поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2014 Мәдәният

Татар каны үзен белгертә (ФОТО)

Мария театры солисты Əхмəт Агади Казан тамашачысына күптəн таныш. Монда аны яраталар һəм көтəлəр. Ул – Ф.Шаляпин исемендəге халыкара опера фестиваленең даими катнашучысы. Əңгəмəбез – казах авылында туган малайның ничек итеп Россия һəм Европаның иң мəшһүр сəхнəлəрендə чыгыш ясаучы зур артистка əверелүе турында.

Интернациональ гаилə

Мин Казахстанда, Чимкент артында интернациональ гаилəдə туганмын. Əтием – иранлы, əнием – татар. Ул Əнисə исемле иде, кыз фамилиясе – Садриева. Əнием ягыннан тамырларым Татарстанга, Чаллы тирəсенə барып тоташа. Сугыш башында əниемнең əтисе фронтка киткəн, ə əнисе, минем əбием, ике баласын җитəклəп, сугыштан читкəрəк – Казахстанга юл тоткан. Анда җылырак, тормыш та тук, дип уйлагандыр инде. Əмма анда əбием авырып китə һəм вафат була. Шулай итеп биш яшьлек əнием энесе белəн ятим кала. Аларны үзбəк гаилəсе тəрбиягə ала. Əтием Илтифат Агади Иранда туып-үскəн, Иран армиясендə Совет Əзəрбайҗаны белəн чиктə хезмəт иткəн. Бу 1946 ел була. СССР белəн Иранның мөнəсəбəтлəре киеренке вакыт. Ниндидер сəяси вакыйгалардан соң Иран чик сакчыларын (алар арасында əти дə була) поездга төяп каядыр алып китəлəр. Вагоннан төшүлəре инде Советлар Союзы территориясендə була. Сугыштан соң СССРда эшче куллар җитми, шуңа да иран хəрбилəренə эшкə калырга тəкъдим итəлəр. Ватаннарына кире кайту рөхсəт ителми. Качып котылырга телəгəннəрне аталар. Əти сөйлəвенчə, алар, яшь Иран солдатлары, бик күп – берничə мең була. Эшлəргə риза булмаганнарны Себергə урман кисəргə җибəрəлəр. Бик күплəр анда кул-аякларын өшетə, кайсылары салкыннан һəм ачлыктан һəлак була. Ватаннарына əйлəнеп кайту мөмкинлеге булмаганын аңлаган егетлəр СССРда калырга ризалык бирə. Исəн калган иранлыларны Көньяк Азия республикаларына – Үзбəкстан, Төркмəнстан, Казахстан, Əзəрбайҗанга күчерəлəр. Шулай итеп əтием Чимкент артына элəгə. Ул Ираннан мəҗбүрилəп китертелгəн күпсанлы дуслары белəн бергə Партсъездның XXII еллыгы исемендəге совхозда эшли. Əтием əнием белəн шунда таныша да. Өйлəнешкəн чакларында бернəрсəлəре дə булмый. Алар сарайда яши, салам өстендə йоклый. Соңрак əкренлəп йорт та төзилəр, ун бала да алып кайталар. Дүрт кыз, алты малай: Гөлназ, Гөлнара, Рəйхан, Роза, Салават, Əхəт, Əхмəт, Мəхмүд, Морат, Бəхтияр. Əти көтүче иде, җиде яшьтəн бөтен балаларны да эшкə өйрəтте. Сүз уңаеннан, бик күп Иран егете татар кызларына өйлəнгəн. Əти-əнием мəрхүмнəр инде, ə бөтен туганнарым, Аллага шөкер, исəн-саулар, барысы да Казахстанда тормыш итəлəр.

Музыкага мəхəббəт миңа əтидəн күчкəн. Гадəттə, көз көне, сентябрьдə, уңыш җыелганнан соң, бездə зурлап туйлар үткəрəлəр иде. Иранда гаилəлəр зур, шуңа да 400-500 кешелек бəйрəм табынын ачык һавада коралар. Əтием фарсы телендə бик матур җырлый, аның музыкаль интонациялəре шулкадəр үзенчəлекле иде. Шуңа да туйларда аннан еш кына җырлавын сорыйлар иде. Печəн чапкан чакта – əти алга баса, без, уллары, артыннан тезелешеп басабыз. Ул фарсыча җыр сузып җибəрə. Гаҗəеп матур Иран көйлəре хəтеремə нык сеңгəн.

Университетларым


Мин балачактан ук җырлыйм. Радиодан нәрсә ишетәм – шуны кабатлый идем. Әмма музыка белән җитди шөгыльләнү турында уйлап та караганым булмады. Казах авылына музыка мәктәбе дә кайдан килсен инде? Унсигез яшемдә хәрби хезмәткә алдылар. Литваның Снечкус шәһәренә эләктем, анда атом электростанциясе төзиләр иде. Сержант булу өчен уку полкына язылдым. Әле русча да юньләп белмим ул чакта – Казахстанда мәктәптә рус телен чит тел буларак өйрәнә идек бит. Барысын да аңлыйм, әмма сөйләшүем начар, чөнки практика булмады.

Новосибирскида хәрби частьта бөтен бәйрәмнәрдә дә катнаша торган тынлы уен кораллары оркестры бар иде. Бервакыт мин, бер генә хәрби җыр – «Снег седины» җырын гына белгән килеш, концертта чыгыш ясадым. Залда часть командирлары утыра. Барысы да диярлек – фронтовиклар. Мине тыңлаган чакта күз яшьләрен тыя алмадылар. Күбесе исән дә түгелдер инде хәзер – 30 ел элек иде бит ул. Концерттан соң замполитка мөрәҗәгать итәргә батырчылык иттем. «Хәрби хезмәтне оркестрыгызда дәвам итәргә ярыймы? Җырлыйсым бик тә килә», – дидем. Һәм мине оркестрга алдылар. Әмма солист түгел, барабанчы итеп – җиз тәлинкәләр һәм барабаннарга сугып утырдым. Оркестр дирижёры Николай Иванович Устюжанин минем белән күп шөгыльләнде. Нота-лар да белми идем бит! Ике елымны хезмәт итеп бетереп, өйгә кайтыр вакыт җиткәч, Николай Иванович миңа калырга тәкъдим итте: «Новосибирск музыка училищесына укырга керерсең, мин сиңа ярдәм итәрмен», – дип үсендерде. Һәм мин бик шатланып ризалаштым. Июньдә документларымны эстрада бүлегенә тапшырдым – нигәдер нәкъ шуңа керәсем килде, ул чакта опера турында уйлап та караганым булмады. Мин хәрби формадан йөрдем, имтиханда һаман да шул «Снег седины» җырын җырладым. Гомумән, бөтен җирдә шуны җырлый идем. Әмма мине алмадылар. «Тавышың юк», – диделәр. Куелмаган тавыш белән берәүнең дә шөгыльләнәсе килмәгәндер инде. Уку теләге көчле иде – күңелем төште. Эстрада бүлегеме, операмы – миңа барыбер иде, белем аласым килде. Шул чакта мин опера бүлегенә керергә карар кылдым. Нина Леонидовна Дынкинага рәхмәтем зур. Вафат инде ул. Училищеда иң яхшы педагог-вокалист иде ул, шундый темпераментлы, үзенчәлекле – чып-чын Дон кызы, өстәвенә, әрмән каны да кушылган. Ул мине тыңлады да: «Укырга керергә бер ай бар әле, мин синең белән шөгыльләнәм», – диде. «В мире есть красавица одна...» җырын әзерли башладык. Нәтиҗәдә, укырга кердем, Нина Леонидовна мине үз классына алды. Мин уку белән бергә оркестрда хәрби хезмәтемне алып бардым. Анда хезмәт хакым әйбәт иде, тулай торакта тордым. Өч ел Нина Леонидовна минем өчен әни дә, педагог та, тәрбияче дә булды. Ул минем белән хәтта өй эшләрен дә эшләп барды! Тарих, музыкаль әдәбият, музыка теориясе – Казахстандагы милли мәктәптән соң берни дә белми идем! Минем ашавымны да гел кайгыртып торды. «Вокалист әйбәт тукланырга тиеш!» – дия иде. Аның ярдәме белән мин өченче курска вокал факультетының отличнигы булып беттем. Бу бик сирәк күренеш иде, минем фотографиям Мактау тактасында да эленеп торды әле хәтта. Өченче курс ахырында мин Новосибирскида узган Себер һәм Урал музыкаль училищеларының студент-вокалистлар конкурсында җиңдем. Нина Леонидовна минем белән бик горурланды. Шуннан соң консерватория педагоглары мине үзләренә әйди башлады. «Монда унике педагог мине үзенә чакыра икән, Мәскәү консерваториясендә минем белән бер генә остаз да кызыксынмасмени?» – дип уйладым. Һәм өченче курстан соң Мәскәүгә юл тоттым. Анда гаҗәпләнеп йөрдем – Кызыл мәйдан, Кремль, Арбат – барысын да телевизордан гына күргән бар. Тыңлауларга килдем, ә анда конкурс: нибары 17 урынга бөтен Советлар Союзыннан 300дән артык кеше. Беренче турда безне мәрхүм Сергей Лемешевның хатыны Вера Кудрявцева тыңлады. Беренче турдан соң 200 абитуриент төшеп калды. Икенче турда мине Ирина Архипова, Елена Образцова һәм Евгений Нестеренко тыңлады. Исемнәре генә дә ни тора! Куркудан калтырап торам! Икенче турдан соң 50ләп кеше калдык. Өченчедән соң вокал бүлегенә укырга керүчеләр исемлеген элделәр. Шулкадәр курыктым: укырга керә алмаган булсам, үләрмен сыман тоелды. Исемлектә фамилиямне күргәч шулкадәр сөендем! Аннары имтиханнар тапшырырга кирәк иде әле. Мине иң куркытканы инша иде. Милли мәктәпне тәмамлаган абитуриент буларак, мин изложение яздым. Бәхетемә, янәшәмдә рус кызы утырды. Ул текстымны укып, хаталарын төзәтеп чыкты. Мин күчереп яздым да «дүрт»ле алдым. Бәхет елмайды! Әти-әнием, абый-сеңелләрем минем белән бик горурланды! Уку дәвамында иртәдән кичкә кадәр вокал техникасы белән шөгыльләндем. Фанатик сыман, гел тамак, тавыш җепселләре ничек эшләргә тиешлеге турында уйлап һәм әкренләп җырлап йөрдем. Бөтен җирдә – урамда, метрода... Үтеп баручылар миңа юләргә караган сыман карыйлар иде. Шулай итеп мин биш ел Мәскәүдә укып чыктым. Җәмгыять фәннәрен – КПСС тарихын, философияне, политэкономияне, фәнни коммунизмны өйрәнү һаман да авыр бирелде. Аларның миңа нәрсәгә кирәк булуына төшенә алмадым.

