поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.02.2014 Җәмгыять

Кеше почмагы

Элек шулай иде: туган төбәгеңдә мәктәп тәмамлап, якты хыял, зур өметләр белән казандай кайнаган шәһәргә барып ирешәсең, яки, киресенчә, диплом алып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят җиргә килеп төшәсең һәм алдыңа “Кайда яшәргә?” дигән бик мөһим проблема килеп баса.

Шундый чарасыз мәлдә җыйнак кына өйләренә сыендырды инде безне киң күңелле гаиләләр, әбиләр-апалар. Бүген шул мәрхәмәтле затлар хакында бәян итәсем, соңлап булса да, рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Икенче әниебез сыман...


1969 елда Казан дәүләт педагогика институты студенты булу бәхетенә ирештем. Әмма беренче курска кергән елны миңа – тормыш арбасын ялгыз җигелеп тарткан өч балалы авыл хатынының олы кызына тулай торактан урын табылмады: анда хәллерәк ата-аналарның балалары урнашып өлгергән иде. Ләкин мондый “вак-төяккә” кайгырып торыр чакмыни? Колхоз базары тирәсеннән җан- фәрман тырышып фатир эзләргә керештем. Табуын таптым, тик бәясе тешләшә – ай саен 15 сум түлисе. 26 сум хезмәт хакына биш кешелек гаиләне туендыручы әнкәйгә бу йөкне дә ничек асып куйыйм инде?! Ярар, монысы барып чыкмады. Ары киттем һәм кулай почмакны тәки таптым. Башкаланың Ленин урамындагы “Пассаж” йортының ярымподвалындагы бер бүлмәле, уртак кухнялы торак. Ачык йөзле, һинд киноларындагы артистлардай чибәр хуҗабикәбез Фәнзилә Гыйбадуллина якташым – Кайбыч районы кешесе булып чыкты (Мөрәле авылыннан). Кызын ялгыз үстерүче, балалар бакчасында нянка булып эшләүче әлеге апа безгә – фатирчы өч кызга якын туганыбыздай тоелды. Яшәргә акча җиткерә алмый азапланса да, ул беркайчан зарланмады, торак хакын “каерып алмады”. Аена нибары 6 тәңкә акча түләдек, кыш чыгарлык бәрәңге алып килә идек. Урын тарлыктан җыйнаулашып идәнгә тезелешеп йокласак та, мәрхәмәтле фатир хуҗабызның күңеле киң булганга, артык авырлык сизмәдек. Аның чая кызы Сәрияне сеңлебез урынына күрдек, барлы-юклы сәмәнебезне тартып-сузып, кинога аны да алып барырга, бергәләп театр карап кайтырга җаен таба идек. Фәнзилә апа безне гел кайгыртып торды, акыллы киңәшләрен бирде, кала тормышына яраклашырга ярдәм итте, өйне сагынып юрган астында балавыз сыккан чакларда хәлебезгә керде, җылы сүзләр әйтеп юата белде, салкын тидереп авырып ятканда, дәвалады, мәтрүшкәләр салып, сөт кайнатып эчерде. Яшермим, шактый кырыс булды ул, әмма гадел иде. Бервакыт берничә ел үзем хат алышкан (хәтерләсәгез, элек республиканың мәктәп укучылары арасында хат язышу гадәте бар иде, класс журналында ничәнче санда торсаң, сиңа да шул ук номерлы адресаттан хат килә), әмма үзен әле күргәнем булмаган Хәлиулла исемле Казан егете минем белән очрашуга килде. Ул чактагы өс-башымның ташка үлчимлеген әйтеп торасы да юк, алай да, кайсы җитү кызның егет янына чыкканда матуррак күренәсе килмәсен соң? Башкала егете алдында “культурасыз сала бәрәңгесе” булып күренмәс өчен, беренче “свиданиемә” фатирдаш кызлар Минзилә, Равилә белән бергәләп әзерләндек. Берсе билемә җиткән калын толымымны сүтеп, дулкынлы сары чәчләремне иңнәремә таратып җибәрде, газда кашык сабы кыздырып, ирексезләп маңгай чәчемне бөдрәләтте, икенчесе, хуҗабикәбезнең иннеге белән болай да алсу битемне, пешкән чия төсле иреннәремне тагын да кызартып куйды. Шуннан саклап кия торган капрон оегымны, кыска ботинкаларымны, тездән югары пәлтәмне киеп, ояла-каушый очрашуга чыгып киттем. Без “Пионер” кинотеатрында “Фантомас”ны карадык, сөйләшә-көлешә озаклап урамда йөрдек. Күңелле кичәнең ахыры бик үк шәп тәмамланмады шул: фатирга кайтып керүемә, минем “ультрашәһәрчә” кыяфәтне, туңудан калтыранган иреннәрне, аякка ябышып каткан юка оекларны күргәч, Фәнзилә апабыз “Сафура бураннары” очырды. “Аналарыгыз алдында сезнең өчен мин җавап бирәм, – дип сүгә башлады ул. – Табигый матурлыгыңны саклыйсы урында, азгын урам себеркесе сыман, чәч туздырып, каш-күз буяп, ирен кызартып, йолкыш кенәри кыяфәтенә кергәнсең бит, юньсез! Кышкы суыкта яланбаш, юка оектан йөреп, бөтен әгъзаларыңа суык тидереп, чирләшкә булып калырга җыендыңмы? Әле синең киләчәктә ана буласың бар, үз ахмаклыгың аркасында сәламәтлегеңне җуеп, кияүгә чыккач, балага уза алмыйча, күз яше түгәсең, бәхетсезлек юлын сайлыйсың килдеме? Болай кылануыңны тагын бер генә күрим, бусагамнан да атлатмыйм! Сәбәбен аңлатып, анаңа хат язам да, урамга куып чыгарам!” Ул чагында оятымнан кызарынып- бүртенеп, башымны аска иеп, ишек катында борын мышкылдатып торсам да, аналарча кайгыртучанлык күрсәткән Фәнзилә апаның яхшылыгы әлегәчә исемнән чыкмый.

“Юмартбикә” белән “Саранниса”...


Совет чорында студентларны колхозга бәрәңге алырга җибәрү гадәте бар иде. Беренче курста Югары Ослан районы Рус Мәмәтхуҗасы авылына килеп төштек, безне авылның матур урынында, камышлы күл буенда яшәүче тол хатын – күп балалы Полина апа Никитина кабул итте. Тормышы шактый авыр булуга карамастан, юмартлыгы, яхшы күңеллелеге, миһербанлылыгы шаккатарлык иде аның. Без аларда ай буе сыйланып яттык, апабызның алма бакчасыннан туйганчы җиләк-җимеш ашадык, тозлаган гөмбәсен, тәмле тавык шулпаларын, яшелчәсен кызганмады, чыланып-арып эштән кайтуыбызга табын көйләп, мунча ягып көтте. Үзебез дә бурычлы булып калмаска тырыштык: бәрәңгесен алыштык, суын китердек, идәннәрен юдык, печәнен өештек. Киң күңелле апабызның авыл күчтәнәчләре төяп, елап озатканы, хәлебезне сорашып хатлар язганы истә калган. Ә икенче курста Биектау районы Суксу авылына җибәрделәр. Кеше белән кеше аермасы – җир белән күк арасы дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Хуҗабикәбез Сәкинә (исеме үзгәртелде) апа, киресенчә, үтә дә кысмыр булып чыкты. Колхоздан безгә атап бирелгән йомшак кала ипиен, ит-майны бердәнбер кызы белән генә бүлеште. Ә безгә исә, кап-кара арыш оныннан үзе пешергән лычкылдык ипи, суга кабыгы белән ярып салынган бәрәңге, кысыр аш кына ашатты. Җитмәсә, ындырда эшләгәндә – ашлык, басудан бәрәңге урлап кайтуыбызны таләп итте. Өенең без яшәгән ягындагы мичен якмаганга күрә, эштә чыланып кайткан киемнәребезне киптерә алмый интегүебез истә калган. Мин ул саран хатынны бүгенгәчә кызганам: иртәдән кичкә кадәр салкын яңгыр, көзге ачы җил астында авыр хезмәт башкарган студентларны ачлы-туклы тилмертеп, кеше хакын ашап, күпме гөнаһ җыйды бит ул, бичара. Ходай каршына баргач, ничек җавап бирер...

Хәсрәт дәрьяларында


Бишенче курста укыганда педпрактика үтәргә Яшел Үзән районының Күгеш авылына җибәрделәр. Биредәге укытучылар коллективы миңа бик ошады һәм диплом алгач, янә шушында ук кайттым. Мине сыер савучы Наҗия апа Гыймранова өенә урнаштырдылар, ул колхоз салып биргән йортының бәясен фермада эшләп түли иде. Кызы калада укый, улы армиядә. Балаларын өзелеп сагынучы Наҗия апа күңел җылысын миннән дә кызганмады. Язмышы гыйбрәтле, бер китап язарлык икән. Өч яшендә әтиледән-әтисез калып, үги балага әверелеп, кадерсезлектә үсүе җитмәгән, сугыш вакытында, анасы боерыгына буйсынып, ФЗУда укуын ташлап кайткан өчен, озак срокка Зөя төрмәсенә ябып куйганнар үзен. Сугыш чоры кануны кырыс, һөнәр училищесында укучылар фронтка шинель теккәнгә күрә, уналты яшьлек кызның рөхсәтсез авылга кайтып китүе дезертирлык саналган.

– Төрмәдәге олырак хатыннар мине бик кызгандылар. Миңа тоткынлыктан тизрәк котылуның бердәнбер, әмма гөнаһлы юлын күрсәттеләр – төрмәгә кереп йөрүче берәр ир-аттан балага узарга киңәш иттеләр, – дип, елый-елый сөйләгән иде ул. – Егетләр кулы да тотып карамаган саф кыз булганга күрә, башта алар сүзенә тешем- тырнагым белән каршы килдем, әмма иң матур елларымның рәшәткәле тимерчыбык артында тилмереп узачагын белгәнгә, күз яшьләремне эчемә йотып, ризалаштым. Улымның атасының исемен дә, милләтен дә белмим, хәтта төс-кыяфәтен дә хәтерләмим, безне төрмә җитәкчелегеннән качырып кына, караңгы бер почмакта кавыштырдылар. Нибары бер очрашудан балага ничек узганмындыр, үзем дә шаккатам. Атасыз бала алып кайткач, гаиләмә сыендырмадылар, төрлечә кимсеттеләр, шунлыктан, бер ташландык йортка урнаштым. Урамнан трактор узганда, иске өебез дер селкенә, өстебезгә түшәмнән балчык коела, йорт ишелеп, аста калудан куркып, улымны тиз генә эләктереп, ишегалдына чабып чыга идем...

Кызын элек яратып йөргән кешесеннән тапкан Наҗия апа. Әмма алар гаилә кора алмаганнар –Ксөйгәненең якыннары төрмәдә утырган, “җилдән” бала тапкан хатын белән туганлашырга теләмәгәннәр. Ә язмыш Наҗия апаны сыный биргән. Ул бервакыт фермага эшкә киткәндә, өч яшьлек кызын әнисенә кертеп калдырган. Тик сабый үзенә игътибар итүче күренмәгәч, өй астына үрмәләп кереп, салкын җиргә ятып йоклаган һәм төн уртасында шунда куркып уянып, телсез-чукракка әверелгән. Наҗия апаның кибетче булып эшләүче олы улын исә, документларын махсус буташтырып, төп башына утыртканнар, беркатлылыгы аркасында чак кына рәшәткә артына эләкми калган... Туганнан бирле михнәт диңгезендә йөзгән Наҗия апа – гади авыл хатыны, күпме хәсрәт күрсә дә, яшәү көчен, киләчәккә өметен югалтмаган, күңел күген каралтмаган, явызланмаган, кешелеклелек хисләрен саклап калган. Шушы түгелме гыйбрәт?! Наҗия апа белән аналы-кызлы кебек тату яшәдек, аның соңгы телемен бүлешергә әзер торуы, эш сөючәнлеге, гайбәт сөйләмәве, балалары өчен җанын ярып бирергә әзер булуы аеруча хәтердә калган. Мин аларда яшәгәндә төрле мәзәк хәлләр булгалады: төн кунарга өйгә кертелгән шаян сарык бәтиләренең затлы итәгемне сөйрәп төшереп, өстенә менеп йоклаганнарын, план дәфтәрләремне чәйнәп, пычратып бетерүләрен, мич томалаганда, аның капкачын таба алмый тинтерәүләрем искә төшеп, әле дә елмаеп куям.  


Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»