поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.02.2014 Җәмгыять

Россия халкы өчен иң актуаль булган 100 сорау билгеләнде

Аллаһ үзе шулай яраткандыр инде бу адәм баласын. Ул һәрвакыт уйланып, борчылып яши: үзенең бу фани дөньядагы урыны, бүгенгесе һәм киләчәге, туганнары һәм якыннары, үзенең матди һәм рухи халәте турында... Күп, бик күп алар – кешене борчыган сораулар. Галиҗәнап Кеше тормыш куйган сорауларга битараф булып кала алмый.

Ә халыкны нинди сораулар, нинди проблемалар борчыганын белү ил җитәкчеләре өчен бик кирәк. Шуңа күрә дөньяның бөтен илләрендә диярлек җәмгыятьнең фикерен өйрәнү оешмалары эшли. Алар хәтта Советлар Союзында да бар иде.

“Аргументы и факты” (АиФ) 2013 елда үзенең укучылары белән бик актив эшләү нәтиҗәсендә, Россия халкы өчен иң актуаль булган 100 сорауны билгеләнде. Алай гына да түгел, газета тавыш бирү нәтиҗәсендә ул сорауларны 1дән алып 100гә кадәр урыннарга урнаштырды. Ягъни, иң күп тавыш җыйган (халык иң актуаль дип исәпләгән) сорау беренче урында, ә иң аз тавыш җыйган сорау 100нче урында. Билгеле, 100 сорауны да укучыга җиткерү мөмкин түгел, чөнки моның өчен бик күп урын кирәк булыр иде. Без беренче 10 сорауга гына тукталып үтик.

1. Илдә коррупция. Иң зур карак кем? (70%).
2. Россия кайда бара? (65%)
3. Көнкүреш калдыкларны кайчан эшкәртә башларбыз? (64%).
4. Төньяк Кавказ белән нәрсә эшләргә? (56%)
5. Дөнья белән кем идарә итә? Күләгәдәге бөтендөнья хөкүмәте бармы ул? (48%).
6. Әгәр Октябрь инкыйлабы булмаса, Россия нинди булыр иде? (46%)
7. Илнең байлыгыннан үзеңнең өлешеңне ничек алырга? (40%).
8. Россиядә яхшы юллар төзергә мөмкинме? (37%).
9. 100 елдан соң руслар күпме калыр? (36%).
10. Тиз генә ничек баерга? (36%).

Сорауларның барсын да укып чыккач, анда уйланырлык та, ачуланырлык та, хәтта көлеп җибәрерлек тә фикерләр очратасың. Мәсәлән: “Ни өчен дөнья Россияне яратмый?”, “Америка кайчан таркалыр икән?”, “Кайчан ертылмый торган колготки уйлап табарлар?” һ.б. Әйе, сораулар бирергә яратабыз без, ләкин зарланмаслык, юк-бар сораулар бирү белән шөгыльләнмәслек итеп эшли генә белмибез.

“АиФ” газетасы укучыларыннан сораулар җыеп кына калмаган, ә һәр сорауга җаваплар бирү өчен төрле өлкәдәге белгечләргә, галимнәргә, сәясәтчеләргә, илнең дәрәҗәле зыялыларына, сәнәгатьтә һәм икътисадта җитәкче урыннарда эшләүче кешеләргә мөрәҗәгать иткән. Сорауларга җаваплар ел буена газетада басылып чыктылар һәм аларны газетадан кисеп алып, кечкенә китапчык ясау мөмкинлеге дә бар иде.

Мин, ул җавапларның барысын да укып, үземчә анализладым. Уйланырлык та, гыйбрәт алырлык нәрсәләр дә күп анда. Сораулар Россиядә җәмгыятьне нинди проблемалар борчыганын аңларга ярдәм итәләр. Билгеле, “АиФ” газетасын бөтен Россия халкы укымый. Аның тиражы 2,3 миллион. Димәк, чама белән 10 миллионлап кеше укый, ә бу инде аз сан түгел. Кыскасы, әйтеп кителгән 100 сорау эченә Россия халкын кызыксындырган, дулкынландырган сораулар кергән дип уйларга тулы нигез бар.
Чын демократик җәмгыятьтә илнең идарә итү органнары һәрвакыт халык фикеренә колак салырга, аны үз эшендә кулланырга тиеш, ил гражданнарын канәгатьләндерерлек итеп тышкы һәм эчке сәясәтне алып барырга тиеш. Ирексездән, һәркемнең дә күңелендә шундый сорау туа: ә безнең илдә хакимият органнары халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен эшлиләрме соң? Бу турыда матбугат битләрендә дә, радио-телевидение аша да ачыктан-ачык сораулар күп бирелә, җаваплар да шунда ук басыла һәм әйтелә. Аларның эчтәлекләре бер генә нәрсәгә кайтып кала: юк, хакимият, беренче чиратта, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен түгел, ә үз ихтыяҗларын, ягъни елдан-ел сан ягыннан артып торучы чиновниклар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә эшли. Моңа дәлил эзләп ерак барасы түгел: Россиядә ел саен министрларга, депутатларга, җирле органнарда утыручы түрәләргә хезмәт хаклары тиеннәргә генә түгел, ә берничә тапкыр арттырыла. Моның сәбәбен “Түрәләр зур хезмәт хаклары алмасалар, ришвәт ала башлыйлар, шуңа күрә аларга акчаны күп бирәбез,” - дип аңлаталар. Ә чынлыкта киресенчә килеп чыга. Түрәләр хезмәт хаклары арткан саен ришвәтне дә күбрәк ала башлыйлар. Юкка гына “АиФ” укучылары коррупция дип аталган афәтне илнең иң зур бәласе дип атамаганнар бит!

Соңгы елларда сәер бер хәл күзәтелә Россиядә. Югары постларда утыручылар күп миллиардлар күләмендә илнең акчасын урлыйлар. Алар турында ил матбугаты, радио-телевидение күп айлар дәвамында шау-шу киләләр һәм шуның белән эш тәмамлана. Прокуратура гадәттәгечә эш кузгата һәм ахырда “Бу эштә җинаять юк”, - дип нәтиҗә чыгара. Ә урланган акчаларның тиене дә дәүләткә кире кайтарылмый...

Хакимиятне ничек сүксәк тә, нәтиҗәсе шул ук булачак. Чөнки халык үзе сайлап куйган хакимият идарә итә бит дәүләт белән. Бу күзлектән караганда, 2014 ел бик гади генә ел түгел. Сентябрь аенда күп төбәкләрдә хакимият органнарына сайлаулар үтәчәк. “Тартма”дан барган рекламага, алдау-йолдауларга карапмы яки һәркем айнык акыл белән уйлап тавыш бирерме - алдагы берничә елда яшәү рәвешебез шуңа бәйле булачак.

Ижау шәһәре. 


Гыймран САФИН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»