәтләребезне дәүләт каршында да рәсмиләштерергә кирәк, дип уйлыйбыз, шуңа күрә, җәйләргә туй үткәрергә дип исәпләп торабыз, Алла кушса. Авыруым белән, укуымны тәмамларга да җаем булмады. Хәзер менә, 4 ел академия ялында булганнан соң, быел укуыма кайттым. Имтиханнарны биреп, диплом язасы калды. Язларга бәлки нурланыш ясатырга тагын Германиягә барырга кирәк булыр. Быел минем өчен бик тыгыз ел булырга охшаган, бөтен ниятләрне чынга ашырыр өчен Алла ярдәменнән ташламасын иде.

Амин, Айнур, теләк һәм хыялларың тормышка ашсын, Ходай сезне якласын, сакласын. Күпләргә үрнәк, нинди авыр чакларда да мәхәббәтләрен саклап кала алган, язмыш сынауларын җиңеп чыгып, гел яктылыкка омтылган, тормышны яраткан яшьләргә бәхет телик! Никах туегез котлы булсын! 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№27 (871334) / 11.03.2014 21:10:52

Алина үземә кил,мин сиңа берне генә түге двойняшка ясап бирәм. МИннән сходу узачаксың.

№26 (871332) / 11.03.2014 21:05:07

Алина дигэн адэм житэр инде э,очрашып сойлэшегез.Монда сез икэу генэ утырмыйсыз.Ир-аттан оялыгыз бераз.

№25 (871328) / 11.03.2014 19:51:57

*, дорес шул. Бернишлэтэ алмыйм. Баштагы программаны узгэртэ алмыйм. Лия, анын бик эйбэт шул. Сер булмаса, нэрсэ ул инрт-л хэм нинди таблетка эчтен

№24 (870715) / 04.03.2014 21:40:36

Алина - анын турында гинеколог б-н кинэшергэ кирэк. ирен дэ анализлар биреп карасын... бэлки гаепне узеннэн генэ эзлэу кирэкмэстер... (инстеллагель+таблетка и уколлар алдым мин узем)

№23 (870551) / 02.03.2014 20:11:02

Алинә, бер бай гаилә 8 ел интекте баласыз Өченче ЭКО дан соң кызлары туды, инде икенче бала турында хыялланалар. Сезгә дә уйларга кирәк, беренчче ЭКО түләүсез.

№22 (870395) / 28.02.2014 16:18:24

Алина, бу "психологическая зависимость" дип атала. Син иреңне үз гомереңнән дә артык күрәсең, бала түгел, ә ир синең өчен беренче урында тора, бәлки Аллаһка да ышанмыйсыңдыр әле. Хатын-кыз өчен бала беренче урында торырга тиеш, шулай түгел икән, бернинди дәвалауның файдасы булмаячак. Кылган гөнаһларың өчен гафу утенеп, Аллаһтан бала җибәрүен сорап дога кыл, хәер бир, Аллаһ теләсә, файда тияр.

№21 (870394) / 28.02.2014 16:03:34

рэхмэт айнур турында язуыгыз очен!чыннан да ни хэлдэ микэн дип белэсе килэ иде анын турында.аллага шокер,исэн-сау!бэхетле булсыннар!лилиясенэ рэхмэт,ходай сабырлык бирсен икесенэ дэ!тигез.озын Гомер яшэсеннэр!

№20 (870372) / 28.02.2014 09:27:23

психолог, уттем... Барлык чараларны да... 3 наркоз кичердем... Больница исен дэ шушы проблема аркасында иснэдем...

№19 (870310) / 27.02.2014 14:21:06

Алина, гафу ит инде, но монда утырып син точно бала таба алмаячаксың

табасы килгән хатын өчен хәзер нинди генә методлар юк

нинди гел инде ул?! даңе бәкергә барып та бик күп хатыннар балага узалар

№18 (870308) / 27.02.2014 14:15:43

Лия,нинди гель сон ул?ой, бер дэ тынычлыгым калмады.иремэ бала таба торганны тап дим. Э ул китсэ минем яшэунен кирэге дэ юк...

№17 (870274) / 27.02.2014 10:32:05

шулай шул, әллә бала бәхет әллә юк. картайган көнеңдә таяныч булсалар бик зур бәхет инде анысы. ләкин бу заманда тәүфиклы бала үстерү җиңел түгел

№16 (870271) / 27.02.2014 10:18:10

Алина, балам юк дип елама. Аллахы тэгалэ узе белэ. Менэ минем ике балам, берсе эйбэт, э берсе канымны эчэ, аракы анын томалады. Лэкин исэн дип ана да куанам, шокер итэм. Минем бала бит ул, йорэгемнэн озелеп тошкэн.

№15 (870248) / 26.02.2014 23:11:55

Яшьлэргэ бэхетле килэчэк телим.Аллахы Тэгалэ ярдэменнэн ташламасын узегезне.Лилия бик батыр кыз.Рэхмэт ана!

