• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
20.02.2009 Мәдәният

ЭХ, ЕГЕТЛӘР, ЕГЕТЛӘР!.. (Рудольф Нуриевның тууына 70 ел)

«18 декабрь, 2008 ел. Балет остасы Рудольф Нуриевның тууына 70 ел». Бу юлларны «Мәдәни җомга» газетасыннан күчереп яздым. 1938 елда туганын белә идем, аен-көнен белми идем. Быелгы татарча календарьдан карыйм – Нуриев турында бер сүз юк. Болай диюем календарь төзүчеләрне гаепләвем түгел. «Мәдәни җомга»да да бит балет остасы гына диелгән. Балет осталары бик күп. Хәтта татарда гына да алар ничаклы. Ә Нуриев турында язганда минем «Дөньяның мәшһүр биючесе, татар баласы, милли горурлыгыбыз Рудольф Нуриев» дигән юлларны укыйсым килә.

Чөнки ул чыннан да бөек биюче, аның «Летающий татарин» дигән даны Европага гына түгел, Америкада да таралган. Язасым килмәсә дә, «таралган»га «иде» сүзен өстәргә мәҗбүрмен. Әйе, иде. Көннәр, айлар, еллар үткән саен бу бөек затның исеме төссезләнә бара, хәтердән җуела. Сәбәбе бик гади һәм аяныч. Европага «Летающий татарин»нар аның данын оста файдаланып үз мәнфәгатьләрен кайгыртканда гына кирәк. Ул киткәч – аның кирәге калмый. Малын, данын бүлештеләр дә, вәссәләм. Үзләренеке барында нигә әле вәхши дигән ярлык ябыштырылып куелган татарны хәтердә сакларга? Рәсәй өчен ул кирәкми дә кирәкми инде. Исән чагында ул эзәрлекләнгән, юкка чыгарылырга хөкем ителгән талантлы татар баласын тизрәк оныттыру – аның гадәти сәясәте. Татар хәтердә сакларга тырышып карый, Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивальләрен үткәргән була. Анысын да татар үзе түгел, яһүдләр оештырып бирә. Татар үз баласын танырга теләми дип әйтер идем, әйтә алмыйм. Чөнки татарның гаебе юк. Нуриев ничаклы бөек булса да татар аңына татар баласы булып сеңмәгән. Бу татарның бөек шәхесләре фаҗигасе. Туганнарыннан аерылып читләргә сыенган кеше гомеренең күпмедер өлешен рәхәтлектә үткәрсә дә, алар да йә туганнарын эзләп табып аларга елыша, яки кабере дә билгесез килеш югала, туганнары хәтерендә сакланмый.

 

Мин Рудольф Нуриевның гомер сукмакларыннан үтеп аның тормышын анализларга җыенмыйм. Ул күп татар гаиләләренең ялгышын кабатлаган гаиләдә үскәндер. Милли тәрбия мәктәбен үтмәгәндер. Анысы өчен ул түгел, аны үстергән ата-ана җаваплыдыр. Әмма даһилыкка ирешкәч, бөеклеккә күтәрелергә сәләтле, аңы булган кеше үзенең кем булуы турында уйланырга тиеш иде. Акыллы кеше гомер озынлыгын җасәденең фани дөньядан китүе белән генә үлчәргә тиеш түгелдер. Уйланган кеше үзе үлгәч тә кемнәрнеңдер хәтерендә саклануын өмет итәдер. Рудольф Нуриев кебекләр гадәти зат кына түгел, ул – милли хәзинә. Аны аңларга тиеш иде егетебез. Рухының таяну ноктасы кайда икәнлеген эзләргә тиеш иде. Ә аның өчен таяну ноктасы – бары тик татар күңеле, татар аңы. Үлгәч беркемгә дә кирәкмәгәннәр Нуриевлар, безгә генә кирәк. Тукаебыз да беркемгә дә кирәкми. Алар бездә никадәр аз булса, безне сөеп бетермәгәннәргә шуның кадәр яхшы. Чөнки үзләренеке күбрәк була. Моның өчен башкаларны гаепләргә ярамыйдыр да. Һәркемгә үзенеке якын, аны күтәрсә – үзе дә бөек булып күренә!

 

Рудольф Нуриев турында сүз чыкканда без «Нигә инде шулай эшләмәгән?» дигән сорауны еш бирәбез. Нигә инде шундый зур байлыгы була торып ул Казанда иң затлы бина салдырып балет үзәге ачмаган? Аны Нуриев исемендәге балет үзәге дип атап бөтен дөнья алдында мактаныр идек. Никадәр гамьсез булсак та, аның белән горурланырга акылыбыз җитәр иде. Ул үзәктә беренче чиратта татарның сәләтле балаларын үстерергә дип васыятен дә әйтеп калдырса, рәхмәтле булыр идек. Үзебезне хурларга яратсак та, изге эшнең кадерен беләбез ләбаса. Татарга хезмәт иткән шәхесләребезне онытмыйбыз. Ә күпме безнең Рудольф кебек догага туймаган егетләребез. Аның кебек талантлы биючебез Ирек Мөхәммәтов кайда йөри? Начар түгелдер аның тормышы. Ләкин кемнең кадерлесе ул? Кем хәтерендә сакланыр? Бәлки аның Татарстанга үпкәсе дә бардыр. Без еш кына бүтәннәрнең бөекләрен сакласак та үзебезнекеләрне бәяләп бетермибездер. Хәзерге тормышыннан канәгать талантларыбыз бабаларының кем икәнлеген оныткач, үз балаларын кем итеп тәрбияли инде. Милләтнең үткәне һәм киләчәге турында уйланырлык акыл яши-яши килергә тиеш ләбаса. Кемнәргәдер үч итеп, хәтерең калып, бөтенесеннән дә өстен һәм синең алда бер гаебе булмаган халыкны истән чыгарып ташлау килешми һәм гафу да ителмидер. Татар бит ул хәтле үк мәгънәсез халык түгел. Хәтта әтисе яки әнисе татар булганнарны үз итә. Кайберләре: «Мин татар түгел», – дип чит телдә кычкырып торса да, үзебезнеке ди. Татардан биздерелгән берәрсе татарча җыр җырласа, сөенеп туя алмый. Атаклы галим Роальд Сәгъдиев белә микән, аның белән мактанмаган татар юк. Ә ул үзен кайчандыр космополит дип атады. Янәмәсе, татарга катнашы юк. Әллә нинди ачышлар ясарга башы җиткән галимнең, мин татар баласы, дип горурланырлык акылы бардыр бит. Юк, татар дип кәпрәергә кирәкми, истә тотырга һәм башкаларның да исенә төшереп торырга кирәктер. Әнә бит кайчандыр атаклы гимнастка Галимә Шөгерова турында сокланып сөйли торган сүз йөри. Имештер, аңа дөнья чемпионы таныклыгын тапшырганда таныклыкка Галина Шугурова дип язылган була. Галимә әйтә: «Мин Галина түгел, Галимә, я – татарка», – ди. Дөрестерме бу, юктырмы, әмма без моны сокланып сөйлибез. Марат Сафин дигән егетебез, Динара Сафина исемле кызыбыз бар. Алар белә микән безнең аларның уңышына шатланганыбызны? Теннис уенында алар яулап алган һәрбер очко өчен куанабыз, кул чабабыз. Миллионлаган татарның күңеле булсын әле үзебезнең татар икәнлегебезне кычкырып әйтергә кирәктер дип уйлыйлар микән. Дөресен әйтик, аларның исемнәрен телгә алганда бүтәннәрнең бик исе китми бит. Бездән башкалар вакыт үткәч аларны да онытачаклар. Маратның йөргән кызлары турында язгалыйлар. Берәр татар кызының исеме очрамасмы дип укыйм, юк очрамый. Шуннан, «Марат энекәш, син гашыйк булырлык татар кызлары юк мәллә дөньяда? Синең кадереңне белеп, кадерләп торырлык кызларыбыз күп ләбаса. Нигә шуларга күз салмыйсың? Чын бәхетең картлык көнеңдә дә шул булачак», дип әйтәсем килә. «Син кемгәдер өйләнерсең, бәлки ул хатын сине яратыр да, ләкин нәселең корыячак бит, энекәш. Синең балаларың Сафиннар токымына нокта куючылар булачак», дип ачынып кычкырасы килә. Әлбәттә, минем берәүне дә гаепләргә хакым юк, һәркем үз тормышын үзе кора. Әмма һәр кешедә халкы алдында җаваплык хисе булырга тиештер. Эт тә нәселсез була алмый. Ничек шуны аңламаска мөмкин. Аңлагыз, егеткәйләрем, сез бездән башка беркемгә дә кадерле түгел. Бүген сезне мактыйлар, ләкин сөенмичә мактыйлар, ә менә сез бераз ялгышып карагыз әле, сезне таптап изәчәкләр. Бүген сезнең исемне әйткәндә татар димәсәләр дә, ул чакта татар сүзен туктаусыз чәйнәячәкләр. Сезнең ялгышыгыз өчен без генә өзгәләнәчәкбез, яшьлегендә татарлыгын онытып, картайгач хәтерсезлегенә үкенгән татарларны беләм мин. Чөнки картаеп муртайгач аларның бүтәннәргә, хәтта уллары-кызларына да кирәкләре калмый. Безгә елышалар. Тукай кебек шагыйрьләр бар дөньяда. Ләкин безнең өчен ул барысыннан да бөек. Болай диюдән хилафлык эзләргә кирәкми. Һәр ата-анага үз баласы кадерлерәк. Тукай безгә әйбәт шигырьләр язучы булып кына түгел, татар бәгырен аңлаучы, халкына тугрылыклы булганы өчен кадерлерәк.

 

Җырлап торам торган җирем тар булса да,

 

Курыкмыйм, сөйгән халкым бу – татар булса да, – ди даһиыбыз. Ә бит ул татарлыкта чикләнеп калган милләтче түгел. «Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам» ди, Байрон, Шиллерларның иҗатына мөкиббән. Аларны ул татар баласы булып хөрмәт итә, мескенләнмичә мактый.

 

Эх, егетләр, сезне татар җанлы итеп күрәсе килә бит. Әгәр дә әти-әниләрегез ниндидер сәбәпләр аркасында сезне татар итеп тәрбияли алмаганнар икән, үзегез балигъ булгач, дан казангач, үз сүзегезне кычкырып әйтерлек дәрәҗәгә ирешкәч алар ялгышын төзәтсәгез иде, аларның ялгышын кабатламасагыз иде. Акыллы һәм булган егетләр бит сез.

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 2 | февраль 2009
Сәхнә печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (13345) / 23.02.2009 01:16:10

Минем библиотекамда Р. Нуриев турында берничэ китаплар бар. Шулар арасында фундаменталь хезмэт Diana Solway. Nuriev: His Life.Weidenfeld&Nicolson, 1998. 625 биттэ. Бар шулай ук куп картиналар хем фотолар белэн жихазланган башка китаплар да. Берсен Узек Татар библиотекасына да булек иткэн идем. Барысында да Нуриев узе турында дуслары арасында хервакыт "Мин татар" дип мактанырга яраткан. Татарлыгы белэн бу гений горурланган. Эммэ инде шарлатып чыгып халык арасында шулай кычкырмаган.Бу да чын татарлык билгесе. Дорес яза Туфан эффенди, Р. Сагдиев узен татар дип хисапламый. Ул узен "мин интернационал" дип атый. Тик шунысын Туфан эффенди дорес язмый: Р. Сагдиевнын, галим буларак, бернинди дэ ачышлары юк. Академик дигэн дэрэжэ Русияда автоматик рэвештэ зур галим дигэн эквивалентка эйлэндерелгэн. Бу гупче ялган нэрсэ. Купчелеге шушы академикларнын чеп чиста бюрократлар, турэлэр, яшь чагында аз-маз эш башлап, соныннан инде, гади эйткендэ, гади паразитларга эверелгэннэр. Шуна курэ Р. Нуриев белэн Р. Сагдиевны бер рэткэ хич тэ кертеп булмый. Бар татарнын генийлары. Мэсъэлэн, Рэшит Сюняев, фэн бриллиантларыннан. Тик Р. Сагдиев андыйлардан бер мен км ераклыкта.

№3 (13337) / 22.02.2009 21:43:57

Урыс булып дэрэжэгэ ирешкэн, урыс булып улгэн хэм кумелгэн татарнын татарлыгы купме икэн сон анын. Эллэ без узебез ук башкаларга да "Урыс булып яшэгез дэ бу тормышта (э алай яшэу купкэ жинел), ирешегез унышларга, аннары без сезне татар дип зурларбыз"- дип эйтэбезме. Татар баласынын татарча белергэ телэмэве шушы момкинчелектэн тугелме сон.Чуваш, мари балалары белэ бит уз теллэрен, э безнен кебек йолкынганары юк тел дип. Э???

№2 (13281) / 21.02.2009 08:17:03

Гафу, җәмәгать, кабаланып кеше көлдереп куйганмын. Хаталарымны төзәтебрәк бастырам. vkontakteның шул яхшы ягы бар - анда хаталы язмаларыңны үзөң төзәтә, йә булмаса алып ташлый аласың. Биредә бу мөмкинлек юк бит.

Мансур.

Бик үк темага туры килмәсә дә vkontakte.ru челтәрендә таратылган язмамны укучыларга җиткерим әле. Монда игътибардан читтә калмас дип өметләнәм.

Туган телебез турында - урысча.

Ниһаять, Оренбургның "Яшьлек-молодость" оешмасына берләшкән яшьләребез белән очрашып, күзгә-күз аралашу бәхетенә ирештем! Бу мөмкинлекне Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә бүләк итте.
Чыннан да мондый оешманы шәһәребездә барлыкка китерү турында өлкәннәребез дә, яшьләребез дә ничә еллар хыяллана идек бит инде.
Баксаң, эшнең иң авыры лидер табуда булган икән. Күзләр генә тимәсен, Равилыбыз (Абдрашитов)- бик зур табышыбыздыр, мөгаен. Карап-карап торам да - күпме тырышлык, энергия, ихласлык бу егеттә. Яшьләребез дә умарта анасына ияргән кебек янында гына бөтерелеп йөриләр.
Кичә турында сүз башлый идем бит әле. Халыкара Туган тел көненә багышланган иде ул. Бу датаны күпләребез белми дә. Ә ул 2000 елдан ук үткәрелә башланган икән бит. Истәлекле датаның (21 февраль) билгеләп үтелү сәбәбе куанычлы вакыйга белән бәйле түгел. Милли хокукларын яклап корбан киткән студентлар истәлегенә багышланган көн икән ул.
Милләтне туплаган, бердәм көч иткән төп берләштерүче - нәкъ менә кешенең ана теле - Туган теле дә бит инде.
Ни кызганыч, кичә күбрәк урыс телендә барды. Тукай турында сөйләшү дә, башка чыгышлар да күбесе Россиябезнең бердәнбер дәүләт теле булган урыс телендә булды. Сәнгатькәрләребез Рушания Мөшәрәпова, Ринат Яньшев залдагыларны милли җырларыбыз белән куандырды. Татарыбыз җырын туган телендә саклый бит әле!
Китапханә хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кунакчыл Һәм хөрмәтчел иделәр. Никадәр фантазия белән әзерләнгәннәр алар! Тукай турында сүз музыка, экрандагы кадрлар белән үрелеп барды. Китапханәбезнең йөз еллык данлы тарихы белән таныштырганда телевизион тапшыру материаллары, махсус эшләнгән презентацион фильм күрсәтелде. Күпне күреп өлгергән яшьләребез дә бу кадәресен көтмәгән иде бугай - тын да алмый карадылар. Исләрең китмәслек түгел шул: авыр ачлык елларында, сугыш чорында шәһәребездә бары тик ике китапханә генә даими эшләп тора бит. Боларның берсе хәзерге көндәге Өлкә китапханәсе булса, икенчесе - безнең бәяләп бетерә алмаслык хәзинәбез, Ямашев исемендәге китапханәбез!
Кичәнең икенче өлешендәге "Чәк-чәк" фирмасы күчтәнәче - милли ризыгыбыз белән тәмләп чәй эчү, милли музыка астында биюләр, шаян уеннар - танышу,аралашуның табигый дәвамы булды.
Язмама югарыдагы исемне куйдым да, уйга калдым әле...
Әйе проблемаларыбыз юк түгел. Телгә кагылганда, алар күптән бер татарныкы гына түгел бит инде.
Әмма, теләк кенә булсын! Туган тел - буй җитмәслек нәрсә түгел. Үрел генә. Нарасыена иелгән ана кебек бит ул. Ярдәмгә килергә әзер генә тора. Иншалла, ана телле дә булырлар әле мондый акыллы һәм зирәк яшьләребез!

19.02.2009. Оренбург

№1 (13265) / 20.02.2009 09:27:01

Бик үк темага туры килмәсә дә vkontakte.ru челтәрендә таратылган язмамны укучыларга җиткерим әле. Монда игътибардан читтщ калмас дип өметләнәм.

Туган телебез турында - урысча.

Ниһаять Оренбургның "Яшьлек-молодость" оешмасына берләшкшн яшьләребез белән очрашып, күзгә-күз аралашу бәхетенә ирештем!
Чыннан да мондый оешманы шәһәребездә барлыкка китерү турында өлкәннәребез дә, яшьләребез дә ничә еллар хыяллана идек бит инде.
Баксаң, эшнең иң авыры лидер табуда булган икән. Күзләр генә тимәсен, Равилыбыз (Абдрашитов) - бик зур табышыбыздыр, мөгаен. Карап-карап торам да, күпме тырышлык, энергия, ихласлык бу егеттә. Яшьләребез дә умарта анасына ияргән кебек янында гына уратып торалар.
Кичә турында башлаган идем бит әле. Халыкара Туган тел көненә багышланган иде ул. Бу датаны күпләребез белми дә. Ә ул 2000 елдан ук үткәрелә башланган икән бит. Истәлекле датаның (21 февраль) билгеләп үтелү сәбәбе куанычы вакыйга белән бәйле түгел. Милли хокукларын яклап корбан киткән студентлар истәлегенә багышланган көн икән ул.
Милләтне туплаган, бердәм көч иткән төп берләштерүче - нәкъ менә кешенең ана теле - Туган теле бит инде ул.
Ни кызганыч, кичә күбрәк урыс телендә барды. Тукай турында сөйләшү дә, башка чыгышлар да күбесе Россиябезнең бердәнбер дәүләт теле булган урыс телендә булды. Сәнгатькәрләребез Рушания Мөшәрәпова, Ринат Янышев залдагыларны милли җырларыбыз белән куандырды. Татарыбыз җырын туган телендә саклый бит әле!
Китапханә хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кунакчыл Һәм хөрмәтчел иделәр. Никадәр фантазия белән әзерләнгәннәр алар. Тукай турында сүз музыка, экрандагы кадрлар белән үрелеп барды. Китапханәбезнең йөз еллык данлы тарихы белән таныштырганда телевизион тапшыру материаллары, махсус эшләнгән презентацион фильм күрсәтелде. Күпне күреп өлгергән яшьләребез дә монысын ук көтмәгән иде бугай - тын да алмый карадылар. Исләрең китмәслек түгел шул: авыр ачлык елларында, сугыш чорында шәһәребездә бары тик ике китапханә генә даими эшләп тора бит. Боларның берсе хәзерге көндә Өлкә китапханәсе булса, икенчесе - безнең бәяләп бетерә алмаслык хәзинәбез, Ямашев исемендәге китапханәбез!
Кичәнең икенче өлешендәге "Чәк-чәк" фирмасы күчтәнәче - милли ризыгыбыз белән тәмләп чәй эчү, милли музыка астында биюләр, шаян уеннар - танышу,аралашуның табигый дәвамы булды.
Язмама югарыдагы исемне куйдым да, уйга калдым әле...
Әйе проблемаларыбыз юк түгел. Телгә кагылганда, алар күптән бер татарныкы гына түгел бит инде.
Тик, теләк кенә булсын. Туган тел - буй җитмәслек нәрсә түгел. Үрел генә. Нарасыена иелгән ана кебек бит ул. Ярдәмгә килергә әзер генә тора. Иншалла, ана телле дә булырлар әле мондый акыллы һәм зирәк яшьләребез!
19.10.2009. Оренбург

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar