поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.02.2014 Җәмгыять

Байыйсыгыз киләме?

Байысыгыз киләме?Әгәр дә мәгәр чынлап торып байыйсыгыз килсә, төрле яктан миллионнар тәкъдим итеп торуларын, зинһар, шул миллионнарны алыгыз инде дип, атна саен ялварып хатлар яза-яза исегезгә төшереп торуларын теләсәгез, кырык эшегезне кырык якка ташлагыз да, караватка сузылып ятып, минем кебек яши башлагыз.

Мин ничек яшимме?

Йокыдан уянгач, ләззәт чигеп, сөтле кофене йоткалый-йоткалый тәрәзәдән карыйм да, анда ут капкандай эшкә чабучы кешеләрне күреп, елмаеп куям. Шуннан соң сигарет та төтәтеп җибәрсәм – хәзерге яшьләр әйтмешли: лафа! Аннары инде әле генә кузгалып киткән ятагымның җәймәләрен тигезләп, мендәрләремне кабарткалап, кабат сузылып ятам һәм иренеп кенә, үз кадеремне белеп кенә кроссворд, сканворд, ключворд кебек төрле башваткычлар тупланган гәҗит-журналларны актаргалый башлыйм. Әһә! Менә шуларның берсендә сигез хәрефле галәмәт бар. Машина көпчәге тирәли тезгән кебек, түгәрәкләп урнаштырганнар әлеге хәрефләрне. Ләкин нинди сүз икәне аңларлык түгел, хәрефләрнең урыннарын алмаштырып, бутап бетергәннәр: ШУПРКЕАТ. Ә шул түгәрәк астына болай язганнар: “Шушы хәрефләрнең үз урыннарын тапкан, шуннан бердәнбер дөрес сүзне укый алган кешегә 1 500 000 сум бүләк!” Теге хәрефләргә карап тордым да, күзләремне йомып, кабат ачып җибәрсәм, ни хикмәттер, хәрефләр “петрушка” дигән сүз булып күренде. Астарак, дөрес җавапны чылтыратып әйтү өчен, телефон номерларын да язып куйганнар.

Чылтыраттым тегеләргә – Мәскәүгә. Менә, мәйтәм, шундый сүз ята бу хәрефләр боткасында. “Петрушка”мны ишетүгә үк, “аһ!” иттеләр теге башта. “Сезнең бу табышыгыз – гасыр сенсациясе! Сез бердәнбер приз иясе! Сез – моңарчы күрелмәгән Җиңүче!” – диләр. Шуннан соң исем-фамилиямне хәрефен-хәрефкә кат-кат сорашып яздылар да, төгәл адресымны да теркәгәч, хат җибәрергә вәгъдә биреп, саубуллаштылар.

Йә, күрдегезме инде абзагызның кем икәнен! Һаман да кыштыр-мыштыр эшкә йөрүче коллегаларымның 100 айлык хезмәт хакын ике минутта эшләп алдым бит!

Тегеләрдән хат килеп җиткәнче үк, тагын бер башваткычка тап булдым бит әлеге гәҗит-журналларны караштырганда. Анысында мондый шартлар куелган: бронзага буялган бәләкәй генә турыпочмакларның буявын кырып төшергәч, берсендә – фәлән санда тәти тараканнар (божьи коровки), икенчесендә шул ук санда тарттырылмаган кофе бөртекләре булса һәм бәхетең шунда ук тезелеп киткән саннарга тәңгәл килсә, 1К750 000 сумның иясе булачаксың икән! Хәер, монда да 9 хәреф буташтырылган сүз бар. Анысын мин “Бернальдо” дип укыдым. Чөнки моннан төгәл 200 ел элек Наполеон гаскәрендә батырлыклар күрсәткән һәм генерал исеме алган Бернальдо-де-Куирос-и-Мартино-де-Лодера дигән шәхес булганын беләм. Тагын чылтыраттым Мәскәүгә. Җавапны ишеткәч, беразга телсез калгандай булдылар. Аннары:

– Сез соклангыч бәхет иясе, Сез – Герой, Сезне, Җиңүче буларак, алтын медаль белән дә бүләкләячәкбез! – дип кычкырып җибәрделәр.

Әйе, бер-бер артлы килә башлаган хатларында да “Герой”, “Җиңүче”, “Искиткеч призёр” кебек мактаулы сүзләр баш хәрефләр белән язылган. Тагын ике-өч җирдән килде боларына охшаган хатлар. Берләре миңа шул миллионнарны тапшыру өчен Мәскәүнең иң затлы рестораннарына чакыралар, нинди ризыклар яратуымны белешәләр, андагы бихисап ризыкларның затлы, елтыр кәгазьләргә төшерелгән фоторәсемнәрен җибәрәләр. Хәер, миңа җибәргән конвертларында минем хөрмәткә триумф оештырырга вәгъдә бирүчеләрнең үз портретларын да җибәрәләр. Нәкъ менә Брежнев чорындагы Политбюро членнары кебек бик ыспай, дәрәҗәле итеп төшерелгән үз фотолары да тезелеп киткән тегеләрнең. Фотолары астында – мине котлау, зурлау сүзләре. Клубның Баш директоры Тарасов болай язган: “Фанзаман Саитбатталович, браво! Вы стали обладателем 1К500 000 рублей и теперь можете подарить своим близким грандиозный праздник и сделать их счастливыми!” Финанслар башлыгы – Пахомов дигәне: “Фанзаман Саитбатталович, зима 2013 года станет самой счастливой зимой в Вашей жизни, ведь именно сейчас мы вручим Вам 1 500 000 рублей! Поздравляю!” – дигән. Ә менә хокук мәсьәләләре буенча консультант дигәненең котлавын ошатмадым. Ни өчен дисәгез, кисәткән ул мине, җылы сүзләрдән соң болай дип өстәгән: “1 500 000 рублей готовы к вручению. Представляю, с каким нетерпением Вы ждете того дня, когда сможете взять деньги в руки! Ускорьте этот момент – отправьте ответ прямо сегодня!”

Һы, “түземсезләнеп”, имеш... Әйтерсең лә мин аларның акчасына калган. Сездән дә күбрәк бирергә ашкынып торучылар да мүре әле монда!

Хәер, “Книжный салон” дип аталучы бу кантурның клубыннан гына да дистәләрчә кешеләр күңелемне күрер өчен ниләр генә кыйланмадылар. Берәүсе хәтта минем йолдызнамәне төзегән, икенчесе мине сихерләргә теләүчеләргә каршы торырлык тылсымлы билдәмә әзерләп куйган. Өченчесе сәламәтлегемне ныгыта торган төрле чәйләр, шифалы эчемлекләр бирергә әзер. Ә инде икенче бер шундый оешманың, “наДОМ” дип исемләнгәненең Макаров дигән хуҗасы миңа тиешле миллионнарга Мәскәү банкында счёт та ачып, ул акчаларны әзерлекле хәлгә китергән.

Ышандыгызмы инде сузылып яткан килеш тә баю мөмкинлеге барлыгына? Миллионнарыгызны алыгыз инде дип ялварып торучыларның барысыннан да акча җыйсам, Казаннан иң шәп фатир, йә булмаса “Жигули” кебегрәк бер көтү машина алачак кеше бит мин! Алар минем хат язуымны, теге суммаларны алырга вәгъдә бирүемне зарыгып көтә, ә мин шуларга хат язу өчен кулыма каләм алырга да теләмим. Шуны аңлагач,көтә-көтә көтек булгач, мондыйрак хатлар да җибәрергә мәҗбүр булалар. “Предупреждение! Не ответить на это письмо – значит окончательно отказаться от 1К650 000 рублей! А Вы откажетесь от 1К650К000 рублей?” Ә мин алардан пырхылдый-пырхылдый көлеп ятам... Ни өчен дисезме? Сүз куертып маташмыйча гына, уйлап тапкан шундый төркемнәрнең берсе 2013 ел ахырында уйлап тапкан конкурсны сезләргә дә тәкъдим итәм: “Сенсация! 2К000К000 сумның 15 көннән Сезнеке булуы ихтимал! Шуның өчен туган елыгызның соңгы ике санына 2013 елда ничә яшьтә булуыгызны кушыгыз. Нәтиҗәгез 113 булса, котлыйбыз! Сез Җиңүче! 2К000К000 сумлык Баш Приз сезнеке булачак!”

Менә бу юлы да мин шул суммага лаек. Чөнки мин 39нчы елда туганмын, ә инде 2013 елда миңа 74 яшь булды. Хисаплап карагыз әле: 39+74Й Нәкъ алар сораган шарт үтәлде дә куйды! Хәзер инде шул ук тәртиптә үзегезнекен хисаплап карагыз. Алай гына да түгел, шушы гәҗитне тотып, авылыгыз буйлап, йорттан-йортка йөреп кайтсагыз да ярыйдыр. Бер сүз белән әйткәндә, хәрәкәттә булыгыз, баерга тырышыгыз, керәчәк акчаларыгызны санарга, исәп-хисап ясарга өйрәнегез! Ничу анда тавык салган һәр күкәйне, пенсиянең һәр тиенен санап ятарга!

Сез хисаплаган арада мин ятып йоклауны хәерлерәк күрәм хәзергә. Язмамны, боерган булса, иртәгә түгәрәкләрмен.

* * *

Йә, барыгыз да аңлагансыздыр инде, 2000нче елга кадәр фани дөньяга килгәннәрегез уптым-илаһи миллионнарга лаек булган! Берегез дә өлешсез калмаган, шулай бит? Сөендегезме? Хәзер инде дәррәү юлга чыгуыгыз да ихтимал. Ләкин кай тарафка, нинди адреска барырсыз икән? Нинди транспортлар сыйдырыр икән шулкадәр халыкны? Әнә, күршем Николай очрады ишек алдында... Миннән дә картрак булуына карамастан, ажгырып килә каршыма. Бүтән чакта ике-өч минут чамасы хәл-әхвәл белешә идек. Бу юлы күзе-башы тонган, адымнары киңәйгән! Әгәр дә читкә тайпылып өлгермәсәм, маңгайларыбыз бәрелешәчәк иде, валлаһи! Узып киткәндә генә кычкырдым тегеңә, кая ашыгасың, Николай, дип. Туктады, исәнләшергә сузган кулы да калтырый бахырның.

– Махмырмы әллә? – дим. – Баш төзәтергә ашыгасыңмы?

– Юк... Аннан да хәтәррәк проблема туды әле... Ике миллион оттым бит, күрше. Алар сораган 113 саны килде минем бәхеткә.

Аңа да сезгә аңлаткан кебек аңлаткач, ул 113 һәркемгә туры килә, дигәч, бераз уйланып торды да, шәлперәеп калды, мескен... Күзгә дә күренмәс булды. Чирләп киткән, нервыланып караватта ята икән.

Шундыйрак отышларның берсенә якын танышым да “лаек булган” икән былтыр. Алтын балык тоткандай, баерак кардәшенә йөгереп барган да, өч йөз мең чамасы әҗәт алып, шул ук атнада кибеттән җиңел машина алып кайткан. Бурычын ай дәвамында бирәчәген дә вәгъдә иткән булган кардәшенә... Ә инде ярык тагарак янында калганын аңлагач, адвокат дустына мәрәҗәгать иткән. Янәсе, судка биреп буламы, вәгъдә иткән акчаларын каерып алу мөмкинме конкурслар үткәреп яшәүче жуликларны, дип. Адвокат шаркылдап көлгән моңардан:

–КАхмакка әйләндеңме әллә?! Жуликлар мыжлап торган бу илдә каян табарсың син аларны?

Адвокат дөрес әйткән. Чөнки андый “кантурларның”... адреслары да юк... Хат язу өчен кайсыдыр шәһәрләрдәге почта бүлекләрендәге абонент тартмаларының нумирлары гына күрсәтелә. Ул тартмаларның гына түгел, беренче мәртәбә чылтырату өчен күрсәтелгән телефон номерларын да алыштырып торулары билгеле булды миңа. Кыскасы, аларны табу кырдан җил эзләүгә тиң.

Шулай да ахмаклар табылып тора. Чөнки аферистлардан килгән калын конвертларда мактау, зурлау кәгазьләре арасында рекламалар да бар. Аларында сиңа – “Җиңүчегә, Алтын медаль иясенә, Гасыр сенсациясенә әверелгән кешегә” төрле тауарлар тәкъдим итәләр. Мәгънәсе шуңа кайтып кала: алачак миллионнарың исәбенә шуларның кайберләрен сатып алсаң, призны тапшыру-алу процессы тантаналырак булачак икән. Әнә, әҗәткә акча алып торып, машиналы булган теге танышым да утыз мең сумлык кирәкмәс тауар җыеп өлгергән булган. Җиде мең сумга каравылда эшләүче бу ир бурычын ничә елда түләп бетерер икән?

...Ху-у-ушшш! Җитте! Эшләмәскә өйрәткән киңәшләремне кире алам, укучыларым... Ул шаяртулар миңа фәкать бу язмама сезне ныграк җәлеп итү, елмайту өчен генә кирәк булды. Шул ысулны файдаланып, гыйбрәтле вакыйгалар аша сезне алданулардан сак булырга өйрәтәсем, кисәтәсем килде. Күктән – күкәй, таудан тавык көтеп яши башласаң, хәер соранырга чыгып китүең дә ерак йөрмәс, Алла сакласын! Әйттем бит инде, тегеләр тәкъдим иткән күп миллионнардан бер тиен дә алмадым, дип... Үзебез булдырып яшәгән һөнәрләребездән аерылмыйк, хәләл көч белән табыла торган хәләл акчага яшәп көн итик. Ахмаклар рәтенә басып, мәсхәрәгә калудан, алданудан, иллюзияләрдән сакланыйк, сизгер татарлар булып калыйк! Тәмле, бушлай сыр капкында гына.  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»