№14 (870247) / 26.02.2014 23:09:47

Алина,тампоннар китайский(хаоган)турында ишеткэнен юкмы?Шулардан кешелэр бик файда курэ.Интернеттан табып укы эле.Бик чистарта.

№13 (870161) / 26.02.2014 13:05:52

Алина гинекодогиядэ ятып гельлэр алып карамадынмы? мина Ходай 30 яшемдэ эни булырга насыйп итте.шулай ук лечение дэ алдым.

№12 (870160) / 26.02.2014 12:50:43

ирсез хатыннын шул инде. ботенесенэ бэйлэнеп, конлэшеп, агу чэчеп утыру. Урыс эдэмедэ чыдамаган бит, Иркэдэн качкан. хотя канэгатлэндерэ алмагандыр инде, канэгатлэнгэн хатыннар агу чэчеп утырмыйлар.

№11 (870156) / 26.02.2014 12:20:57

Дак нормаль ир үзеннән олы яшькә хатын белән бәйләнәме инде..)))))
Аралары 20 яшь тугел бит аларнын, узеннэн берничэ яшькэ олыракка ойлэнуче ирлэр бар. Бэхетле булырга берни дэ комачауламый.
Сина бер Плющенко табылса,йогереп барыр иден эле загска да,юк бит!

№10 (870155) / 26.02.2014 12:09:00

Ну,Иркэ! ты даешь!!! язып та куясын инде!бераз витамин жыеп алдым.

№9 (870152) / 26.02.2014 11:40:10

№8, сүз беттеме??? Байрак эл

№8 (870150) / 26.02.2014 11:37:41

Сиңа өйләнәсе иде аңа, бик "матур"га.

№7 (870147) / 26.02.2014 11:32:25

Дак нормаль ир үзеннән олы яшькә хатын белән бәйләнәме инде... Аек акылы булган...Акча өчен бәйләнгән бит инде ул аның белән. Тагын нәрсә өчен??? Суперкрасавицамы ул шул хәтле? Сөйләшүе противный. Алдагы тешләр аша сөйләшә вввфффф дип.

№6 (870144) / 26.02.2014 11:23:48

ПЛЮЩЕНКОНЫ ХАТЫНЫ ИНВАЛИД КОЛЯСКАГА УТЫРТКАНЧЫ ТЫРЫША,АНА ПИЯР КИРЭК.ТЕГЕСЕ МЕСКЕН,ХАТЫН СУЗЕННЭН ЧЫКМЫЙ.ЭНИСЕ ЕЛАМЫЙ ГЫНА БИТ ИНДЕ.

№5 (870142) / 26.02.2014 11:04:36

Тик ясалма дисклар белән физик күнегүләр дип артык мавыкмаска киңәш итәм.Чама белеп кенә.
Бер киңәшне тотып Германияне сайладыгыз бугай. Монысын да игътибарсыз калдырмасагыз, үзегез шат булырсыз.

Плющенконың да аек акылын акча каплаган инде. Шундый позвоночник белән олимпия чемпионы була имеш. Буладыр, инопланетянин булса...Кеше мөмкинлекләре чиксез булса да, юк дискларны һәм алар функциясен кайтарып булмый. Мөмкинлекләр чиксез дигәндә, ачылмаган ишекләр, тәрәзәләр турында гына бара. Монда исә юк.

Болай бу кызга мин Нурсөя Яруллина янына барып киңәшергә кирәк дип кенә әйтә алам. Аның тормыш тәҗрибәсе ни диядер... Миңа авыр ни дә булса әйтү авыр.

№4 (870140) / 26.02.2014 10:52:52

Алина, кайгырма үскәнем.Алла насыйп итсә булыр,Ходайдан сора,аның кодрәте бик киң бит.Баштан булмый,күпмедер вакыттан бәби алып кайткан гаиләләрне беләм. Шундый бер гаилә интернаттан бер бала алып үстерде,6,7 елдан үзенекеләр туды,хәзер менә 4 балага әни ул.

№3 (870105) / 25.02.2014 21:41:27

Админ,ачуланма эйткэнгэ.элеп тор беренче биткэ айнурны.бу бит бик эчтэлекле мэкалэ.кемгэдер яшэу дэрте бирергэ момкин.мин дэ сокланам бит ана карап.рухи кочем бер дэ булмаса да. Афэрин айнурга!

№2 (870049) / 25.02.2014 10:54:38

Сокланам. Коч алам сезнен турында укып. Тик озакка булырмы? Балам юк. Мин дэ иремне бала таба торган кыз эзлэргэ кушам. Мина икенче кирэк тугел,яшэрбез,ди. 28дэ сафлык б-н чыктым кияугэ. Эх,юк бит рухи коч.

№1 (870013) / 24.02.2014 17:48:00

Ходай рэхмэтеннэн ташламасын бу парны!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar