поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.02.2014 Җәмгыять

Хезмәт хакы ... уртача

Советлар чорында теләсә нинди хезмәт коллективының эшенә бәя биргән вакытта “уртача хезмәт хакы” дигән сүзтезмәне куллана иделәр. Моның нәрсә икәнлеге бөтен кешегә дә аңлаешлы булды: коллективка бирелгән хезмәт хакы фондын кешеләр санына бүләләр һәм “уртача хезмәт хакы” билгелиләр. Ә реаль хезмәт хакын окладларга, квалификацияләргә, планны үтәү күләменә һ.б. факторларны исәпкә алып җитәкчеләр билгели.

Монда бик күп нәрсә җитәкчеләрдән торды һәм чын гаделлек беркайчан да булмады. Халык уртача хезмәт хакы дигән төшенчәне беркайчан да яратмады һәм аның турында төрле мәзәкләр уйлап чыгарды. Шуларны берсе - “Хастаханәдәге уртача температура” турындагысы һаман да кулланыла.

Советлар Союзы җимерелгәч, күп нәрсә үзгәрде ил тормышында. Ләкин “уртача хезмәт хакы” дигән термин капиталистик системага да уңышлы гына күчеп утырды. Аны төрле хезмәт коллективларының эшенә бәя биргәндә, яки төрле өлкәләрдәге халыкның матди хәленә бәя биргәндә еш кулланалар. Түрәләр күп кенә очракларда бу терминнан куркалар һәм аны кулланмаска тырышалар. Мәсәлән, төрле кәнәфиләрдә утыручы җитәкчеләрнең хезмәт хаклары турында сүз барганда.

Әгәр Советлар Союзында заводта директорның хезмәт хакы коллективтагы уртача хезмәт хакыннан 4-5 тапкыр гына артык булса, хәзер бу сан 20-30 яки аннан да күбрәк тапкыр булырга мөмкин. Моны хәзер берәү дә контрольдә тотмый. Иң гаҗәбе шунда: завод банкрот хәлендә калса һәм эшчеләргә хезмәт хакы бөтенләй түләнмәсә дә, җитәкчеләр зур күләмдәге хезмәт хаклары алалар. Мисал өчен мондый хәл 3-4 ел элек Ижау автозаводында күзәтелде. Шау-шу, гауга Мәскәүгә кадәр барып җитте, ләкин банкрот завод хисабына үз кесәләрен калынайткан җитәкчеләрнең башларыннан чәч бөртеге дә төшеп карамады. Шундый гаделлек хәзер Россиядә!

Соңгы елларда дөнья сәнәгате, шул исәптән Россия сәнәгате дә кризис кичерә. Димәк, казнага акча аз керә дигән сүз. Бу факт турында уйланып Мәскәү түрәләре шундый нәтиҗә ясыйлар: хезмәт хакына илдә артык күп акча тотыла. Имеш, рәсми исәпләүләр күрсәткәнчә, 2013 елда хезмәт хакы (әлеге дә баягы “уртачасы”) реаль күләмдә (ягъни инфляциядән тыш) 5% күтәрелгән. Ләкин мондый хезмәт хакы үсешеннән кем генә отыш алган соң?

Быел Федераль министрлар һәм дәрәҗәләре аларга тигез булган депутатларның хезмәт хаклары айга 161 мең сумнан 254 мең сумга кадәр күтәрелгән. Ә бу инде алда күрсәтелгән 5% түгел, ә 57% тәшкил итә. Ә бит ил буенча уртача хезмәт хакына бу сан да керә. Ә беренче сентябрьдән депутатларның (Дәүләт Думасы) айлык хезмәт хакы 420 мең сумга кадәр артачак икән. 2013 елда федераль дәүләт органнарында эшләүче чиновникларның хезмәт хакы 12%ка гына арткан. Конкрет саннарга килгәндә, ил буенча уртача хезмәт хакы айга 30 мең сум икән. Әгәр Мәскәүдә бу санның 50 меңнән артык, ә Удмуртиядә 17 меңнән генә артык булуын искә алсак, уртачасы шулай килеп чыга шул.

