• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

24.02.2009 Интернет

АЗАТ СӘЙФЕТДИНОВ (БЫЛТЫР) БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮ

Азат Сәйфетдинов интернетта Былтыр исеме белән билгеле. Дөнья челтәрендә үзенә кызык өчен генә сайтлар оештырып ята ул. Аның тырышлыгы белән Башкортостан татарлары, аннары Пермь краендагы бардалылар интернетта сәхифәле булдылар. “Татарская рассылка” аша татарларга кагылышлы кызыклы мәгъ­лүматлар, мәкаләләр җибәрүне дә Азат оештырды. Дистәләгән сайтлар булдырган егет ул. Аның татар зиратлары, кабер ташлары турында tashlar.narod.ru сәхифәсе эшли. “LiveJournal.com” да кызыклы блоглар алып бара.

– Азат, бүгенге татар ин­тернеты торышын ничек бәялисең?

 

– Татар интернеты үсеш­тә, ләкин әллә ни актив түгел. Урыс, чит илләрнеке белән чагыштырганда, эш­ләр сүл­пәнрәк, әлбәттә. 90 нчы елларда бәйсезлек алган элекке союздаш республикаларда, Төрекмәнстаннан кала, интернет үсә. Кызыклы сайт­лар байтак. Милли мәдәният, мәгариф юнәлешендә эшләүче сәхи­фә­ләр игътибарга лаек. Лә­кин анда да урыс телле кулланучылар күбрәк кебек. 

 

Башкортлар белән чагыштырсак, алар бездән калыша. Сан ягыннан сәхифәләр дә, кулланучылар да азрак. Сыйфат буенча да алдарак барабыз. Интернетта утыручы татар белән башкорт га­дәттә бер-берсен сүгә, мән­фә­гать­ләр бер, шу­ңа да берләшер­гә кирәк.

 

Чуваш, мариларда эшләр тагын да аянычрак. Чеченнар, ингушларда кызыклы гына милли сайтлар бар, лә­кин халык саны ягыннан әллә ни зур булмаганга күрә, алар­да интернет зур үсеш ал­маган дип саныйм. Ләкин сайтлары исламлашкан. Дини тәгълимат бик күп, динилек миллилекне күмеп китә. Татарларда киресенчә, бу интернетта да чагыла. 

 

– Римзил Вәлиев безгә биргән интервьюсында, татарлар интернетын актив кулланучылар саны 300 дән артмый, дип борчыла. Баш­калар исә аның белән килешми. Син ничек уйлыйсың?

 

– Интернет – бүгенге тор­­­мышның көзгесе, җәмгыять нинди, интернет та шундый. Барлык татарлар да дөнья челтәре белән кызыксынмый, көндәлек эшендә кулланмый. Татар телле, мил­­ләт белән кызыксынучан кешеләрнең күпчелегенә интернет һаман ят булып кала бирә. Ә аның белән җенлән­гәннәр татар сайтлары, форумнарында активлык күр­сәт­ми.

 

Төгәл саннарны атап булмый. Бездә актив өч-дүрт форум бар: tatforum.info, forum.tatar.info, duslar.ruMtss.ru вакытында бик актив иде, ләкин ул да сүлпәнәя ба­ра.

 

Сан дисәк, vkontakte.ru сайты бар, шаккатам, татар төр­кемнәре үсә дә үсә.  “Вкон­такте татар телендә” дигән төркем барлыкка килде, 7 мең кеше теркәлгән. Да­ими утыручылар саны аз, кү­бесе кергән, теркәлгән һәм бү­тән керми. Анда шул бер үк кешеләр утыра дип уйлыйм.

 

Ләкин 7 мең кеше үзен татар дип саный икән, бу да ниндидер күрсәткеч. Актив интернет кулланучы, бәлки, 100 яисә 200 кешедер. Римзил Вәлиев сүзләрендә хаклык та бардыр. Актив интернет кулланучыларны иң кызыксындырган темалар – ул тарих, сәясәт.

 

Һичшиксез, танышу сайтлары популяр. Анда шактый халык утыра, ләкин татарча аралашмый. Шулай да, татарлар бер-берсе белән  таныша, аралаша, татар гаи­ләләре барлыкка килә.

