поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2014 Җәмгыять

Укытучылыкка китеп әрәм булганмын...

Әгәр дә Сез һөнәрегез буенча токарь, слесарь, фрезеровщик, механик, электрик икән, мин Сездән көнләшеп үләм. Сез беркайчан да эшсез тормаячаксыз, кайда да колач җәеп каршы алачаклар. Ә менә минем кебек укытучы һөнәрен үзләштерүчеләргә, эш эзләп, аяк киемен яхшы гына туздырасы була.

Эш эзләүчеләр өчен оештырылган ярминкәдә булганнан соң инандым мин моңа. Суык көннәрнең берсендә Химиклар йортында вакансияләр ярминкәсе уза дигәнне ишеткәч, эш таба алу шансымны сынау өчен, шунда барып кайттым. Бу суыкта кешесе дә юктыр әле, дигән идем, кая ул, халык мыжлаган. 30 градуслы салкыннар да куркытмаган эш эзләүчеләрне. Ишектән килеп керүгә үк, кулыма игъланнар тулы әллә никадәр гәҗит тоттырдылар. Шунда ук бер егет сораштыруда катнашуымны сорады. Эшкә алганда дискриминацияне тыю турындагы законның үтәләчәгенә ышанасызмы дигән сорау куеп, кечкенә генә кәгазь битенә дүрт төрле җавап тәкъдим ителгән: «әйе», «юк», «хуҗа кешенең намуслыгыннан тора», «мин моның турында беренче ишетәм». Миңа калса, ул сүздә генә булачак. Шуңа да, күп уйлап тормыйча, икенче җавапны сайладым. Шул ук вакытта башкаларның да фикерен беләсе килеп, ул өстәл янында шактый таптанып торырга туры килде. Ә аларның күбесенең әлеге закон турында беренче генә ишетүе икән. Белгәннәре дә, минем сымак, икенче – «юк» дигән җавапны сайлый. Сораштыручы егет аңлатуынча, эшкә алганда, дискриминацияне тыю турындагы закон нигезендә, эш тәкъдим итүче үзенең игъланында эшкә килергә тиешле кешенең яше, җенесе, гаилә хәле буенча чикләүләр билгеләргә тиеш түгел. Шунда ук кулымдагы бер гәҗитне ачып карадым. Күзем төшкән иң беренче игъланда ук: «Дару препаратларын комплектлаучы кирәк: хатын-кыз, 24-48 яшьләр», – диелмәсенме?!.

Трамвай йөртүчеләр бушка ашый

Икенче катка күтәрелдем. Иң беренче торган өстәлдәге ак кәгазьгә, зур-зур хәрефләр белән, кондуктор, автобус йөртүче һәм маляр-штукатурчылар кирәк, дип язылган. Кондукторларга 15 меңнән 25 меңгә кадәр акча түләнәчәк икән. Тулай торакта урын да бирелә. Ә гаиләле кешеләргә, – моның өчен директорның үзе белән сөйләшергә кирәк булачак, – дип кисәттеләр, – бер бүлмә дә биреп куюлары бар. Бүлмә өчен һәр кешедән 800әр сум гына алына, аны сизмәячәксез дә, чөнки акчаны хезмәт хакыннан тотып калалар, диделәр. Трамвай-троллейбуста бушка йөрү һәм ашау өчен 400 сум бирү дә (аена!) каралган. Болай бик төпченеп сорашкач, исем-фамилиямне һәм телефон номерын да язып калдылар. Ул исемлектә мин икенче идем.

Икенче өстәлдә «инженер, технолог, слесарь, электромонтер, механик, ванналарга корректировка ясаучылар кирәк» дигән язу каршы алды мине. Анда утыручылар: «Сезне ванналарга корректировка ясаучы итеп алсак кына инде», – дип сөендерделәр. Зарарлы эш булгач, кислоталар белән эшләргә туры килгәнлектән, пенсиягә алданрак чыгасың. Пенсиягә чыгу өчен ун ел эшләү дә җитә. Хезмәт хакы – 20-25 мең. Атнасына биш көн эшләп, шимбә-якшәмбе – ял. Яшеңә дә, тәҗрибәң булу-булмауга да карамыйбыз, иң мөһиме – эшләргә теләгең генә булсын, дип сөйләнеп калды өстәл артындагы хатын. Кайсыдыр бер техникумга китапханәче кирәк. Бу минем өчен иң кулай вариант инде, дисәм, юк икән, монда бары китапханәчелеккә укыганнарны гына кабул итәләр. Һөнәрем буенча укытучы булгач, китапханәдә эшләү авыр булмас иде дип тә карадым, юк, Сез, бәлки, китап укырга да яратасыздыр, әмма безгә электрон китапханәне белгән, эш тәҗрибәсе булган кеше кирәк, диделәр. Кызыксынучылар булса, хезмәт хакын да язып китим инде – 12 мең сум. Кибетләргә, һәрвакыттагыча,
грузчик, фасовщик, ягъни үлчәп төрүче кирәк. Өстәлләр буйлап баруымны дәвам итәм: табиб, шәфкать туташы – боларына махсус диплом кирәк... Токарь, электрик, инженер, механик, пешекче...

Тәҗрибәсезләр кондитер булсын


– Пешекчегә эш тәҗрибәсе булганнарны гына аласызмы?

– Әйе шул.

– Мин пешерергә бик яратам, тәмле дә чыга кебек. Бәлки эш тәҗрибәсе булу-булмауга карап тормассыз?..

– Юк, пешекчегә укыганлык һәм эш тәҗрибәсе булу бездә мәҗбүри.

Ә менә Казандагы бик тә билгеле бер супермаркетка кондитер һәм камыр ризыклары пешерүче итеп эш тәҗрибәсе булмаганнарны да алалар булып чыкты.

Казандагы ике сәүдә үзәгенә, үзләре әйтүенчә, атаклы бер кием маркасын сатучылар кирәк.

– Гадәттә, сатучы-консультант итеп 25 яшькә кадәрге кызларны алалар...

– Нишләп алай дисез, кыяфәткә бик сөйкемле күренәсез. Сезне дә алып куймагаебыз әле.

– Нинди таләпләр куела?

– Кешеләр белән аралаша белсәгез, документларыгыз тәртиптә булса һәм конкурс аша узсагыз...

Тегүче-кисүчеләр дә күп кирәк. Хезмәт хакын 15-20 меңләп вәгъдә итәләр. Әйтүләренчә, бер сәгать буена беркем дә килеп карамаган бу өстәл янына мин беренче кеше булып чыктым. Спорт-сәламәтләндерү комплексына бассейн эшчесе, кер юучы, идән юучы, горничный, боулинг залына администратор... Менә бу эш кызыктырды әле мине. Якынрак килеп сорашыйм, дигән идем, кара төстәге фломастер белән нәкъ менә шул язуның өстеннән мул гына итеп сызып та куйдылар. Шалтыратып әйттеләр, бүген бер кызны алырга өлгергәннәр инде, дип акланды минем «кәефем төшкәнне» сизеп алган кыз. Хәерле булсын...

Балалар бакчасына кече тәрбиячеләр кирәк. Хезмәт хакы – 7-8 мең. Белешмә хезмәтенә телефон аша абонементларга консультация бирүче таләп ителә. Дүрт көн эшләп, ике көн ял итәсе. 10 мең оклад + премия, барысы 17 меңләп чыгачак, телефон номерымны боларга да калдырдым. Алар яныннан киттем генә, янәшәдәге өстәл артындагы хатын утырган җиреннән үк торып каршы алды мине.

– Белемегез буенча кем?

– Укытучы.

– Сезне Ходай үзе безгә җибәргән.

Сөбханалла, мин әйтәм, эш табылырга тора түгелме соң?!. Юк, миннән кредит рәсмиләштерүче яки иминиятләштерүче консультант барып чыкмастыр. Аның өчен артык үҗәт, кыю булырга кирәк.

Йөри торгач, тәмам буталып беткәнмен. Безнең мондый актив эш эзләүчене күргән юк иде әле, дигәч кенә аңыштым. Кабат иң беренче тукталган өстәл янына килеп басканмын икән. Бу гөжләп торган кырмыска оясын калдырып, кабат беренче катка төштем.

Миннән хисапчы чыгасы икән...


 Ярминкәдә эш эзләүчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Компьютерда вакансияләр базасы булдырылып, шуннан сине кызыксындырган һөнәргә кагылышлы бөтен вакантлы урыннарны да кулга белешмә кәгазе рәвешендә чыгарып бирәләр. Эш эзли торган сайт-порталлар вәкилләре дә бар монда. Интернетка керергә мөмкинлеге булмаганнар өчен шунда ук анкета тутырып, аны сайтка эләләр. Халык мәшгульлегенең мобиль үзәге дә эшләп тора. Монда кереп, профориентация тестын узарга була. Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Андрей Васильевич Василенко әйтүенчә, әлеге тест эшсез кешеләрдә ниндидер ышаныч булдыру, үзен бәяләргә өйрәнү өчен кирәк. Компьютер артына мине дә утырттылар. Тест узганнан соң, бөтенләй дә үземә туры килмәгән эш сайлавым ачыкланды. Андрей Васильевич әйтмешли, укытучы булып әрәм булганмын. Югыйсә, миннән менә дигән дәүләт хезмәткәре, бухгалтер, салым инспекторы, администратор, маклер яки брокер чыгасы икән. Аның каравы, син хәзер үзеңне нинди өлкәдә сынап карарга мөмкин булганлыгын белеп торасың, дип тынычландырдылар мине. Андрей Васильевич әйтүенчә, һөнәр алыштыруны зур фаҗига буларак кабул итәргә кирәкми, 5-7 елга бер эшеңне алыштырып тору ул нормаль күренеш икән.

Казан шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Энҗе Васильевна Закирова сүзләренә караганда, вакансияләр ярминкәсенә барлыгы 59 оешма вәкиле килгән. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгенең мәгълүматлар базасында 17 меңләп вакансия исәпләнә. Аның 73,2 процентын эшче һөнәре алып тора. Әйтик, арматурачыга – 1402, бетончыга – 1138, ташчыга – 443, автобус йөртүчегә – 266, буяучы – 291, балта остасына – 1003, пешекчегә – 353, штукатурчыга 392 вакансия бар! Быелның гыйнвар ае мәгълүматлары буенча, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны – 3557. Аларның зур күпчелеген хатын-кызлар, 16-29 яшьлекләр, оешмалары ябылу сәбәпле эшсез калучылар алып тора. Эшсезлекнең төп сәбәбе – түбән квалификация, эш тәҗрибәсе булмау.

Вакансияләр ярминкәсенә барып кайткач, шундый нәтиҗәгә килдем: укытучы дипломы белән мин кондитер, сатучы, фасовщик, ваннага корректировка ясаучы, трамвай йөртүче булып урнаша алам икән.

Ярминкәләрнең нәтиҗәлелегенә килгәндә, узган елгы саннарга күз төшерик.

Эш эзләүчеләр, эзләнегез, йөрегез, сорашыгыз, тик яткан таш астыннан су үтми, дигән кебек, эзләгән һичшиксез табачак. Акыллы җитәкче, кызыклы эш, яхшы хезмәт хакы телим мин сезгә! 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»