• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
11.02.2014 Җәмгыять

Гүзәл Шиһабетдинова: «Һәр хатын-кызның үзен чибәр итеп күрәсе килә»

Килешәм мин бу сүзләр белән. Кешенең чиста, эчкерсез күңеле аның эчке дөньясының матурлыгын күрсәтсә, киеме белән йөзе – тышкы дөньясын. Без хатын-кызлар өчен бу аеруча мөһим. Матур һәм дөрес итеп бизәнү исә ул үзе бер сәнгать. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы да – визажист-эксперт Гүзәл Шиһабетдинова.

– Гүзәл, син үзеңә «матур» һөнәр сайлагансың. Визажист булу күптәнге хыялың идеме?

– Мин университетның юридик факультетын тәмамладым. Ә бу өлкәдә ун елдан артык эшлим. Косметика-парфюмерия дөньясы мине күптәннән кызыксындыра иде. Махсус курсларда укыдым, хәзер дә бер урында гына таптанмыйм, яңадан-яңа курслар ачылып тора, аларны да калдырмаска исәп. Миңа калса, бер генә хатын-кыз да матурлыкка битараф түгел. Һәр туташ һәм ханымның үзен чибәр итеп күрәсе, гармонияле һәм матур яшисе килә.

– Визажист һөнәренә сорау бармы соң?

– Бар. Матурлык индустриясе һаман алга бара. Хатын-кызларның да аңардан калышасы килми. Алар гына түгел, соңгы вакытта ирләр дә моңа тартыла башлады. Кеше үз кыяфәтенә күбрәк тә игътибар итә башлады кебек. Мин моны мода дип әйтмәс идем. Кеше тышкы кыяфәтенең зур күрсәткеч булып торуын аңлады. Шуңа да игътибар итәм: соңгы бер-ике елда хәтта олы яшьтәге ханымнар да килә башлады. Элек безгә 17-35 яшьлекләр генә килсә, хәзер 50, хәтта 60 ягындагы ханымнарга да макияж салабыз.

– Сезгә күбесенчә нинди максат белән киләләр?

– Төрлечә була. Берәр чарага барыр алдыннан да, үзләрен яңа образда күрәселәре килеп тә, гадәти көндәлек макияжга да киләләр. Бизәнүдән ниндидер яңа тәэсирләр алырга, рәхәтлек кичерергә теләүчеләр дә бар, чөнки өйдә үз-үзеңә макияж ясау – бер әйбер, ә визажист бизәндерү – бөтенләй икенче нәрсә.

– Гүзәл, бәлки безгә макияж ясаганда иң еш җибәрелә торган хаталарны да әйтеп үтәрсең...

– Фәлән кешегә салкын, фәлән кешегә җылы төсләр килешә, диләр. Мин моның белән бик үк килешеп бетмим. Бит төсе җылы булып, аңа макияжны салкын төсләр белән ясыйсы килә. Ул һәр кеше өчен шәхси. Кемгә нинди төс килешкәнен әйтер өчен, аның үзен күрергә кирәк. Теләсә кайсы макияжда бит тиресенең төсе тигез булу мөһим. Бизәнергә керешкәнче, иң элек битегезне чистартыгыз. Юынгач та тоник сөртегез. Аннары гына крем сылауга күчегез.

– Аларның да төрлесе бар бит: дымландыра, тукландыра торганнары...

– Дымландыру елның бөтен фасылында һәм бөтен яшьтә дә кирәк. Җыерчыклар иң беренче чиратта дым җитмәгәннән барлыкка килә. Кремнарның да төрле фасыл өчен чыгарылганнары бар. Дымландыра, шул ук вакытта салкыннан да саклый торган компонентлары булган кремнар сатыла хәзер. Тукландыргычмы, дымландыргыч креммы – анысы бит тиресенең нинди булуына бәйле. Бит тиресе юынгач та тартылган кебек булса, аңа дым җитми дигән сүз. Кубалакланса, кытыршы булып торса – тукландыргыч крем кулланыгыз. Кышын кремны урамга чыгарга кимендә бер сәгать кала сыларга кирәк. Атнасына бер-ике тапкыр дымландыргыч битлек ясарга да иренмәгез. Күп кенә хатын-кызлар гадәти кремны сылап бетерә дә шунда ук тональ крем сөртеп куя. Бу да дөрес түгел. Крем сеңеп беткәч, 20 минуттан соң гына сыларга кирәк аны. Югыйсә, гадәти крем белән бергә тональ крем да битегезгә сеңә.

– Тональ кремнан кала, сатуда тональ җирлек (тональная основа) тә бар. Ул шул ук тональ креммы?

– Аны тональ кремга кадәр сылыйлар. Ул мәҗбүри түгел, әмма аның макияжны мөмкин кадәр озаграк тотуын билгеләп үтәсем килә.

– Кершәнне шул тональ крем урынына гына кулланырга ярамыймы?

– Юк. Аны гадәти крем өстеннән сылап куйсагыз, бит тирегезгә зыян килергә мөмкин, чөнки кершән порошогы күзәнәкара кушылмалар эченә кереп тула. Тональ крем сөртмәгән очракта, кершәнгә кадәр тональ җирлек сылагыз.

– Тушьларга килгәндә, аның да керфекне озынайта яки купшыландырып торганы бар. Аларны ничек сайларга?

– Тушьны сайлаганда үзегез өчен уңайлы булган кисточкаласын алыгыз. Анысын дөрес сайлаган очракта керфекләрегезне озынайта да, купшыландыра да аласыз. Кыска нечкә керфеклеләр, купшыландыра торган тушь кулланып, күзләрен генә буяп бетерәләр, чөнки аларның кисточкалары, гадәттә, зур була. Тушь начар булды, коела башлады, диләр, эш тушьта түгел, ә аны ничә тапкыр сылавыңда. Тушьны өч-дүрт тапкыр сылаганда ул чынлап та коела башлый.

– Гүзәл, сиңа үз эшең ошыймы?

– Бик ошый, чөнки иң беренче чиратта мин кешеләрне яратам. Миңа алар белән эшләве кызык. Сиңа килгәндә алар бер, ә инде макияждан соң икенче төрле. Шул аерманы күрү мавыктыра мине. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (869059) / 12.02.2014 17:34:35

Чыпчык, берчәнең базардагы катыны "автонмно" яши бит. акча булса,хезмәтче табыла ул

№16 (869054) / 12.02.2014 17:02:05

Чыпчык, куршелэре ярдэмгэ керэдер эле

№15 (869051) / 12.02.2014 16:41:56

Бер караганда, Бөрчә бик яхшы урнашкан бит, бөтен эшен хатыннары эшли, аларга зарплата түләргә кирәкми, җитмәсә, хатыннарының матурлыкларына карап соклана, тик шушы яшендә сексны гына җиткерә микән аларның икесенә дә?

№14 (869050) / 12.02.2014 16:24:39

бөрчә, ә син үзең хатының гел матур булып торсын өчен нинди тырышлык куясың?))))
Икенче хатыны 3-4 сыер сава,бакча карый,борчэне кили,4-5 баш угез устерэ.

Икенчесе базарда ит сата.

№13 (869031) / 12.02.2014 06:56:05

Алсу,кулдан килгәнчә ешырак хатынга "ТО" ясарга кирәк...
Хатын-кызның матурлыгы шуннан тора...

№12 (869001) / 11.02.2014 19:06:03

бөрчә, ә син үзең хатының гел матур булып торсын өчен нинди тырышлык куясың?

№11 (869000) / 11.02.2014 19:05:43

Карале, бөрчә, син бөтенләй арттырып җибәрәсең. Җәй көне бөтен хатыннар да чалбар кигәч, мин дә киям инде, тик аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, начар сүз дә сөйләмим. Хәзерге хатыннар ирләрен эшләтмичә, үзләре эшләргә өйрәнгән инде, ул гадәтне ташларга иде дә соң, булмый бит.

№10 (868998) / 11.02.2014 18:32:06

Астра! Равноправие диеп бөтен былган өстенлекләрегезне югалтып бетердегез дә инде. Ишәк урынына ирләр эшендә эшлисез, өстыгездә ирләр киеме, ваызыгызда- тәмәке, кулыгызда- ыстакан, телегездә- мат- перемат. Үзегез барыбер тегермәннең сакы ташы.

№9 (868997) / 11.02.2014 18:21:50

Хатыны өйдә нинди генә матур булса да, ир аңа ияләшә, хатынын матурлыгын күрми башлый, өйдә аңа күңелсез була, шуннан 100 грамм аракыга да бирә торган хатыннарны эзләп чыгып китә һәм таба да. Икенчедән, хәзер бездә тигез хокуклылык(равноправие) бит. Нишләп гаиләдә хатыннар гына матур күренергә тиеш, ирләр дә матур булырга тырышсыннар.

№8 (868995) / 11.02.2014 17:48:59

Хатын- кыз ире өчен матур булырга тиеш, урамга чыкканда бизәнеп, өйдә бакча карачкысы кебек йөрергә түгел. Өйдән бизәнеп чыгып китеп башка ирләрне ымсындырып йөрүче хатыннар миңа артыннан бер көтү ата эт ияртеп йөргән энчек этне хәтерләтә...

№7 (868994) / 11.02.2014 16:36:28

бизэну эйберлэре алырга акча юк.

№6 (868993) / 11.02.2014 15:43:57

Кеше белән эшләгән, кантурда утырган хатын-кызга бизәнмичә булмыйдыр инде, әмма матурлык конкурсларында, сәхнәгә чыкканда битләренә нәрсә генә сөртмиләр, күзләрен яшел-зәңгәр-фиолетовыйга буйыйлар, визаҗистларның осталыгы шунда күренәдер инде. Хатын-кыз натуралный булырга тиеш, әнә авыл хатыннары, шәһәр хатыннарының күбесе бөтенләй бизәнми йөри, ышанмасагыз урамга чыгып карагыз.

№5 (868989) / 11.02.2014 13:14:53

"онга баткан" дип инде бераз сизелер-сизелмәс макиаҗсыз да булмый, картлач...

№4 (868988) / 11.02.2014 12:43:03

Натуральный чибәрләргә җитәме соң инде!!!
Ә "онга баткан тараканнарны" күрәсе дә килми вәт!

№3 (868986) / 11.02.2014 12:18:23

АВЫЛЛ МЖ.,нинди развратник син!!
Миңа түгел сиңа да эләкми әле ул. Матурлар акчалыларны ярата. Мин шул матурларга карап,яшәргә,күп итеп акча эшләргә көч табам.
Каруче,Склифасуфович,матур хатыннар,алар двигателләр җизни...
Алар аркасында кемдер байый,кемдер хәерчеләнә;кемдер эчүен ташлый,кемдер эчә башлый...

№2 (868983) / 11.02.2014 12:11:31

Ул матурлар сиңа элегер ме икән,вот в чём вопрос ?

№1 (868980) / 11.02.2014 12:05:04

Безгә - ирләргә - какаво, матур хатыннарга карап соклану...
Матурларны күрү,безгә яшәргә көч өсти...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar