поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.02.2014 Ир белән хатын

Мәхәббәтне ничек сакларга?

“Яратышып өйләнешкән идек, дүрт ел яшәгәч, ирем суынды”. “Ирем башка хатын янына чыгып китте, синнән башка мин нишлим дип, бусагага аркылы ятып еладым. Бер сүз дә эндәшмичә, өстән атлап узды. Ә бит ничек ярата иде ул мине...” Шундый һәм шуларга охшаш юлларны хәзерге татар матбугатыннан йөзләп, меңләп табарга була.

Мондыйларга киңәш биреп язучылар да җитәрлек. Кемнәрдер ирне гаепли, кемнәрдер хатынның үзен: тузган халаттан йөргән, чәчен-башын карамаган, янәсе. Хатларның менә мондые да була: “Ирең сулга йөрмәсен өчен тырышырга, үзеңне тәртиптә тотарга кирәк, диләр. Мин болай да супертәртиптә инде! Ирем каршына бизәнмәгән, таранмаган килеш чыкканым юк! Халаттан йөрмим. Аны өзелеп сөям! Ресторандагыдан яхшырак ашатам. Башка ирләрнең игътибарыннан да мәхрүм түгелмен. Ике бала тапсам дә әле яхшы күренәм. Үземнең тышкы кыяфәтемне даими күзәтеп торам. Ике эштә тир түгәм, балаларны тәрбиялим. Иремә дә җитәрлек вакыт бүләм. Әмма иремнең барыбер сөяркәсе бар. Ул хатынның миннән кай җире артык икән соң?”

Хыянәт, зина кылу, алма кебек хатыннан туеп, читкә йөрү... Мондый күренешләр хәзер без яшәгән җәмгыятьтәге адәм балаларын бик гаҗәпләндерми дә инде. Иренең әллә ничә сөяркәсе барын хатын белеп тора, әмма түзә. “Йөз белән йөрсә йөрсен, мине генә ташламасын, икенчегә генә өйләнмәсен”, – дигән фикер белән үзен юатып яшәүче хатыннар күпме?! Хатыннар хыянәте дә сирәк түгел. Хатыннар хыянәте булмаса, ирләр кем белән зина кылыр иде соң?

Тик без мәсьәләнең әлегә бу ягын куеп торып, мәхәббәт кая китә, ярату нишли дигән сорауларга җавап бирергә тырышыйк. Ә бит балачактан ук бер-берсен сөеп, әллә ничәшәр ел озатышып-сынашып йөргәннән соң өйләнешкән парларда да еш очрый мондый хәлләр. Психологлар бу темага әллә никадәр китаплар язган, әмма барысының да эчтәлеге бер тирәдә: һаман да шул үз-үзеңне карап йөр, йөзеңә иннек ягарга онытма кебегрәк сүзләр тирәсендә әйләнә. Гаилә булгач, тормыш булгач, гел бизәнеп кенә дә йөреп булмый. Дөрес, бездәге хатын-кыз, урамга чыкканда, башка ирләр өчен бизәнә дә, өйгә кайткач, “реставрация катламнары”н юып ташлый һәм күрер күзгә шактый ук шыксыз тоела. Бөтен хикмәт тә асылда менә шул урамдагы чит ирләрне буяу ялтыравыгы, декольте күлмәкләр, ачык күкрәкләр белән кызыктырудан башлана да инде. Зинаның башы хатын-кызның дөрес киенмәвендә, җәмгыятьтә үзен дөрес тотмавында.

Аллаһы Тәгаләнең ирләр өчен дә, хатыннар өчен дә махсус яшәү кагыйдәләре бар. Без аны шәригать дип йөртәбез. Шәригать ирләргә чит хатын-кызларга күтәрелеп карауны тыя. Хатын-кыз капланган-төренгән очракта да, капма-каршы җенесләрнең күз карашларын очраштыру рөхсәт ителми. Йөзгә дә, силуэтка да текәлеп карау, күзне алмый тору – хурланган һәм тыелган гамәлләрдән. Әмма ир кешенең табигате шулай яратылган: чит җенескә шәһвәт белән карау аның канында шайтан вәсвәсәсе булып йөри. Бигрәк тә хатыннар урамда бездәге кебек ярымшәрә һәм тулысынча диярлек шәрә йөргәндә. Карашларны түбән тоту дигән нәрсәне ирләр дә, хатыннар да бар дип тә белми. Гаиләдә мәхәббәт югалу, яраткан хатыннан бизү менә шул чит хатыннарга карап йөрүдән башлана да инде. Бер мөселман ир бер шәехтән сорый: “Өйләнгәнемә берничә ел, балаларым бар, әмма соңгы вакытта хатыныма исем китми башлады”, – ди. “Хатыныңның берәр нәрсәсе үзгәрдеме әллә? Авариягә эләгеп, йөзен имгәттеме?” – ди гыйлем иясе. “Юк, ул һаман да элекке төсле”, – дигән җавап ишетә. “Чит хатыннар яныннан узганда карашыңны түбән тоту сиңа авырмы? Син аларны күзәтәсеңме?” – дип төпченә шәех. “Сез моны каян белдегез?” – дип аптырый тыела белмәүче ир. “Хәрәмгә омтылганга, хәрәмгә гашыйк булганга, хәрәмне ашап, хәрәмне сулаганга, хәләл сезгә күңел кайтаргычка әйләнгән. Хәләл хатыныңны шуңа ярата алмыйсың”, – дигән җавабында шәех.

Бер яшь егет икенче бер шәехкә килеп зарланган: “Мин яшь һәм яшь кызларга карамый түзә алмыйм. Миңа нишләргә?” Остазы аңа сөт белән мөлдерәмә тулы стакан тоттырган һәм базардагы бер кешегә тамчысын да түкми илтеп бирергә кушкан. Тагын бер шәкертен чакырып алган да, камчы тоттырып, бер тамчысын түксә дә, сөт илтүче егетне урам уртасында бөтен халык алдында камчыларга кушкан. Яшь егет бер тамчы сөтне дә тамызмыйча илтеп биргән. “Юлда ничә кыз күрдең?” – дип сораган аннан шәех. “Берсе дә күзгә ташланмады. Мин сөтне түгәрмен дә кешеләр алдында кыйналып хурлыкка калырмын дип курыктым”, – дигән дәртен тыя белмәгән егет. “Иманлы кешенең дә хәле менә шундый. Ул Аллаһы Тәгаләдән курка, Раббымны тыңламасам, Кыямәт көнендә хурлыкка калып, җәзага тарырмын дип уйлый”, – дигән остазы. Чын иман әһелләре хатын-кыз белән мөнәсәбәтләрен нәкъ менә шундый принципка корганнар. Хәссән ибне Синан гает намазына барып кайткач, хатыны аңа: “Юлда ничә чибәр хатынны күзәттең, ничәне күрдең?” – дигән. Хатыны шул сорау белән теңкәсен корыткач, ир әйткән: “Хәсрәт капчыгы син. Синең яннан чыкканнан алып кайтып кергәнгә кадәр баш бармагымнан башка бер нәрсәгә дә карамадым”, – дигән. 

Үзен Хәссән ибне Синан кебек тотудан ир кеше берничә файда ала: 1. Гаиләдә беркайчан да бетми торган мәхәббәттән гомерлек ләззәт тою. 2. Җенес әгъзаларының саулыгы (простатит һәм простата рагының төп сәбәпләреннән берсе чит хатыннарга шәһвәт белән карау икәнен бүгенге медицина ачыклады инде). 3. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына ак йөз белән килү һәм хурлыклы җәзадан котылу. Ир адәмгә соңгысы өчен генә булса да карашны түбән тотарга өйрәнү мөһим. Моның өчен исә ныклы иман әһеле булу сорала.
 


Булат ХАКОВ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»