поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2014 Тарих

"Әкиятче бабай" Зариф Мөэминовның тууына 120 ел (ФОТО)

Соңгы ике елда мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның биографиясен, иҗат мирасын барлау, һәм аны әдәби эшкәртү белән шөгыльләндем. Бүген бу эшнең беренче этабы тәмам, кулъязманы аерым китап итеп бастырып чыгару эшенә керешергә була. Китапны, автор үзе искәрткәнчә, «Маҗара» дип атадым һәм, чыннан да, әгәр китапка дөнья күрү насыйп булса, үзе бер могҗиза, искиткеч маҗара, гаҗәеп хәл.

Җыентыкка тупланган яз­маларның авторы – Мөэминов Әхмәтзариф Әхмәтлатыйф улы. Мөслим районы Октябрь авылында яшәгән фольклорчы-мөгаллим. 1893 елда туган (кайбер чыга­накларда – 1855 ел. – Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1988. – Б.400), 1966 елда вафат булган. Исеме «Татар энциклопедиясе сүзлеге»нә кергән. Аның турында: «Әкиятче, 1939-1941 елларда Татарстан Халык Комиссарлары каршындагы Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтына 50дән артык әкият туплап җибәргән. Аларның күпчелеге халык авыз иҗаты җыентыкларында басылып чыкты», – диелгән. (Исем-фамилиясе кыскартылып, үзе тарафыннан да, «Татар халык иҗаты» җыентыкларында да Зариф Мөэминов дип күрсәтелә. Без дә шушы әдәби тәхәллүсне калдырырга булдык.) Икенче чыганак – «Без – Мөслим балалары» китабы (автор-төзүчесе якташыбыз, язучы Флүр Баһаветдинов. Казан: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2006. – Б.416-417). Зариф Мөэминовны моннан ярты гасырлар элек үк ишеткәнем дә, хәтта... күргәнем дә бар иде. Укымышлы зат, мөгаллим, гомере буе татар халык авыз иҗатын өйрәнгән, туплаган, җае чыккан саен, Казанга, Тел, әдәбият һәм тарих институтына җибәргән, анда эшләгән фольклорчы-галимнәрне яхшы белгән. «Татар халык иҗаты» җыентыкларындагы беренче чыганакларга – 1938 ел, соңгыларына 1948 ел дип куйган. Әле аннан соң да тынгысыз мөгаллим бу эшен туктатмагандыр. Зариф Мөэминов бигрәк тә күренекле фольклорчы-галим Хәмит Ярми белән эшлекле мөнәсәбәттә булган. Чыганак­лардан күренгәнчә, 1941, 1948 елларда Хәмит Ярми фольклорчы дусты Зариф Мөэминовтан шактый әкият, бәет, җыр, мәкаль-әйтем, табышмаклар язып алган.

Безнең якта аны Зариф абзый яки «Әкиятче бабай» дип йөртәләр иде. Ул яшәгән, озак еллар укыткан, мөгаллимлек иткән авыл – Мөслим районы Октябрь (1940 елга кадәр Теләнче атамасы белән йөргән, төбәктәге борынгы авылларның берсе) мин туып-үскән Әмәкәй авылыннан сигез чакрым чамасы ераклыкта. Теләнчедә туган-тумачаларыбыз бар иде. Әмәкәй, заманында волость үзәге, базарлы, ярминкәле зур авыл булган. Әле мин кечкенә вакытта да һәр атнада базар була иде, базар көннәрендә (якшәмбе булгандыр инде ул) Теләнчедән кем дә булса безгә кермичә китми иде. Ул вакытта аралашу өчен хәзерге мөмкинлекләр юк, очрашкач, һәр ике як бер-берсенә авылдагы барлык яңалыкларны, искә алырлык эш-вакыйгаларны тезеп чыгалар иде. Әлеге сөйләшүләр вакытында, әңгәмәгә ихлас бирелгән өлкәннәр, тирәләренә сырышып, һәр сүзне күңеленә сеңдереп торучы алты-җиде яшьлек малай – мин барлыгын исләренә алып та карамаганнардыр, билгеле. Мондый әңгәмә вакытында Зариф абзый исеме дә телгә алынгалый, ул йә Казанга, зур кешеләр янына барып кайткан, йә аны кемдер Уфага чакырып хат юллаган, атна буе йөреп, бер капчык китап төяп кайтуы хакында сөйләп, аның зирәклегенә, тапкырлыгына, җорлыгына мөкиббән булып утыралар иде. Аның янына тирә-яктан киңәшкә дип килүчеләрнең өзелмәгәнен дә ишетеп белә идем. Хәзер инде бөтенләй онытылып беткән искиткеч күркәм йола-гадәт бар иде татар халкында – дөнья күргән, белекле кешегә, ниндидер катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләп, киңәш сорап мөрәҗәгать итү иде ул. Халыкта аны кыскача «киңәшкә килү» дип атаганнар. Бер-бер кешенең чишеп-ерып чыгасы шактый катлаулы эше алга килеп басса, шушы туган мәсьәләләр хакында сөйләшеп, фикерләшү, олпат затның мәсьәләгә карата төпле сүзен ишетү өчен, «киңәш-табыш итүче» янына хәтта ерак-ерак аралардан да килеп чыкканнар. Истәлекләргә караганда, «Әкиятче бабай» шундый абруйлы кеше булган.

Язмалардан күренгәнчә, язмыш Зариф бабайга бик үк миһербанлык күрсәтмәгән. Күп илләр, җирләр гизәргә, күптән-күп җәфалар күрергә, җәбер-золымнар да кичәргә туры килгән. Бу хакта «Без – Мөслим балалары» китабында түбәндәге мәгълүматлар бар: «Австрия-Венгрия территориясендә Зариф Мөэминов әсирлеккә эләгә. Монда ул башка әсир татарлардан ишеткән халык әкиятләрен язып ала башлый. Әсирләрдән җыелган әкиятләр берничә дәфтәр тәшкил итә... Әсирләрне Сараево шәһәренә күчергән вакытта тентеп, әкиятләр тупланган дәфтәрләрне дә табалар һәм Зарифтан алалар. Ләкин әкиятләр югалмый, чөнки аларның күбесе әкиятченең башында була, ул аларны яттан белә. Әкиятләрнең бер өлешен Зариф, күрәсең, авыл картларыннан ишетеп, Бөек Ватан сугышына кадәр язып ала. Дәфтәрләргә шулай итеп Исмәгыйль карт, Латыйп бабай, Габдрахман агай, Габделҗәлил карт, Йосыф карт Хәлилов, Шакир Закировлардан ишетелгән әкиятләр керә». Әкиятләр шактый туплангач, ул аларны Казанга юллый. Әлеге үрнәкләр белән танышкан Гомәр Бәширов әкиятче Зариф Мөэминов эшенә югары бәя бирә.

Зариф ага озак еллар туган авылы Теләнчедә балалар укыта. Октябрь революциясеннән соң авылның беренче укытучыларыннан санала. Ул дәвердә укытучыларны бер авылдан икенчесенә күчерү тәртибе була. Шуңа күрә, истәлекләргә караганда, Зариф Мөэминов Теләнчедә өзеклекләр белән 1919-1927 һәм 1937-1948 елларда мөгаллимлек итә. 1943-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул – өч сугышта катнашкан, ил, халык язмышындагы барлык фаҗигаләрнең, сынаулы елларның турыдан-туры шаһиты булган солдат-әдип. Сугыштан кайткач, укытучылык эшен дәвам итә. Туган авылында гына да унҗиде ел балаларга белем бирә. Тагын кайсы авылларда укыткандыр, анысын ачыклау киләчәк эше (Зариф аганың әдәби мирасын өйрәнү чорында, безнең кулда аның тормыш юлын сурәтләгән язма материаллар юк иде. Октябрь авылына кайтып, сораштырып йөрүләремнең дә файдасы аз булды. Әмма 2013 елның гыйнвар ахырында Октябрь авылында яшәүче Фәрит Гыймранов миңа Зариф ага Мөэминовның үз кулы белән язылган «Тәрҗемәи хәл» исемле язмасын китереп тапшырды. Кулдан эшләнгән калын гына дәфтәрдә ике автобиографик материал бар иде. Берсе – тәрҗемәи хәленең шактый тулы варианты, икенчесе кыскачарак язылган. Болар Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы белгече, галим Хәмит Ярми үтенече белән язылган булырга тиешләр. Шушы ук дәфтәрдә Зариф Мөэминовның хәлфәлек иткән чорында кайсы авылдан кайсы шәкертләргә белем биргәне дә җентекләп теркәлгән. Бу кулъязмалар озак еллар дәвамында З.Мөэминовның авылдашы, әлеге авылда озак еллар муллалык вазифасын башкарган Сәрвәретдин бабай Баһауов архивында, чормада сакланган. Фәрит Гыймрановка язмаларны Сәрвәретдин бабайның оныгы Мөнир тапшырган. Соңыннан Зариф бабайның улы Нәкый абыйның улы Илфак миңа бабасының үзләрендә сакланган архивын тапшырды. Алар югалмаган, үз сәгатьләре сугуын тыныч кына көтеп ятканнар икән).

«Тәрҗемәи хәл»нең тулы вариантын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Мөслим районы Октябрь авылы җидееллык мәктәбенең башлангыч классларында (гомуми башлангыч мәктәбе укытучысы) Мөэминов Зариф Латыйповичның кыскача тәрҗемәи хәле

Мин 1893 елның 15 июлендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Әмәкәй волосте Теләнче (хәзер – Октябрь. – Ф.С.) авылында урта хәлле крестьян семьясында тудым. Минем әти һәм әни җәй көне кыр эшләре, кыш көне үзебезнең өйгә балалар җыйнап укыту белән шөгыльләнделәр. Ир балаларны мәдрәсәдә уку өчен әзерлиләр иде. Җиткән кызлар да белемгә омтыла, аларны укыту әни өстенә төшә иде. Әти – Теләнче авылының Нигъмәтулла хәзрәт улы, әни – Күбәк авылының Гариф мөәзин кызы. Мине 11 яшькә кадәр әти укытты. Унбер яшемдә чакта, 1904 елда, әти мине Күбәк авылыннан Низаметдин бине Хисаметдин әл Ахуныйның муллалар әзерләп чыгара торган дини мәдрәсәсенә укырга илтте. Биш елда мин бу мәдрәсә программасын укып тәмамладым. 1909-1910 уку елында мөдәррис Низаметдин хәзрәт миңа хәлфәлек хокукы бирде һәм шушы уку елында 25 шәкертне укытырга тапшырды.

Беренче кышны укытып, имтихан алып, шәкертләрне авылларына тараткач: «Яхшы укытучы, тырыш һәм белемле хәлфә», – дигән исемем тирә-юньгә таралды. Шул заман кешеләре һәм үзем укыткан шәкертләр, хәзерге көндә дә мәктәптә укыткан укучыларым мине шушы даным белән искә алалар. Бу фактның дөреслеген искәртү өчен, түбәндәгеләрне күрсәтеп үтәргә тиешмен: 1910-1911 һәм 1911-1912 елларда үзләре укып ята торган мәдрәсәдәге хәлфәләрен, мө­дәррисләрен ташлап, йөзәр чакрым җирләрдән дистәләрчә шәкертләр миннән укырга Күбәк мәдрәсәсенә җыйналды. Мәсәлән, Кама буендагы Дәвек, Ык буендагы Калморза, Бикбау (хәзерге Минзәлә районы авыллары. – Ф.С.) дигән авыллардан, Иске Әгъбәс (хәзерге Актаныш районы. – Ф.С.), Әлмәт, хәтта Әмәкәй авылы (хәзерге Мөслим районы. – Ф.С.) мәдрәсәләреннән укырга дип каршыма килеп бастылар. Урәзмәт, Иске Сәет, Исәнсеф, Бүләр (Мөслим районы. – Ф.С.), Түбән, Югары Яхшый (Актаныш районы. – Ф.С.) авылларыннан күпсанлы шәкертләрем килеп укыдылар.

Иске мәдрәсә тәртипләренә каршы күп көрәшергә туры килде. Мәчеткә йөрүне мәҗбүрилектән ихтыярлыкка калдырдым, шәкертләр өчен җылы кухня, җылы юыну урыннары – госелханәләр булдырдым. Дәресләрне ныклы расписание белән үткәрүне керттем, башлангыч белем алучыларның барысын да укырга һәм язарга өйрәтү, нумерация, арифметикадан дүрт гамәлне махсус рассписание нигезендә өйрәнүне башладым. Иҗат эшләренә ныклы игътибар бирдем. Әдәби кичәләр, инкыйлаби җырлар өйрәтү, бергәләп җырлау, махсус җыр һәм рәсем дәресләре кертүне юлга салдым.
Ул заман халыклары мине шушы гамәлләрем өчен бик яраттылар. Билгеле, иске тәртипләргә каршы чыгуым мөдәррис, карт хәлфәләргә һич тә ошамады. Берничә мәртәбә мине полиция кулына тотып тапшырмакчы булдылар. Ләкин халык мине яклап калды. Шул көннәрдән соң көчнең халык ягында икәнлегенә ышандым.

Шәкертләр торган саен миңа тартылалар иде.

1909-1910 уку елында 25 шәкерт укыттым;
1910-1911 елда 35 шәкерт укыттым;
1911-1912 елда 40 шәкерт укыттым;
1912-1913 елда 60 шәкерт укыттым;
1913-1914 елда 80 шәкерт укыттым.

Шушы елда мине мәдрәсә казые итеп сайладылар. Мине яклап 270 шәкерт тавыш бирде. Казый булган елны мәдрәсәдә ысулы җәдид тәртибе тәмам урнашып бетте дияргә була.

1914-1915 елгы уку елына аяк бас­кач, 15 февраль көнне мине Германия сугышына җибәрделәр. Казыйлыкны Корыч авылыннан (хәзерге Башкортстанның Бакалы районына керә. – Ф.С.) Нуретдин әфәндегә тапшырып киттем.

1915 елның май аенда безне Австрия фронтына китерделәр. 1915 елның 5 июнендә разведкага җибәрделәр. Төркемдә ике рус солдаты, ике татар егете бар иде. Ике австрия офицерын, бер немец офицерын, блиндажларыннан тотып алып, әсирлеккә алып чыктык. Шул ук көнне штык сугышында ике немецны кадап ташладым, өченчесен пленга алдым. Шушы батырлыгым өчен һәм хәрби заданиене яхшы итеп үтәгәнгә, 191 нче Ларгокагульский (Ларго-Кагульский полк. – Ф.С.) полкның командиры мине беренче дәрәҗә Георгий хачы медале белән бүләкләде. 1915 елның 8 июнендә, сул кул һәм сул аягым яралану сәбәпле, австриялеләр пленга алдылар. Ел ярым дәвалангач, эшкә ярарлык хәлгә килдем. 1916 елның октябрендә хәзерге Югославиядәге Бүснә-Һәрсәк һәм Хорватия җирләренә китерделәр. Сараево, Торавник, Загрев шәһәрләрендә такта яру заводларында эшләдем.

Әсирлектә чакта төрле милләт кешеләре белән таныштым һәм алардан күп төрдә хикәяләр ишетеп, дәфтәрләргә теркәп бардым. Шунысы кызганыч: 1917 елда Троуник шәһәреннән Сараево шәһәренә күчергән вакытта, сумкаларыбызга тентү ясап, немец полицияләре минем тарафтан җыйналган 500дән артык төрле халык әкиятләре язылган 50дән артык дәфтәрдән торган җыентыгымны конфисковать итеп алдылар. Үземне 15 көн аерым камерада арестта утырттылар. Шушы көннәрдә солдатлар хәрәкәтендә актив катнаша башладым.

1919 елның гыйнвар аенда үз илебезгә кайттым. Илдә совет власте урнашкан иде. Кайтуга, мине волость мәгариф шурасына сайлап куйдылар. Мәктәпләре булмаган авылларда мәктәпләр ачтырырга ярдәм иттем, үзебезнең авылда да мәктәп ачып, укыта башладым. Кирилл Назаров дигән бер алпавытның зур йортын, Минзәлә кантоны мәгариф шурасы киңәше белән, үзебезнең авылга мәктәп бинасы итеп күчереп салдырттым. 1919 елның май аенда бу мәктәпнең бинасын аклар, колчакчылар, әлеге алпавыт Назаровның малайлары кире сүтеп алып китте. Алар ак офицерлар иде. Мин бу вакытта аклардан качып йөрдем. 1919-1920 елгы уку елына үзебезнең Теләнче авылына тагын мәктәп ачып укыта башладым. 1920 елның 15 мартында авылга сәнәкчеләр килеп керде, мәктәпне туздырып ташладылар. Мин тагын качып котылдым. 1920 елның май аенда Кызыл Армия сафына киттем. Пермь (хәзерге Молотов. – Ф.С.) шәһәрендәге 48 нче запасной полкка килүгә, мине муссекция, ягъни мөселман секциясенә алып, кызыл­армеецларны укытырга куштылар. Полк командиры – Зутов, комиссары – Хәмзә Чанышев, политрук – Миннеяров, аның ярдәмчесе мин идем.

1920 елның октябрендә тиф белән авырып, Усулня, хәзерге Березники больницасында ятып чыктым. Терелгәч, үзебезнең Теләнче авылына кайтып, мәктәп ачып укыта башладым. Әмәкәйдәге волисполком рәисе Зарифуллин, волкомсекретаре Чернов­лар белән киңәшеп, 1928 елда Әмәкәй авылындагы элекке земство мәктәбе бинасын Теләнче авылына күчереп, мәктәп итеп салдырттым. Шулай итеп Теләнче авылында мәктәп ныклы нигезгә салынды, моңарчы ул төрле өйләрдә урнашкан иде.

Теләнче авылында 1919-1920 еллардан 1921 елның май аена кадәр (ике кыш) Галимов Харрас өендә балалар укытылды.

1921-1922 һәм 1922-1923 уку елларында, ягъни ике ел – Нәфыйков Мусахан өендә; 1923-1924 һәм 1924-1925 уку елларында – ике ел дәвамында Габдуллин Әһлиулла; 1925-1926 һәм 1926-1927 уку елларында, ике ел үземнең өемдә балалар укыттым. Шулай барысы сигез ел үтте. Аннан соң Баекка күчтем.

1927-1928 елгы уку елында КОНО (Кантон халык мәгарифе бүлеге. – Ф.С.) миңа, Баек авылында мәктәп ачып, укытуны башлау бурычын йөкләде. Мәктәп ачып, укытуны юлга салу ул вакытта җиңел түгел иде. КОНО авыл уртасыннанрак ике класс сыйдырышлы йорт табып, йорт хуҗасы белән арзанрак бәягә килешүне таләп итә иде. Өй хуҗалары белән уртак тел табу авыр иде. Алдан ук йортларында спектакль уйнатмау шарты куялар. Алар аны, бозып, «спикатил», диләр иде. Договорга шул шарт язылмаса, укыту өчен йортларын бирмиләр иде. Баек авылында Сәхип дигән кешенең өендә, 80 бала җыеп, ике сменада укыттым. Ләкин КОНО һич тә мине иреккә куймады. Бер ел Баекта мәктәп ачып, эшләр рәтләнгәч, мине Яңа Сәфәр авылына мәктәп ачып, укыту эшен оештырырга җибәрде. Шушы кечкенә авылда 60 бала җыеп, ике сменада укыттым.

Теләнче авылында 1928 елның җәендә авыл советы рәисе Рәхмәтулла Исмәгыйлев кулаклар тарафыннан үтерелде. 1929 елның көзендә КОНО мине, Яңа Сәфәр авылыннан мәҗбүри рәвештә укыту эшеннән алып, авыл советларына сайлаулар чорында Теләнче авылына кайтарды. Бер шарт куелды: «Син Теләнчегә Совет төсе, Совет тәртибе керт!» – диделәр. Бер тавыштан авыл советына депутат булып сайландым, авыл советы секретаре булып эшли башладым. Бер үк вакытта яңалиф (латин алфавиты нигезендә укырга, язарга өйрәтү. – Ф.С.) вазифасын да миңа йөкләделәр. Олыларны кичке мәктәптә укыттым. Колхозлашу эшендә ныклап торып катнаштым.

1932 елның июнендә Мөслимдә укытучылар курсында белем алдым. Курслар тәмам булгач, РОНО (Район халык мәгарифе бүлеге. – Ф.С.) мине Нарат-Асты авылына укыту эшенә җибәрде. Бу авылда ике ел укыттым, мәктәп мөдире дә булдым.

1934-1935 уку елында РОНО мине тагын Баек авылына мәктәп мөдире итеп билгеләде. Бу юлы Баекта өч уку елы дәвамында эшләдем. 1937 елда Баекта җидееллык мәктәп ачтым. 1937 елның октябрь аенда Теләнчегә «Комсомолларның урта мәктәбе»нә директор итеп билгеләп, туган авылыма кайтардылар. География һәм тарих укыттым. 1939 елда Теләнчедә җидееллык мәктәп ачылды. Мин башлангыч классларда укыта башладым. 1943 елның март башында Бөек Ватан сугышына киттем. Смоленск фронтында булдым, 1943 елның 6 сентябрендә гитлерчыларны Смоленскидан куып чыгаруда актив катнаштым. Авыр яраландым, 1944 елның март башында өйгә кайттым. 1947 елның июненә кадәр укыту эшендә булып, РОНОдан эштән җибәрүләрен сорап гариза яздым. Минем гаризам канәгатьләндерелде. 1942 елдан пенсиядә булып саналам.

1919 елда Теләнче авылыннан урта хәлле крестьян Габдулла кызы Шәмсекамалга өйләндем. Шул карчыгым белән бүгенге көнгә кадәр тормыш итәм. Изге Ватан сугышында өч улым, бер кызым катнашты. Олы улым Һади, унынчы классны тәмамлагач, 1940-1941 уку елында Күбәк урта мәктәбендә укыта башлаган иде. Хәрби хезмәткә китеп, НКВД гаскәрендә, чекист булып фашистларга каршы сугышка керде. 1942 елда батырларча һәлак булды. Сержант иде. Уртанчы улым танк йөртүче булып сугышты. Фронтта берничә мәртәбә яраланды. Өлкән сержант. Кече улым химия частенда булды.
Эш дәверемдә макталдым, һәрчак зурлап килделәр. 1936 елгы укытучылар конференциясендә рух төшенкелегенә бирелгәнем өчен тәнкыйть иттеләр. КОНО тарафыннан макталсам да, районга калгач, минем укыту эшемә бәһа бирүче булмады. Юк-бар сәбәпләр табып, бәйләнүләр булды, тик һәрвакыт минем сүзем дөрескә чыкты. Партия­ле булмадым, эшемә партия әйбәт бәһа бирде. Бу сүзләрне хәзерге көндә район газетасы редакторы Кадыйров Һади да раслый. Ул – чын коммунист.

Иҗат эшләре буенча 1939 һәм 1940 нчы елларда «Халык иҗаты» исемле җыентыкта минем үзем иҗат иткән «Кызыл партизаннар» бәете ике тапкыр басылып чыкты. Шунда ук мин җыйнап биргән җиде әкият тә басылды. 1942 елда минем тарафтан җыелган 75 әкият «Хуҗа Насретдин әкиятләре» китабында басылды. 1946 елда игълан ителгән конкурска «Авыл картиналары» исемле бер җыентык тәкъдим иттем. Басылырга чиратка куелган булса кирәк.

1948 ел, 20 сентябрь

Күренгәнчә, Зариф ага башыннан кичкәннәрнең шактый өлешен шушы кулъязмага теркәп куйган. Зариф Мөэминов туплаган күп кенә халык иҗаты әсәрләре Октябрь авылындагы янгында юкка чыккан дип уйланыла иде. Тагын шунысын да искәртергә кирәк: чит илдә әсирлеккә эләккән кешеләргә совет хакимияте чорында шикчел, кимсетүле караш яшәгән бит. Мондый шәхесләрне даими эзәрлекләүләр совет хакимияте урнашуның беренче елларыннан алып (шәхес культы котырынган 1937-1953 елларны аерым күрсәтү кирәк) 1968 нче елларга кадәр дәвам итүен искә алу да җитә. Шуңа күрә Зариф Мөэминовның бик язасы килеп тә, язылмый калган кадәресе ун-егерме мәртәбә артык күләмдә булгандыр дип фаразларга мөмкин. Әлеге фикерем ул туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренә дә кагылышлы. Шуңа күрәдерме, язганнарын кат-кат төзәтеп, әдәби кимәлгә китерүне соңгарак, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган. Бу аның җыентыкка язган сүз башында да ачык чагыла. Шулай ук фольклор материалларын җыйнауны кирәкмәгән эш дип күрсәтергә азапланучылар да булгандыр, шунлыктан Казанга, галимнәргә язган хатларында бер үк сорауны юллый – халык иҗаты әсәрләрен җыйнау белән шөгыльләнүе дөрес эшме, кирәклеме ул?..

Зариф Мөэминов – Мөслим төбәгендә әдәби мохитне тернәкләндереп җибәргән, бу эшнең башында торган тәүге карлыгачларның иң күренеклесе, хөрмәткә лаек, ихтирам белән телгә алынырга тиешле әдип, мәгърифәтче. Язмыш аны туктаусыз төрледән-төрле сынау алдына куеп торганлыктан, ул әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынып китә алмаган. Соң булса да, уң булсын, берәр бик миһербанлы шәхес, өммәттәшебез, булдыклы, иманлы якташыбыз ярдәме белән, Зариф Мөэминовның язганнары, иншаллаһ, укучылар кулына барып ирешер дигән өметтә калам. Кулъязмалар янмый, диләр. Бу сүзләрне Зариф аганың әлеге җыентыгы тулысынча раслый.

Истә калганы – Зариф бабай каратут йөзле, күбрәк башкалар сөйләгәнгә колак салып утыручы кеше буларак хәтердә калган. Шактый нык бәдәнле, озын гына буйлы, күзләрен нигәдер аскарак төбәп торучы абзый булып күңелдә саклана.

Дөнья кызык бит, ул чыннан да маҗарага тиң. Күпмедер вакыт үткәч, кайчандыр Зариф Мөэминов мөгаллимлек иткән Октябрь мәктәбендә укытырга, хәтта директор булып эшләргә дә насыйп булды. Мәктәптә әле Зариф бабайның шәкертләре укыталар, алар да бу хикмәт иясе мөгаллим хакында еш телгә алалар иде. Зариф Мөэминовның гомере буе язучылык белән шөгыльләнүе, язмаларын Казанга җибәреп тә, бер эш тә чыкмагач, арыш капчыгына салып, Уфага илтеп бирүе хакында искә алучылар бар иде. Мәктәптә төрле вазифалар башкарган Шәрифҗан Шакирҗанов, Рәиф Хисамов абыйлар Зариф бабай турында белеп, яратып, аерым горурлык белән телгә алалар иде. «Зариф абзыйның дөньяда белмәгәне юк иде, ул беркайчан да ялган язмады. Үзе күргәнне, үзе белгәнне шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли. Ул язганнарны басарга рөхсәт тә итмәгәннәрдер инде. Кайбер язганнары газеталарда басылып чыга иде. Казаннан, Уфадан зур-зур конверт белән хатлар килеп торды. Гаҗәп сабыр кеше иде, әмма кул кушырып та утыручы түгел, яше өлкәнәйгәч тә, Казан, Уфа якларыннан урап кайтты. Ул язган пьесаларны авыл үзешчәннәре белән cәхнәдә уйнап, район смотрларына бара идек. Күп телләр белә иде, бер сүзне әллә ничә телдә әйтеп күрсәтеп, һушларны ала торган иде. Әле укытырлык чуты бар иде, укытудан туктаттылар. Белеме җитми дигән сылтау белән. Өстеннән жалу язучылар булды бугай, имеш: «Муллалыкка укыган башы белән совет балаларының башын бутап ята...»

Шушы авылда гомер кичергән Әбүзәр Әхмәткәрәм улы Солтанов болай сөйләгән иде: «Ул җор телле иде. Һәрнәрсәгә фикерен ачык итеп җиткерә, без – укучы балалардан да шуны таләп итә. Төрле фәннәрдән укытты. Ничектер тактага гарәп графикасы белән сүз язып куйды. Кемдер әләкләгән, шуның өчен нык кына эләкте бугай Зариф абыйга. Без аны башка укытучыларга эндәшкән кебек «абый» дип кенә түгел, ничектер, олылап, «Зариф абый» дип йөрттек. Шаяртырга ярата иде, әмма чыгырдан чыксак, колактан шәп кенә тартып та куя иде. Кулын артка куеп, ашыкмый гына Калмыя елгасы аръягындагы болыннан йөргәнен күрештерә идем. Язган чакларында шулай фикер туплавы булгандыр инде. Ашыкмау, сүзен үлчәп сөйләү, зирәклек, сабырлык, шул ук вакытта җитешсезлекләрне тәнкыйть утында тотарга омтылу – Зариф абыйга хас сыйфатлар шушы булды. Ул күп язды, язган әсәрләре кая китеп беткәннәрдер, белгән юк. Үзе юкның – күзе юк. Теләсә кайда таралышып, исраф булганнардыр инде...»

Зариф бабайның улы Сәгыйть Мөэминов озак еллар колхозда бухгалтер-хисапчы хезмәтен башкарды. Гаҗәеп сабыр, тыйнак, олпат зат иде ул. Улы Нәкый абыйның кулыннан килмәгән эше юк иде. Бүген авылда Зариф Мөэминовның оныклары яши. Сораштырып караганым булды, әмма алар да язучы-фольклорчы бабайлары хакында мин башкалардан ишетеп белгәннән артыгын сөйли алмадылар. Күбесенең әти-әниләре, ягъни Зариф бабайның балалары иртәрәк вафат булганнар. Күрәсең, дөнья мәшәкатьләре белән йөреп, бабай хакында ныклап сөйләү, яшь буынның хәтерләренә сеңдерү кичегә килгән... Шулай да хәзер Украинада яшәүче оныгы Халидә Запорожец-Дәүләтгәрәева бабасы хакында кызыклы истәлекләр сак­лый. Халидәнең әтисе – Дәүләткир Дәүләтгәрәев – Октябрь авылыннан, ул Әхмәтзариф Әхмәтлатыйф улының кызы Әнисәгә өйләнгән. Башта Азнакайда, аннан Таҗикстанда, Дүшәмбе шәһәрендә яшәгәннәр. «Азнакайда чагында Зариф бабам безгә килсә, килеп кергәннән башлап киткәнчегә кадәр без – оныкларына әкият сөйли торган иде», – дип хатирәләре белән уртаклашты Халидә ханым.

Зариф бабай хакында, нигәдер, еш искә ала идем. Безнең төбәктә әдәби эшкә хирыс, маһир булып та, сакланып калган әкиятләреннән башка бер генә әсәре дә дөнья күрмәгән, бөтен язганнары, әдәби архивы янып, каядыр таралып, онытылуга дучар булган мөхтәрәм әдип-мөгаллимнең аянычлы иҗат язмышы хакында соңгы елларда бигрәк тә еш уйландым. Бу уй-хисләрнең тууына шактый еллар дәвамында Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр идарәсе каршында оешкан «Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәге»н җитәкләвем дә сәбәпче булгандыр. Әдипләребез язмаларының эзсез юкка чыгуына тап булган бар. Бу гыйбрәт тә, сабак та, төбәкнең рухи мирасын туплау, аны дөньяга чыгару, яшь буынга җиткерү эшен һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга тиешлегебезне искәртеп тора. Ярый әле киң күңелле фольклорчы галимнәребез бар, алар, Зариф Мөэминовны оныттырмас өчен, барысын да эшләгәннәр – үзләренә атап җибәргән әкиятләрне әдәби эшкәртеп, бастырып чыгарганнар, исемен «Татар энциклопедиясе сүзлеге»нә керткәннәр. Әмма күңел чите китек, калган язмаларның язмышы ничек?.. Шушы сорау озак еллар тынгылык бирмәде. Ходай бар бит ул! – моннан бер ел чамасы элек Мөслимдә яшәп иҗат итүче мәгърифәтче-әдип Мөҗәһит Әхмәтҗанов хәбәр салды (үзе дә Мөслим төбәгенең рухи мирасын барлау, өйрәнү, дөньяга чыгаруда биниһая көч куйган шәхес):

– Безнең якта Зариф Мөэминов дигән бабай булган. Аның хакында ишеткәнең бармы? – диде ул.

Башыма шаулап кан йөгерде. Әле бер атна чамасы элек кенә Зариф бабайның кызы, кияве, оныклары белән төшкән фотосы кулга килеп кергән иде. Хатынымның әнисе – Гөлчирә әбиемнең бертуган абыйсы Дәүләткир шушы Зариф бабайның кияве була инде. Ул заманында фотога төшерү белән мавыккан. Аклы-каралы фотоны аның истәлеге итеп саклаган Гөлчирә әбием. Вафатыннан соң фотолар хатыным Ләйсирә кулына тапшырылганнар. Әкиятче бабай турында бар белгәннәремне Мөҗәһит Заһид улына тезеп чыктым.

– Беләсең икән әле... Хәзер андый нәрсәләр белән кызыксынучылар юк бит ул. Миңа Мөслимдә яшәүче Әхсән ага Әмир улы Шәрипов күләмле кулъязма бирде. Гарәп графикасында. Шушы Зариф бабайның язмалары икән.

Әхсән ага – гомере буе районда җаваплы вазифалар башкарган олпат шәхес, Мөслимдә хөрмәтле кешеләребезнең берсе. Гаҗәеп төгәл, пөхтә, чиста һәм киң күңелле кеше, кулына язмалар килеп керүгә, санап үткән сыйфатлар ягыннан үзеннән һич калышмаган Мөҗәһит Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иткән. Язмалар гарәп графикасында булганлыктан, папкада ни-нәрсә булуын белү өчен, беренче чиратта, аларны бүгенге без белгән графикага күчереп язу кирәк булган. Мөҗәһит Заһид улы, бәхеткә, гарәп графикасында укый-яза белүче, үзе гарәп язуын өйрәнү буенча методик кулланмалар төзегән мөгаллим, дүрт йөз битле кулъязманы иренмичә кириллицага күчереп чыккан, инде әдәби яктан эшкәртүне миңа тапшыруны хуп күрә. Якташ бит, җитмәсә, икебез дә төбәкнең рухи мирасын барлау белән җитди шөгыльләнәбез. Язмаларны әдәби эшкәртүне аңлап бетермәгән кешеләргә аңлату кыен булыр инде, әмма кабат әйтмичә булдыра алмыйм – шундый да чуар, буталчык итеп язылган иде алар, һәр җөмләне «кеше» рәтенә кертеп, әсәр «тудырганчы», искәрмә-аңлатмалар төзегәнче, ул юллаган әкият, бәетләрне барлаганчы, кампитрда җыйганчы, елдан артык вакыт үтте. Кулъязма белән шактый күп эшләргә кирәк булачагы хакында Зариф бабай язмаларның башында ук ныклап искәрткән, аңлатмалар да биргән бит инде. Мин аны әкиятче бабайның васыяте итеп кабул иттем, алдан күргән Зариф бабай кемнәрдер, кайчандыр язганнарын алып укырлар, кирәгенчә эшкәртеп-төзәтеп, бастырып чыгарылар дип ышанган. Ышану – иман! Ышанусыз, димәк, имансыз яшәүнең мәгънәсе дә юк! Зариф Мөэминов – безгә иманлы гомер – мәгънәле, өметле тормыш үрнәге калдырып киткән әдип. Купаеп та, зарланып та әйтмим: мондый эштә ордым-бәрдем кыланып булмый, иҗат мирасына сак карарга кирәк, ул зур җаваплылык таләп итә, ахыр чиктә, эшләнгән кадәресенең мәгънәле булуы да кирәк бит. Беркайчан да «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче», дип эшкә тотынмадым. Четерекле, хикмәтле эшкә капканымны шундук аңладым, билгеле. Әмма чигенергә урын юк иде – моны мин эшләмәсәм, кем башкарып чыгар? Язмаларның кайбер өлешләрен, автор алдан ук кисәткәнчә, төшереп калдырырга туры килде, алар укучы өчен дә, авторның иҗат язмышы өчен дә әһәмиятле түгел дип саныйм (билгеле, алар да архивта сакланачак). Бүгенге укучыга таныш булмаган сүзләрне әдәби телгә тәрҗемә итеп, шулай ук авторның йөргән-күргәннәрен, белгәннәрен күз алдына ачык китерү ниятеннән, тарихка мөрәҗәгать итеп, күп кенә искәрмәләр, аңлатмалар бирергә кирәк дип тә таптым. Алар текст­та квадрат җәяләр эчендә язылган. Барлык искәрмәләр, аңлатмалар кулъязманы әдәби эшкәртүче-мөхәррир тарафыннан бирелүен кабат әйтеп, кызыксынган кешеләргә аларның файдасы булмый калмас дип уйлыйм.

Чыганаклардан карап фикер йөрт­сәк, Зариф Мөэминов институтка илледән артык әкият, бәет юллаган. «Әхмәтзариф Мөэминов халык авыз иҗаты әсәрләре белән ни өчен кызыксынган?» – дигән сорау да туарга мөмкин. Монда, уйлавымча, төп өч сәбәп бар. Беренчедән, ул – шактый еллар мәдрәсәдә белем алган, хәлфәлеккә имтихан биреп, шаһадәтнамә, ягъни дипломга ия булган укымышлы, зыялы шәхес. Мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең бер кызыклы шөгыле булган – хәзер фәндә «Шәкерт дәфтәре» дип аталган, үзләре өченгә кулъязма тупланмалар төзегәннәр. Бу хакта зур галимнәребез Мөхәммәт Мәһдиев, Миркасыйм Госманов әтрафлы итеп яздылар инде. Миңа да шундый берничә дәфтәр белән танышырга насыйп булды. Анда ни генә юк! Һәр дәфтәрдә халык авыз иҗаты әсәрләре – кыска әкият, хикәят, мәзәк, табышмак, мәкаль-әйтемнәрне очратырга була, шәкертләрнең шуклык­лары, тел чарлаулары да җитәрлек. Икенчедән, Зариф Мөэминов 1915 елның җәендә Германия, Австрия-Венгрия империясе белән Русия арасында сугышта әсирлеккә эләгә. Татар, башкорт, чуваш милләтеннән булган тоткыннар янына венгр галимнәре килеп, алардан күп кенә әкиятләр, башка авыз иҗаты әсәрләре җыйган. Венгрлар Идел-Урал буенда яшәгән төрки һәм угыр (һунгар) халыкларын үзләренең нәсел очыннан дип саныйлар, барлык язганнарын, күз дә йоммыйча, һунгар халкының авыз иҗаты әсәрләре итеп күрсәтеп, бастырып чыгаралар. Бу хакта да матбугатта язылды – киң җәелеп тормыйм. Зариф Мөэминов шушы венгр галимнәренә әкиятләр әйтеп яздыргандыр, укымышлы кеше буларак, аларга булышып йөргәндер, дияргә фараз бар. Өченчедән, утызынчы елларда халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю активлаша. Бу эшкә билгеле татар язучылары (Хәмит Ярми, Афзал Шамов, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Абдулла Әхмәт, Шәйхи Маннур, Эдуард Касыймов һ.б.) белән беррәттән, кулына каләм тоткан хәлдә, ул да катнашып китә. Күргәнебезчә, әлеге өлкәдә Зариф Мөэминов иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе булган. Язмаларның, автор күрсәткәнчә, 1914-1962 еллар дәвамында язылуын әйтү дә урынлы. Тагын шуны искәртәсе килә: Зариф Мөэминов үзенең язмаларында бер үк атаманы төрлечә яза. Әйтик, Русия-Рәсәй, рус-урыс, буснә-бучнә һ.б. Автор язганча калдыруны кирәк дип таптым. Автор, фикерле каләмкяр буларак, тәнкыйди зәвыкка ия булган. Язмаларны укыганда, үз чорындагы гамәл-вакыйгаларга нисбәтле, кайчак йомшак, кайчак көчле тәнкыйтькә дә тап булабыз. Мондый фикерләр белән танышу да кызыклы. Мөһиме шул: автор совет, партия органнары җитешсезлекләрен туп-туры бәреп әйтә алырлык кыю зат булган. Ул чор өчен бу гади кыюлык кына да түгел... Шулай ук Зариф Мөэминовның шигырьләр язуы да билгеле. Әмма безнең кулга бары бер шигырь килеп керде... Эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк.

Зариф Мөэминов ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар әдәбияты үсеше йогынтысында иҗат итә башлый. Язганнарыннан чыгып фикер йөртсәк, бигрәк тә Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай иҗатына гашыйк булуы нык сизелә. Теманы тотып алу осталыгы, тема кысаларында шактый иркен хәрәкәт итүе, характерларны тасвирлау, алардагы сыйфатларны калку итеп сурәтләү маһирлыгы ачык тоемлана. Ул иҗатында геройларны төрле сынауларга куя, маҗаралы хәлләргә юлыктыра, әмма мантыйкка хилафлык китерми (Кайбер арттырып җибәрүләрне дә әдәби алым дип кенә кабул итәсең. Әйтик, әсир төшкәндә, дошман офицеры белән тәкәбберрәк сөйләшү күренеше, Босниядә чакта ике йөз метрлы чыршыларны кисеп аударуларын бәян итүе), персонажларның эш-гамәлләре укучыда теләктәшлек таба, ышандыра. Үз башыннан күп нәрсәләр кичергән каләм иясе кырыс реалистик буяулар белән эш итә. Шул ук вакытта җәдитчелек идеяләре белән яхшы таныш булуы күренә, татар халкын дөнья бөтенлегенең бер өлеше итеп карый, бу халык вәкилләренең гомер кичергән иле, гореф-гадәтләре, йолалары, бай тарихы, башкалардан калышмаслык үз теле барлыгын истән чыгармый. Зариф Мөэминовның әсәрләре белән танышкач, шундый нәтиҗәгә килдем: аның «Солдат йөрәге», «Язмыш бизмәне», «Мәрьям», «Сәнәкчеләр» кебек әсәрләре рус әдәбиятында булса, сценарийлар язылып, С.Бондарчук, Г.Чухрай кебек атаклы режиссёрлар тарафыннан үз дәверен кичеп чыккан көчле рухлы кеше язмышы турында кино-эпопеялар төшерелер иде; «Кызыл обоз» кебек тирән сатирага корылган әсәрләр авторы М.Зощенко, И.Ильф, И.Петровлар белән беррәттән телгә алыныр иде. Зариф Мөэминов Н.В.Гоголь әсәрләрен яратып укыган. Үзенең иҗатында ул коточкыч кыенлыкларга юлыгып та, кешелеген саклап кала алган, җан-фәрман яшәргә тырышкан «кечкенә кеше» образын тудыруда уңышларга ирешә, бюрократ-түрәләрнең кыланмышларын зәһәр камчылый. Зариф Мөэминов – бер яктан, татар җәдитчелеге, икенче яктан, Н.В.Гоголь, М.Е.Салтыков-Щедриннардан килгән сатира белән сугарылган реализм, натураль чынбарлык мәктәбе тарафдары. З.Мөэминов, социаль-психологик юнәлештә иҗат итеп, шактый кызыклы образлар тудыра алган. Шулай ук ХХ йөз башы татар әдәбиятында ныклы үсеш алган романтик-лирик сурәтләү алымнарын да яхшы үзләштергән. Аның прозасында Мәхмүт Галәү әсәрләрендә күзәтелгән кырыс тормыш чынбарлыгы, физик барлыгыңны гына түгел, иманыңны да саклап калу юлында күргән газап-кичерешләр, эпиклык; Гали Рәхимдәге рус мохитенә мөрәҗәгать, шартлылык, хиссилек, тәнкыйди рух; Садри Җәләлдәге психологизм, романтик-лиризм да чагылыш тапкан; Шакир Мөхәммәдов иҗатындагы калку күренгән сатирик хикәяләү алымына да еш мөрәҗәгать иткән. Ягъни Зариф Мөэминовның әсәр тудырудагы иҗади арсеналы бай һәм кызыклы булган. Совет хакимияте урнашкач, сатирик сурәтлелектә кабатланмас образлар тудырган Фатих Әмирхан («Шәфигулла агай» хикәясе), Гомәр Толымбай («Фамилия ясаучылар» хикәясе) традицияләрен дәвам итеп, Зариф Мөэминов «Кызыл обоз» хикәясен яза. Андагы үткенлек, реалистик буяулар белән «советча фидакарь хезмәт үрнәге, рәхәт тормыш итү» мифын җимереп ташлый. Әдәби куәсе ягыннан ул замандашлары Мөхәммәт Гали, Халикъ Садри кебек өлкән солдат-әдипләрдән калышмаган.

2013 елның 15 июлендә мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның тууына 120 ел тулды. Бу дата уңаеннан районыбызда яшәүче язучылар, җитәкчеләр, Октябрь төп мәктәбе коллективы, авыл халкы зиратта Зариф бабай рухына дога кылдылар, истәлекләр белән уртаклаштылар. Оныгы Илфак Мөэминов бабасының каберен тәртипкә китергән, яңа чардуган куйган. Ул көнне аңа да, бабасының истәлеген мәңгеләштерү юлындагы игелекле хезмәте өчен зур рәхмәтләр ирештерделәр. Икенче оныгы Марат Закиров Зариф Мөэминовның шигырен яттан сөйләде. Һәр елның 15 июле истәлекле көнгә әверелсен иде. Ул үзе төзегән, озак еллар мөгаллимлек иткән (бер кулъязмасында ул 35 ел укытучылык итүе хакында әйтә) Октябрь мәктәбенә аның исеме бирелсә, әйбәт булыр иде.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Киләсе саннарда сезнең игътибарга З.Мөэминовның «Мәрьям» повестен тәкъдим итәчәкбез. – Ред.



Зариф Мөэминов 1893-1966 Рәссам Фаил Ислам репродукциясе

1

2

Кулъязмалар
 


Факил САФИН
Безнең мирас
№ 1 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»