 

– Социаль челтәр сайтлары хәзер бик популяр. “Вконтакте.ру”, “Одноклассники.ру” дип халык үлә. Ае­рым эшләп килүче интернет сәхифәләргә алар йогынты ясамый калмады. Татар веб-мастерлары сайт­­ларга халык аз керә дип зарлана. Ничек уйлыйсың, социаль челтәр чыннан да милли интернет үсешенә тискәре йогынты ясадымы?

 

– Аларның йогынтысы булды, әлбәттә. Халык “Вконтакте.ру”га кереп оялады, чөнки бик уңайлы сайт ул. Ке­ше үз төркемен булдыра, үзен веб-мастер итеп хис итә ала. “Булмас.ру” сайтында утыручылар хәзер шул ук исемдә “Вконтакте.ру”да үз төркемнәрен булдырдылар. Әстерханнан дустым Ринат Батыршин Xajitarhan.­narod.ru сайтын ясаган иде. Хәзер аны сатарга мәҗбүр. Ул да моның  сәбәбен “Вконтакте.ру” белән аңлата. Әс­тер­­хан татарлары анда үз­ләре оешкан, бер-берсе бе­лән аралаша. Сайтның кирәге юк булып чыга.

 

Бу, чын­нан да, татар сайт­ларының үсешен тоткарлый. Лә­кин моны бик үк начар күренеш дип зар еларга кирәкмидер, социаль челтәрләрнең уңай яклары бар. Алар татарларны бер тирәгә туплый, аралаштыра, халык үзара мәгъ­лүмат алыша. Безгә моны үзебезнең файдага куллану гына кирәк. Та­тарча, татарларга тәгаен­лән­гән социаль чел­тәр­ләр дә бар­лыкка килер. Андый бе­рәү бар. “Дуслар.ру” дип атала.

 

– Кабер ташлары турындагы сәхифәңне нинди максат белән эшләдең?

 

– Аның максаты гади. Без­нең тарихи биналар җимерек, кулъязмалар бик аз сакланган. Татар зиратлары да – татар тарихы. Туган як, татар шәхесләре, шәҗә­рәләрне өйрәнгәндә алар бик булыша.

 

Бу эш белән кызыксынуым профессор Марсель Әхмәтҗанов белән аралашудан башланып китте. Материаллар да тупланды, соңыннан шуларны кулланып сайт ясадым. Бу сәхифә аша кызыклы шәхесләр белән таныштым, хәзер чит төбәк­ләрдән материалларны үз­ләре җибәреп торалар. Сә­хифәмдә Әстерхандагы борынгы татар зираты турында фотолар, мәгълүматлар урын алган. Япониядә эми­грациядәге татарларның каберстаны, Пенза, Касыйм зиратлары хакында укып була. Әле яңа гына Лениногорск ягыннан XIV гасырга караган кабер ташларының фотоларын җибәрделәр.

 

Русиядә урыс зиратлары белән кызыксынучылар шактый, үз оешмалары бар, интернетта да алар бик актив. Ә менә төрки халыкларның зиратлары турында сәхифәләрне әлегә кадәр очратканым юк. Бу проект кызык,  үстерергә кирәк. Аның кыйм­мәте шунда: сайт башка тө­бәкләрдә яшәүче татарларда үзләренең төбәк зиратларына кызыксынуын арт­тырды. Мәсәлән, хәзер Екатеринбургта татар зиратында өмәләр оештыралар. Кешеләр авылларына кайтып, борынгы ташлар, зират күренешләрен фотога төшереп җибәрә башлады. Кайбер кешеләрдә татарларның кабер ташларына кызыксыну уята алдым дип саныйм.

 

– Сине “Татарская рассылка” аша беләбез. Соңгы арада ул бик сирәк килә. Нәрсәгә бәй­ле бу?

 

– “Татарская рассылка” 2003 елдан бирле эшли. Эштә интернетны чикли баш­­­­лагач, хезмәттәшләрем үз­ләренә кызыклы булган мәгълүматны туплап җибәрүче “Subscribe.ru” рассылкасын куллана башлады. Мин дә язылдым. Үземә дә шундый рассылка эшләп булмасмы дип өйдә маташып карадым. Татарларга кагылышлы төрле мәгълү­мат җи­бәрергә мөмкин дигән нәти­җәгә килдем. Дуслар һәм танышларга башта җибәреп карадым, аннары берничә көн эчендә абунәчеләр 200 гә кадәр җитте. Кеше саны үскәч, эшли башладым.