Россия статистика идарәсе мәгълүматлары буенча соңгы ике елда төрле җитәкче органнарда эшләүче түрәләрнең уртача айлык хезмәт хакы 9 мең сумга, белгечләрнең 4 мең сумга арткан. Беренче карашка, әллә ни зур саннар түгел. Әгәр чынлыктагы инфляциянең рәсми игълан ителгән (6%) инфляциядән бик күпкә артык булуын искә алсак, гади хезмәт халкы өчен хезмәт хакы Россиядә югары түгел.

Күрәсең, власть органнарын халык алдында акларга теләп, Хезмәт министрлыгы җитәкчесе ниндидер әкияти белдерү ясый. Имеш, Россиядә исәпләп чыгарылган хезмәт хакы дөреслеккә туры килми, чөнки бик күп оешмаларда хезмәт хакын конвертларда бирәләр. Кайбер “күләгәдәге” икътисадта андый фактлар да бардыр, ләкин бу күренеш бөтен хезмәт коллективлары өчен дә хас нәрсә түгел. Ә менә чиновликларга төрле ташламалар аша килгән керемнәр турында оныталар. Шуларның берничәсен генә санап китү урынлы булыр дип уйлыйм: махсус транспорт, махсус медицина хезмәте, махсус ял йорт¬лары, ә пенсиягә чыкканда махсус югары пенсия...

Россиянең икътисадны үстерү министрлыгы фаразлавынча 2014 елда уртача хезмәт хакы илдә 3,3 % үсәргә тиеш. Кайбер бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы бераз артачак. Ә менә акционерлык җәмгыятьләрендә хезмәт хакларын арттырмаска куша әлеге министрлык. Ни өчен шулай?

Имеш, күп хезмәт хакы алган кешеләр кибетләрдән товарларны да күп алачаклар. Ә кибет хуҗалары товарларга хакны арттырачаклар. Ә бу инде инфляция дигән сүз. Көлсәң - көл, еласаң - ела. Ә бит икътисад законнары бөтенләй икенче төрле сөйлиләр. Кибетләрдә товарлар күп сатылса, яңа товарлар эшләп чыгарырга кирәк булачак, завод-фаб¬рикаларда эш булачак, эшсезлек кимиячәк, илнең сәясәте үсеш алачак, байлыгы артачак.

Бөтенроссия халык тормышын өйрәнү үзәге җитәкчесе В. Бобков әйтүенчә, хезмәт хаклары арту - ул әле халыкның байлыгы арту дигән сүз түгел. Чөнки хезмәт хакы арту киң кулланышта булган товарларга хак артуны да каплый алмый. Гади халык баемый, ә киресенчә.

Без күп нәрсәләрдә алга киткән Көнбатыш илләреннән үрнәк алырга яратабыз. Хезмәт хаклары мәсьәләсендә дә алардан үрнәк алырга иде безгә. Ә аларда уртача хезмәт хакы түгел, ә сәгатьлек түләү модада. Мәсәлән, сәгатькә 10 доллар – ул түбән эш хакы исәпләнә. Безнең акчагага әйләндерсәк, бу айга 60 мең сумнан артык килеп чыга. Уйланырлык нәрсә бар монда. Дөрес, анда хезмәт җитештерүчәнлеге дә бездәгедән бик күпкә артыграк.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә. Кайбер илдә уртача хезмәт хакы дигән төшенчә бар, ләкин аны башка нәрсә өчен кулланалар икән. Мәсәлән, Швециядә иң югары түрәләрнең дә хезмәт хакы илдәге айлык уртача хезмәт хакыннан 6 тапкырдан артмаска тиеш. Минемчә, бу иң яхшы үрнәк алырлык нәрсә.

Ижау шәһәре. 


Гыймран САФИН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»