09.02.2014 Спорт
Олимпиадада якташыбыздан җиңү көтәбез
Җомга көнне Сочида илебезнең тарихында беренче тапкыр Кышкы Олимпия уеннары ачылды. Кышкы Олимпиадалар тарихында ул иң кыйммәтлесе һәм иң матуры булачак. Премьер-министр Дмитрий Медведев белдерүенчә, моңа 50 млрд. доллар сарыф ителгән.
Уеннарны ачу церемониясе 40 меңлек “Фишт” стадионында 7 февральдә 20.14 сәгатьтә башланыр. Аның сценарие тамашачылар өчен сер булып тора. Ләкин аның искиткеч зур һәм күз явыңны алырдай матур булыр икәненә шик юк, чөнки бу тантанада 3 меңгә якын кеше катнашыр.
Церемониядә Россия Дәүләт Флагын күтәреп баручы спортчы исеме әлегә билгесез. Бу мөһим вазифаны үтәргә О. Зайцеваны, Е.Плющенконы, И.Ковальчукны, А.Зубковны, А.Третьяковны, А.Демченконы һәм Е. Тудегешованы дәгъвалыйлар.
105 илдән 3 меңгә якын спортчы 15 спорт дисциплинасы буенча 98 комплект медальләр өчен ярышыр. Россия милли җыелма командасы составына 223 спортчы сайлап алынды. Түбән Новгород өлкәсеннән дә 6 спортчы бар. Алар: чаңгы узышында атказанган спорт остазлыгына ирешкән Ирина Хазова, тимераякта йөгерүче атказанган спорт остазы Дмитрий Лобков, чаңгыда трамплиннан сикерүче спорт остазы Максим Максимочкин, шул ук спорт төрендә халыкара спорт остазы Денис Корнилов һәм алка (шайба) белән хоккей буенча халыкара спорт остазлары Ольга Сосина һәм Александра Капустина.
Медальләр саны буенча җиңү өчен Россия, Норвегия, Германия, АКШ, Франция, Италия, Канада милли җыелма командалары ярышыр. Россиялеләр өчен медальләр китерә торган спорт төрләре биатлон, чаңгыда шуу, фигуралы шуу һәм хоккей булып санала.
Көтеп алган иң зур уңышны инде якташыбыз Зинәтулла Билялетдинов (Сергач районы Печә авылы) җитәкләгән хоккей буенча милли җыелма командабыздан көтәбез. Кышкы Олимпиадаларда соңгы тапкыр СНГ хоккей командасы алтын медальләр1992 елда Альбервильдә яулаган иде. Бу юлы да алтынны яуларга җиңел булмас. Соңгы вакытта командабызның уены сокландырмады. Сайлап алырга “йолдызларыбыз” да әлләни күп түгел. Бөтен ышаныч - НХЛда уйнаучы хоккейчыларыбызга. Безнекеләр үз группаларында февральнең 13ендә Словения белән, 15ендә АКШ белән һәм 16сында Словакия белән уйнарлар.
Бернигә карамастан, без якташыбызның тренерлык сәләтенә, уенчыларыбызның тырышлыгына ышанабыз һәм аларга алтын җиңүләр генә телибез.
З.Билялетдинов якташлары белән.