24.02.2014 Җәмгыять
Сатып алганда тикшерәсезме? (Cораштыру)
Җитештерүчеләрне товарларның капларында ризыкның чыкан вакытын, искерәчәк көне турында мәгълүматны зур һәм аңлаешлы итеп язарга мәҗбүр итәчәкләр. Һәрхәлдә, РФ Дәүләт Думасы депутатлары “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Законга шундый үзгәрешләр кертелсен дип тырыша.
Каплардагы мәгълүмат язулары кечкенә, кибетләр, өлкән кешеләрнең начар күрүеннән файдаланып, искергән ризыклар сата. Ләкин белгечләр җитештерү вакыты белән бергә ризык составында зыянлы матдәләр, мисал өчен, канцерогеннарның булуы да язылсын, дигән фикердә. Мәсәлән, кибет киштәләрендә куллану вакыты бүген яки иртәгә чыгарга тиешле итне тоту тыелса, кибетләрдә химияле ризыклар күбәячәк, ә алар күпме ятса да бозылмый. Составларында нәрсә булганын да белеп булмаячак. Россиядә елына 60 миллиард сумлык бозылган һәм сәламәтлеккә зыянлы ит сатып алынган. Шул чамадагы акча искергән сөт, икмәккә дә сарыф ителгән. Ә сез, сатып алыр алдыннан, барлык мәгълүматны да тикшерәсезме?
Мөнир РАХМАЕВ, җырчы:
– Искергән ризыклар эләккәләде. Аны кире илтеп торасыңмы инде?! Әй, ярар, дип кул селтисең дә куясың. Хәзер телевизор караганда гел ризык, аның сыйфаты турында сөйлиләр. ГМО дип куркытып бетерделәр, шуңа сөт ризыкларын алганда, җитештерү вакытын карап сатып алам. Еш кына гастрольләрдә йөргәч, төрле сыйфаттагы ризык эләгә.
Фәридә ТӨХВӘТУЛЛИНА, “Сиңа миннән сәлам” тапшыруы алып баручысы:
– Сез шалтыратасыз, ә мин кибеттә сөт белән эремчек сайлап торам. Сайлаганда һәрвакыт җитештерү вакытын да, составын да укыйм, өйрәнәм. Сөт ризыкларын бары тик Татарстанда җитештерелгәнен генә алам. Консервларга килгәндә, кайда җитештерелгәненә игътибар итәм. Борчак, кукурузны Кытайдан да, Сербиядән дә алып киләләр, ләкин мин аларга ышанмыйм. Саклау вакыты бик зур аларның, язулары да күп, кечкенә, составын һич күреп булмый. Димәк, консервантлар күп кушылган. Бәягә карамыйм, үзем ышанган җитештерүчегә өстенлек бирәм.
Розалия АРСЛАНОВА, ТР Дәүләт алкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе белгече:
– Бу – кирәкле гамәл. Исәпкә алганыгыз бардыр, җитештерү вакытын кемдер буяу белән яза, ә кайчак машина белән каеп та языла. Менә бу очракта мәгълүмат күренми яки бик авыр укыла. Искерү вакытларын зур итеп язарга кирәк, диләр, ләкин чама белән эш ителсен иде. Состав турында мәгълүмат, гомумән, төшеп калмаска яки бик вак шрифт белән язылмаска тиеш. Хәзер аллергия белән интегүчеләр күп, алар ризыктагы һәр компонентны өйрәнмичә сатып ала икән, сәламәтлек өчен кем җавап бирәчәк?! Мин сатып алганда карыйм, киштәләрдә иске ризык ятканын да төртеп күрсәтеп, менеджерлардан алдыртам әле.
Сания ЛАТЫЙПОВА, кибетче:
– Хәзер кешеләрнең күзе ачык, алар искергән ризыкны ялгыш сатып алса, кире тапшыра. Азмы-күпме кешеләрне хокукларын якларга өйрәттеләр. Искергән ризыкларны сатучы намуссызлар бар инде ул. Сүз дә юк, сатып бетерергә кирәк. Ләкин үземне, сатып алучы буларак, табигый сыйфатлы ризыкларның азаюы борчый. Менә гап-гади куертылган сөтнең кабына карагыз, анда бит сөт һәм шикәр генә булырга тиеш. Юк, составында су буе кушылма язылган. Башка консервлар белән дә шул ук хәл. Без аларның ни аңлатканын да, сәламәтлеккә ничек тәэсир иткәнен дә белмибез. Сыйфатлы ризык булса, ул нык кыйммәт буладыр.