21.02.2014 Авто
“Халыкка уңайлы булсын өчен” юл йөрү бәясен арттырдылар
15 февральдән Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артты – бөтен транспортта йөрү дә 20 сум. Хәер, автобуста йөрүчеләр бу яңалыкны әлләни хафаланып кабул итмәде. 20 сумнан 1 сум сдача алып торганчы (билет бәясе хәзер 19 сум), ике унлык бирәсең һәм вәссәлам! Аннары, кондукторларга да сдача бирү җиңелрәк булачак. Җитәкчеләр дә бәя арттыру турында сөйләгәндә “пассажирларга уңайлырак булсын өчен” дип сүз башлый.
Әмма тамчыдан күл җыела дигәндәй, һәркем 1 сумга артыграк түли башласа, шактыйга җыела бит әле ул. 1 сум – ул автобус билетының арту күрсәткече. Ә бит электр белән йөрүче транспортка бәя тагын да ныграк артты: мәсәлән, трамвайга бәя 5 сумга, ә троллейбус һәм метрога 4 сумга артачак.
Тиктомалга бәя арттыруның нигезе булырга тиеш. Бу юлы Казанның транспорт комитеты тариф артуның төп сәбәбе итеп еллык инфляцияне атады. Аннары, билет бәяләре арту бәрабәренә транспорт хезмәте күрсәтүне дә яхшыртмакчылар икән. Мәсәлән, метрополитенның эшләү вакыты 1 сәгатькә озаеп, ул төнге 12гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Кайбер трамвай маршрутларының да эш режимы үзгәрә: 5нче “кольцевой” трамвай төнге 12нче яртыга кадәр йөриячәк, кичке 9дан соң маршруттагы трамвайлар саны да артып, транспортны көтү вакыты 11-12 минутка кыскарачак. 1нче, 3нче һәм 8нче троллейбуслар да төнге 12нче яртыга кадәр йөрер дип көтелә.
Бәя үсешен хезмәт хакларының түбән булуы белән дә бәйлиләр. “Метроэлектротранс” йөртүчеләренең хезмәт хакы бүген 22241 сумны тәшкил итә, бу автобус шоферларыныкыннан 32%ка түбәнрәк. Шуңа да билет бәясе артудан кергән акчаның бер өлеше хезмәт хакын күтәрүгә юнәлдереләчәк.
Йөртүчеләр дигәннән, бүгенге көндә автобус шоферларының күбесе – мигрантлар. Әлеге мәсьәлә белән дәүләт тә кызыксына, җәмәгать транспорты өчен яңа кадрлар әзерли башлаганнар инде. Май аеннан яңа законның үз көченә кереп, йөртүчеләр Россия таныклыгы белән генә руль артына утыра алачагын исәпкә алганда, мигрантларның койрыгы кысылырга охшап тора.
Җәмәгать транспортына бәя арту бер генә катламга кагылмаячак: ул да булса социаль билеттан файдаланучы пенсионерлар. Казанда андыйлар халыкның 35%ын тәшкил итә. Димәк, көн дә җәмәгать транспортында йөрүче, социаль билет алучылар бәя артуга зарланмаячак. Ә инде социаль билет алмыйча, башкалар кебек көн саен түләп йөрүче пенсионерлар зарлана башласа, аларга җавап бер: “социаль билет алыгыз, алай арзанрак...” Бераз гына булса да акчасын экономияләргә теләүче хезмәт яшендәгеләргә исә транспорт картасыннан файдаланырга тәкъдим ителә: аның буенча җәмәгать транспортында йөрү 18 сумга төшәчәк.
Беләсегез килсә, Мәскәү белән чагыштырганда, бездәге юл йөрү бәяләре зарланырлык түгел. Башкала кунаклары бездәге билет бәясен белеп, шакката. Чөнки Мәскәүдә бер тапкыр метрода йөрү 40 сумга төшә. Автобус, троллейбуста йөрү бәясе – ким дигәндә 25 сум. Аның каравы, башкала транспортының уңай яклары да бар: әйтик, автобуска кергәч 50 сумга билет сатып аласың һәм шуның белән 90 минут эчендә берничә транспортка күчеп утыра аласың. Эшкә 2-3 транспорт белән баручыларга уңайлы бу. Шулай ук Мәскәүдә 4, 5, 11, 20, 60 тапкыр йөрү билетлары алырга була. Иң отышлысы – 1200 сумга 60 тапкыр йөрү билеты. Аны алган очракта бер тапкыр транспортка утыру 20 сумга төшәчәк. Димәк, Казанда әле бәяләр “тешләрлек” түгел икән. Мәскәү халкының хезмәт хакы Татарстанда яшәүчеләрнекеннән шактый артык булуын исәпкә алмаганда, билгеле...