20.02.2014 Сәясәт
Билалетдинов Казанга кайта?
Россиянең милли спорт төре булып саналган хоккей янә безнекеләргә куаныч китермәде. Димәк, Зиннәтулла Билалетдиновның Казанга кайту мөмкинлеге бар.
“Мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым”... Спорт ярышлары һәм аларның нәтиҗәләре турында язганда ошбу гыйбарәне еш кабатларга туры килә. Олимпия уеннарының ¼ финалында Россия белән Финляндия җыелмалары арасындагы исәпне атарга кирәкмидер. Бар халык бүген Уеннарны күзәтә. Хоккей турниры исә һәрвакыт аның каймагы булып саналды. Башка спорт төрләрендә алтын яулау үзмаксат булмаса да, хоккей быел да россиялеләр өчен төп спорт төре иде. Кызганыч... Әйе, оттырдылар.
Хәер, дөресен әйтергә кирәк: Олимпиадада катнашкан Россия җыелмасына карата быел җәмәгатьчелек әллә ни мәхәббәт кичермәде. Беренчедән, алданырга, өметләрнең акланмавына өйрәнеп беттек инде. Алданасы килмәүдән яратырга да курка башладык бугай. Күңелнең кайсыдыр бер өлешендә өмет чаткысы яшәсә дә.
Икенчедән, соңгы бер ел, ел ярым вакыт эчендә безнекеләр Еврохоккейтурларда һәм дөнья чемпионатында шаккаттыра алмады. Безнең халык исә шул вакытта ук үзенең “профессиональ” карарын чыгарды: “мондый уен белән Сочида әллә нигә өметләнеп булмаячак”. Спорт белгечләре ул турнирларның иң дәрәҗәле спорт ярышларына әзерлек икәнен генә белдереп, тынычланырга чакырса да, кызганыч, гап-гади җанатарлар хаклы булып чыкты.
Билгеле булганча, 2010 елда Ванкуверда адәм көлкесенә калгач, өч ел рәттән ике тапкыр чемпион һәм бер тапкыр икенче урында калгач, 2011 елдагы дөнья чемпионатында дүртенче урынны гына яулагач, Вячеслав Быков урынына җыелма командага баш тренер итеп Зиннәтулла Билалетдиновны куйдылар. Нәкъ менә куйдылар, чөнки татар тренерын “Ак Барс”тан административ ресурсларны кулланып диярлек тартып алдылар. 2012 елда аның җитәкчелегендә Россия җыелмасы дөнья чемпионаты янә отты. Шунда уенчыларны да, Билалетдиновны да күккә чөйделәр, мактадылар, сокландылар. Ә тагын бер елдан безнекеләр чирекфиналда ук төшеп калдылар. Димәк, Билалетдиновка багланган өметләр ул чакта ук акланмады булып чыга. Ә аны исә барыбер җыелма командада калдырдылар. Янәсе, дөнья чемпионатында уен ул әле Сочига әзерлекнең бер этабы гына.
Булмады... Россия җыелмасы икенче Олимпиадада рәттән ¼ финалда ук ярышлардан төшеп калды.
Безгә исә моңарчы әллә ни медальләр китерүчеләрдән саналмаган, хәтта ки бөтенләй ят могул, сноуборд, шорт-трек кебек төрләрдәге уңышларыбызга шатланырга кала. Зиннәтулла Билалетдинов та Казанга янәдән кайтыр, дип өметләнүчеләр дә бар...