Дебют


Консерваториянең өченче курсында укыган чакта Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрында «Евгений Онегин» операсын яңарталар иде. Шул ук вакытта без, студентлар, «Онегин»ны консерваториянең опера студиясендә куя идек. Театрның дирижёры белән режиссёры безне тыңларга килделәр. Минем тавышымны ишеткәч, алар мине үзләренә стажировкага чакырды. Театрда дебютым Ленский партиясе булды. Генераль прогонда мин шулкадәр дулкынландым! Дуэль күренешендә соңгы «Что день грядущий нам готовит...» ариясен тәмамлыйм, ә үземнең башым әйләнә. Онегинның мине тизрәк атып үтерүен телим. Бу спектакльдән соң театрның баш режиссёры Александр Борисович Титель мине штатка алды. Соңрак «Богема»да – Рудольф, «Травиата»да – Альфред, «Севильский цирюльник»та – Граф Альмавив партияләрен башкардым. Укыдым да, эшләдем дә. Студент килеш театрга штатка алынучылар сирәк бит ул. Минем белән бергә консерваторияне унбиш кеше тәмамлады – берсе турында да берни дә ишетелми. Бик күпләр театрга урнаша алмый.

Икенче ватаным Казан

Казанга Шаляпин фестиваленә беренче тапкыр 1998 елда Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театр солисты буларак килдем. Шуннан бирле мине монда ел саен чакыралар. Мин Казан труппасы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торам, алар белән бергә Европага гастрольгә дә чыгам. Шул вакыт эчендә тамашачы мине яратып өлгерде. Казан минем өчен үз шәһәремә әйләнде. Татар каны үзен белгертә! «Шагыйрь мәхәббәте» операсында – Тукай, «Җәлил»дә – Җәлил партияләрен миңа бирүләре белән бик горурланам. Бу шагыйрьләр турында күбрәк укырга, образларын яхшырак аңларга тырыштым. Аларны бик яраттым. Бу партияләрне кабат башкаруымны зарыгып көтәм. Кызганыч, «Шагыйрь мәхәббәте» бик сирәк башкарыла – елга бер генә тапкыр. Казан урамнарында, мине танып алып: «Сез Әхмәт Агадимы? Кайчан тагын Тукайны башкарырсыз икән?» – дип сораучылар да очрый. Резеда Әхиярова бик талантлы музыка иҗат иткән. Әйтерсең, махсус минем өчен. Ноталарны беренче тапкыр күргәч, партиянең гаять катлаулы булуын аңладым. Монда консерваториядә яшь башкаручы лар аны тулысынча бер дәрәҗәдә башкарып чыга алмый, аерым арияларны гына җырлыйлар. Әлегә мин үземне тиешле формада тотарга тырышам. Әмма алтмышта яшь Тукайны уйный алмаячакмын бит инде. «Шагыйрь мәхәббәте» миңа «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» китерде. Бу минем өчен бик көтелмәгән хәл булды, бу хакта хәтта хыялланмаган да идем. Опера биш номинациядә «Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән иде. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне игълан итәләр. Без берсендә дә юк. Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә Зур һәм Мария театрының бик көчле солистлары бар иде. Исемем аталгач, башта ышанмадым. Ә Җәлил партиясе – бөтенләй башка. Миңа анда ятып та, шуышып та җырларга туры килә – физик яктан да, психологик яктан да бик арыта.

Мария театрында

Тугыз ел элек мин Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрдан Мария театрына киттем. Тительдан күп кенә җырчылар китә. Артистларны бөтен Россия буйлап таралган фестивальләргә, чит илгә гастрольләргә чакыралар, ә ул мине хәтта спектакльләрем булмаган чакта да җибәрми иде. Гариза язасың – кул куймый. Көнләшүдер инде. Ә миңа акча эшләргә дә кирәк! Мин бит әле Казахстандагы туганнарыма да ярдәм итәм. Шул вакытта мине «Кармен»да Хозе партиясен башкару өчен Мария театрына чакырдылар. Спектакль бик яхшы үтте. Шуннан соң Валерий Гергиев мине эшкә чакырды. Ризалаштым. Бүген бу Россиянең иң яхшы театры, хәтта Зур театрдан да дәрәҗәлерәк. Монда мохит тә бөтенләй башка: искиткеч сәхнә, патшалар утырган ложа. Мария театрында эшем бик тыгыз – чит илләргә гастрольләр, репетицияләр, спектакльләр. Эш җитә. Шунысы начар: тәүлектә 24 кенә сәгать... Арыйм – әйтә торган түгел! Баш тулы музыка. Өйгә төнге уникедә кайтып керәм дә – аяктан егылам. Әмма мин моңа бик сөенәм, чөнки операсыз яши алмыйм. Минем бәхетем ул.

Белешмә өчен


Әхмәт Агади 1965 елның 30 мартында Казахстанның Чимкент өлкәсендә дөньяга килә. Опера артисты, концерт-камера җырчысы (лирик-драматик тенор). П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый (1993). 1993 – 2005 елларда – К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге театр солисты. 2005 елдан башлап – Мария театрының опера труппасы солисты. Бүген илнең әйдәп бара торган бу театрында Әхмәт Агади бөтен итальян репертуарын (Верди, Пуччини, Доницетти) башкара. Ә.Агади – Мария Гулегина, Анна Нетребко, Ольга Бородина, Илдар Абдразаков кебек дөньякүләм танылган башкаручыларның сәхнә партнёры, аны дөньяның төп опера сәхнәләрендә чыгыш ясау өчен һәрдаим чакырып торалар. Россиянең атказанган артисты (1999). Татарстанның халык артисты (2001). Россия Федерациясенең «Алтын битлек» илкүләм театраль премия-фестивале лауреаты (2008). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2008).

1

2

3

4


Илмир Хәбибуллин тәрҗемәсе
 


Гүзәл РӘФЫЙКОВА
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»