поиск новостей
  • 01.06 "Кияү урлау".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 02.06 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 04.06 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 05.06 "Яратам! Бетте-китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.06 "Бәхет җайдагы"(Адыгея Республикасы Театр Берләшмәсе). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.06-07.05 "Мин кайтырмын"(Саха (Якутия)Республикасы Эстрада Дәүләт Театры). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.06 "Диңгез буеннан чапкан ала эт"(А. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт Кумык музыкаль драма театры).К.Тинчурин театры. 18:30
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195
  • Куюкида 1 булмэле Яна квартира аренда на бирэбез 89196432874
  • Хозяйкадан озак вакытка гостинка студия или бүлмә снимать итәм. 89274823084
  • сниму СРОЧНО 2. Соблюдающая мусульманка. Без в/п Чистоплотная, платежоспособная 3.Комнату  в Советском районе, желательно недалеко от пр-та Альберта Камалеева 4. До 10-12тыс.руб. Или подселюсь к мусульманкам 89520445556 Эльнара
  • В бюджетное учреждение с. Актаныш требуется делопризводитель тел 32062
  • Самарский обл, Красноярский район, Новоурайкино авылы, эй сатам. 63,3кв/м.эйдя ванны, туалет, су, газ отоплениясы. Самардан 90 км. 1000000.сырым.тел 89967264219
Архив
 
05.02.2014 Җәмгыять

Игорь Севрюгин: "Дождь"ның ябылуы турында уйлыйсым да килми"

“Дождь” җитәкчелеге белдергәнчә, операторлар бәйсез телеканал белән хезмәттәшлекне туктатуга карамастан, ул эшен дәвам итәчәк.

4 февральдә “Дождь” җитәкчелеге телеканал тирәсендәге вазгыятькә багышланган матбугат очрашуы уздырды. Ленинград блокадасы турындагы сораштырудан соң каналны чыбыклы операторлар күрсәтми башлаган иде. 10 февральдән “Дождь”ны Русиядәге иң зур операторлардан булган “Триколор-ТВ”дан да карап булмаячак. Бу канал 80 процент аудиториясен югалтачак дигән сүз. “Дождь”нең киләчәге турында аның Идел буе төбәгендәге продюсеры Игорь Севрюгин белән сөйләштек.

– Телеканал җитәкчелеге аның тирәсендәге вазгыятькә багышланган матбугат очрашуы уздырды. Аннан чыгып “Дождь”ның якын киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Бүгенге матбугат конференциясеннән аңлашылганча, без бернигә дә карамастан эшебезне дәвам итәчәкбез. Кайбер операторларга тәкъдим ясалды: алар “Дождь” сигналын түләүсез рәвештә куллана алалар. Шуннан чыгып әлегә тәрәккыятне күзәтеп барачакбыз.

– Каналның генераль директоры Наталья Синдеева һәм инвестор Александр Винокуров ярдәм сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать итү ихтималын белдерде. Президент “Дождь”ка ярдәм күрсәткән очракта каналның редакцион сәясәте үзгәреш кичерерме?


– Редакцион сәясәт каналның барлыкка килгән вакытыннан бирле бернинди үзгәреш тә кичермәде. Эфирга Медведев та килде, Навальный да - бу аңа тәэсир итмәде. Шуңа күрә Путин “Дождь” хакында берәр нәрсә әйтсә дә, минемчә, вакыйгаларны яктырту рәвеше үзгәрешсез калыр. Шуны да әйтер идем: каналның Идел буе төбәгендәге продюсеры буларак мин бер тапкыр да җитәкчелектән “теге яки бу вакыйганы тегеләй яки болай яктырт” дигән боерыклар ишетмәдем. Шуңа күрә бездә цензура аша эш итү юк, дип әйтә алам.

– “Дождь”ның Татарстанда аудиториясе белән эшләре ничегрәк? Зурмы ул? Хәзерге вазгыятькә Татарстан халкы ничек карый? Тәнкыйтьлиме яки хуплыймы?


– Минемчә, Идел буе төбәгендә корреспондент пункты барлыкка килгәч, биредәге аудитория зурайды. Федерал каналда синең төбәк хакында яңалыклар баргач, әлбәттә каналга карата гомуми кызыксыну да арта. Җитмәсә, “Дождь”ның Идел буе төбәгендәге офисы Казанда урнашкан. Якын киләчәктә тыгызрак итеп Самар, Йошкар-Ола, Ижау, Ульяновски һәм башка шәһәрләрдә эшне җәелдерергә ниятлибез.

Каналга карата хәзер барган һөҗүмгә килгәндә исә аңа төрлечә карыйлар. Хуплаучылар бар. Кайбер сәяси көчләр, берләшмәләр аны киресенчә тәнкыйтьләп чыкты.

– “Дождь” ябылса сез журналист эшчәнлеген дәвам итәчәксезме? Планнарыгыз нинди?


– Минем бу хакта уйлыйсым, авыздан мондый сүз чыгарасым да килми. Телеканал җитәкчелеге әйткәнчә, без хәзер эшне дәвам итәбез һәм киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. 


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Азатлык
№ | 04.02.2014
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar