поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2014 Милләт

Туган тел – куштырнак эчендә...

Тел – кешеләр иҗат иткән иң бөек казанышларның берсе. Телдән башка кешелек җәмгыяте барлыкка да килә, хәзерге дәрәҗәсенә ирешә дә алмаган булыр иде. Күп галимнәр халыкның теле белән рухи халәтендә генеалогик һәм тарихи бәйлә­неш бар дип һәм һәр халык­ның теле – бөтен дөнья җәм­гыятенең бердәнбер хәзи­нәсе, дип саныйлар.

Бу мәсь­әләдә бөек рус педагогы К.Ушинский: “Халыкның теле – аның рухи тормышындагы иң күр­кәм, беркайчан да сулмый, мәңге яшәреп тора торган гөлчәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның бөтен Ватаны рухландырыла”, – ди. “Халык өчен аның бик борынгы бабаларының чиксез күпсанлы буыннары иҗат иткән мирасын (туган телен – Р.Ю.) тартып алырга омтылудан да зуррак җәбер-золым юктыр...”. Менә шуңа күрә ко­лонизаторларның барысы да беренче чиратта үзләренә буй­сындырылган халыклар­ның телләренә каршы көрәш­кән, ә җирле халыклар туган телләрен, тради­цияләрен һәм милли бәйсез­лекләрен төрле чаралар белән саклап калырга тырышканнар. Россия им­периясенең күп гасырлык колониаль сәя­сәте дә шундый булган: аның барлык мәгариф министрлары да диярлек, бигрәк тә Д.А.Толстой һәм А.А.Шварц: “Руслардан башка барлык халыкларга да белем бирүнең ахыргы максаты – аларны руслаштыру һәм рус халкына кушу”, – дип санаганнар.

Бүген Россия Федера­циясенең “Бер тел, бер дин, бер халык – рос­сиялеләр” дигән империячел идея таратучы күп кенә җитәкчеләрнең башларында шул ук царизм идеологиясе хөкем сөрә. Соң­гы елларда Россия властьлары милләт­ләр­нең халыкара тел хокукларын да санга сукмый, Россия Федерациясе Консти­ту­ция­се­нең таләпләре белән дә исәпләшми торган берничә закон чыгарды. Болар – мәк­тәп программаларын­ нан милли компонентларны алып ташлау, бердәм дәүләт имтиханнарын милли мәк­тәпләрдә рус телендә генә тапшыру турындагы законнар, мәктәп­ләрдә милли тел­ләр һәм әдә­биятлар укыту стандартларын, про­грам­маларын һәм дәрес­лек­ләрен Рос­сия мәга­риф министрлыгы рөх­сәте белән генә чыгару турындагы фәрман. Россия дәүләте тарафыннан кү­рел­гән мондый чаралар, һич­шиксез, милли тел­ләрнең һәм милли культу­раларның көн­нән-көн кими һәм ахыргы исәп­тә бетә баруына китерә­чәк.

Башка халык­ларның яшә­е­шенә һәм прогрессына каршы юнәлтелгән сәясәтнең тискәре нәтиҗә­ләре безнең республикада инде хәзер үк үзен сиздерә башлады. Мәк­тәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү белән кызыксыну кими һәм укучы­лар­ның бу фәннәрдән белемнәре түбәнәя. Шәһәр­ләр­дәге татар мәктәпләрендә укучылар азая бара, югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә укырга керүче­ләр саны елдан-ел кими. Татар теленең кулланылу мәйданы тарая һәм сыйфаты да түбәнәя бара.

Татарстан шәһәрләрен­дә яшәү­че татар яшьләренең 60 проценттан күбрәге туган теллә­рен начар белә яки бөтенләй белми дигән мәгъ­лүмат бар.

Соңгы елларда Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү безнең республикада да га­дәткә керә бара. Бу уңайдан әлеге язмада телебезне сак­лау, өйрәнү һәм куллануга кагылышлы кайбер фикерләр белдереп китү урынлы булыр. Туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Беренчедән, Россия Кон­ституциясенең “Россия Федерациясе үзенең барлык ха­лык­ларына да туган тел­ләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү хокукын гарантияли” дигән 68нче статьясына, шулай ук Татарстан Конс­ти­туциясенә һәм Татарстан халыклары тел­ләре турындагы законга ни­гез­ләнеп, соңгы елларда Россия хөкүмәтенең татар телен өй­рә­нүне һәм куллануны чикли торган законнарына һәм күр­сәтмәләренә үзгәреш кер­түе­нә ирешеп, телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерүне яхшырту өчен конкрет чаралар күрер­гә кирәк.

Бу бурычны гамәлгә ашыру эшенең башында Та­тарстанның парламенты – Дәү­ләт Советы торырга тиеш: аның төп вазыйфасы – республика халкы өчен әһәмиятле законнар чыгарып, аларның хөкүмәт тарафыннан үтәлү­енә ирешү.
Беренче чиратта татар мәктәпләрен тәмам­лаучы­лар­дан чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру турындагы хурлыклы күрсәт­мәдән котылу зарур. Татар мәктәпләрендә ничек укыту, нинди имтиханнар бирү һәм башка гамәлләр башкару тәртибен билгеләү – Татарстан Мәгариф министрлыгы вазыйфасы. Милли мәктәп­ләрдә нинди телдә укыту һәм туган телләрне ничек өйрәтү Мәскәү карамагындагы эш булырга тиеш түгел. Татар мәк­тәбен тәмамлаучы егет һәм кызлар, башка фәннәрне, шул исәптән рус телен дә, яхшы белү белән беррәттән, туган тел­ләрен дә яхшы итеп үзләштергән булырга һәм бу белемнәрен чыгарылыш дәү­ләт имтиханнарында күрсә­тергә тиеш.

Татар мәктәпләренең дә­рәҗәсен күтәрү – Татарстан җитәкчеләренең, Мәгариф ми­нистрлыгының изге бурычларыннан берсе. Соңгы елларда Татарстан Президенты һәм мәгариф министры тарафыннан балаларга татар телен өйрәтүгә игътибар бер­никадәр артты кебек. Бу – куандыра торган хәл. Әмма та­тарларның туган телләрен камил белүләренә ирешү өчен, җитди чаралар күрәсе бар әле.

Сер түгел: совет власте елларында да, аннан соңгы чорда да мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуга игътибар һәрвакыт башка фәннәр­не укытуга бирелгән­нән ким­рәк булып килде. Татарстан республикасындагы уку йортларында татар телен һәм әдә­биятын укыту беренче пландагы эш, изге гамәл булырга тиеш ләбаса. Безнең телебез – татар халкының, татар мил­ләтенең беренче билгесе бит ул.

Татар мәктәпләренә укучылар күбрәк килсен, беренче сыйныфка конкурс белән керә торган булсын дисәк, алар биналарының төзеклеге, матурлыгы, уңайлылыгы, уку җиһазларының муллыгы, укы­ту­чыларның уңганлыгы, осталыгы белән дә иң алдынгылардан булырга, Казан шәһә­рендәге 12нче кызлар гимна­зиясендәге кебек яхшы спорт заллары, йөзү бассейннары һәм башка күркәм сыйфатлары булырга тиеш.

Яшь буынга туган телебезне өйрәтү эшендә тиешле югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, хәзер бик әһәмиятле бер шарт­ны үтәү – тел укыту һәм өйрәтүнең заманча дөрес методларын һәм алымнарын куллану зарур. Бу мәсьәләдә Татарстан мәктәп­ләрендә – тел өйрәтүне бик нык тоткарлый торган бер җитди проблема бар. Бу – мәктәптә татар телен, нигездә, күптәнге традицион метод – беренче чиратта телнең грамматик төзе­лешен өйрәтү, кагый­дәләр ятлату, күнегүләр эш­ләтү методы белән укыту. Мондый метод белән мавыгып, телнең практик кулланылышы үзен­чәлекләрен үзләш­терүгә игътибарны киметү – укучыларга туган телләрендә тиешле дә­рә­җәдә матур, аһәңле, иркен, ачык аңлаеш­лы, дөрес итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтүгә комачаулый. Бу күренеш татар мәктәп­ләрендә укучыларга туган телләрен укытуга да, рус мәк­тәпләрендә татар теле өйрә­түгә дә хас.

Мондый парадоксаль кү­ре­нешнең төп сәбәбе укыту программаларының, дәрес­лекләрнең һәм укытуның коммуникатив методка – телне практик яктан аралашу чарасы буларак кулланырга өйрә­тү методына нигезләнгән булмавы. Ситуациянең нормаль түгеллеген күрү өчен рус мәк­тәпләренә атап чыгарылган татар теле дәреслекләренә күз салу гына да җитә. Алардагы теоретик материалларның, күнегүләрнең һәм биремнәр­нең катлаулылыгына һәм күп­легенә таң каласың. Өйгә би­рел­гән эшләрнең күбесенчә укучыларның ата-аналары, әби-бабалары, туган-тумача­ла­ры һәм күрше-күләннәре тарафыннан башкарылып кил­­­гәнлеге күптән инде беркем өчен дә сер түгел.

Татар телен болай куш­тыр­наклар эчендә укыту һәм өй­рәтү исә тиешле мәгариф ор­ганна­ры­ның, бәлки, кайбер рес­публика җитәк­челәре­нең дә бу проблемага тиешле игътибар бирмәү­ләреннән киләдер. 


Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ 25 | 19.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»