поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.02.2014 Интернет

“Ай-ти” алгарыш һәм идарә

Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов хөкүмәт җитәкчеләреннән мәгариф министры Дмитрий Ливановның планшетлы компьютеры өчен эшләнгән кушымта программаның (приложение) бәясен тикшерүне таләп итте.

Алдагы көндә “АйДесайд” компаниясенең министрның мобиль эшчәнлеген тәэмин итүче IT-система эшләве турында хәбәрләр пәйда булган иде. Мондый программалар гадәттә бик кыйммәт йөри, минималь бәясе – өч миллион сум, максималь бәясе егерме миллион сумга җитә дип әй­тәләр. Мәгариф һәм фән министрлыгы iPadлары өчен эш­ләнгән ­кушымтаны белгеч­ләр ун миллион сумга төшкән дип бәя­лиләр. Бурматов менә шул бәяне кыйммәтсенә. Яхшы эшләнгән мобиль кушымталар уңайлы нәрсә инде алар. Әйтик, хәзер юлга навигатор белән чыгарга гадәтләндек, таныш булмаган җирләрдә адаш­мыйча йөрү өчен менә дигән нәрсә инде. Ихтимал, министрга да үз кулы астындагы чиновниклар өере белән идарә итү өчен кушымта-про­грамма кулайдыр.

Ә менә мә­гариф системасы өчен аның файдасы бармы-юкмы, анысы бүтән мәсьәлә. Болай да бү­селгән һәм ишелгән идарә итү аппаратын мәгълүмати сис­темалар белән тәэмин итү халык җилкәсенә авыр йөк булып төшә, монысы хак. Хәзер бит иң кечкенә авыл җир­легендә дә кимендә дүрт-биш компьютер, аларның һәрбер­сенә заманча принтерлар һәм ксеркслар ялганган. Боларны операцион системалар һәм антивируслар белән тәэмин итү генә дә 25-30 мең сумга төшә. Әле кайчан гына компьютерлар юк иде һәм бер сәркатип хәзерге бөтен БТИ, кадастр оешмаларының, загс­ларның эшен, кулына каләм тотып, бер проблемасыз башкарып килде. Халыкка да уңайлы, эш тә җиңел бара иде.
Үткән көздә Санкт-Пе­тер­бург парламенты депутаты Виталий Милонов та, дәүләт компьютерларын Windows программаларыннан азат итәр­гә, үзебезнең Россия операцион системасын эшләргә кирәк, дип җәнҗаллап алды. Аның сүзләре буенча, бер Петербургта гына да, йөз меңнән артык дәүләт компьютеры бар икән. Боларга лицензияле операцион системалар кую һәм антивируслар урнаштыру гына да 500 миллион сумнан артыкка төшә.

Антивирусны ел саен яңаны алып тору кирәклеген дә исәпкә алсак, идарәне “ай-ти” яктан тәэмин итү – ай-һай, кыйммәтле мә­шәкать ул. Чиновниклар ку­шымта-программаларны да бик сөяләр, болары тагын да кыйбатрак. Үзе әйтүенә караганда, Милоновның унөч компьютеры бар икән, һәр компьютер артында бер штатлы депутат ярдәмчесе утыруын аңлавы кыен түгел. Дөрес, ком­пью­терларга бушлай Li­nux системаларын да урнаштырырга була, аларга антивирус та кирәкми. Тик безнең түрәләр бушлай продуктларны бик яратмыйлар шул. Откатлар катыштырып эшләнгән кушымталар акча янчыкларын да калынайта, ә Linux берни дә бирми ул. Аны безнең кебек эш өчен кирәкле гаджетларны үз акчасына сатып алучылар гына сөя. Германиядәге кайбер муниципалитет чиновниклары да Linuxтан файдаланалар дигән хәбәрләр бар. Немецлар акча саный беләләр алар.

Хәзерге балалар космонавт та түгел, инженер да түгел, йә Президент, йә депутат, бер дә булмаса бухгалтер булырга хыялланалар. Балаларны да, кандидат чагында депутатларны да бер максат-омты­лыш берләштерә: идарә олимпына менеп урнашкач, йорт­сыз-җирсез халыкка, мәз­лүм­нәргә ярдәм итү. Сайлау алды программалары изге ният­ләр белән мөлдерәмә тулган була. Мондый югары максатларны куючылар үз күңел­ләрендә ихлас та булалар, алар­ны алдашуда, икейөзле­лектә га­епләргә ярамый. Ә менә халыкка ярдәм итү өчен старт мәйданчыгына менеп урнашкач, ягъни депутатлыкка иреш­кәч, министр булгач, шайтан – башка, җен – башка килеп чыга. Фикер аңла­еш­лырак булсын өчен аны янкилар тормышыннан бер сюжет белән иллюстрациялик. Бер американ сөйли. “Күптән түгел үз ишегалдымдагы чәчәк клум­басында эшләгәндә, өй­ләренә кайтып баручы күр­шеләрем­не күрдем”, – ди. Күршеләр сөйләшеп кит­кән­нәр, чәчәк­ләр белән мәш килүче танышлары аларның кечкенә кызларыннан кем булырга теләвен сораган. Кызчык АКШ Президенты булырга тели икән. “Президент булсаң, беренче чиратта син нәрсә эшләр идең?” – дип кызыксынган әңгәмәдәше. “Барлык йорт­­сыз-җирсезләрне ризык һәм торак белән тәэмин итәр идем”, – дигән горурлык белән кызчык.

Әти-әни дә шатлыктан балкып торалар икән, сорау биргән таныш та куанган һәм кызга бу олы максатка ире­шүгә бүгеннән үк керешеп булачагын әйткән: “Син минем бакчадагы чүпләрне ута, ишегалдын себерергә булыш, мин илле доллар акча түләрмен һәм без соңыннан, икәү барып, ул акчаны кибет янындагы бомжга бирербез”, – дигән. Кыз берничә секунд уйлап торган да: “Ә ни өчен ул бомж, үзе килеп, сезнең бакчада эш­ләми, илле долларны шуңа гына түләр идегез”, – дигән. Олы максатлар гадәттә ихлас хыяллар белән өретелгән була, ә тормыш чынлыгы исә прагматизмны ярата төшә. Безнең депутатлар да максатларына иреш­кәч, халыкның эшләргә теләмәүче, ялкау икәнен кү­реп алалар һәм сайлау алдыннан вәгъдә иткән “прән­нек”не камчы белән алыштырырга кирәклеген аң­лыйлар. Нәти­җәдә Дума принтерыннан безне кысучы, эш­ләргә һәм салым түләргә мәҗбүр итүче кануннар котырган темплар белән төшеп кенә тора. Һәр канунны тормышка ашыру өчен яңа­дан-яңа структуралар туа, чиновниклар армиясе кызу темплар белән үрчи.

Министрлар инде элеккечә кул астындагыларны селектор төймәләренә басып кына чакырып идарә итә алмый башлыйлар, “ай-ти” тех­нологияләрне ярдәмгә чакырырга туры килә. Алар исә, күргәнебезчә, кыйммәт йөри. Боларның барысын да тәэмин итү өчен яңа салымнарга их­тыяҗ туа, яңа законнар кабул ителә, салым җыючы структураларны ишәйтмичә булмый. Түрәләр салым җыю өчен, салымнар исә түрәләрне тоту өчен кирәк булып чыга. Менә шундый йомык әйләнә эчендә бөтерелә дәүләтләр. Президентлар экономия өчен идарә итү аппаратын кыскартырга омтылып карыйлар, кыс­карту өчен яңа структуралар төзер­гә кирәк булып чыга һәм без бюрократиянең “ай-ти” алгарыш белән коралланган яңа катламын күрәбез. Асылда болар барысы да йортсыз-җир­сез халык мәнфә­гать­лә­реннән чыгып эшләнә.

Октябрь революциясенә кадәр Идел буенда Николай Бугров дигән миллионер яшә­гән. Бурлаклар нәсе­лен­нән булган ул эшмәкәр он белән сәүдә иткән, тегер­мәннәр тоткан, Россия армиясен он белән тәэмин итү өчен контракт откан. Бизнесының 45 процент табышын ул янгын чыгып йортсыз-җирсез калучыларга, йорт салып бирү өчен, мох­таҗ­ларны ашату өчен тоткан. Аның компьютеры да, компьютерга про­грамма-кушым­талары да булмаган. Бөтен бухгалтерияне берүзе алып барган, документларын кесә­сендә йөрт­кән.

Танышлары бик кыстагач, ул бухгалтер яллаган, әмма өч ай буе эшсез түшәмгә төкереп ятканнан соң, бухгалтеры мондый шартларда хезмәт хакы алып эшләргә оялуын әйтеп, эштән азат итүне сораган. Шулай да бизнесы бик нык киңәеп, бөтен Идел буе сәү­дәсен үз кулында тота башлагач, Бугров бер бухгалтер ялларга мәҗбүр булган, аңа бик яхшы түләгән. Эше дә уң барган, мөлкәте дә арткан. Хә­зерге шартларда Бугровка да бухгалтерларның тулы бер армиясен тотарга, аларны компьютерлар һәм ”ай-ти” продуктлар белән тәэмин итәргә туры килер иде, билгеле. Бөтен байлыгы идарә итү аппаратына тотылып беткәч, ул да, йорт­сыз-җирсезләр хәс­рә­тен кайгыртудан туктап, теге американ кызчык кебек: “Алар ник үзләре эшләмиләр?” – ди­гән дөрес һәм прагматик сорау куярга мәҗбүр булыр иде. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 21 | 12.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»