поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.02.2014 Сәясәт

Балаң бер генә икән, салым түлә?!

«Сабые булмаган гаиләләргә яки бер генә бала тәрбияләүчеләргә өстәмә салым түләттерергә». Бу яңалыкны РФ Дәүләт Думасының хатын-кызлар, бала һәм гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Баталина тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, икенче бала табарга тәвәккәлли алмаган тотрыклы гаиләдә яшәүчеләр өчен бу ныклы адым ясарга ярдәм итәчәк.

Шулай ук илдәге демографик хәлне яхшыртуда да нәтиҗәле роль уйнар, дип белдергән ул. Имеш, чит илләрнең күбесендә яхшы хәлле гаиләдә яшәүчеләрнең өчәр бала. Россияне чит ил белән чагыштырырлык түгел анысы. Бездә бу тәкъдимне ничек кабул итәрләр? Икенче туган балага 400 мең сумнан артык акча вәгъдә итеп, өченчесенә җир кишәрлекләре бүлеп биреп тә кызыктырып булмаган гаиләләрне салым белән генә куркытып булырмы икән?!.

«1979 елларда эшләгән чагымда бала булмаган өчен хезмәт хакымнан 6 процент тотып калалар иде. Иң ачу килгәне: кияүдә булмаган килеш, бала булмаган өчен салым түләргә туры килде. Хөкүмәтнең шундый сәер законнарына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Шөкер, 1991 елларда ул закон бетерелде», – дип искә ала әнием яшьлек елларын. Әйе, совет заманында бала булмаган гаиләләргә өстәмә салым кертелгән булган. Ләкин ул чакларда эшсезләр аз булуны, күп хезмәт урыннарында эшләүчеләрне торак белән тәэмин итүне, балалар бакчаларына урнаштыру зур проблема булмавын исәпкә алсаң, бу әллә ни гаделсез түгел дә кебек. Ә менә бүген нишләргә?

Бала карында яралгач ук, бар нәрсә акчага барып төртелә ләбаса... Нәтиҗәле УЗИ ясатасың киләме – түлә, шәп бала тудыру йортына эләгергә телисеңме – түлә, балалар бакчасына чиратыңны тизләтергә кирәкме – шыпырт кына түлә, балалар бакчаларында ата-аналарның, имеш, «үз ризалыклары» белән ел саен акча җыюларны исәпкә алмыйм да, чыгарылыш кичәсе җиттеме – 6-7 меңеңне әзерләп куй, мәктәпкә җыенасыз – 10-15 меңләп китәчәк, тагын чыгарылыш, югары уку йорты, туй, акчалы эшкә урнашу өчен кабат акча кирәк... Менә шул, бөтен дөньясы акчага корылган диярсең... Нәкъ менә шуңа күрә дә күпләр бала табарга курка да инде. «Аена 40 мең сум кредит түлибез. Кая икенче бала турында уйлау, аны үстерәсе дә бар бит, башта бурычларны капларга, аннары бәби турында уйларга кирәк», – ди бер танышым. Дәүләт икенче балага бүлеп бирә торган ана капиталы, социаль ипотека программасындагыларга кредитны каплар өчен һәр туган балага 200 мең сум чигерүләре файдалы, әлбәттә. Тик алар белән генә халыкны кызыктырып булмый шул. Бала үстерү күпкә кыйммәткә төшә.

Әлегә бер генә баласы булган гаиләләргә салым кертү тәкъдиме карала гына. Татарстан депутатлары, яшь гаиләләрнең хәлен аңлап, бу яңалыкны кабул да итмәсләрдер. Аннары ул демографияне яхшыртачак дигәне дә шикле. Бәлки, гаиләләр таркалуны киметү максатыннан, аерылышучыларга өстәмә салым кертергә кирәктер?! Ә инде ялгыз, терәге булмаган аналарның икенче бала табарга теләмәүләре гаҗәп түгел. 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»