 

Хәзерге вакытта абунәчеләр саны 1200 дән артык. Иң күбе Мәскәү, аннары Казан һәм башка төбәкләр. Чит илләрдәге абунәчеләр  элек­ке союздаш республикалардан, АКШ, Германия, Финляндиядән. Экзотик илләр, хәтта утраулар бар. Бразилия, Сейшель утрауларыннан “Татарская рассылка”га язылучылар бар.

 

Рассылка урысча, шулай да андагы мәгълүмат тулысынча татарларга кагыла. Татарчаны да эшләп булыр иде, ләкин барлык электрон поч­та да татар хәреф­ләрен укымый, шуның белән авырлыклар тудыра. Шулай да, сирәк булса да, татар материалларын урнаштырам.

 

Элек “Восточный экс­пресс” газетасының үз сайты юк иде, ләкин татарлар өчен кызыклы мәкаләләр еш бастырды. Татар тарихы, мә­дәнияте, шәхесләр турында кызыклы итеп җиңел тел бе­лән яздылар. Шундагы материалларның кайберләрен күчереп алып, абунәчеләргә җибәрә идем. Кешегә бу кызыклы булды. Ул чакта “Восточный экспресс” мөхәррире Ринат Билалов интернет аша минем белән танышып, тагын да күбрәк материаллар урнаштырырга рөхсәт бирде. Әмма газетаның җитәкчелеге алмашынды, милли темаларга язылган мәкалә­ләр дә азайды һәм үз сайтлары барлыкка килде. Шуңа да аларның материалларын интернетта җибәреп утыруның мәгънә­се, калмады.

 

“Звезда Поволжья” газетасының рассылкасын да “Татполит.ру” җибәрә. Шуңа да “Татарская рассылка” си­рәгрәк килә башлады. Ләкин бу эшне ташларга җыенмыйм.

 

– Узган ел интернетта “Алга!” ра­ди­о­­сы эшли башлады. Башта халык бик күп керә иде, хәзер сүлпә­нәй­де кебек. “Татар ра­диосы”н­ дөнья челтәре аша тыңлап була. Аның каравы урыс радиостанцияләре бик күп. Интернетта татар радио һәм видео жанры үсеш алырмы?

 

– Һичшиксез, бу юнәлеш үсеш алачак. Сәясәт, тарих, милли проблемалар белән кызыксынучылар әллә ни күп түгел, ә җыр, сәнгать, сәхнә кешеләре яңалыклары белән мавыгучылар буа буарлык. Яңа җырларга, клипларга ихтыяҗ зур.

 

Мин, Казанда яшәүче  татар буларак, татар радиоларын, җырларын тыңлый алам Ә менә чит төбәкләрдә бу проблема. Радионы интернеттан тыңлау бик кулай, шу­ңа да татар радиосы жанры популяр булачак. “Алга!” радиосын да табышлы итәр­гә мөмкин. Музыка, телефоннар өчен рингтоннар сатуны оештырсалар, чыгымнарны каплый алачаклар һәм бераз керем дә булачак. Тагын да зирәкләр башка ысуллар табар дип уйлыйм.

 

CD дигән әйбер хәзер үлеп бара. Урыс җырларын сатып алу кичәге көн булып санала, кинолар, клипларны интернеттан табалар. Тиздән җырчылар: “Шулкадәр дискымны сатып алдылар!” – дип түгел, ә “Интернетта минем яңа җырны фәлән кеше тыңлап, үзенә күчереп язып алды”, дип мактаначак. Интернет аша җырларны сата башлау­га озак вакыт калмады дип уйлыйм. Шул ук видеолар. “Youtub.com”ны чит ил татарлары бик актив куллана, анда алар татар клипларын урнаштыра, мәгълү­матлар, телефон камерасына төшер­гән төрле татар җыеннары видеосын урнаштыра. Бездә бу юнәлеш әле үсмәгән, ләкин бу вакытлыча күренеш. Һәр кеше интернетны куллана башласа, бу жанрлар үсәчәк.

 

– Бездә интернет башка төбәкләргә караганда кыйммәтрәк. Мәсәлән,  Мәс­кәү белән чагыштырганда, интернет Татарстан кулланучылары өчен бик чыгымлы.

 

– Әлбәттә, хаклар арзанайса, татар интернеты гына түгел, гомумән интернет үсеш алачак. Дәүләт программасы буенча авыл мәк­тәпләрендә компьютерларны интернетка тоташтырдылар, ләкин тизлеге начар, ди­ләр. Шулай да, мәктәпкә интернет кертү ул фәлән җир­­дә дөнья челтәрен кулланучылар артты дигән сүз түгел. Авылның һәр йортында интернетны куллану мөм­кин­леге булса, милли интернет үсәчәк, татар сайтлары да артачак.

 

Бездә бәя­ләр чыннан да зуррак. Ләкин конкуренция аны төшерә­чәк. Татарстанда хә­зер чит тө­бәк­ләрдәге “Дом.­ру”, “Голден телеком” эшли башлады.

 

– Син дә башка татар веб-мастерлары кебек Татарстанның үз доменын булдыру яклы. Бу фикер­дән кире кайтмадыңмы әле?

 

– Домен булгач, татарча сайтлар 10, 100 тапкырга үсәчәк дигән сүз түгел. Милли доменсыз яшәргә мөм­кин, әлбәттә. Ләкин мин Татарстанны яратучы һәм аны алдынгы илләр рәтендә кү­рергә теләүче гади бер кеше. 

 

Домен – Татарстан дәрә­җәсенең бер күрсәткече. Дөнья аренасында републиканың нинди урын биләвен әйтеп тора. Домен ул фәлән сайт фәлән дәү­ләтнеке ди­гән­не генә аңлатмый. АКШның кайбер штатлары да үз доменнарын терки. Русия дә үзенә тагын “rf” дигән домен ала. Аны хәтта кирилл хәрефләре белән язып булачак. Универсиада үткәрәбез дип мактанабыз, зур чара алдыннан сайтларны үз доменыбыз белән теркәсәк, безгә бонус булыр иде. Чит ил кешеләре алдында үзебезне күрсәтү өчен менә дигән форсат. Домен татарга табыш китерә ала. Монда бернинди сәяси сепаратизм юк.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.02.2009
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (60296) / 09.11.2010 15:50:02

салам
мин борынгы кабер ташлары белэн кызыкзынам, шулай ук шэжэрэ-авыллар тарихы кызыксындыра.Иске китаплар кул язмалар жыям.искечэ укыйм язам хэм корэндэ.Арча ягы на караган берэр мэгълумэт юкмы?
рэхмэт сэлэм белэн Фарит.

№8 (21470) / 06.08.2009 19:07:58

сәләм.
комментарийда әйтелгән булса да, хаҗитархан народ ру адресыны төзәтмәгәнсез әле.
йутуб ком адресы да хаталы.
"Бездә актив өч-дүрт форум бар: tatforum.info, forum.tatar.info, duslar.ru. Mtss.ru вакытында бик актив иде, ләкин ул да сүлпәнәя ба­ра. " - болары монның татар телле форумнар түгел бит! ә татар теллеләрне әйтеп тә тормаган! улларның иң активлары forum.baltasi.ru белән forum.belem.ru . тагын башкортча һәм сүлпән бугай, ай исемнәре башкортча булганга аңлап булмай сүлпәнме икәнене, forum.bashqort.com . тагын менә мондагы йагъней matbugat.ru дагы комментарийлар.
вконтакте - җитдей сөйләшүләр өчен батмай.

№7 (13392) / 25.02.2009 17:22:34

"В Вашем лице Туркменистан имеет мудрого и надежного руководителя, отдающего все силы на благо государства и его народа. Как истинный патриот своей страны, считающий главной целью жизни создание независимого и процветающего Туркменистана, Вы достигли за прошедшие годы значительных успехов в деле государственного строительства. Колоссальный трудовой подъем, духовный настрой народа, его готовность и стремление решать любые задачи ради укрепления Отчизны подтверждают безграничное доверие к Вам и поддержку народом Вашей политики. Модель развития, основанная на политической стабильности и национальном согласии, независимости и нейтралитете, дала возможность Туркменистану занять достойное место на геополитической карте мира и укрепила в мировом сообществе Ваш авторитет как мудрого и дальновидного политика. От всей души желаю Вам, уважаемый Сапармурат Атаевич, дальнейшей плодотворной деятельности, крепкого здоровья и большого счастья, а народу Туркменистана - стабильности, прогресса и благополучия. Уверен в том, что для достижения этих целей у Вашей великой страны есть все условия - богатейшие ресурсы, трудолюбивый народ, возрождающаяся национальная экономика, уверенная интеграция в мировой рыночный механизм. Прогресса и процветания братскому Туркменистану!"

№6 (13391) / 25.02.2009 17:15:39

"...элекке союздаш республикаларда, Төрекмәнстаннан кала, интернет үсә"

- Нинди Интернет булсын ул Төрекмәнстанда, чынлап та. Төрекмәнстанда Ниязов диктатурасы вакытында ботен ил вак кына кисэклэргэ буленгэн булган хэм бер жирдэн икенчесенэ барырга ярамаган. Хэзер жинелрэк ди.


Полный развал экономики, многие еще недавно процветающие сферы уничтожены, массовая безработица, наркомания, разного рода эпидемии. Однако любое упоминание об этих «прелестях» туркменской жизни грозит получением ярлыка «врага народа» и тюремным заключением лет на 15.


После закрытия всех общественных организаций, творческих союзов, Академии наук, многих учреждений культуры и образования Ниязов взялся за библиотеки, заповедники, здравоохранение, закрыв, скажем, все сельские, поселковые и районные больницы. И тут же Ниязов сообщает, что у него на левом глазу нарост, и в Ашхабад прилетел целый самолет профессоров из Германии.

Вырученные от продажи газа, нефти, хлопка и других сырьевых ресурсов деньги перечисляются на зарубежный внебюджетный счет, которым распоряжается лично Сапармурат Ниязов.

Своей вызывающе оскорбительной дружбой с Ниязовым Россия теряет уважение среди самих граждан Туркмении. Можно ли говорить о достоинстве великой страны, когда на фоне унижения русскоязычных, ликвидации русских школ, запрета российских изданий, закрытия российских радиостанций, скажем, «Маяка», сноса Русского театра в Ашхабаде Ниязова по-прежнему принимают в Кремле, российские чиновники разного ранга наперегонки поздравляют его с юбилеями и дарят подарки. Последний внушительный подарок сделала губернатор Санкт-Петербурга Валентина Матвиенко, подарив Ниязову... фонтан.

Все школьники обязаны были ежедневно перед началом занятий читать «Клятву верности». В ней были слова: «Да отсохнет рука моя… Да отнимется язык мой… Да прервется дыхание моё, если я предам Туркменистан и Сапармурата Туркменбаши»…


После смерти Ниязова

Сейчас учителя отправляются на хлопковые поля после занятий в школе и в выходные дни. Ежедневная норма на каждого работника 50 килограмм хлопка.

Отменены решения о запрете в стране деятельности театров, восстановлено десятилетнее школьное образование, вновь создана Академия наук, недавно были приняты решения об установлении единого курса национальной валюты к иностранным валютам, времяисчисление опять ведется по Григорианскому календарю.

№5 (13387) / 25.02.2009 16:29:29

Азат булдыра торган, ихлас кеше. Тукай көнендә дә, хәтер көнендә дә ул безнең сафларда. Интернетта татар дөньясын киңәйткән егет. Уңышлар вә бары мактау, хөрмәт кенә сиңа Азат.

№4 (13383) / 25.02.2009 15:42:25

Сездэ бер ялгыш бар текстта

мин саттым бу сайт
http://xacitarxan.narod.ru

а сезде бу сэ бэйлэу язганнар
http://xajitarhan. narod.ru


№3 (13370) / 25.02.2009 12:54:07

Иии, ярата идек без ул Восточный экспрессны. Аннан да милли, аннан да татарлар очен файдалы газетаны эле беркемнен де чыгарганы юк. Галямов, Билалов заманасын эйтем элбетте. Хазерге редакторлар бераз алып укысын иде аларны, э!!!

Э Азатка рехметтен башка суз юк! РЕХМЕТ!

№2 (13363) / 25.02.2009 07:53:38

Рәхмәт, Римма туган. Бик вакытлы бу эшегез. Халкына риясыз хезмәт итүче бер шәхесебезне төрле яклап ачып күрсәттегез. Азат әфәнденең бүләкләрен күп алган кеше буларак мин Сезгә бик рәхмәтле.Бу язмагыз өстәлемдә торачак.

№1 (13361) / 25.02.2009 01:33:02

азатка респект.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar