• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

18.02.2014 Икътисад

Валюта кыйммәтләнә – кем нәрсә ала?

Гыйнвар ахырында доллар һәм евро курсының кисәк үсә башлавы булды, халык арасында шунда ук, бәяләр күтәрелә икән инде, дигән имеш-мимешләр таралды.

Кулдагы акча тагын да очсызланганчы, аңа валюта алып калырга яки булган акчаны торакка салып куярга кирәк дип борчылучыларны да аңлап була. Күп реформаларны күргән россиялеләр ич без, рәсми мәгълүматларга түгел, күбрәк «чыбыксыз телефонга» ышанабыз.

Банклардан сораштыра торгач, доллар белән евро кыйммәтләнә башлауга, халыкның валюта алмаштыру кассаларына ешрак мөрәҗәгать итүен ачыкладык. Әлеге хәбәр турфирмаларның даими клиентларын да «кышкы йокы»дан иртәрәк уяткан булып чыкты. Алар инде август-сентябрьгә хәзердән үк хәстәрен күрергә ашыга. Торак базарында да ел башында беркадәр җанлану сизелә. Ләкин бу вакытлыча гына активлык, ыгы-зыгы туа башлады дигән сүз түгел, дип тынычландыра әлеге өлкә белгечләре.

Озак еллар башкаладагы күчемсез милек агентлыкларының берсендә риэлтор булып эшләүче Рәүф Хәмидуллин раславынча, әлегә икенчел торак базарында да, беренчел базарда да ыгы-зыгы күзәтелми:

– Тагын да кыйммәтләнгәнче фатир алып калыйм дигән ажиотаж юк. Дөрес, узган көзгә караганда, бу ел башыннан Казанда торакка сорау бераз артты. Моны халыкның бераз соңгарак калдырылган ихтыяҗы белән бәйләп аңлатыр идем. Алга таба ничек буласын хәзергә фаразлавы кыен, вакыт күрсәтер. Моннан 5-6 еллар элек кенә торак базарындагы вазгыятьне сезонга карап төгәлрәк фаразлап була, сорау бик аз булган гыйнвар-февраль айлары үзенә күрә тынлык чоры санала иде. Мәктәпләрдә чыгарылыш, югары уку йортларында кабул итү имтиханнары чорында, ата-аналар арасында 1 бүлмәле фатирларга ажиотаж башлана иде. Билгеле инде, бу фатир бәяләренең күтәрелүенә китерде. Көзге якта 2 һәм 3 бүлмәлеләре дә, сорау артып, кыйммәтләнә башлый иде. 2008 елгы икътисади кризистан соң, бу тенденция бозылды. Быелга шуны гына әйтә алам: торак базарында бәяләр беркадәр күтәрелер, әмма кисәк кенә күтәрелү булмас, дип уйлыйм.

Билгеле булганча, хәзер бездә бигрәк тә эконом-класстагы торак базары рубль белән көйләнә. Шуңа күрә, алыш-биреш операцияләрендә валютага көчле бәйлелек юк. «Казанская недвижимость» журналы экспертлары, торак базары әлегә көтү позициясендә, дип саный. Алар искәрткәнчә, рубльнең көчсезләнүе өч айдан артыгракка сузылганда гына торак бәяләренә беркадәр төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Ә болай валюта курсы үсү фатир бәяләрен күтәрә дип хафаланырга кирәкми, ди алар. Ә менә кулда акча югалганчы, табыш китерә торыр дип фатирлар алып куярга теләүчеләр артканда, чыннан да, торак бәясе өскә үрмәләргә мөмкин, дип кисәтә алар.

Торактан аермалы буларак, чит илләргә туристлык юлламаларының бәясе валютага турыдан-туры бәйле. Кайсы илгә булуына карап, бәяләр йә долларда, йә еврода билгеләнә. Шулай булгач, юлламаларның валютадагы бәясе үзгәрешсез кала. Ә менә аны рубльгә күчереп исәпләгәндә, билгеле инде, валюта курсына карап, көндәлек төзәтмәләр кертелә.

Кагыйдә буларак, Яңа ел каникулларыннан соң, чит ил турларына сорау болай да бераз кими төшә. Сораштырулардан күренгәнчә, валюта кыйммәтләнә дип, Казанның туристлык фирмаларына дәррәү кубып юллама сорап килүчеләр булмаган. Шулай да җәйге сәфәрләрен планлаштырып куярга яратучылар беркадәр ут йоткан бу көннәрдә. Казандагы бер туристлык агентлыгының директоры Фәридә Әдһәмова инде хәзердән үк көзге якка юлламалар броньлап куярга теләүчеләр булуын, шул сәбәпле, кайбер кыенлыклар тууын яшермәде.

– Моңарчы җәйге сезонга юлламалар броньлауга март аеннан гына керешә, башта үзебез бу хакта даими клиентларыбызга хәбәр биреп ала идек. Ә быел февраль башында ук августка, сентябрьгә путевкалар белешә башладылар. Күрәсең, валюта курсының күтәрелүе йогынты ясый. Бигрәк тә гаиләле клиентларның әйбәтрәк отельләрдәге урыннарны тагын да кыйммәтләнгәнче дип эләктереп каласы килә. Сораучылар күп булса да, заявкаларны эшкәртә алмыйбыз. Авиакомпанияләрнең җәйге чартер программалары әлегә әзер түгел.

Юллама хакының валюта курсына бөтенләй бәйле булмаган сезонлы үсеше дигән әйбер дә бар бит әле. Туркомпания менеджеры Инга Манукян сүзләреннән аңлашылганча, яңа сезонга ял, узган җәйгә караганда, 10-15 процентка кыйммәтрәк торачак.

Кулдагы акчаны валютага алмаштыруга килгәндә, татарстанлылар банкларның валюта операцияләрен башкаручы кассаларына моңарчы ничек мөрәҗәгать иткән булса, шул темп дәвам итә. Дөрес, гыйнвар ахырларында беркадәр активлашу булып алган, хәзер инде үз эзенә төшкән. «Доллар курсы үсә башлагач, аны сатып алырга теләүчеләр сизелерлек арткан иде. Хәзер инде сүрелделәр. Ә евроны бары чит илгә чыгарга җыенучылар гына сатып ала, сорау зур димәс идек», – дигән җавап алдык республика клиентларының саллы өлеше белән эшләүче кредит учреждениеләренең берсеннән.

Озын сүзнең кыскасы шул: бүген акчаны валютага алмаштыру, банкка депозитка салу да, милек яки кыйммәтле кәгазьләр сатып алу да югалтулар булмас дип 100 процентлы гарантия бирми. Шуңа һәрберебезгә уяу һәм мөмкин кадәр хәбәрдар булырга кирәк.

«ШК» экспертлары нәрсә киңәш итә:

Ренат Гарипов, кече нефть компаниясендә баш геолог:


– Безнең илдә һәрчак үзеңә генә ышанып яшәргә кала. Россиядә кулда зур акча тоту да, аны банкта саклау да ышанычлы түгел. Әнә «Мастер-банк» белән нинди хәлләр булды да, күпме кеше «янды». Шуңа безнең элеккедән үк фикеребез бер – булган акчаны күчемсез милеккә урнаштыру. Шул вакытта бу акча сиңа табыш китерә, ягъни эшли.

Илсур Юнысов, икътисадчы:


– Нәрсә алыйм, нәрсәгә салыйм дип баш вату күпме акчаң булуга да бәйле бит әле ул. Акчаң саллырак күләмдә икән, бер өлешен күчемсез милеккә, икенче өлешен депозитка салырга була. Шәхсән үзем күчемсез милеккә салуны бүген бик үк отышлы гамәл димәс идем. Аның бәясе болай да югары күтәрелгән, күпмедер күләмдә ул барыбер төшәчәк. Бу аңа салынган акчаны беркадәр югалтуга китерәчәк. Рубльне зур күләмдә доллар яки еврога алмаштыруга килгәндә, аның рискы югары. Дөньякүләм икътисади вазгыятьне тотрыклы дип булмый, үзегез беләсез. Бүген валюта курсы бик югары булырга, аннары бер мизгелдә дефолт булып кисәк аска тәгәрәргә мөмкин. Шушылар белән чагыштырганда, еллык кереме азрак булса да, акчаны банкка депозитка салуны ышанычлырак дип саныйм. Тик моның өчен беренче топ-20леккә кергән эре банкларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларга да акчаны дәүләт тарафыннан компенсацияләнә торган суммага (700 мең сумга кадәр) бүлеп салырга киңәш итәр идем. 


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (869622) / 19.02.2014 13:15:02

Ярый соң, мине Карма дип уйла.

№14 (869614) / 19.02.2014 12:27:58

Алтын, №12не мин дип ялгышасың.

№13 (869613) / 19.02.2014 12:17:17


"...шуңа күрә сезгә ходай алтын бирмәгән..."
Ә сине биреп сыный. Бик кызганыч, мондый түбән фикерләр белән ерак бралмассың, сынаттың, туган.

№12 (869604) / 19.02.2014 05:38:02

пойте друзья! йөземгә буе җитмәгән төлкегә,йөзем әле пешмәгән.



**********
Инде агу да эзерлэгэннэрдер,артыграк тора башласа \\\

/////
куз алдына килэ,миннен варислары,миннен улгэнен нинди туземсезлек белэн котэлэр\\\

шуңа күрә сезгә ходай алтын бирмәгән....
пачамушты мысли гнилые у вас...

Карма, алтыны булган кешенең, синең акылың кадәрле акылы юк дип беләсеңме?
шундый акыллы булгач,нигә бай түгел соң син?-ди старшой быррат.

№11 (869594) / 18.02.2014 23:25:20

мин, алтындамыни соң бәхет ә? Моңарчы алтын төяп киткән кеше күргәнем булмады. Варислар дисең инде алайса. Аста №9-10 хаклы бит әй. Алтын кешене дошманлаштыра, талаштыра, туганнарны оныттыра. Оныкларыңа бушка килгән мал(үзем тапкан мал түгел, әтинеке җәл түгел) кадерсез була. Ахыр чиктә туруннарың малыңны таратып бетергәч, үзләре мал таба алмаганга хәерче, бомж булып утырып калачак. Нигә кызыктың син алтынга? Ялгыштың син, тирән ялгыштың, кардәш. Мироздания законнары буенча, комсызланып мал җыйган кешенең чыннан да киләчәге булмый, тарала, бетә, юкка чыга. Шул гади генә закончалыкны белмәгән кешеләр - бик кызганыч кешеләр алар. Аңларсың, соң булыр.

№10 (869570) / 18.02.2014 21:12:53

Инде агу да эзерлэгэннэрдер,артыграк тора башласа))))))

№9 (869569) / 18.02.2014 21:07:10

куз алдына килэ,миннен варислары,миннен улгэнен нинди туземсезлек белэн котэлэр.

№8 (869567) / 18.02.2014 21:02:45

хихи,6пот! диген. 96 кило. 180 000 меңлек алтын. күпмени ул 180 мең.

№7 (869566) / 18.02.2014 20:53:41

мин узем ике пуд алтынны израиль банкында саклыйм

№6 (869565) / 18.02.2014 20:49:51

Менә, син киләчәгеңне нәрсәдә күрәсең? Синең киләчәгең нәрсәдә?

№5 (869533) / 18.02.2014 16:30:16

мин, син алтын колы, киләчәгең юк синең.

№4 (869525) / 18.02.2014 15:58:45

Рэкет,ярар язармын. түлке белмим кая язарга,әдрисеңне бир. шуны да искәртәм Швецария банкларының берсендә,ячейкада саклыйм. мин үлсәм,варисларым бар,шулар арасында гадел итеп бүленгән...

№3 (869520) / 18.02.2014 14:07:09

Адресынны да яз эле,мин.

№2 (869514) / 18.02.2014 12:45:43

үзем алтын җыям. узган гасырның 70 елларыннан бирле, СССРда ук, алтын җыя башладым бүгенге көнгә кадәр. җанмады да югалмады да,шулкие.

сез ялгышмагыз алтын кашыклар,алтын йөзекләр түгел,ә банк чыгарган алтын плиткәләр турында әйтүем.

ханнар заманыннан бирле Алтын!

алтын алырлыгың юк икән, Илсур Юнысовның киңәшләренә колак сал.

№1 (869513) / 18.02.2014 12:29:28

СубеhанАллаh!Бэхетле сабый булсын. Аллаhы Тэгалэнен саклауында яклауында булсын.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar