поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
17.02.2014 Милләт

Шартнамә: алга бару, әллә артка чигенешме? (Сораштыру)

15 февральдә Татарстан белән Россия арасында беренче Шартнамә төзе­лүгә 20 ел тулды. Аның беренчесе – 1994 елда, икенчесе исә 2007 елның 26 июнендә имзаланды. Ул 2010 елда гамәлдән чыгачак. Анда: “Татарстан үз Конституциясен, салымнарын, Милли банкын булдыра, республика ватандашлыгын гамәлгә кертә, башка төбәкләр, дәүләт­ләр белән аралашып, тышкы икътисад мөнә­сәбәтләрен үзе оештырып, эшен алып бара ала”, – дип язылган иде.

Россиядә, Татарстаннан кала, Федераль үзәк белән мондый федератив килешү төзегән башка төбәк булмады. Шартнамәгә карата төр­ле караш яши: берәүләр аны сәяси тормышның феномены дисә, икенчеләр моны артка чигенеш буларак кабул итә. Ә сез ничек уйлыйсыз: Шартнамәнең файдасы булдымы?
 
Рафаил ХӘКИМОВ, Ши­һабетдин Мәрҗани исе­мендәге Тарих институты директоры:
 
– Бу эштә катнашкан кеше буларак, ике якны да килештереп, Шартнамәне имзалау никадәр авыр булганын яхшы беләм. Без Мәс­кәүдән кайтып кермәдек, каршылык зур иде. “Ничек инде Татарстан белән шундый документ имзалансын?!” – дип аһ-ваһ килделәр. Дө­рес, безнең яктан башта таләпләр күп һәм алар катгый иде, ләкин тарткалаша торгач, кайбер маддәләрдән баш тартырга туры килде. Ельцинга басым көчле булды. Безгә Сергей Шахрай, Станкевич бик каршы иде. Ләкин аннары алар да сынды, килеште.
 
Василий ЛИХАЧЕВ, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
 
– Бүген дәүләт белән бер урыннан бер кеше тарафыннан идарә ителә. Мондый сәясәт моделе яши алмый. Ил җитәкчеләре дә дәүләт­нең бу шартларда үсә, алга бара алмаганына төшенә бара. Бу очракта Татарстан бе­лән Россия арасындагы тө­зелгән Шартнамә, аның ниге­зендә барлыкка килгән мө­нәсәбәтләр тәҗрибәсе бик тә ярап куяр иде.
 
Флюра НИЗАМОВА, журналист, хәзер Башкортстанда яши:
 
– Миңа Шартнамә әллә бар, әллә юк. Татарстан республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм итәр­гә хокуклы, дип язылган. Ме­нә монысын гамәлдә мин дә, авылдашларым да әллә ни сизми. Гап-гади мисал: ки­тапханәгә барасың, яңа китаплар юк. 60-70 нче елларда чыккан татар ки­тап­ларын күз карасы кебек саклыйлар. Башкортстандагылар Казанга карап, Та­тарстанның амбициоз проектлар башкаруына, “Менә бит Мәскәү Татарстан белән исәпләшә”, – дип соклана. Ә мин кайчак ТР Дәүләт Советы сессиясен тыңлыйм, гел Мәскәүне кабатлау, алар әйткәнне эшләү кебек тоела. Белмим, бәлки, чыннан да, федератив рә­вештә яшәү мөмкинлеге булса, Татарстан аяк терәп хокукларын яклый алыр. Әлегә Мәскәү агаен тыңларга туры килә.
 
Айрат ФӘЙЗРАХМА­НОВ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъ­засы:
 
– Әгәр дә тулы мөстә­кыйльлек ягыннан карасак, Шартнамә имзалау – чигенеш. Ә федератив моделен булдыруда, ныгытуда Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәне зур адым итеп кабул итәм. Татарстан белән мондый Шартнамә тө­зеп, Россия федератив дәү­ләт буларак халыкара стандартларга якынлашты. Без­дән соң 3 ел дәвамында башка төбәкләр дә шундый Шартнамәләр булдырды. Лә­кин сәяси вертикаль аркасында килешүләр юкка чыкты. Өченче Шартнамә төзел­мәсә, каршы чыксалар, Россия унитар дәүләткә әйлә­нәчәк.


Ватаным Татарстан
№ 23 | 15.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы