поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.02.2014 Милләт

Еракта - SUOMIда кунакта

Кадерле укучыларыбыз, исегезгә төшерәбез: узган елның 7сеннән алып 10 ноябрьгә кадәр Спас районы башлыгы ярдәмчесе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җитәкчелегендә Т.Новгород өлкәсе татарларының 15 кешелек делегациясе Финляндиядә яшәүче якташ-милләттәшләребездә кунакта булып кайтты. Бу турыда, әлбәттә, язып чыккан идек инде. Хәзер шушы тарихи вакыйга эзеннән барып, әлеге теманы дәвам иттерәбез.

Беренче көнне Хельсинки һәм андагы татар җәмгыяте тормышы белән танышканнан соң (сайтта 12 декабрьдә бастырылган иде), икенче көнне, 8 ноябрьдә, безне Тампере мәхәлләсе кабул итте, аның 70 еллыгына багышланган зур тантаналы чарада кунак булдык.

Россия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808-1809) Финляндия безнең империалистик дәүләткә кушыла һәм Россия армиясе гарнизоннарында хәрби крепостьлар төзер өчен безнең яклардан күпләп татарларны Финляндиягә шушы хезмәткә юллыйлар. Әлбәттә, аларның исәннәре әйләнеп кайта, ә мәңгегә анда калганнары Бумарсундада булган ислам каберлекләрендә җирләнгән.

Бүгенге фин татарларының әби-бабалары 1870 елдан алып 1920 елларның уртасына кадәр Финляндиягә Нижгар губерниясе Сергач өязенең ике дистә авылларыннан барып урнашалар. Безнең сәүдәгәрләрне андагы сату-алу шартлары кызыксындыра. Ә инде XIX-XX гасырларда Финляндиядә зур булмаган дини җәмгыятьләр барлыкка килә башлый. 1925 елда Хельсинкида беренче ислам җәмгыятенә нигез салына. Икенче Бөек Ватан сугышы нәтиҗәсендә Выборг шәһәре дә СССРга кушылгач, андагы татарлар Тампере һәм Хельсинкига күченәләр. Нәкъ Тампереда 1943 елда икенче татар җәмгыяте барлыкка килә.

1948 елда Хельсинкида башлангыч татар мәктәбе эшли башлый. Ул татар җәмгыяте һәм шәһәр муниципалитеты бюджетлары исәбенә татар балаларына ана теле буенча белем бирә. Кызганычка каршы, балалар саны азаю сәбәпле

1969 елда бу мәктәп ябыла, ә аның урынына татарлар яшәгән шәһәрләрдә, шул исәптә Тампереда да татар якшәмбе мәктәпләре ачыла һәм алар бүгенгесе көнгә кадәр уңышлы эшләп киләләр.

Узган гасырның 1970 елларында фин татарлары ике оешмада берләшәләр – Хельсинки университеты профессоры Гомәр Дахер Габдулла Тукай исемендәге оешма булдыра, ә тиреләр һәм җәнлек мехлары белән сату иткән эре эшмәкәр Абдулла Али милли һәм дини юнәлештәге “Исламия” җәмгыятен җитәкли. Әйтергә кирәк, Гомәр Дахер вафат булгач, аның урынын улы – профессор Окан Дахер ала, Абдулла Али юк булгач та, аның эшен улы Атик Али дәвам иттерә. Дөрес, без Финляндиядә булган көннәрдә бу оешмалар бергә кушылганнар иде инде һәм аның рәисе булып Атик Али тора.

Бүген Финляндиядәге татар җәмгыяте вәкилләре сәүдә эшеннән тыш, күбрәк дәүләт хезмәтендә эшләп көн күрәләр. Алар арасында укытучылар, икътисадчылар, юристлар, медицина сферасында һәм югары технологияләр өлкәсендә уңышлы эшләүчеләр бар. Нәкъ менә югары технологияләр аркасында Финляндия үз бюджетын үстереп тора да.

Тампере шәһәренә швед короле Густав III 1775 елда нигез сала. Ә аның индустриаль көче Россия империясенә күчкәч XIX гасырда үсә башлый. Тагын бер кызыклы факт: нәкъ Тампереда 1905 елда РСДРПның беренче конференциясендә В.И.Ленин белән И.В.Сталин очрашалар. Шушында Владимир Ильич яшәгән һәм революция планын әзерләгән. Анда Ленин музее бар. Ләкин вакыт кысынкы булу сәбәпле безгә ул бинага керергә насыйп булмады.

Ә инде Тампере шәһәренең үзәгендә диярлек урнашкан матур бинаның бишенче катындагы җирле татар җәмгыятенең милке булган зур һәм матур залда ерактагы якын кардәшләребез арасында кунак булып утыру онытылмас бер искиткеч мизгел булып күңелләрдә сакланыр. Беренче чиратта ук шунысын күреп алдым: бездәге мәҗлесләрдәге кебек үк, анда да хатын-кызлар биләгән кушма өстәл ирләрнекенә караганда зуррак иде. Әле бит шул ир-атлар өстәле артында безнең делегация дә утырган иде. Моның белән ни әйтмәкче булам: димәк, безнең ир-атлар анда да хатын-кызларга караганда иртәрәк бу фани дөнья белән хушлашалар шул, күрәсең. Финляндиядә хатын-кызлар уртача 82,3 ел, ә ирләр 75,2 ел яшиләр. Ә Россиядә бу саннар 75,6 һәм 64кә тиң. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтим: анда яңа туган сабыйларның үлеме 1000 очракка 4 кенә туры килә, Җир шарында бу иң түбән күрсәткеч.

Тампере татар җәмгыятенең 70 еллыгын бәйрәмләү мәҗлесе безнең делегация белән танышудан башланды. Ә төп сүзне нижгарлылар исеменнән, билгеле, безне җитәкләп барган Рамил әфәнде Салихҗанов тотты. Ул күбрәк фин татарларын безнең бүгенге тормыш белән таныштырды, милли-мәдәни, рухи һәм дини хәлләребезнең торышы турында сөйләде һәм Тампере татар җәмгыяте рәисе Алтан Кадерга алтын хәрефләр белән изге сүрәләр язылган картина тапшырды. Шулай ук безнең делегация әгъзасы, Татарстанның Россиядәге элекке тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов та эчтәлекле доклад ясады. Рамил Әхмәт улы да, Назиф әфәнде дә фин татарларының ана телебезне саклауларына, динебезне бөтен кануннарын туры китереп тотуларына, үзара җылы дуслык мөнәсәбәтләренә басым ясадылар һәм киләчәктә тарихи ватаннары белән тыгыз хезмәттәшлекне булдыруны ике яклап көн кадагына куярга, бергәләп татарлыгыбызны сакларга чакырдылар, уртак булган проблемаларыбызны – телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауны хәл итәргә кирәк, диделәр.

Шуннан соң Алтан әфәнде сүз тотты. Ул җирле җәмгыятьнең кыскача гына тарихына кагылып үтте, “Йолдыз” спорт мәктәбендә чыныгып үскән татарларның Финляндия спорт хәрәкәтендә уңышларга ирешүләрен, хәтта ил чемпионатында чемпион булуларын әйтте. Гаяз Исхакыйның соңгы хезмәтләре дә Тампереда язылган икән. “Сергач мишәрләренеке кебек үк безнең татар җәмгыяте дә татарлыгыбызны саклап, аны үстерү максатын үз алдына куя, безнең кыйблабыз бер”, - диде Алтан Кадер һәм мәҗлес түренә үз хаятен яки активын чыгарды, дини һәм мәдәни тормышта тырышлык күрсәтүчеләрне бүләкләде.

Хельсинки татар җәмгыяте исеменнән Тампереда яшәүче милләттәшләрен Атик Али ихластан тәбрик итте һәм бүләкләде, милләтебезне саклауга куйган күп кырлы хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Ярвенпяа мәчете мәхәлләсе рәисе, “Йолдыз” спорт клубы җитәкчесе Тампере җәмгыяте әгъзаларын 70 еллыклары белән җылы котладылар.

Мәҗлеснең тантаналы рәсми өлеше тәмамланганнан соң, бәйрәм табыны артында җылы аралашу башланды. Фин татарлары күбрәк безнекеләргә сораулар яудырды. Мәсәлән, Зәки Валемеев Рбишчаның һәм сабантуйларыбызның йөзек кашы булган көрәш турында сөйләде, фин татарлары арасында шушы милли спорт төрен җәелдерүдә үз ярдәмен тәкъдим итте. Сафаҗайдан мәктәп директоры Рамил Мусин, авыл башлыгы Фәрит Каюмов кече ватаннарының зурлыгы, казанышлары турында горурланып сөйләделәр, ә Шөбиле мәктәбе директоры Арсланбек Аляутдинов авылда мәктәпнең әһәмияте турында сөйләде, җирле гореф-гадәтләргә тукталды. Иске Мочалида уңышлы эшләп килгән фермер, мәчет салдыручы Ваиз Сәбитов, билгеле, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз алдына хезмәт куеп көн күрүе турында бәян итте, үз авылында дини тормышны җанландыруга керткән өлешен әйтте. Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов Мәдәнәнең “Рәшидә” мәчете һәм, гомумән, милли район, Нижгар ягы белән телдән таныштырды, аның сүзен дәвам итеп әңгәмәгә Кызыл Октябрь районы администрациясенең эш идарәчесе Зәкәрия Билялетдинов та кушылды. Ул үзе белән генә таныштырып калмады, зур залны көчле тавышы белән яңгыратып җырлады һәм кайнар алкышларга ия булды. Делегациябезнең рухи лидеры Зиннур хәзрәт Хәсәнов, әлбәттә, дин турында сөйләде, җәй айларында авылларыбыз мәчетләре каршында балалар өчен дини укулар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Пильнада яшәүче моклокалы Камил Ихсанов бизнес өлкәсендә булган үзенчәлекләр турында фикер алышты, Заһир Салахетдинов очкычлар өчен яшерен заводта эшләвен белдерү белән генә чикләнде. Билгеле, мин инде газетабыз турында сөйләдем, өлкә хөкүмәтенең безгә күрсәткән ярдәмен билгеләп үттем, яшьләребезнең күбрәк өлеше “Туган як”ка битараф булуын да яшермәдем.

Тампере мәҗлесе программасы бигрәк бай иде. Мөлаем ханымнар пианино көенә матур гына татар җырларын башкардылар, фин татарлары имамы Рамил Беляев баянына кушылып җырлаучылар да булды. Ә бәйрәм аягүрә торып “Туган тел”не бергәләп башкару белән тәмамланды. Шунда кайбер өлкән ханымнарыбыз күз яшьләрен тыя алмады. Безне озатканда да күңелләре йомшарып китеп күз яшьләренә төренүчеләр булды. Һәрберебезгә бүләкләр тапшырып, Тампере татарларының яше-карты безне автобуска кадәр озатты һәм күз төпләрен сөртә-сөртә кул болгап калды.

Хельсинкига кайтып кунакханәгә кергәндә сәгать уклары яңа тәүлекне саный башлаган иде инде...

Фотода: тауны кисеп ясалган юл 


О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»