|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2014 Мәгариф
Плагиатка ау сезоны ачык!РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа конкурс игълан итте. Төп шарты – плагиат белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төшеп, министрлыкның югары аттестация комиссиясенә хәбәр итү. Билгеле булганча, зур урында утыручыларның фәнни хезмәтләрен моңарчы да тикшерә, «урланган» текст белән тотылучыларның эшләрен гамәлдән чыгара килделәр. Хәзер исә министрлык, «конкурс» дигән җим әзерләп, чып-чын ау сезоны ачып җибәрергә булган. Бүген, фәнни эшләрне тикшерү өчен, «Антиплагиат» программасы кулланыла. Галимнәр бу системаның камиллектән ерак булуын таныды инде. Ник дигәндә, «Антиплагиат» бөтендөнья «пәрәвезе»ндә сакланган мәгълүмат белән генә эш итә. Базага кертелмәгән китаплардан рәхәтләнеп күчереп була дигән сүз инде бу. Тик бу яктан зур куркыныч янамый. Яңа технологияләр заманында кем китапханәдә кәгазьгә күмелеп утырсын ди?! «Антиплагиат»ның теше үтми торган һәм иң киң таралган ысул – кеше язганны үз сүзләрең белән үзгәртеп чыгу. Әйтик, «минемчә» дигән сүзне «минем фикеремчә» яки «миңа калса» дип үзгәртсәң, ул плагиат булмый бит инде, ә синекенә әйләнә!
Фәнзилә МОСТАФИНА |
Иң күп укылган
|